Мин пәрдә алдына чыгып басуга, кул чабу, аяк тыпырдату, сызгыру тавышлары басылды. Иң алдагы сафта утырган Низамыйның миңа карап мыскыллы елмаюы мине эсселе-суыклы итеп җибәрде. Коточкыч җинаять күрдем мин аның йөзендә. Ләкин түзүдән башка чара юк иде. Никадәр авыр булса да, сабырлыкны югалтмыйча, халыкны тынычландыру кирәк иде. Әйтәсе сүземне тиз генә күңелемнән барлап чыктым.
Минем нәрсә әйтүемне тирән тынычлык белән көтүче халык өстенә карап, «Иптәшләр!» диюемә, урам як ишек ачылып китте. Миңа таныш булмаган берничә башкорт кызы күренде. Күңелем нәрсәдер сизенде. Әйтәсе сүземне әйтмичә, күземне шул кызлар арасына юнәлттем. Ят кызлар арасында аерылып Артыкбикә күренде. Шулкадәр җиңел булып китте миңа, әйтә алмый торган авыр сүзләр башымнан бөтенләй чыгып киттеләр. Аз гына да уйлап тормыйча, кичәбезгә күрше авылдан килгән кунаклар турында хәбәр бирдем.
– Иптәшләр, көткән кунакларыбыз килде. Алгы сафтан урын әзерләгез!
Үземне-үзем белешмичә, сәхнәдән сикереп төштем дә Артыкбикәгә каршы йөгердем. Артыкбикә белән бергә алты-җиде башкорт кызы һәм биш-алтылап мәктәп малайлары килгән иде.
– Соңгарак калдык, Ильяс иптәш, ачуланмыйсызмы? – диде Артыкбикә.
– Бик вакытлы, бик вакытлы, әйдәгез.
Мин аларны йөгертә-йөгертә алгы сафка уздырдым. Алгы сафта Низамыйдан башкалар урыннарын бушатканнар иде. Ләкин ике кунакка урын җитми калды.
– Низамый, кунакларга урын кирәк, – дидем мин.
Низамый сүзсез кузгалды. Аның урынына кечкенә башкорт малаен утырттым да урын җитми калган кунакларның соңгысы булган Артыкбикәне сәхнәгә алып кердем.
– Гаяз кайда?
– Кием бүлмәсендә, – диделәр.
Гаяз сул кулының бармакларын чәч араларына тыгып, кашларын җимереп язып утыра иде. Без кергәч тә күтәрелеп карамады ул.
– Гаяз, кунак килде, кузгал! – дип кычкырып җибәрдем.
Гаяз кинәт безгә борылды. Артыкбикәне күрү белән сикереп торды. Исәнлек-саулык сорашып тормастан, Артыкбикәнең иңбашларына килеп тотынды:
– Иделбаева, әйтегез, «Галиябану» да уйнаганыгыз бармы сезнең?
Артыкбикә тыныч кына елмаеп куйды:
– Техникумда чакта мин аның героинясы идем.
Гаяз да, мин дә шатлыктан шашкан тавыш белән кычкырып җибәрдек:
– Шулаймы?
Үз-үзебезне онытып, икебез берьюлы кочаклап алдык без аны.
– Димәк, безне бу хурлыклы хәлдән котылдырдыгыз?
– Ни булды сезгә? – диде Артыкбикә. Бернәрсә аңламаган кара күзләре белән бер – миңа, бер Гаязга карап сорау бирде. – Ни булды сезгә? Бернәрсә дә аңламыйм.
Эшнең нәрсәдә икәнен тиз аңлаттык. Шул ук минутта мин, яңадан пәрдә алдына чыгып, спектакльнең биш минуттан башланачагы, Галиябану ролендә яңа артистка уйнаячагы турында хәбәр бирдем. Көчле алкышлар мәктәпне күтәрә яздылар.
…Артыкбикә беренче җыры белән үк залны үзенә каратты. Андый көчле җырны, андый йөрәк җырын гомеремдә беренче тапкыр ишеткәнмендер. Шулкадәр дәртләнеп, шулкадәр бирелеп җырлый иде Артыкбикә, әйтерсең лә ул чын-чынлап Галиябану кичергәннәрне үз йөрәгендә кичерә. Аның вакытлыча гына Галиябану роленә кергән һәвәскәр артистка икәнлеген онытасың. Йөрәгең, үзеңә дә сиздермәстән, аның йөрәге белән кушыла. Ул куанганда куанасы, ул көлгәндә көләсе килә. Ул боекканда боегасы, ул елаганда, аның белән бергә елыйсы килә. Бер күтәрелеп, бер төшеп сулый торган калку күкрәгеннән агып чыккан үтә саф тавышның кеше тавышы булуына ышанасы килми. Анда гади кешегә аңлашылмый торган ниндидер сер яшерелгәндер сыман тоела…
Бүгенге кичәнең җитәкчесе – үзенә күрә режиссёры булуым мине беразга айнытты. Бу сихерле музыка әсирлегеннән йөрәгемне тартып алып, үзен үзе оныткан залга карадым. Залдагылар чын-чыннан үзләрен үзләре онытканнар иде. Бик күпләрнең кыяфәтләре миңа көлке тоелды. Кем нинди хәлдә булса, гипноз белән йоклатылган шикелле, шул хәлендә катып калган. Күпләрнең аскы иякләрен дә ябып тотарлык ихтыярлары калмыйча, авызлары ачылган, күпләр, муеннарын тота алмыйча, көлке кыяфәтләргә кереп, башларын кыегайтканнар, һәрберсе үзенә бер төргә ия булган күзләр, барлык көчләренә киерелеп ачылып, сәхнәгә текәлгәннәр… Бөтен зал шулай катып калган.
Бу тиңе булмаган йөрәк көче алдында үзен үзе югалтмаган бер генә кеше күрдем мин – ул Низамый иде. Аның аптырашта калган ачулы күзләре ниндидер авыр сорауга җавап эзлиләр. Ләкин мондый минутта кем аңа җавап бирсен? Аның барлыгын белүче дә юк… Ул, залда урнашкан йөрәк тынлыгын җимерергә теләмәгән сыман, әкрен генә урыныннан кузгалды. Кепкасын кулына тоткан килеш, аяк очларына гына басып, ишеккә таба атлады. Аның чыгып китүен миннән башка берәү дә күрмәде, сизмәде дә. Мин, үземне зур көрәштә җиңеп чыгучы батыр кебек хис итеп, залдан күзләремне алдым. Йөрәгем яңадан Артыкбикә йөрәге белән тоташты.
Низамыйның чыгып китүе бер дә юкка гына булмаган, күрәсең. Аның нәтиҗәсе соңрак беленде. Шул ук спектакльдә безне программабызда күрелмәгән яңа бер күңелсезлек көтә иде.
XVIII
Спектаклебез җимерелде дип торганда Артыкбикәнең килеп чыгуы, капризланып чыгып киткән Зояга караганда тиңләштермәслек дәрәҗәдә яхшы уйнавы, яхшы җырлавы безне чиктән тыш бәхетле итте. Әйтеп аңлатырга мөмкин булмаган дәрәҗәдә көчле алкышлар, көчле «ура» тавышлары астында беренче пәрдә төшерелгәч, без – сәхнә тирәсендәгеләр – барыбыз да Артыкбикә янына җыелыштык. Ничек итеп котларга, нинди сүзләр белән тәбрикләргә белми идек без аны.
– Хәйранга калдырдыгыз сез безне, иптәш Иделбаева, – дидем мин. – Беләсезме, сезнең җырыгызны ишеткәч, табигатьнең нечкә серләренә төшенә алмаган вәхши шикелле булдым мин. Сездәге ул акыл ирешә алмаслык дәрәҗәдәге көчле музыкага табынырга әзер мин. Кайдан алдыгыз сез ул матур тавышны? Кайдан килде сезгә ул кадәр моң?
Артыкбикә сөйкемле итеп елмайды:
– Мин сезгә хәйран калам: кайдан алдыгыз сез ул тәмле телне, кайдан килде сезгә ул кадәр комплиментлар?
– Сез, сез тудырдыгыз миндә аларны!
Артыкбикә кычкырып көлеп җибәрде:
– Сезгә җавап таба алмассың, сез шундый…
Аны бүлдерделәр. Сәхнәгә керә торган ишектән бер башкорт кызы дәште:
– Артыкбикә апай, сык әле.
– Әү, Алмабикә! Миңа чыгарга ярамый, акыллым, кер үзең.
Өстенә яшел бизәкле ситсыдан тегелгән яңа күлмәк кигән, башына кызыл яулык бәйләгән кыз – Алмабикә – кыю адымнар белән сәхнәгә менде.
– Артыкбикә апай, һине Күсәрбай агаең көтә, сыкмайһыңмы?
Артыкбикәнең йөзендә көчле шатлык уты кабынды.
– Күчәрбай агаем?.. – дип кычкырып җибәрде ул. – Ул мондамы? Алып керегез аны.
Мин, аптырап, Артыкбикәгә сорау бирдем:
– Күчәрбайны беләсезмени сез?
– Бердәнбер абыем ул минем, – диде Артыкбикә, ни эшләгәнен белми, мине кочаклап алды. – Сигез абыемнан үлмичә калган бердәнбер абыем ул минем!
– Хәзер алып керәм мин аны, – дидем мин, машина җитезлеге белән залга атылып төштем.
Бу минутта минем хәтеремә Күчәрбайның ниндидер югалган иркәсе турында сөйләгән сүзләре килде. Менә кем икән аның югалган иркәсе! Артыкбикәнең безнең авылда менә кемне күрәсе булган икән!
Күчәрбайны Кинҗә авылыннан килгән кунаклар уратып алган иде. Алар, берсеннән-берсе уздырырга тырышып, Артыкбикәнең Кинҗә авылында эшләгән эшләре турында сөйлиләр. Күчәрбай, аларга ни дип җавап бирергә белмичә, аптырашлы елмаю белән кызарып тик тора.
– Әйдә, Күчәрбай, – дидем мин, сул як җиңеннән тотып, аны үзем белән өстерәдем.
Күчәрбай җәза астына алып барылган кеше төсле тартылды: «Оялам, Ильяс, куй бүгенгә, оялам», – ди иде ул. Мин аның ай-ваена карамадым, җилтерәтеп сәхнәгә алып мендем. Безне Артыкбикә белән Гаяз берьюлы каршы алдылар.
– Күсәрбай агаем, һинме был?! – диде Артыкбикә.
Күчәрбай «мин» дияргә өлгермәде, Артыкбикә аның киң күкрәгенә капланды. Абыйсы аны сөеп чәчләреннән, иңбашларыннан сыпыра башлады.
– Артыкбикә иркәм, һин югалмадыңмыни? – диде ул. Аның күзләрендә яшь бөртекләре ялтырадылар.
– Югалманым, агаем, комсомолдар мине бүре аудыннан һуырып алдылар.
Ага белән сеңел арасында булган бу гаҗәп очрашу каршында без Гаяз белән, күзгә-күз карашып, ни әйтергә белми телсез калдык. Икенче пәрдәне ачарга вакыт җиткән иде. Тагын минем режиссёрлыгым ярдәмгә килде. Ага белән сеңел йөрәгендә туган нечкә хисләрне тупас рәвештә җимермәс өчен, Күчәрбайга шаяртып сүз кушкан булдым:
– Ай-һай, Күчәрбай, кайчаннан бирле бергә йөрибез, шушындый оста җырлый белә торган сеңлең барлыгын әйткәнең дә юк.
Бу сүздән алар икесе дә айныдылар. Артыкбикәнең әүвәлге шаян чырае кайтты. Абзыйсы өчен үзе җавап бирде:
– Минем барлыгымны үзе дә белмәгән бит ул, шулай бит, агаем?
– Шулай шул, – диде Күчәрбай. – Мин һине дөнья йөзендә юкка һанап йөренем.
– А, Иделбаева югаламы соң, аны югалтырга ярыймы соң! – дидем мин. – Яшәргә кирәк бит аңа, җырларга кирәк, Галиябануны уйнарга кирәк.
Артыкбикә сискәнеп китте. Җәһәт кенә миңа борылды.
– Безгә пәрдәне ачарга вакыт җитәдер бит?
Аңа җавап урынына залдан, пәрдә ачылуны күптән көткәнлекләрен белдереп, кул чаптылар.
– Хуш хәзергә, агаем, бар, син безнең уйнаганны карай тор, безгә башларга вакыт.
– Ерла, иркәм, ерла, мин һине тыңлаем, – диде Күчәрбай, әкрен генә атлап, сәхнәдән төшеп китте…
(Дәвамы бар.)
Фото: Фрипик.ру