...Табигать яз каршылый. Ап-ак кышлар төсен саклаган нәфис ак каеннарның да шатлыклары шашып тулышкан. Алар бөреле шәлләрен назлы җилгә туздырып, кояшны сәламлиләр. Кайберләренең чуклы алкаларыннан татлы яшь тамчыларыдай көмеш тәңкәләр сибелә. Тирә-якта ниндидер илаһи хозурлык тантана итә. Бәлки ераклардан кошлар үзләренең талмас канатларында әле ап-ак кар сарылып елаган изге җиркәйнең балачагын алып кайтып киләләрдер... Кем белә инде... Әнә, Мансур белән көзен хыялларга чумып йөргән урман акланы, кар юрганыннан ачылып өлгермәсә дә, үзенә генә хас бер серле матурлык кочагында. Челтәр кар пәрдәсен ачып, бармак очларына гына басып, ак күлмәкле нәни умырзая кызлары кояшка үрелгәннәр. Әле эреп бетмәгән кар бөртекләре, тәүге чәчәкләрнең бәхетенә, сылулыгына көнләшеп, нурга үрелгән булалар да, күзләре камашып, тамчыларга әвереләләр һәм җир куенына юл алалар...
...Миләүшә берчә шушы хыялый язның илаһилыгына карап онытылып китеп, шатлык хисләре кичерде, берчә шул челтәр карларның елый-елый җир куенына мәңгелеккә китеп югалуын күреп, әсәрләнеп торды. Аның күңеле тулды. Кинәт башы әйләнеп, косасы килә башлады. Итек кунычларына тулган кар эреп, аякларын әрнетте. Тәне өшеп китеп, калтырана башлады. Юк, табигать үзенең балачагын, яшел яшьлеген каршылаганда, мин үземнең хәсрәтемне сөйләп, аның ямен җибәрергә тиеш түгелмен, дип уйлап куйды Миләүшә. Эреп бетмәгән кар өемнәре аша ашыга-ашыга аклан уртасына табан атлады. «Исәнме, умырзаялар иле! Исәнме, матурлык мизгеле!»
Ул онытылып, тирә-якка озак кына карап торды да, үзәк өзгеч тавыш белән җырлап җибәрде:
Тойгылар күшегеп оеды —
Оныттың дөньяда мин барын.
Кояшны күтәреп килсәң дә,
Соңладың, соңладың, соңладың...
Аның бу сагышлы моңын ишеткән умырзаялар, боегып, кар катламы астына башларын яшергәндәй тоелды Миләүшәгә. Ул сискәнеп китте. «Умырзаям син минем, менә шушы төнбоеклар, умырзаялар илендә гөрләтеп туй итәрбез», — дип ничек назлаган идең, Мансур! Гомерендә беренче тапкыр мәхәббәт хисләрен татыган хыялый табигать баласына күп кирәкмени? Ышандым шул, ышандым да куйдым. Миңа бит тормышта иркәләү күп эләкмәде, Мансур. Җиде юл чатында ялгыз тал булып үстем бит мин. Хәзер нишлим, кайларга барып, кемнәрдән киңәш сорыйм соң?» — дип такмаклый-такмаклый озак елады Миләүшә.
Хыялларын алдаган Мансурына рәнҗеп, катып киткән аякларын көчкә сөйрәп, елый-елый, кая барганын үзе дә белмичә барды да барды Миләүшә. Маңгаена төшкән бөдрәләрен рәтләргә дип үрелгән иде, кинәт куллары калын чәч толымына тиеп китте һәм... Миләүшәнең башына ниндидер тәвәккәл бер уй килде. «Менә чәч толымымны муеныма урап, үз-үземне юк итәм дә куям, шуңардан да җиңеле булмас», — дип уйлады унсигезе дә тулып җитмәгән бәхетсез җан. Урман ягына борылып ашыга-ашыга юлын дәвам итте. Шомлы уйларыннан аны урман итәгендәге агачларда үзара нидер бүлешә алмыйча сукранышкан кара каргалар аерды.
– И кайттыгызмыни, ефәк күлмәкле урман хуҗалары, исәнмесез! — дип сәламләде кыз аларны. — Менә тиздән парлашып балалар үстерерсез, гаиләгезне ишәйтерсез, балаларыгызны очарга өйрәтерсез... Ә мин... алданган, ташланган килеш, корсак күтәреп калдым. Халык күзенә, дус кызларыма, классташларыма ничек күренермен? Әткәй белсә үтерәчәк инде...
Күңеле болганып, каршыдагы агачка сөялде дә, каргаларның ашыга-ашыга оя коруларын өнсез генә күзәтте Миләүшә.
Ниндидер яңа фикергә килеп, өс-башларын рәтләп, чәчләрен җыйды да, акрын гына күрше авыл ягына табан китте.
...Ул авылга килеп кергәндә күз бәйләнгән иде инде. Шифа әби утын кабызып, тәрәзә пәрдәләрен каплап куйды. Миләүшә калтыранган куллары белән җил капканы ачып керде дә, акрын гына күтәрмәдән күтәрелеп, ишетелер-ишетелмәс кенә тәрәзә пыяласын чиртте. «И Ходаем, юлларым уңса гына, бу бәләмнән коткарса гына ярар иде!» — дип өзгәләнде бәхетсез кыз. Үзе өнсез калган әбинең чыгуын көтте. Ишектән:
— Кем бар? — дигән тавыш ишетелде. Бу тавыш ягымлы, җылы булып тоелды кызга.
— Шифа әби, ач әле, бу — мин. Кушкүл авылыннан килдем, — дип ишетелер-ишетелмәс кенә эндәште Миләүшә. Әби кештер-кештер килеп ишек келәсен күтәрде.
— И балам, Кушкүл бигрәк тискәре як, юллары да йөрерлек түгел, ничекләр генә килеп җитә алдың, әйдә, кер, уңайсызланма, кызым, — дип Миләүшәнең аркасыннан сөя-сөя өйгә әйдәде. — Мактап кына йөрисең бит, әнә самавырым да кайнап чыкты, өшегәнсеңдер, хәзер бергәләп чәй эчәрбез.
Кыз эчкә узу белән, әби өлтерәп самавырын өстәлгә утыртты, табынга тәм-томнарын тезәргә кереште. Миләүшә оялып кына өс киемнәрен салды, әби күрмәгәндә генә билен буып бәйләп куйган шәлен бушата төште. Аягындагы итекләрен сала алмый озак азапланды. Оекбашлары юеш икәнлеген күргәч, әби таска кайнар су агызды да, Миләүшәнең аякларын тизрәк суга тыктырды. Чәч толымнары биленә кадәр төшкән, какча буйлы, зур зәңгәр күзләрен мөлдерәтеп үзенә баккан кызны әллә нигә жәлләп куйды Шифа әби. Кыстый-кыстый җиләк кайнатмасы, мәтрүшкәле чәй белән сыйлады.
— Балам, аягың нык өшегән, кар суы бик салкын була ул, үпкәңә генә суык тимәсә ярар иде, — дип өтәләнә-өтәләнә мич буендагы сандык өстенә урын җәяргә кереште. Үзе акрын гына бу яшь балакайның урынга барып ятуын күзәтеп торды да... аңлады аның хәлен.
— Кызым, сер булмаса, әйт инде, нинди йомышлар китерде сине миңа? — дип йомшак кына сүз кушты ул.
Миләүшә — әллә хуҗабикәнең ягымлы тавышына, әллә инде эченә бераз җылы кереп күңеле болгануы беткәнгә, әллә әбинең ярдәм итәренә чын күңелдән ышанганга — бер сүз дә әйтә алмады, мендәргә капланып үксеп-үксеп елады да елады. Бераз тынычлана төшкәч:
— И Шифа әбекәем! Мин алдандым бит, авырым бар, зинһарлар, ярдәм итсәңче! — дип урыныннан сикереп торды да тотлыга-тотлыга сүзен дәвам итте. — Сине элегрәк больницада эшләгән икән, дип ишеткән идем.
Үзе иңенә төшкән толымнарын бер үрде, бер сүтте. Өмет тулы хәсрәтле күзләрен әбигә төбәп, тынып калды. Кызның агарынган йөзенә сүзсез генә карап торды да Шифа әби:
— Кызым, Кушкүлнең кем кызы соң син? — дип сорап куйды.
— Тегермәнче усал Йосыфгәрәй кызы мин, әби. Ишеткәнегез дә бардыр әле, — диде Миләүшә.
— И-и-и, алай булгач, син Әкълимә кызы буласың инде, — диде әби ниндидер бер эчке җылылык бөркеп.
— Әйе, әйе, әбекәем, Әкълимә кызы мин, әллә әниемне белә идегезме? — дип әбинең әнкәсе турында ни булса да сөйләрен көтте кыз.
— Беләм, беләм, кызым, — дип авыр сулап күз яшьләрен яулыгы очына сөртте әби. Үзе үзалдына акрын гына сөйләнеп куйды: — И язмыш, язмыш!..
— Йорттагылар беләме соң синең халәтеңне, балам? — дип сорады Шифа әби.
— Юк, юк, беркем дә белми. Мин анда башкача беркайчан да кайтмаячакмын! — дип бик тәвәккәл җавап бирде кыз.
Шифа әби кызның аркасыннан сөеп:
— Син, балам, әнкәңнең хатасын кабатлама, яме. Ходай үзеңә сабырлыклар бирсен, — дип акрын гына кызның биленә бәйләнгән шәлен чишеп, койка башына элде. — Тәвәкәллә, кызым, ничек тә яшәрбез әле, Ходай җан биргәнгә юнь бирер. Миңа да күңеллерәк булыр яшәве.
Өметләре берьюлы челпәрәмә килгән кызны шулай юатты әби.
Әнә шул көннән башлап Миләүшә Шифа әби янында яшәргә калды...
(Дәвамы бар.)
Мөнир ВАФИН фотосы.