Чәчмә әсәр
9 август 2024, 03:45

Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (3)

Апам урыныннан уктай атылып торды. Санитарканың кулына ябышты да еларга тотынды:– Апа, апа, сез алдамыйсызмы? Детдомга барасыбыз килми. Әйтегез әле шуларга, безне өйгә кайтарсыннар. Ап-па! – Алиянең яшькә тулган күзләре ярдәм сорагандай, санитаркага төбәлгән иде...

Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (3)Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (3)
Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (3)

(Дәвамы.)

– Карагызчы, нинди матур балалар! Курыкмагыз, мон-
да сезгә беркем дә тимәячәк. Дүртегезне дә бер пала-
тага урнаштырабыз. Иртәнчәк тәмле ботка ашарсыз,
төшке ашка кәтлит бирәләр. Йоклар алдыннан көн дә
кефир эчерәләр.
Мин берчә табибка, берчә милиционерга карап алдым.
Безгә бит бер сәгатькә генә шәһәргә алып барабыз,
дигән иделәр. Ә табиб киресен әйтә. Алданганыбызны
аңлагач, Алия апа да шунда ук киреләнергә тотынды:
– Без монда калмыйбыз. Сез бит, бүген кире өебезгә
алып барабыз, дидегез!
– Әйе, сезнең боткагыз да, кефирыгыз да кирәкми, –
дидем.
– Өйгә кайтам. Чыгарыгыз безне! – Зөлфирә аягы
белән тыпырчынып елый башлады: – Әткәй, син кайда?
Алып кайт безне!
– Тынычланыгыз, зинһар! – Табиб та эшнең нидә икәнен
аңлады. Күрәсең, вакытыннан алда теге сүзләрен ыч-
кындырып ташлаган. – Сезне, чынлап та, тикшерергә
кирәк. Әгәр сау икәнсез – иртәгә үк кайтарабыз. Әйдәгез,
дүртенче катка күтәрелик, палатагызны күрсәтәм.
– Юк, бернинди дә палатага бармыйбыз!
– Безне кире кайтарыгыз!
– Җитәр сезгә киреләнергә! – Милиционер ачуланып
китте: – Сезнең алдыгызда ялынып торырга малаймын-
дыр шул!
– Сез бит үзегез, бер сәгатькә генә, дип әйттегез.
Хәзер өйдә апа-абыйларыбыз борчыладыр. Кайтарыгыз
инде безне, абый! – Алия безнең арада иң зурысы бул-
гандыр, якларга тырышты.
– Җитәр, башымны каңгыртмагыз! Болай да, күп ва-
кытымны алдыгыз! – Шуннан милиционер минем белән
Алиянең кулыннан нык итеп тотты да, өскә сөйрәп
дигәндәй алып китте. Чарасыздан, елый-елый артыбыз-
дан Алсу белән Зөлфирә иярде. Палатага урнаштыргач
та безне бикләп куйдылар.
* * *
Моңа кадәр ят җирдә калырга әллә ни туры килмәгән
иде. Шуңа да дәваханәдә йоклый алмый төне буена изаланып
чыктым. Таң атар-атмас борын бер үк вакытта
Алия апам да уянды. Палатада эссе, җитмәсә, әллә нин-
ди сасы дару исе аңкып тора.
– Ничек йокладың, апа? – Тәүге соравым шул булды.
– Уй-й, монда бер көн дә торасым килми! Төне буена
саташтым. Әллә нинди куркыныч төшләр күреп беттем.
Шайтаннар аякны кытыклый кебек...
– Мин дә начар йокладым. Ә безне бүген кайтарырлар
микән?
– Әллә инде. Монда балаларны озак тоталар, диләр...
– Алия уфтанып куйды.
– Юк, юк, качып булса да кайтам!
– Минең дә кайтасы килә дә ул. Авылга тиклем ерак
бит. Билет алырга акчабыз да юк...
Әйе, акчасыз без ничек кире кайтабыз инде. Җитмәсә,
дүртәүбез. Ә өйгә шулкадәр кайтасы килә. Үземнең кара-
ватымны да, бакчабызны да, урамны да шултиклем
сагындым. Ник мин кошка әйләнә алмыйм икән? Әкияттәге
кебек, авылым янына очар да китәр идем. Туганнарым-
ны да утыртып, ишегебез алдына гына илтер идем. Нигә
генә әткәебез үлде икән? Әгәр ул яныбызда булса, шун-
дый хәлдә безне калдырыр идеме?
Әткәй белән соңгы тапкыр сөйләшеп утырганым исемә
төште. Тукта әле, тукта... Нәрсә дигән иде ул мине янына
чакырып? “Гомер буена минем иң кадерле әйберем бул-
ды. Шуны сиңа бирергә уйладым...”
– Нәрсә уйланып киттең, Ильяс?
– Беләсеңме, апа, миңа әткәй бер нәрсә бирәм дигән
иде.
– Нәрсә соң?
– Әлләче. Ул нәрсә минем өчен иң кадерлесе, диде.
– Шуннан аны кая иттең?
– Кичен үзе янына чакыртып шул хакта сөйли баш-
лагач, нык итеп ютәлли башлады. Ярар, бу сөйләшүне
иртәгә калдырыйк, дигән иде. Ә иртәгәсенә... – Үлде,
уянмады дигән сүзләрне һич тә әйтәсе килмәде. Болай
да әткәйне искә төшерсәң, күңелгә шулкадәр авыр бу-
лып китә.
Ипләп кенә палатаның ишеге ачылды. Идән юучы
кергән икән. Апам белән сөйләшеп утырганыбызны
күргәч, аптырап китте.
– Нигә йокламыйсыз, балакайлар? – диде пышылдап
кына.
– Өебездә йоклар идек тә ул, ә монда нигәдер куркы-
ныч төнен. – Алия дә шым гына җаваплады.
Минем шундый гадәтем бар: ягымлы тавышлы, ачык
йөзле кешене күрсәм, сүз кушарга әзер торам. Бу юлы
да шулай иттем:
– Апа, табиб булуы авырмы?
– Әллә инде, улым. Табиб булмагач, әйтә алмыйм.
– Ничек? Сез бит ак халатта! – Төпченүемне дәвам
иттем.
– Монда барысы да ак халатта. Гади генә санитарка-
мын. Идән юып, палаталарны җыештырам.
Сүзгә Алия кушылды:
– Апа, ә безне кайчан кайтарырлар икән?
– Әй-й, балакайлар. Кемгә кайтырга уйлыйсыз соң? Яз-
мыш дигәннәре дә бигрәк мәрхәмәтсез икән. – Санитар-
ка, сөйләнә-сөйләнә, идән юа башлады. – Хәзер сезгә
бердәм булырга кирәк. Детдомда да бер-берегезне
җәберләтергә бирмәгез.
“Детдом” сүзе колакка чалынгач, коелдым да төштем.
Элегрәк бу сүзне ишеткәнем бар, андагы тормыш ха-
кында сөйләүләр буенча да беләм. Әткәй-әнкәем
авырганда, үлеп-фәлән китсәләр, детдомга гына алып
китмәсәләр ярар иде, дип, эчтән генә тели идем. Ә бүген
килеп санитарка әллә нәрсә сөйләп торачы.
– Нәрсә-ә? Нинди детдом? – Алиянең йөзе үзгәреп
китте, менә-менә күз яшьләре бәреп чыгар төсле.
Үземне иң көчсез кеше итеп тойдым шул мәлдә. Әйе,
көчсез. Алдагы көннәремне, кайда яшәячәгемне, кем
белән аралашачагымны үзем билгели алмыйм бит. Кай-
дадыр өстән берәү синең белән идарә итә кебек.
Санитарка берни булмагандай сөйләнде:
– Сезне кайсы детдомга алып баруларын белмим.
Әмма табибларның авызыннан үзем ишеттем. Әле менә
сезнең саулыкны тикшерәләр дә, соңыннан шунда алып
китәчәкләр.
Апам урыныннан уктай атылып торды. Санитарканың
кулына ябышты да еларга тотынды:
– Апа, апа, сез алдамыйсызмы? Детдомга барасыбыз
килми. Әйтегез әле шуларга, безне өйгә кайтарсыннар.
Ап-па! – Алиянең яшькә тулган күзләре ярдәм сораган-
дай, санитаркага төбәлгән иде.
Мин дә түзә алмадым. Моны күреп идән юучының
да күңеле кырылды. Аның йөзендә җыерчыклары
күбәйгәндәй тоелды. Ул берничек тә безгә ярдәм итә
алмый. Шуңадыр да нәрсә әйтергә белми. Ахырда,
яшьләрен сөртә-сөртә, палатадан чыгып китте.
Алия апам белән сөйләшми генә озак елап утырдык.
Элек күзгә чүп керсә дә, еласак, баштан сыйпап юаталар
иде. Ә хәзер түгелеп еласаң да тынычландыручы, җылы
сүз әйтүче кеше юк иде яныбызда. Менә шуннан да авы-
ры юктыр ул...
Елап кына хәлне үзгәртеп булмый. Шушы бәладән ко-
тылу, тизрәк иреккә чыгу кирәк икәнен яхшы аңладым.
“Качарга, бүген үк качарга!” – дигән уй миемне телеп
үтте.
– Әйдә, апа, бүген авылга качыйк. Урманга яшеренсәк,
анда безне берәү дә тапмас. Өйдә дә сагынганнардыр.
Әткәй миңа бирәм дигән әйберне дә эзләп карарбыз.
Берәр тартмада ятадыр...
– Әллә инде... Юл ерак бит...
2016/4 9
– Безгә автовокзалга кадәр барып җитәргә кирәк, ә ал-
дагы юлны мин беләм. Әгәр иртәрәк чыксак, кичкә тиклем
кайтып җитәрбез.
– Ильяс, безне кем тышка чыгарсын ди! – Апамның
калтыраулы тавышы йөрәкне чеметеп алгандай итте.
– Менә бит көн тәртибе эленеп куелган. – Ишеккә эчке
яктан ябыштырылган кәгазь төбәп күрсәттем. – Сәгать
көндезге унбердән уникегә тиклем саф һавада йөрергә
рөхсәт ителә. Тышка чыккан булабыз да – сыпыртабыз!
Тавышыбызны ишеткәч, Зөлфирә сеңлебез дә уянып
китте. Күзләрен ачып та өлгермәде, еларга тотынды:
– Апа, әйдәгез өйгә кайтыйк. Монда начар, куркыныч...
Алия, елавын онытып, аны юатырга тотынды:
– Елама, бәләкәчем, елама. Бүген үк кайтабыз өйгә.
Тик син елама, яме!
– Ярар, еламам, тик, апа, тизрәк өйгә кайтыйк!
Шулай итеп, бүген үк сәгать унбердә табаннарыбыз-
ны ялтыратырга килештек. Тәүдә мин Алсу белән тыш-
ка чыгам, азак Алия апам Зөлфирәне җитәкләп яны-
бызга киләчәк. Качарга йөргәнебезне белмәсеннәр
өчен җиңелчә киенергә кирәк. Бөтен алып килгән
әйберләребез дә палатада ятып калачак. Әй, кирәге дә
юк ул чүпрәкнең! Кайтсак кына ярар иде. Дүртебез дә
тышта булсак, күзләребез кая карый, шунда чабачак-
быз. Ә инде дәваханәдән ераграк китсәк, автовокзалның
кайда икәнлеген табарбыз әле. Менә күрерсез, караңгы
төшмәс элек өйдә чәй эчеп утырачакбыз...
* * *
Барысы да без уйлаганча килеп чыкты. Дәваханәдән
чыккач та, күпкатлы йортлар арасына кереп күздән
югалдык. Хәзер менә тотып карасыннар! Кешеләрдән
юлны сораша торгач, автовокзалга барып чыктык. Ул
шәһәрнең читендә урнашкан. Бу җирдә элегрәк булга-
ным бар иде, шуңа да алдагы юлны яхшы беләм. Авы-
лыбызга хәтле утыз километрлап ара бар. Юл да борма-
лы гына, берничә тауны менеп төшәргә кирәк.
Автовокзал янында машина туктатып маташуыбыз
юкка булды. Дүртебезгә моннан утырып китүе җиңелдән
түгел шул: я урыны юк, я теләге. Аптырагач, җәяү китәргә
булдык.
Көннең аяз торуы кәефне күтәреп җибәрде. Кояшкай
шулкадәр шаян булып чыкты. Безнең белән уйный, бит-
не кытыклый. Машиналар җилдереп үтеп тора, алардан
соң тузан гына тузып кала. Ә без, дүртебез, татлы уй-
хыялларга чумып, авылыбыз ягына атлыйбыз.
Күпме барганбыздыр, белмим. Кояш апа да шаярудан
туктады, бездән ераклашты. Алга барган саен атлавы
да кыен. Арыгач, юл читенә утырып ял итәргә булдык.
Тавыш килгән якка карасам – милиция машинасы! Йөрәк
жу итеп калды. Мөгаен, безне эзлиләрдер. Ярый әле
ерактан күреп калдым. Әтү әллә нәрсә эшләтерләр иде
безне! Иң кечебезне кулыма алдым да, күмәкләшеп куе
урман арасына кереп яшерендек. Үзебез читтән генә
күзәтеп торабыз. Уф, ярый әле милиция безне күрми
үтеп китте.
– Апа, әйдә юлдан бармыйк. Тотып алсалар, – дидем
куркып.
– Мин дә шулай уйладым, Ильяс, – диде Алия. – Ярый
әле качып өлгердек. Тотсалар, шунда ук детдомга алып
китәрләр иде. Кыен булса да, урман эченнән барыйк
инде.
Чынлап та, атлавы авыр булып чыкты. Я ботакка эләгеп
егыласың, я үтә алмаслык куаклыклары очрый. Ничек
кенә кыен булмасын – юлга чыгарга ярамый. Түзгәнгә –
түш, диләр бит. Менә хәзер шушы тауның түбәсенә генә
менеп җитсәк, азак атлавы җиңел булачак.
– Апа, арыдым! – Шушы сүзләрне Зөлфирә елап, еш
кабатлый башлады.
Тәүдә – мин, арысам, Алия аны җилкәсенә утыртып
алып бара. Текә тауга күтәрелә башлагач, үзебезнең
дә хәл бетте. Сеңлебез ничек кенә мыжымасын, аны
күтәреп йөртү хәлдән килми иде.
– Әлү! – дип, урманны яңгыратып кычкырып җибәрде
Алсу. – Бүтән атлый алмыйм, аягым авырта. – Качканда,
бүтәннәр алдында шик тудырмас өчен җиңелчә киенгән
идек. Алсу аягына чүпрәк тапочка гына эләктергән.
Ул юлда таушалып, ертылып бетте. Авыртса да, безгә
әйтми түзеп килгән икән. Карап җибәрсәк – табаны
ярылып беткән, аннан кан тамып тора. Алия үзенең
күлмәгенең аскы өлешен шарт итеп ертып алды да, юл
яфрагын салып, Алсуның ярасын бәйләде.
Хәзер инде күпкә җайрак атлыйбыз. Кечебез елаудан
туктамый:
– Әткәй, син кая? Әткәй, мин арыдым. Килеп ал без-
не...

(Дәвамы бар.)

Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (3)
Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас