Чәчмә әсәр
8 Августа 2024, 04:45

Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (2)

Зират алдында мулла дога кылды. Шуннан әткәйне тирән чокыр янына алып килделәр.– Соңгы тапкыр әткәегезгә карап калыгыз, – диде авыл аксакалы. – Аның кебек якты йөзле, изге күңелле булып үсегез. Үлгән артыннан үлеп булмый инде. Еш елап, әткәегезнең җанын дулатмагыз, яме?Шулчак әткәемнең йөзенә соңгы тапкыр карадым...

Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (2)Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (2)
Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (2)

* * *
Әткәемне авылда “апа” дип йөрттеләр. Русча
әйткәндә, “дядя” була инде. Безнең якта әткәңнән олы
ир затын шулай атыйлар. Авылның аксакалы булсын-
мы, барыбер әткәемә “энем” дип эндәшми, ә “апа” ди.
Мондый исем бирүнең сәбәбе дә бар. Әткәем техника-
ны шулкадәр яхшы белде. Тракторны бер көн эчендә
вич сүтеп, иртәгәсенә “һә” дигәнче яңадан җыеп куяр
иде. Ярдәм сорап килгәннәргә дә һич “куй” дип әйткәне
булмады. Тракторның тавышыннан кайсы урыны начар
эшләгәнен белә иде. Хәтта берәүләр атналар буена
юнәтә алмаган “тимер атны”, әткәебез бер көндә “тез-
генли” торган иде.
Берзаман колхоз гөрләп торган чорда “апа”ны баш ме-
ханик итеп куйганнар. Ул ап-ак күлмәк киеп эшкә килгән.
Караса, яшь тракторист нәрсәнедер ремонтлап мата-
ша. Әткәем кайсы җирен ничек ныгытырга кирәклеген
өйрәтеп киткән. Төштән соң тегенең янына барса, ул
һаман чокына икән. Әткәем, җаны көеп, үзе ремонтлар-
га тотынган. Эштән ап-ак күлмәге мазутка буялып кайт-
кан. Ә бит баш механикның бурычы башка. Иртәгәсенә
колхоз җитәкчелегенә барган да:
– Кире тракторист итеп куегыз. Кешегә акыл
өйрәткәнче үзем эшлим! – дигән.
Гади һәм ярдәмчел булганга авыл халкы аны
хөрмәтләп “апа” дип йөртте. Ә мине “апаның улы” диләр
иде...
...Әткәйне өйдән алып чыктылар. Урам кеше белән
тулды. Яңа гына аңлый башладым: әткәй бит башкача
беркайчан да бу өйгә кайтмаячак. Аның ягымлы тавы-
шын да ишетмәячәкбез. “Балакаем, тор инде”, дип уя-
тучы да булмас. Сыйныфташларга әткәем шуны алып
бирде, моны алып бирде, дип хәзер мактана алмасмын.
Урманга да җиләк ашарга кем белән йөрербез икән?
Зөлфирә сеңлебез, әткәйнең гәүдәсен алып чыккан-
да, янә нәзек тавышы белән чеңләп җибәрде:
– Әткәйне алып китмәгез. Өйдә калдырыгыз!
Алия апам да елаудан туктый алмады:
– Үзем дә үләм. Әткәйсез без ничек яшәрбез?
Аңа Алсу да кушылды.
– Сез зураймыйча ташлап китмим, дигән иде бит!
Зират алдында мулла дога кылды. Шуннан әткәйне
тирән чокыр янына алып килделәр.
– Соңгы тапкыр әткәегезгә карап калыгыз, – диде авыл
аксакалы. – Аның кебек якты йөзле, изге күңелле булып
үсегез. Үлгән артыннан үлеп булмый инде. Еш елап,
әткәегезнең җанын дулатмагыз, яме?
Шулчак әткәемнең йөзенә соңгы тапкыр карадым.
Соңгы тапкыр...
Азак аны ипләп кенә кабергә төшерделәр.
– Әткәй, әткәй! – дип, йөрәгем ярылырдай булып кыч-
кырганымны сизми дә калдым.
Безгә өчәр уч туфрак ташларга куштылар.
– Әткәйне күммәгез! – дип, Зөлфирә сеңлем, үкси-
үкси, көрәк тоткан абыйларны туктатырга маташып, алга
омтылды. – Күммәгез инде! Китегез моннан. Сез – на-
чар кеше. Теге тапкыр әнкәйне дә шулай иттегез! Ә мин
беләм – аннан кире кайтмыйлар. – Сеңлебез нәзек кул-
лары белән көрәккә барып ябышты. Тыпырчына торгач,
чак чокырга төшеп китмәде. Олылар аны көчкә тотып
алып калды. Тиз арада әткәйне күмеп тә куйдылар. Ка-
берен уратып, өч рәт бура салдылар.
– Ходайның бу бәндәсе дөньяда ничек яшәде? – дип
сорады башкалардан мулла.
– Яхшы! – диделәр бертавыштан.
Шуннан һәркем үз сүзен әйтте:
– Апа кешелекле булды, кешелекле.
– Җаны җәннәттә булсын инде!
– Авыр туфрагы җиңел булсын!
– Караңгы гүре якты булсын!
– Ярар, туган-тумачалар. Мәрхүмнең урыны оҗмахта
булсын. Тик зиратта озак торырга ярамый, әйдәгез, кай-
ту ягына чыгыйк, – диде иң азактан мулла.
Ә без зираттан чыгарга ашыкмадык. Шәһәрдә укып
йөргән ике абыем һәм апам шаккатып елап тик торды-
лар. Зөлфирә дә тынычлана алмый, бер урында озак
тыпырчынды.
– Ничек әткәйне калдырып китик монда? – ди иң ке-
чебез. – Аңа бит монда кыен, куркыныч. Ютәлләсә, кем
дару бирер? Мин әткәйне калдырмыйм. Әйдә, аны кире
өйгә алып кайтыйк. Ансыз ничек яшәрбез?
Без әткәй кабере янында озак тордык.
– Әткәй, мин сине чиксез яратам! Дөньяда синнән
дә кадерлерәк кеше юк, – дип, каберен кочаклап аңа
әйтәсем килде. Кычкырсам да, бу сүзләрне әткәй
ишетмәс шул.
Без элек иртәнчәктән кичкә тиклем шау-гөр килгән өй
тынып калды. Йорттагы телевизор да, ялтырап торган
савыт-сабалар да моңсу күренә иде. Мин алып килгән
умырзая гөлләмәсе дә сулган...
Әткәйне җирләгән көнне үк өчен укытырга булдылар.
Әбиләр казан асып, аш әзерләгән. Барысы да зират-
тан кайткач, аять ашына* өстәл артына утырганда гына
өебезгә милиционер һәм ике сары чәчле хатын килеп
керде. Милиционер училищеда укыган апабызны янына
чакыртып алды. Шуннан аның колагына нидер пышыл-
дады. Милиционер нәрсә дип әйткәндер, белмим, әмма
апамның шунда ук йөзе агарып китте.

Өйгә кайтасы килә...
Милиционерның өебезгә элек килгәне юк иде. Шуңа да
аны күргәч, куркып калдык! Ике апаны иярткән. Аларны
күргәч, аять ашына җыелганнар да сагайды.
Ят абый олы апамны чакырып, нидер пышылдагач, ул
тәүдә аптырап калды, шуннан килешмәгәнлеген белдер-
де ахрысы, башын чайкады. Аш-су әзерләшеп йөргән
Гөлнара исемле күрше апа тегеләрнең нәрсә пышылда-
ганын ишетте, күрәсең, эндәшми түзә алмады:
– Менә сиңа мә, ул нинди эш? Әле генә зираттан ата-
ларын җирләп кайттык, ә сез кеше башын каңгыртып
йөрисез! Тапкансыз вакыт!
– Әйдәгез, көяләнмик, – диде милиционер, бүтәннәрне
тынычландырырга тырышып. – Без сезнең башы-
гызны бутарга килмәдек. Иң өлкән апаларына эне-
сеңлеләренең киемнәрен җыешсын, дигән идек.
– Аһ, аһ! Менә сиңа мә! – Аш әзерләүче апа кыза
төште. – Нишләп әйберләрен җыйыйк, ди. Алар үз өендә.
Сездән йокларга урын сорап йөрмиләр шикелле.
Бәхәсне туктатырга тырышып, шәһәрдән килгән теге
урысча сөйләшкән апа да сүзгә кушылды:
– Мин – ятим калган балалар эше буенча белгеч, –
диде ул ягымлы тавышы белән. – Аталары үлүе хакында
хәбәр алгач, монда килергә булдык.
– Ичмасам, күңел яраларын уңганын көтсәгезче.
– Бөтен гыйльлә шунда, иптәшләр, – диде теге белгеч.
– Әти-әнисе булмагач, балалар хәзер хөкүмәт карама-
гында. Шуңа да аларның алдагы язмышын без кайгыр-
тырга тиешбез.
– Әйе, вакытны озакка сузмыйк. – Милиционер
күзе белән йөгертеп безне караштырды. – Әйдәгез,
киемнәрен җыешыгыз.
Бу сүзләрне ишеткәч, тәнем кымырҗып китте. Без-
не каядыр
алып барырга уйлыйлар! Карасам, Алия
апамның да йөзе качкан. Иң кечебез дә менә-менә елап
җибәрергә тора.
Өстәл артында утырганнар да зыр купты да китте:
– Кит, оятсызлар! Бәла өстенә бәла өстәп...
– Ичмасам, соңгарак килсәләр нәрсә булган?
– Бала күңелен уйлау кайда инде ул...
Ахырда иң олы апам сүз кушты:
– Туганнарымны беркая да бирмим. Бик тә кирәк бул-
са, укуымны калдырып торам да, аларны үзем карыйм!
– Алай гына булмый шул, сеңелкәш. – Белгеч
үзенекен дәвам итте: – Беренчедән, әле үзең дә аякка
басмагансың. Икенчедән, мотлак эш урының, җитәрлек
керемең булырга тиеш. Җитмәсә, сылукай, син кияүгә дә
чыкмагансың. Ялгызыңа дүрт баланы хөкүмәт ничек тап-
шырсын ди? Алай булмый. Әйдәгез, киемнәрен җыярга
ярдәм итегез. Вакытны сузмыйк.
– Беркая да бармыйбыз! – дип, Алия апам урыныннан
сикереп торды.
– Өебездән беркайда да китмибез! – дидем мин дә.
– Курыкмагыз бездән! – Тәртип сакчысы, елмайган бу-
лып, минем яныма килеп басты. Егетләрчә кулымны кысты.
– Мин әйтәм, әйдәгез безнең белән шәһәргә берәр
сәгатькә барып килегез. Анда табиб сезне тикшерә дә
кире кайтара. Апагыз белән яшәрсез шуннан.
Нинди шәп булып чыкты бу милиционер. Ә теге марҗа
апа, ул ярамый, моны хөкүмәт кушмый, дигән була.
– Соң, бүген аять бит. Аш та әзер. Иртәгә тикшертер-
сез әле. – Аш әзерләүче Гөлнара апа ничек тә булса без-
не җибәрмәскә тырышты.
– Юк, юк, имынны бүген. – Милиционер үз сүзендә нык
торды: – Балалар зур стресс кичергән, психолог ярдәме
кирәк. Моны игътибарсыз калдырырга ярамый. Энем,
синең шәһәргә барасың килә бит? – дип, башымны сый-
пап алды.
Бик әдәпле, ягымлы тоелды абый. Апам, абыйларым
каршы булса да, тегеләр безне алып китәргә барыбер
күндерделәр. Бер сәгатьтән кире өегезгә алып киләбез,
дигәч, әллә ни кәҗәләнеп тормадык. Машинага кертеп
утырттылар да, аннан соң өйгә кереп, әйберләребезне
алып чыктылар. “Тимер ат” җайлап кына урыныннан
кузгалды. Авылны чыгып киткәнче, карашым өй ягында
иде...
Каладагы дүрт катлы балалар дәваханәсенә алып
килделәр. Эчкә кергәч тә безне ишек төбендә утыр-
тып калдырдылар. Ә теге апалар кабинетта ниндидер
кәгазьләр тутырды. Милиционер абый гына яныбыздан
бер адымга да читкә китмәде. Бераздан ачык йөзле, ак
халатлы хатын кабинетыннан чыкты.
-----------------
*Аять ашы – Коръән ашы.

(Дәвамы бар.)

Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (2)
Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас