Чәчмә әсәр
7 Августа 2024, 03:25

Мирсәй Әмир. Агыйдел. Повесть (14)

Нинди генә эштә булмасын, беренче чиратта кирәк булган нәрсә – максат. Максат ачык билгеле булса, аңар ирешү юлларын табу җиңел. Юк, җиңел дип әйтү дә дөрес түгел. Аның бик авыр булуы да мөмкин. Ләкин максатның ачык булуы нинди авыр юлларны да җиңел үтәрлек, батырларча җиңеп үтәрлек көч бирә, тормышыңны корбан итәргә туры килгәндә дә каушамаслык кыюлык бирә.

Мирсәй Әмир. Агыйдел. Повесть (14)Мирсәй Әмир. Агыйдел. Повесть (14)
Мирсәй Әмир. Агыйдел. Повесть (14)

Гаяз сөйләгән бу сүзләр, бу фикерләр минем өчен яңалык түгелләр иде. Укыганым да, ишеткәнем дә бар иде минем аларны. Тик алар минем башымда, тәртипсез көтепханә эчендә югалган кыйммәтле томнар шикелле, тәртипкә салынмаган фикерләр, тәртипкә салынмаган белем арасында буталып югалганнар һәм аларны тиз генә эзләп табу читен иде. Шуңа күрә дә алар миңа бу минутта яңа булып ишетелделәр. Мин, аларны яңадан югалтмас өчен, аларга чатырдап ябыштым.

– Әйе-әйе. Бу – безнең максат. Нинди генә эштә булмасын, беренче чиратта кирәк булган нәрсә – максат. Максат ачык билгеле булса, аңар ирешү юлларын табу җиңел. Юк, җиңел дип әйтү дә дөрес түгел. Аның бик авыр булуы да мөмкин. Ләкин максатның ачык булуы нинди авыр юлларны да җиңел үтәрлек, батырларча җиңеп үтәрлек көч бирә, тормышыңны корбан итәргә туры килгәндә дә каушамаслык кыюлык бирә.

– Менә-менә, шул! – диде Гаяз, каты итеп теземә сугып куйды. – Менә шул ягыңа сокланам мин синең, Ильяс. Беләсеңме, кайвакытта син һәркемгә билгеле булган гап-гади нәрсәләрне дә белмичә аптырашта каласың. Андый вакытларда минем сиңа ачуым да килә. Кызганып та куям үзеңне. Ә кайбер вакытта минем күңелемдә, күңелемнең әллә кай яшерен җирләрендә булып та, үзем әйтә алмый торган фикерләрне җиңел генә, гади генә итеп әйтәсең дә куясың. Әнә шундый чакларыңда сокланам мин сиңа.

Гаязның бу мактау сүзләре минем йөрәгемне иркәләделәр. Бөтен тәнемә рәхәт чымырдау йөгерде. Уйларым тагын да ачылып, яктырып киткән кебек булдылар. Ләкин мин иптәшем каршында тыйнаклык сакларга тырыштым.

– Арттырасың ла син, Гаяз, – дидем. – Мин сиңа күбрәк сокланам. Мин әйтә алмый торган фикерләрне син әйтеп биргән вакыт күбрәк була. Ә беләсеңме мин нәрсә уйлыйм: безнең дуслыкның көче дә шунда. Безнең уйларыбыз, тойгыларыбыз бер юнәлештә баралар. Шуңа күрә дә бер-берсен җитәкләшәләр, бер-берсен тутырышалар. Мин синең белән бергә булганда гына үземне һәрьяктан тулы, җиңелмәс дәрәҗәдә көчле кеше итеп хис итәм.

– Мин дә синең белән бергә булганда үземне батыррак, көчлерәк сизәм. Бу дөрес. Беләсең килсә, моңардан тагын да зуррак нәтиҗәләр чыгарырга мөмкин: синең белән минем генә түгел, гомумән, бергә оешып эшләүнең, коллективның көче шунда. Тагын да зуррак итеп әйтсәк, безнең илнең көче дә шунда. Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә бөтен хезмәт ияләренең бергә, бер максатка оешуында, берсен берсе тәнкыйть итешеп, берсен берсе җитәкләшеп, берсен берсе тутырышып баруында.

Мин үземдә эчке көчнең һаман арта баруын сизәм. Минем йөрәгемдә моңа кадәр үземә билгеле булмаган яңа энергия запаслары ачыла барган кебек. Әллә ниләр эшлисем килә башлый. Тик үземдә мактанчыклык күрсәтәсем килми. Күңелемдә туган горурлык иптәшемә сизелмәсен дип, аны мактый башлыйм.

– Гаяз, – дим мин, – син, һичшиксез, бик зур кеше булырсың, зур җитәкче булырсың син.

Ләкин Гаяз үзендә һәм миндә туа башлаган кабарынуны икенче төрле басу юлын тапты.

– Ну, иптәш, – диде ул, – син дә, мин дә философ булырга бик яратабыз. Минемчә, безгә философ булырга бик иртә әле, аның өчен безнең авызыбыздан ана сөте кипмәгән. Безгә менә бу минутта практика кирәк. Ә без үзебезне үзебез онытабыз. Безгә менә хәзер, бүген сезнең авылга кайтып кергәч нишләргә кирәк тә иртәгә нишләргә кирәк? Мин сиңа шуны сөйләр өчен генә тукталган идем бит.

– Зарар юк. Хәзер шуны сөйлибез. Йә, хәзер үзең белгәнне әйт инде: авыл хуҗалыгын социализм нигезенә кору эшендә партиягә ярдәм күрсәтү өчен хәзер без нинди эшкә тотынырга тиешбез? Бу турыда Аязгулов ни әйтте?

 

 

XIII

Без авылга кергәндә, кояш баткан иде инде. Яңа гына кайтып йортларга таралган көтүдән күтәрелеп калган тузан эчендә авыл тонык кына булып күренә: кайтмый калган кәҗәләрен эзләп йөрүче малайлар, кулларына япьле чыбык тотып казлар артыннан ашыгучы карчыклар, хатын-кыз, бала-чага төялгән фурманга җигелгән атларын талгын гына атлатып утаудан кайтучы крестьяннар – һәммәсе дә, тавыш-фәлән чыкмасын, авылның тынычлыгы бозыла күрмәсен дигән төсле, тын хәрәкәтләнәләр. Без дә, бу тирән тынычлыкны бозмаска теләгәндәй, авылга кергәч сүзсез калдык.

Урам уртасы буенча сузылган кап-кара юлны ике яклап җәелгән бәбкә үләне өстеннән тавышсыз гына басып кайтып килгәндә, безгә Зоя очрады. Ул кара юбка белән ап-ак кофта кигән, күксел ефәк шәлен иңнәренә генә салган килеш әкрен генә атлап, Низамыйлар ягына таба китеп бара иде. Безне күрүгә, аның йөзенә елмаю чыкты. Җилкәсенә тигезләнеп кырт киселгән сары чәчләрен чәчләре төсле үк сары тарак белән ипли-ипли, безнең белән исәнләште:

– Исәнмесез, кунаклар! Сезне бүген көне буе эзләдек. Әйтми дә киткәнсез, ай-яй…

Аның безнең белән бик озак сөйләшергә, барган җиренә безне дә чакырырга нияте бар иде бугай, ләкин безнең җавапның бик коры булуы тиз суындырды.

– Иртәгә кич белән ячейка бюросының утырышын җыярга кирәк иде, – диде Гаяз.

Зояның йөзендәге мәңге бетмәслек дәрәҗәдә мул булып күренгән татлы елмаю чырае шул ук секунд эчендә аптырау билгесе белән алмашынды.

– Нигә? – диде ул. Үзе тагын, җавап биргәнне дә көтмичә, ул эшнең мөмкин түгеллегенә сәбәпләр дә китерә башлады: – Кайдан табыйм мин ул бюро членнарын, җәй көне бит, эш вакыты…

– Секретарь бит сез…

– Секретарь булса ни, мин бит…

– Җыя алмыйсызмы?

– Әлбәттә. Ничек итеп аны…

– Алайса, без үзебез җыярбыз. Волком белән сөйләштек. Хушыгыз!

Гаязның бу корылыгы Зояны тагын ныграк каушатты.

– Туктагыз әле, Гаяз иптәш, сезгә җыймыйм дигән кеше юк бит. Әзрәк сөйләргә ирек бирегез…

Мин, аның бу кадәр кызганыч хәлдә калуын күреп, бераз йомшардым.

– Чынлап та, Гаяз, син бик коры кыланасың, – дип, Зояга ярдәмгә килдем. – Сөйләшергә кирәк. Бюрода нинди мәсьәләләр каралачак. Бәлки, кайбер мәсьәләләр буенча әзерләнергә кирәк булыр. Ячейканың секретаре бит ул.

Зоя, хәле җиңеләя төшкәнне сизеп, тагын елмайды:

– Билгеле, Гаяз иптәш, бернәрсә дә белмичә, ничек итеп мин комсомолецларны җыйныйм?

– Дөрес, – диде Гаяз. – Ләкин сез бит, минем җавап биргәнне дә көтмичә, төрле сәбәпләр табарга керештегез. Югыйсә минем сөйләп бирергә иде ният. Болай: көн тәртибендә әллә нинди зур мәсьәләләр булмас, башта кыскача гына сезнең информациягезне тыңларбыз, ячейканың эше һәм аның хәле турында. Аннан соң инде алда торган бурычлар турында…

– Мин бит аны бер көн эчендә генә язып бетерә алмам.

– Язып тору кирәкми. Болай гына әйтерсез. Нәрсә эшләгәнегезне күңелдән белмисезмени? Хәзерге көндә ничә комсомолец барын, аларның ни эшләүләрен беләсез бит инде? Аның нәрсәсен язып торасың!

– Каян белеп бетерим мин аларны?

– Алайса, язарсыз. Өлгергән хәтлесе булыр. Ә бурычлар турында үзем әйтермен. Булдымы?

– Ярый, – диде Зоя. «Уф Алла» дигән төсле көрсенеп чыкты аның тавышы.

– Хушыгыз!

– Хушыгыз!

Ул көнне без иртә яттык.

 

XIV

 

Бюро утырышы дигәнебез шул ук Зоя белән Низамыйдан һәм минем белән Гаяздан гына гыйбарәт булып чыкты. Дөрес, бишенчегә тагын бер егет бар иде барын, тик ул үзенең барлыгын бер генә сүзе белән дә, кечкенә генә хәрәкәте белән дә сиздермәгәч, аны барга исәпләү дә кыен иде. Өреп тутырган кебек тулы битле, «зинһар, җәберләмәсәнә» дигән сыман ялварып карый торган соры күзле бу егет авыл мәктәбендә минем белән бергә укыган иде. Аның мулла кушкан исеме Якутелзөбәрҗәтелҗинан булган, ди, ләкин без аны «Пулән» дип кенә йөртә идек. «Пулән» никадәрле кимсетә торган исем булмасын, шулкадәр ияләшеп киткән иде ул, аңа, кеше әйткәнгә ачуланмау гына түгел, хәлфәләр «исемең ничек» дип сорау куйсалар, үзе дә «Пулән» дип кенә җибәрә торган иде. Шуңа күрә дә аны мыскыл итү, ачуландыру өчен безгә бу кушамат өстенә тагын бер кушамат табарга туры килде. Икенче кушаматы «балыкчы» иде аның. Моны безгә мәзин табып бирде. Ул вакытта без барыбыз да бик кечкенә идек. Барыбызның да диярлек әтиләребез, абыйларыбыз сугышта иде. Без чатан мәзиндә сабак укып йөри идек. Сабак вакытында мәзингә сүз кушу йә булмаса берәр сорау бирү дигән нәрсә юк иде. Көннәрдән бер көнне шушы Пуләннең, мәзиннән рөхсәт сорарга кыюлыгы җитмичә булса кирәк, парта арасында утырган килеш кенә идәнне юешләткәнлеге беленде. Мәзин аны, парта арасыннан өстерәп чыгарып, уңлы-суллы яңаклады да:

– Монда Агыйдел дип белдеңмени, ахмак, балык тотып утырырга! – дип куйды.

Шуннан соң аңа «балыкчы» кушаматы тагылды. Бу кушаматка ул бик каты гарьләнә, колакларына кадәр кызара, чигә тамырлары бүртеп чыга торган иде. Шуңа күрә дә без үзебез дә ул кушаматны бик каты ачуланышкан чакларда гына исенә төшерә идек.

Октябрь революциясе булып, илебездә совет власте урнашканның соңында да укып йөрдек без аның белән. Монда да ул үзенең аңсызлыгы белән аерыла иде. Бер сыйныфта ике ел утырып, өченче елда да күчә алмагач, ул мәктәпне бөтенләй ташлады, ә мин, үзебезнең авыл мәктәбен тәмам итеп, Базарлы мәктәбендә укуымны дәвам иттергәннән соң, шәһәргә киттем.

Пуләннең бүгенге көндә комсомол булуы, җитмәсә, ячейка бюросының члены булуы миңа гаҗәп тоелды. Чөнки, бердән, аның һаман да элекке кебек үк туң булуы, икенчедән, әтисенең, бай булмаса да, бик суфи кеше булуы минем өчен сер түгел иде. Ничек итеп бу кеше комсомол булган да ничек итеп бюро члены дәрәҗәсенә ирешкән? Кемгә кирәк булган аны сайлау?

Таяныч итеп алырлык яңа кешенең булмавы аркасында, бюро утырышы безгә бернинди дә нәтиҗә бирмәде, Зоя, ячейка эшеннән хисап бирәм дип, шул ук Низамыйларда өстәл янында әйтелгән сүзләрне кабатлап чыкты. Без, ячейканың эше бернигә яраксыз икәнлеген күрсәтеп, бюроны яңадан сайлау мәсьәләсен куярга кирәк, дидек. Тиз арада гомуми җыелыш җыярга кирәклекне әйттек. Безнең бу киңәшебез Низамыйга корт чаккан кебек тәэсир итте. Йөзенә үтә җитди чырай чыгарып аягүрә басты ул, иңбашларын күтәреп, ияген алга таба сузды, җимерелгән кашлар астыннан усал итеп карый торган яшькелт-соры күзләрен бер миңа, бер Гаязга төбәп сөйли башлады:

– Сез, господалар, авылда эшләүнең аерым шартлары барлыгын исәпкә алып бетермисез. Сез үзегезне шәһәрдә дип хыялланасыз. Юк, безнең авыл белән шәһәр арасында йөз чакрымнан артык аерма бар. Шәһәр хәзер ял итә. Анда комсомолецларның да, коммунистларның да бер тиенлек эшләре юк. Ә менә монда, авылда, тормыш бүтәнрәк. Хәзерге вакытта крестьян бер караңгыдан икенче караңгыга тикле тир түгеп эшли. Потому что эшләргә тиеш ул. Эшләсә генә икмәк үсә. Икмәк бит ул, шәһәр кешеләре уйлаганча, пешкән килеш агач башында үсеп утырмый. Моны, Ильяс, хет син белергә тиеш. Гаязны әйтмим, аны гафу итәргә була, шәһәр малае ул…

– Дальше, – дип куйды Гаяз һәм, сакалы бар кеше төсле, ияген сыпырып алды.

– Дальше шул, – дип дәвам итте Низамый, – без хәзер крестьянны баетырга тырышабыз. Имәли кебек галахлардан Совет хөкүмәтенә йон да юк, сөт тә юк. Совет хөкүмәтенә бай крестьян кирәк. Ә аны баету өчен эш вакытында җыелышлар җыеп, үгет-нәсыйхәт белән сыйлау кирәкми. Әнә кырда эшләсен ул. Ә безнең комсомолецлар – крестьяннар. Аларны җыелышка җыеп, җитмәсә, бюрога сайлап куйсаң ни була? Бу бер аның хуҗалыгына гына зарар итү түгел бит, бөтен Совет хөкүмәтенә зарар китерү дигән сүз. – Низамый кинәт кенә Пуләнгә борылды: – Шулаймы, Пулән? Әйт, син бит эш кешесе, безгә синең сүзең закон.

Пулән, авызыннан бер сүз дә чыгармыйча гына, ризалык галәмәте күрсәтеп, башын иеп куйды. «Менә кемгә кирәк булган икән аны сайлау», – дип уйлап алдым мин.

– Да, – диде Низамый, тагын да күтәренкерәк тавыш белән сүзен дәвам иттерде: – Мәсьәлә менә шулай тора. Хикмәт бездә түгел, хикмәт крестьянда. Рабочийны ач калдырасың килмәсә, иптәш Гаяз, бу вакытта килеп, җыелышлар җыеп йөрмә син монда, крестьянга эшләргә ирек бир. Имәлиләрдән мәгънә чыкмас! Вәт, сәясәт менә шулай була. Әгәр дә шәһәрдә укып аңламаган булсагыз, менә монда – практикада аңларсыз сез аны. Вәт. Җәй үтеп, кыр-ындыр эшләре бетмичә торып, крестьянны эштән аеру кирәкми. Кыш көне менә культура эшләрен алып барырбыз. Анысын без үзебез дә төшенәбез сезнең хәтле генә…

Низамыйның бу кыю сүзләре тәэсирендә мин сискәнеп йокысыннан уянган кеше төсле булдым. Нинди фикер белән каршы чыгасымны үзем дә белмичә сикереп тордым:

– Дөрес түгел бу, комсомол сүзләре түгел бу! Хата бу!..

– Туктагыз, сезгә сүз бирелмәгән, – диде Низамый эре генә һәм сүзен дәвам иттерде: – Сез Имәлигә таянмакчы буласыз. Кем соң ул Имәли? Совет хөкүмәте аңа җир бирде – сөрмәде. Совет аңа орлык биреп карады – чәчмәде, ашады. Советка ни файда мондый кешедән?..

Мин тагы тыныч кына утырып кала алмадым:

– Дөрес түгел бу! – дип кычкырдым. – Безнең политика түгел бу!

Низамый, зәһәр елмаеп, миңа карады.

– Ә дөресе ничек соң?

– Миңа сүз бирегез, – диде Гаяз. Ул акрын гына аягүрә басты, чиктән тыш тыныч, салкын канлы кыяфәт белән Низамыйның күзләренә туры карап җавап бирде: – Синеке дөрес, – диде. – Әйе, синең үзең өчен – синеке дөрес.

– Ә сезнеңчә ничек дөрес?.. – дип ашыктырды аны Низамый.

– Безнеңчә ничек дөрес булуы да сиңа сер түгел. Әйе, без Имәли кебекләргә таянабыз. Җире була торып, орлыгы була торып чәчә алмый калуын да беләбез. Ләкин без сине үзебезнең дөреслеккә ышандырырга тырышуны үзебезгә бурыч итеп тә куя алмыйбыз. Авылга карата партия тоткан юл турында дискуссия ачарга да җыенмыйбыз. Ә партиянең тоткан юлы нинди? Без аны гомуми җыелышта сөйләрбез. Ә гомуми җыелыш җыелырга тиеш. Безнең киңәш кенә җитмәсә, волком килеп җыяр.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Фрипик.ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас