Кайнар торба шартлавында аның
тамчы да гаебе булмады, югыйсә.
Торак-коммуналь хуҗалыгының сле-
сарь-сантехниклары подвалга
төшкәндә, ул үзенең гадәтләнгән
почмагында йоклап ята иде.
Сантехникларга үз гаепләрен кемгә
дә булса сылтап калдырырга җай
чыкты. Ансат бит. Аларга ышанмый-
ча, ниндидер “сасы бомж” сүзен
чынга алып утырмас бит инде
түрәләр!
– Әрәмтамак... Инфекция... Алкаш... Кешенең
бәйрәм кәефен бозып ятмасаң
монда...
Подвалдан өстерәп чыгаруга,
аның өстенә төрле яклап җирәнгеч
сүзләр ява башлады.
– Су торбасы шартлауда минем
катнашым юк, – дип акланып кара-
ган иде дә, берсе йодрыгы белән
сукбайның йөзенә сугып ук җибәрде.
Мизгел эчендә ишегалды тынып
калды. Ул да булмады,
сантехникларның икенчесе, подвал-
да калганы күренде. Кулында –
“гаепле”нең йоклаганда аска сала
торган ертык бишмәте. Бишмәт,
подвал ишегеннән чыгуга,
сукбайның йөзенә таба очты.
Подвал ишегенә йодрык зурлык
асылмалы йозак куйдылар. Халык,
“бөтен кеше эшләп ашаган заманда
башкалар исәбенә көн күрүче
"әрәмтамак"ны сүгә-сүгә, берәм-
берәм үз фатирларына таралды.
“Ел буе көтеп алган бәйрәм алдын-
нан бик күп фатирларны җылы
сусыз калдырган” кеше, аларны ял-
варулы күзләре белән озатып, ише-
галдында япа-ялгыз торып калды...
“Аз гына гаебем булса, сүз әйтмәс
идем. Кагылмадым бит, торба янына
якын да килмәдем! – Подъезд тупса-
сында үзалдына сөйләнеп утыручы
“бомж”ның күзләреннән ачы яшь
бөртекләре бәреп чыкты. – Их
кешеләр! Моннан кырык ел элек ку-
елган ул черек торбалар өчен мин
җавап бирергә тиеш микән ни?”
Бер ай чамасы үзен сыендырган,
инде туган йорт кебек кадерле урын-
га әверелә башлаган подвал
ишегенә эленгән зур “амбар
йозагы”на бик озак текәлеп торды
ул. Аннары карашы якында гына
нәни баласы белән мәш килүче яшь
атага күчте. Икәүләшеп ап-ак карда
ауныйлар, бала чырык-чырык көлә...
Аның да бу нарасый кебек үз
әтисе, аны бу дөньяга китергән газиз
әнисе бар иде. Нәни вакытында
аның белән дә шушылай уйнаган-
нардыр. Кем белә, бәлки үз гаиләсе,
үз нарасые да булгандыр?.. Ләкин
сукбай боларның берсен дә
хәтерләми. Аңына килгәндә, канга
батып салкын урамда шушы йорт
төбендә ята иде. Чәчләренә әллә
пычрак, әллә кан ябышып каткан,
йөзендә – күгәрекләр. Кыйнап ките-
реп ташлаганнармы аны, аракы шул
хәлгә калдырганмы – монда ничек
килеп чыгуын тәгаен генә үзе дә, бу
йортта яшәүчеләр дә белми иде.
Шулай итеп, ул подвалда яши
башлады...
“Әй” дип кенә эндәштеләр аңа.
Яшәргә кирәк бит: беренче
көннәрдә, гарьләнеп булса да,
шушы йортта яшәүчеләр эткә-
мәчегә дип баскыч төбенә чыгарып
ташлаган ризык калдыкларын ашап,
шәһәр урамына хәер эстәргә чыгар-
га туры килде. Төрлечә мәсхәрәләп,
кыйнап китүчеләре дә, вак
тиеннәрен кызганмаучылары да
булды. Кайбер көннәрне ипи алыр-
лык “байлык” җыюга иреште. Зур
кибетләргә кермәде, ипине автобус
тукталышларындагы кечкенә кио-
склардан гына алды...
Баштарак аның күңелендә нинди-
дер өмет чаткысы пыскый иде әле.
Вакыт үтү белән хәтерем кайтмас-
мы, дип көтте ул. Инде ул өмете
сүрелә башлагач, һич югы яңа до-
кументлар юнәтү турында хыяллана
башлады. Бу мәсьәләдә аңа поли-
ция генә ярдәм итә алачагын аңлап,
кайчан да булса шунда барып ка-
рарга дип ниятләде.
Тәртип сакчылары янына барып
та йөрисе булмады, үзләре килеп
җиттеләр. Кемдер аның “җылы су
торбасын тишүе” турында хәбәр
иткән булгандыр, күрәсең: ишегал-
дына полиция машинасы килеп тук-
тады. Аннан бер полиция хезмәткәре
чыкты да подъезд янындагы
эскәмиядә уйланып утыручы сукбай
янына килеп басты. Йөзен сакал-
мыек баскан, иске бишмәт бөркәнгән
адәмгә күз ташлагач, йөзен чытты.
– Фу-у, – дип, ямьсез итеп сүгенеп
куйды тәртип сакчысы. – Утыр ма-
шинага!..
“Сасы бомж”ны участокка алып
килделәр. Иң беренче эш итеп, душ
бүлмәсенә керттеләр. Салкынча
гына су белән коенып чыгуга, әле
генә салып калдырган киемнәре
юкка чыккан иде.
– Ярар, миннән оялмыйсыңдыр
бит, утыр әйдә, – диде участок по-
лицейские, йөзенә елмайгандай төс
чыгарып.
Сукбай аның каршына килеп утыр-
ды.
– Сөйлә, кем син, кайдан килдең,
документларың кайда, нишләп под-
валда ятасың?
Сукбайның куркынган күзләре
участковыйга төбәлде. Ашыкмый
гына, белгән кадәресен сөйләп
бирде.
Әлбәттә, аның сүзләренә җиңел
генә ышанмалы түгел иде. Бик озак
газаплады аны участковый: әллә
нинди сораулар биреп йөдәтте, кыч-
кырып, куркытып-янап карады. Ахыр
чиктә, аның чынлап та хәтерен
югалтканлыгын аңлады булса кирәк,
бераз тынычланды.
– Нишләмәкче буласың инде?
– Миңа, ни, берәр документ ясап
булмасмы соң, берәр эшкә керер
идем...
Тәртип сакчысы, йорт-җирсез мес-
кен адәмнең хәлен яхшы аңласа да,
нинди дә булса ярдәм күрсәтү ту-
рында уйламый да иде.
– О юк! Монысы булмас, – диде
ул, тавышын күтәрә төшеп. – Эшен
дә, торак урынын да табып бирәсе
түгелме тагын?... Әнә, бар теге
бүлмәгә кер, фотога төшерсеннәр.
Вдруг син берәр бандиттыр, мин
каян белергә тиеш? Тикшерербез.
– Минем киемнәр? – диде сукбай
кыюсыз гына, үзенең анадан тума
шәрә икәнлегенә ишарәләп.
– Бар дидем, башта фотога төш!
– дип җикерде участковый. – Ә
сәләмәләрең тышта, баскыч
төбендә...
Күрше бүлмәгә кереп фотога
төшкәч, сукбай кабаттан участковый
янына чыкты.
– Бар, ычкын моннан! – диде теге-
се аңа күтәрелеп карамыйча гына.
– Теге подъездда эзең булмасын.
Сукбай, ишекне саклык белән генә
ачып, тышка күз ташлады. Якын-
тирәдә кеше-фәлән юклыгын абай-
лап, баскыч төбендә аунап яткан
киемнәрен җитез генә кулына алды.
Аларны ашык-пошык кигәндә
күзләреннән ачы яшь тамчылары
тәгәрәде.
“Бетте! Тагын сүнде өмет. Ярдәм
иткән ди синең ише хәерчегә поли-
ция! – дип, үзалдына сөйләнә-
сөйләнә, атлады да атлады...
Быел бәйрәм тирәсендә шул
чаклы салкын булыр дип, бер генә
кеше дә уйламагандыр. Үзәкләргә
үтә. Ләкин мондый көнне зарланып,
суыктан качып өйдә ятып буламы
соң? Яңа ел төне бит. Халык тыз-
быз чаба. Һәрберсенең кулында –
ризык, тәм-том тулы янчык-капчык.
Баласын җитәкләгән аналарда да,
култыклашып баручы карт-корыда
да, ялгызакларда да бәйрәм кәефе.
Урам саен – төрле төстәге утлар,
матур уенчыклар белән бизәлгән
чыршылар...
Бишмәт якасын күтәреп, җәйге
фуражкасын батырып кисә дә, сал-
кын җилнең бертуктаусыз чеметүенә
чыдар чама юк. Түземлеге төкәнгәч,
сукбай, бар кыюлыгын җыеп, азык-
төлек кибетенең “тамбур”ына, ике
ишек арасына кереп басты. Салкын
булса да, монда һич югы җил исми.
Ләкин озаклап җилдән ышыкла-
нып тора алмады – кибет сакчысы
күреп алды да, эткәләп-төрткәләп,
сукбайны урамга куып чыгарды.
...Кибет каршына килеп туктаган
чит ил машинасыннан ир белән
хатын чыкты. Ир, түш кесәсеннән
бер төргәк акча алып, хатынына тот-
тырды да, тәмәке кабызды:
– Монда гына көтеп торам.
Хатыны кибеткә кереп китте.
Сукбай кыюсыз гына затлы куртка
кигән әлеге иргә таба юнәлде.
– Брат, ярдәм итә алмыйсыңмы?
Ипи булса да алып ашыйсы иде...
Искереп, ертылып беткән пәлтә
кигән, йөзен сакал-мыек баскан
теләнчене абайлап алуга, теге ир
артка чигенде.
– Юк, юк! Якын киләсе булма, –
дип, тизрәк “бомж”дан котылырга
ашыкты.
Сукбай адымын акрынайтты,
ләкин тукталмады. Ялыныбрак со-
расам, бирми калмас, бәлки, дип
өметләнде ул. Тик ул уйлаганча
килеп чыкмады. Киресенчә, затлы
куртка һәм чит ил машинасы
хуҗасы, көтмәгәндә, аны бар көченә
этеп җибәрде. Инде ничә көн буена
юньле-рәтле ризык капмаган кеше
кибет каршындагы чуен рәшәткәгә
абынып, арты белән асфальт юлга
барып төште.
Сукбайның күз аллары
караңгыланды. Бозлы асфальтта
ятуына карамастан, баш астында
сәер җылылык тойды.
(Дәвамы бар.)
Автор турында
Язучы 1965нче елда Мамадыш районының Яңа Комазан авылында туа. Урта мәктәпне
тәмамлагач, 1982нче елда Казан дәүләт университетына укырга керә. Читтән торып
уку бүлегенә күчеп, Удмуртия башкаласы Ижауга китә. “Яңарыш” татар-башкорт газета-
сында махсус хәбәрче, җаваплы сәркатип, баш мөхәррир вазыйфаларын башкара.
1999нчы елда Казанга күчеп кайтып, “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясенең
“Дөнья” студиясендә радиотапшырулар мөхәррире, Чаллыда тележурналист, “Аргамак”
журналында бүлек мөхәррире, “Мәйдан. Чаллы” журналының җаваплы сәркатибе, баш
мөхәррир урынбасары, публицистика бүлеге мөдире, “Безнең
фикер” гәзитенең оештыручысы һәм баш мөхәррире булып эшли.
“Таш бәгырь” (2004) һәм “Зимагур” (2010) дигән китаплар авторы.
Шәйхи Маннур исемендәге иҗади бүләк иясе (2007), Русия Журналистлар берлеге һәм
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.