Чәчмә әсәр
2 Августа 2024, 03:45

Мөнир КУНАФИН. Картайган кояш астында (2)

Унике яшендə караучысыз да калгач, Əкрам кышын бөтенлəй өенə кайтмый башлады. Өйдəн-өйгə чиратлап кунып йөри. Əй, ул чакта кешелəрнең миһербанлы булуы! Əкрамны беркем куып чыгармый, киресенчə, ул килсə, “Аллаһның тагы бер колын ашатып, күңелен күреп, күпме савап алына”, дип хуҗа сөйлəнə. Күңел төшергеч бер ягы гына бар: Ходайның кимсетелгəн бу затына нинди генə хөрмəт күрсəтмə, аның урыны барыбер тупса төбендə. Бетле башлы, пычрак хəерчене берəү дə бик түргə үткəрмəс инде...

Мөнир КУНАФИН. Картайган кояш астында (2)Мөнир КУНАФИН. Картайган кояш астында (2)
Мөнир КУНАФИН. Картайган кояш астында (2)

(Дәвамы.)

Əнием əйткəн хəбəр дөрескə чык-
мады. Əкрамга, бəхеткə каршымы,
бəхетсезлеккəме, шəһəрдə яшəү яз-
мады, бездəн дə бик еракка китмəде,
бары урам очындагы, ялгыз яшəгəн
Гашүрə карчыкка барып сыенды. Ə
аның бердəнбер кызы сугыш башлан-
мас элек Үзбəкстанга чыгып киткəн
дə шунда төплəнгəн. Əкрам аңа сы-
енмагандыр да, бəлки, “үземнең
гөнаһым – үзем карыйм” дип, үзенə
карарга алган аны Гашүрə. Моны мин
соңыннан гына белəчəкмен. Гөнаһы
да ничаклы бит əле – Ходай бизмəне
ни əйтер? Кендек əбие булган ул
Гашүрə əби. Əкрам – аның бу фани
дөньяга кабул иткəн соңгы изге заты.
Безнең якка хас булмаганча, артык
пəһлеван булып туа безнең дусты-
быз. Əнисе шуңа бик авыр таба аны.
Яшен тутырып килгəндə сабыйда
сəер үзгəрешлəр сизелə башлый. Күз
алмалары, кечерəеп, бер-берсенə
якыная, хəрəкəтлəре буынсыз уен-
чыкныкын хəтерлəтə...
Ике яшен тутырган малайның, чын-
лап та, акылга зəгыйфьрəк икəне нык-
лап ачыклана. Əнə шул чакта Гашүрə
карчык телгə килə дə инде: “Кабул
иткəндə лепкəсенə нык тимəдемме
икəн”, дигəн, буынга төшəр авыр
тойгы булган иде шул, чынлап та,
əй, Иблиснең дөмеккере. Шушы
Əкрамнан соң, əйтəм бит, башка-
ча кендек кисəргə кулым бармады.
Бигрəк əзмəвердəй сабый иде шул,
ни Сабира киленнең хəле юк, ар-
тык көчлек күрсəтелде микəнни, ай,
Алла, шəфкатеңнəн генə ташлама
балаңны!” Тəгəрəп ятып еласаң да
кире кайтарып та, яңартып та бул-
мый шул кылган-кискəнне. Кем белə,
бəлки, кендек əбинең бөтенлəй гаебе
юктыр, нəсел-нəсəптəн дə күчеп килə
андый чир. Җилмерзəк аръягына чы-
гып, Əкрамның əтисенең туганнарын
барлап йөрүче булмаган лəса.
Əйбəт əби булды ул Гашүрə карчык.
Əкрамның тамагын һəрчак туйдыра,
өстен бөтəйтə алмаса да, чит-ятлардан
курчалап торды, тиле дип көлүчелəрнең
авызын да яба белде, чарасыз чакта
кулын да эшкə җикте. Тик үзе беркай-
чан да Əкрамны кыерсытмады һəм аны
да кешелəргə карата миһербанлы бу-
лырга өйрəтте. Мөхтəр – əнə шул изге
Гашүрəнең оныгының улы инде. Тик
аңа бу хакта эндəшмəвең хəерлерəк
бугай. Килəчəктə, акылы җитсə, үзе со-
раштырып белер.
Сугыштан соң авыр елларда үзеңнең
җаныңны асравы нинди авыр булса,
сигез-тугыз яшендə үк өрлек буе үскəн
малайга да азык табасы бар. Бермəл
Əкрам өйдəн-өйгə ашарга соранып
йөри башлады. Кешелəр моны гаепкə
санамады да, авызга капканы белəн
бүлеште, артып калганын карчыкка да
өлеш итеп бирде. Кендек əбие биргəн
өлешне алды, димəк, улының хəер
эстəп, телəнчелəнеп йөрүенə каршы
булмагандыр да. Бу хəл тəүдə сирəгрəк
иде, ə Гашүрə əби авырый башлагач,
ешрак кабатланды.
Унике яшендə караучысыз да кал-
гач, Əкрам кышын бөтенлəй өенə кайт-
мый башлады. Өйдəн-өйгə чиратлап
кунып йөри. Əй, ул чакта кешелəрнең
миһербанлы булуы! Əкрамны беркем
куып чыгармый, киресенчə, ул килсə,
“Аллаһның тагы бер колын ашатып,
күңелен күреп, күпме савап алына”,
дип хуҗа сөйлəнə. Күңел төшергеч бер
ягы гына бар: Ходайның кимсетелгəн
бу затына нинди генə хөрмəт күрсəтмə,
аның урыны барыбер тупса төбендə.
Бетле башлы, пычрак хəерчене берəү
дə бик түргə үткəрмəс инде. Һəм шу-
нысы əйбəт: Əкрам моны үзе дə бик
яхшы аңлый, булганына шөкер итə,
көне буе бүрелəр улаган ашказанына
əзрəк җылы төер төшсə, ике яссы учы
белəн битен каплап сыпырып “əппəр”
итə дə, тупса төбенə иске бишмəтен
җəеп татлы йокыга тала. Иртəн җил
алып киткəнмени, юк та була. Кешене
артык бимазаласаң, азагы начар бетə
ул – моны сизгер күңеле аңлагандыр,
күрəсең. Əкрам нинди генə хəлдə бул-
масын, һич кенə дə кеше əйберенə кул
сузмады. Əле уйлыйм да, шуңа да аны
авыл кешелəре чит-ят күрмəгəндер,
аңа шиклəнеп карамагандыр, дим.
Əкрамның бу килер чиратын без
көтеп алдык. Үткəн атнада син дə мин
сөт биргəн кəҗəбез өч бəрəчен ятим
итеп казаланып куйган иде, чалырга
мəҗбүр булдык. Картəнием бу көнне
казан тутырып ит пешерттерде, эссе
итеп мунча яктыртты.
“Гөнаһларыбыз күбəйгəндер, Ходай
юкка каза җибəрмəс. Тома ятим изге
Əкрамны булса да ризалатыйк...”
– дип сөйлəнде ул. Күңелебезгə ты-
нычлык, җаныбызга савап алыр өчен
– шуңа түземсезлəнеп көтəбез урам
хəерчесен.
Искəндəрнең сугыштан аяксыз кайт-
кан əтисе (минем əтием дə сугыштан
бик каты чирле булып кайткан иде,
ул бик торып йөри алмады) тəүдə
Əкрамның озынча кабакка охшаган
башын үткер пəкесе белəн ялтыратып
кырды. Бераздан без аның белəн мун-
чага киттек. Бишмəт кигəн картəнием
үзе кереп, оялмагыз, балалар, дип,
җаннар чыкканчы миннек белəн чап-
ты. Мин түзмичə елап җибəрдем, ə
Əкрам тын гына тик ята. “Керле тəне
изрəп рəхəтлек чигə, бахырның. Рəхəт
чиксен, рəхəтлəнсен, җаны керсез
аның”, – дип, картəнием тагы да эссе
сала. Соңыннан картəнием чыккач,
əй тырнанырга тотынды бу, кайбер
җирлəре канап чыкты. Соңыннан тон-
ган көл суында рəхəтлəнеп юындык.
Əнием, бишмəтеннəн башка, аның бар
киемен юып, эссе таш өстенə салды,
шулай бетеннəн котылып буладыр.
Əтиемнең күлмəк-чалбарларын киеп
алгач, үскəн, күркəм егет булды да куй-
ды. Тик күзлəре генə, сарыкның йомры
тизəген хəтерлəтеп, җансыз, чем кара
һəм бассаң сытылып китəр төсле иде.
Үзлəре гаепле төс белəн бəзерəеп ка-
рый. Ул күзлəр эчендə мескенлек патша
булып алган иде. Əтиемнең киемнəре
шул вакытта ук унике-унөч яшьлек ду-
стыма тап-таман иде. Нинди буйчан
булган ул. Кайткач кəҗə итеннəн шулпа
чүмердек. Əкрам ярты тустак чүмергəч
“əппəр” итте дə ишек төбенə юлланды.
Картəнием аны сөйрəп дигəндəй ките-
реп, яңадан сəкегə утыртты:
– Юньле ризык күрми ашказаның
бəлəкəйлəнеп беткəндер, аша, бичара-
каем, аша, – дип кыстап, тəлинкəдəге
ашын ашатып бетертте. Əнием ятар-
га урын сала башлагач, дустым тагы
ишек төбенə килеп, бишмəтен җəйде.
Картəнием бу юлы түзмəде, битəрлəп
ташлады:
– Бүрене бүреккə салсаң да урманга
карый ди, ни гыйльлə соң ул, ə? Əнə,
бар сəкегə, Зəйнүккə арка терəп ят.
Мунчадан соң кеше ишек төбендə ята-
мы, вəт юлəр, ə!
– Əкрам ни, болай да юлəр инде ул,
ятсын шунда, – дидем.
Шуннан, əтиемнең кырыс карашын
тоеп, тиз генə юрган астына чум-
дым. Вай, юньсез булганмын. Җитеш
тормышта яшəгəч ни, майда йөзгəн
кешенең урамдагы хəерченең күңелен
аңлар акылы буламыни? Əкрам
тыңлады, бөгəрлəнеп кенə сəке читенə
килеп ятты. Йокы аралаш, Əкрамның
косканы, əниемнең, “хəерче корса-
гына майлы аш килешəмени ул”, дип
сөйлəгəне төш белəн бергə буталды.
Мунчадан соң онытылып йокланыл-
ган, иртəн торганда “юлəр”дəн җиллəр
искəн иде.
Соңыннан Əкрам безгə озак килмəде.
Чираты җитсə дə, безгə тими үтəр бул-
ды. Картəнием түзмəде:
– Бар, Əкрамны күреп сора əле,
нишлəп безгə килми ул? – дип, мине
эзлəргə чыгарып җибəрде.
Юлəрне тиз таптым. “Нишлəп безгə
килмисең?” – дим. Өстəн миңа озак
итеп карап торды да:
– Сез мине тупса төбенə салмыйсыз,
мин сезгə бармыйм, ишеү... ашыгыз
майлы, – диде. Картəниемə кайтып
əйткəн идем, анысы елап җибəрде.
– Чынлап та, исəрнең дə исəре икəн,
– дип куйды əнием. Картəнием, бераз
тынычлангач:
– Алай дип əйтмə, килен, исəр
түгел ул, без аңламаслык артык акыл-
лы. Ходай аны артык иманлы итеп
эшкəрткəн. Үз урынының кайда икəнен
белə. Мин əле шушы яшемə җитеп,
фани дөньяда урынымны белмим,
ишек төбендəме, мендəр өстендəме.
Күплəр, бик күплəр белми, – шуннан
миңа төбəп эндəште: – əйт Əкрамга,
килсен, ишек төбендə урын табарбыз...
Булган бит заман. Əй, ул чак-
та кешелəрнең миһербанлы булуы!
Соңгы кабым ризыгын кеше белəн
бүлешерлəр иде. Ə хəзер нəрсə, кеше
җитеш яши, тамагы тук. Дөньялары
бөтен, ə күңеллəре тишек. Хəтерлəсəң,
соклангыч бит, элек кемдер өй күтəрə
икəн, бөтен авыл шунда агыла. Өмə!
Һəркем килə, кулыннан килгəнчə
ярдəм итə. Мичкəлəп бал əчетəлəр дə
– бура да күтəрелə, бəйрəм дə итəлəр.
Ə бүген... аркылы яткан киртəне буй
салган өчен хак сорыйлар. Ярдəм
иткəн өчен улы əнисеннəн акча ала.
Туганлык, кунакка чакыру, өмəлəр, бер-
береңнең хəленə керү... – юкка чыга
бара. Ə өстəл тулы ризык, өй тулы
җиһаз. Ишеклəр ун катлы йозак белəн
бикле, ə элек? Еракка, йə озакка китəр
булса гына хуҗа ишегенең күгəненə
чыбык, йə каз канаты тыгып китə иде.
Күгебез биек тə, шулпабыз сыек хəзер.
Шуңа кояшыбыз да картайганнан-
картая бара... Кешелəр үз дөньясына
чумып, кояшка багып алырга да вакыт
тапмый. Ə безнең заманда көндез йол-
дыз күрүчелəр бар иде...
Хəзерге заманда яшəсə, үсмер Əкрам
үлгəн булыр иде, пажалуй. Бүген бер-
катлы, ярдəмчел, саф күңелле исəр-
хыялыйлар, бəлки, күбрəк кирəктер. Ул
чакта күплəр үз урынын белер иде.
Акылга зəгыйфьлəрнең дə төрлесе
була, əлбəттə. Əнə безнең күрше
Кушкаен авылының хыялые – чулак
Сибгать, исəренə җитеп, ярты авыл-
ны яндырып юкка чыгарды. Көзге əче
җилдə берəүнең кибəне төбендə ут
ягып җылынырга уйлаган. Менə ул
исəрнең дə исəре. Юк, безнең Əкрам
ул дүрəк янында бөтенлəй фəрештə.
Аның авылга да, авылдашларга да
һич кенə дə зыяны тимəде, киресенчə,
ул үсеп җиткəч, һəр өй аның изгелеген
күргəндер əле. Исəрлəр эшкə əрсез
була бит ул. Кеше кулы җитмəгəн ча-
кларда, тамак хакына дип эш эшлəтүче
аны авыл урамыннан үзе эзлəп таба
торган иде. “Əйдəле, Əкрам, печəн
чабыш əле”, – дип, кешечə сорасаң
да, йə: “кулың бигрəк оста, иртəгə
өмəгə кил, яме”, – дип салпы ягына
салам кыстырсаң да, “син туганда мин
сөенгəн идем, утын ярырга барасың,
иначе тукмыйм”, – дип куркытсаң да,
кайдан ишеткəн дə, кем өйрəткəн ди-
ген, бер үк сүзен кабатлый торган иде:
“Ишеткəнсеңдер, бушның əтисе үлгəн
дилəр бит, ике баш корыт биреп, фа-
тихалап кына бичəң янына яткырсаң,
барырга була-а”. Йомыш белəн килгəн
əбилəргə дə, апа-кызларга да шул сүзен
нəзек кенə тавышы белəн сузар иде.
Кешелəр моңа өйрəнеп беткəн инде,
көлемсерилəр дə, “риза, риза”, дип, кул
бирəлəр, тегесе шуннан озын гəүдəсен
көянтəдəй бөгеп хуҗа артыннан иярə.
Эш тəмамлангач, хуҗаның вəгъдəсен
дə оныта, əллə үзенең калыплашкан
сүзенең мəгънəсен бөтенлəй аңламый,
өч-дүрт тəлинкə ашны күтəреп эчə дə,
балтасы булса, аны биленə кыстырып,
сəнəк йə чалгы икəн, иңенə салып, бая-
гыча бөкрəеп əкрен генə кайтып китə.
(Шушы рəвешле киң адымнар белəн
атлап баруы һаман да күз алдымда).
Хəленə кереп кешелəр акча сузса,
миңа кəгазь кирəкми, мин писарь түгел
дип җибəрə. Ул кəгазьнең кыйммəтен
дə, исəбен дə белмəде, ахры. Ике
баш корыт бирсəлəр – алды, чалбар
кесəлəренə ике яктан салып куяр да,
атлаган саен тегелəрне, төшеп калма-
ганнармы дигəндəй, тоткалап карар
иде. Эш туктап, ирлəр тəмəке тарта
башласа, Əкрам шул каты корытын ба-
лалар сымак имеп утыра торган иде.
Əлеге сүзе аркасында мəзəк тə, кыз-
ганыч та хəллəр булып алды. Авылга
икенчегə генə кайткан өр-яңа киявеннəн
Əсмəттай (Əсма түтине без шулай
йөртəбез) тирес чыгарттырмакчы була.
Тегенең бармактай гына гəүдəсенə
карап тора да, жəллəпмедер инде:
“Үзеңнең генə кулыңнан килмəс, Əнвəр
кияү, кибет алдында озын буйлы тиле
Əкрам булыр, шуңа эндəш, Əсмəттай
тирес чыгарышырга үтенде дип
əйтерсең”, – дип ныклы гына аңлатып,
өйрəтеп җибəрə. Бармактай кияү ял-
гышмый гына таба ярдəмлəшəчəк ке-
шене. Үтенечен дə əбисе өйрəткəнчə
җиткерə. Безнең Əкрам хəлне аңлый:
димəк, ярдəм кирəк. Утырган уры-
ныннан җайлап кына калкына да,
гадəттəгечə:
– Ишеткəнсездер, бушның əтисе
үлгəн дилəр бит, ике баш корыт би-
реп, фатихалап кына бичəңнең яны-
на яткырсаң, барырга була-а, – дигəн
сүзлəрен кабатлый. Кияү егете бу сүзне
ишеткəч, тегенең муенына ябыша:
– Менə сиңа тагын, минем кəлəшне
захотел! – дип сөйлəнə ди. Пəһлеван
алдында куркуын югалтырлык булгач,
көнлəшүе бик көчле булгандыр яңа
өйлəнгəн ирнең. Гомердə кешенең үзенə
түгел, əйберенə дə тимəгəн Əкрам исə
куркып калган. Кияү егете үзсүзлəнеп,
“барасыңмы”, дип тагы да сорый икəн.
Теге бахыр, берни булмагандай, шу-
лай да бераз тотлыга-тотлыга, тагы да
бушның əтисен дə, ике корыт белəн
тегенең бичəсен искə төшерə дə, риза-
лыгын сорап кулын суза. Кияүнең ачуы
бөтенлəй кабара, пəһлеванның кау-
шавын сизеп, үрелеп-үрелеп тегенең
битенə чəпелдəтə. Шулай да бу фани
дөньяда гөнаһсызлыкның да чиге бу-
ладыр инде: Əкрам, тегене сабый бала
кебек биленнəн генə күтəреп ала да,
кибет чоланының түбəсенə чөя дə ыр-
гыта. Һəм берни эндəшми киң басып, бу
юлы тизлеген арттыра биреп, кайта да
китə. Кияү сəгатьтəн артык “төшерегез”
дип еламсырап, чолан башында уты-
рырга мəҗбүр була.

(Дәвамы бар.)

Мөнир КУНАФИН. Картайган кояш астында (2)
Мөнир КУНАФИН. Картайган кояш астында (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас