Бу минутта авылда әтәч тавышлары басылган иде инде. Безгә шактый якынаеп өлгергән җыр тавышы, юрамалый Имәли сүзләрен куәтләргә теләгән төсле, аермачык булып ишетелде:
Сахраларга чыксам табалмыймын,
Югалтканмын Зөһрә йолдызын;
Ялгыз да гына башым, юк юлдашым,
Адашырмын, ахры, берүзем…
Имәли, бераз туктап торып, җырны тыңларга ирек биргәннән соң, тагын дәвам итте:
– Күчәрбай җырлый бит моны. Җыры нәрсә бит? Совет заманында җырлана торган җырмыни? Аңлатыгыз, егетләр, төшенмим, власть кем кулында бездә?
– Сугышта булганың бармы, Имәли абзый? – диде Гаяз.
– Булмаган фронтым калмады, җанкисәгем: Дутовына каршы сугыштым, Колчагына каршы!..
– Ярый, командага буйсына торган гадәтең бармы?
– Миннән сорама син аны, энем, бәләкәйрәк малайлардан сора…
– Ярый, без синең аңламаган нәрсәләреңне төшендерергә уйлыйбыз. Аны төшендерү өчен сүз кирәкми, әйеме? Сүз канәгатьләндерми сине, әйеме? Аның өчен әнә шул син әйткән аждаһаларга каршы да, Таквә Сәхәүләргә каршы да сугыш ачарга кирәк. Әгәр дә сугыш ачсак, син безнең командага буйсынырсыңмы? Безнең кем икәнлегебезне беләсең килсә, без – комсомолецлар. Тагын шул бар: үзеңнең буйсынуың гына җитми, ә үз артыңнан авылдагы барлык ярлыларны да ияртә алырга кирәк…
– Әй, җанкисәккенәйләрем!..
– Тукта, аннан соң шуны аңла, бу сугыш теге вакыттагы төсле кораллы сугыш түгел, мылтыксыз сугыш. Тегенди сугыштан кыенрак диләр аны тәҗрибәле кешеләр, буламы?
– Властьны үз кулыбызга алырга гына булсын, мин утка керергә һәрвакыт хәзер!
– Власть – безнеке, ул безнең үз кулыбызга бирелгән власть, тик ул менә сезнең авылда, ничектер ялгышып, син әйткән аждаһалар кулына эләккән. Сез аны саклый алмагансыз.
– Их, җанкисәккенәйләрем!..
Ул әйтә башлаган сүзен тәмамлый алмады, безнең яныбызга ук килеп чыккан Күчәрбай бүлдерде аны. Без акрын гына атлап килә-килә кайтып җитә язганбыз, Күчәрбайның, җырдан туктап, безгә якынлашканын да сизмәгәнбез икән.
Барыбызны да сискәндереп кычкырып җибәрде ул:
– Имәли агай, сине эзләдем! Нигә шакылдатмыйсың? Шакылдат әле, ерлаем.
– Ә, Күчәрбай?! Кил монда, миңа гына зарланма, менә бу егетләр сиңа сабак укытмакчы булалар. Кил, оялма, гайрәт тә кергән икән үзеңә, кил.
– Йомга итеп кенә бәйрәм иткәйнем шул, йомга итеп кенә әдрәк эскәйнем.
– Җомга итеп кенә әзрәк сөйләшеп тә кит инде, алайса, кустым, – диде Имәли.
– Сөйләем, агайларым, сөйләем, – диде Күчәрбай, исереклеген юри сиздерергә теләгән төсле, өстебезгә ишелә язып якын килде һәм бөтенләй үзенә хас булмаган ачыклык белән сөйли башлады: – Мона Имәли агай мине белә. Бүтән беркем дә белмәй. Ильяс та белмәй мине…
Чынлап та, бу минутта мин аның кем икәнен белми идем. Ул башка вакытта саф татарча сөйләшә торган булса да, бүген күп сүзләрен башкортчага тартып әйтә-әйтә, үзенең кем икәнлеген белдерә башлады:
– Мин – инәсен югалткан куй бәрәсе. Минем әйләнәмдә ерткыч бүреләр улай. Ул бүреләр мине кешегә санамыйлар. Минем күз алдымда бисәләре белән оятсыз сүзләр сөйләйләр, оятсыз эшләр эшләйләр. Бүреләрнең бәләкәй малайлары елкәмә атланып йөриләр, мине бугазларга өйрәнәләр. Карт бүре үзе минем күз алдымда кыскырып советны каргай. Алар минем тиремне тунайлар. Алар мине суеп ашайлар… Алар минем иркәмне суеп ашанылар индә… Минем иркәмне алар…
– Кемнәр соң ул бүреләр? Кем соң синең иркәң?
Бу сорауга Күчәрбай үзе җавап бирмәде, «бүреләр» дип Таквә Сәхәүнең малайларын, «карт бүре» дип Сәхәүнең үзен атавын һәм моннан өч-дүрт ел элек хәбәрсез югалган сеңлесе барлыгын, «иркәм» дип шуны сагынуын Имәли төшендереп бирде.
Ул аңлаткан арада, Күчәрбай сүзсез генә торып тын алды да тагын сөйли башлады:
– Уйлаем, уйлаем, уйлаем да… куй бәрәсе булып йөриһем килмәй. Аю булаһым килә. Шул бүреләрнең еннәрен өзеп ташлаһым килә. Үзләреннән дә усалрак булып һөҗүм итәһем килә…
– Нигә шулай итмисең соң?
– Һай дусларым, булмай, шайтаным җибәрмәй, җилкәмә шайтан менеп атланган. Ул шайтан мине йөгәнләп алган, төшмәй дә төшмәй. Мине көрәшкә җибәрмәй. Артка тарта ла тора, артка тарта ла тора. Китәлмәем…
– Нинди шайтан соң ул?
«Шайтан» ның мәгънәсен безгә тагын Имәли төшендереп бирде:
– Шайтан дип үзенең наданлыгын әйтә ул, язу танысам, законын табар идем дип, эчкән саен шашына.
– Шулай итәм, дусларым, эчкән һаен шулай итәм. Шуңа күрә лә шул, шундый бер нәмә эсәһем килә, гомер буена исертеп йөри торган нәмә… Шул турала һөйләшмәксе инем мин сезнең белән, дуслар…
– Йә, йә, сөйлә, без тыңлыйбыз.
– Алып китегез мине, дуслар, бу авылдан. Бер-ике ел читтә йөреп кайтаем. Югыйсә болай мине, аек килеш акыллы сүз сөйләсәм, исәргә санайлар, минем акыллы сүз әйтүемә берәү дә ышанмай. Ышансалар да, аны колакка алусы табылмай…
– Әгәр дә синең сүзләреңне колакка алучылар булса, ни эшләр идең?
Күчәрбай аз гына да аптырап тормады, шундый сорау биргәнне әллә кайчан көтеп торган төсле, ашкына-ашкына җавап бирә башлады:
– «Атланыгыз атларыгызга, алыгыз сөңгеләрегезне, тагыгыз чукмарларыгызны, дип сөрән салыр идем мин, – бүре ауларга барабыз. Арабызда яман бүре бар. Ул безне буа. Малларыбызны ега. Аны тотарга кәрәк. Сылбыр белән авызлыклап, урам буенса йөретергә кәрәк ул еланны».
Ул сөйләгән бүреләрнең кем булуы безгә сер түгел иде инде. Тик ул сүзләрнең аек баштан сөйләнмәве безне уңайсызландырды. Без аның белән саубуллашырга ашыктык:
– Ярый, Күчәрбай туган, хәзергә хуш, бар, кайтып ят инде. Таң атып килә, иртәгә, эчмәгән чагыңда сөйләшеп карарбыз, яме? Эчмәгәндә дә сөйләп карарсың әле син безгә. Без синең сүзләреңә колак салырбыз. Хәзергә…
Гаязның бу сүзләре аны бик нык җәберләделәр булса кирәк. Күчәрбай елау катыш калтыравыклы тавыш белән үзенең гаепсез икәнлеген аңлатырга теләде:
– Эчмәгәндә уйлаем, эчкәндә сөйләем, дуслар. Ышаныгыз, алып китегез мине. Ике елга булмаса, ике айга гына. Ике ай йөреп, язу танып кайтсам, миңа колак салырлар. Алып китегез, ике ай булмаса, ике атна да җитәр. Язу танымасам да ярый, күзләреннән югалып торып әйләнеп кайтсам, куй бәрәсе булып түгел, аю булып кайтам… Ике көн булса да ярый, кала күреп кайту да етә. Шушында ук үзгәрер идем, таныш кешеләр арасында үзгәреп булмый, үзгәрсәм дә ышанмыйлар. Валлаһи, шулай. Алдаһам, менә эчем күпсен. Куй бәрәсе булып йөриһем килмәй. Мине кешегә санамайлар…
Гаяз аның янына ук барып, иңбашыннан тотты. Дусларча акрын тавыш белән ышандыра башлады:
– Күчәрбай туган, мин синең йөрәгеңне аңлыйм. Сине бу авырлыктан коткарырга тырышырбыз. Ә хәзергә син шулай «куй бәрәсе» булып тор. Бүреләрнең нишләгәнен бик ныклап күзәтеп йөре. Куй бәрәсе булып түгел, аучы булып күзәт, аңладыңмы?
Күчәрбайның чырае яктырып китте. Ул тиз һәм ачык итеп җавап бирде:
– Аңладым.
– Иртәгә күрешербез. Хуш, хәзергә кайтып ят.
Күчәрбай, сүзсез генә баш иеп, Таквә Сәхәү йортына таба юнәлде. Ул киткәч, Имәли дә безнең янда озак тормады.
– Сезгә булган ышанычым арта бара, егетләр. Адәм белән адәмне аера белә торган кешеләргә охшыйсыз. Йөрәгемдә ут кабыздыгыз сез минем, – диде дә ул, шакылдавыгын яңа дәрт белән уйнатып, артка, Низамыйлар урамына табан борылды.
Ерагая барган саен, аның шакылдавыгы моңлырак булып ишетелә, йокысыннан уянган этләр, иренеп кенә өреп, аңа җавап биреп куялар иде.
Каядыр еракта, Низамыйлар ягында, әтәч кычкырды. Таквә Сәхәүләр ягында уянган икенче әтәч аңа җавап бирде. Ун-унбиш адым китәргә өлгермәдек, бөтен авыл яңадан әтәч тавышлары астында калды. Тешсез Ибрай йортында ишек ачып япкан тавыш ишетелде. Кайдадыр сыер мөгрәде, урам уртасында йоклап яткан казлар уянып, үзара сөйләшеп алдылар.
Караңгы, шомлы булып күренгән биек таулар артындагы эзмәнкәле офык буйлап сызылган таң аклыгы күзгә сизелерлек тизлек белән киңәя бара иде.
Без лапас башындагы яшел печән өстенә җыеп калдырылган урынга ятып йокыга киткән вакытта, яңа көннең көләч кояшы чыгып килә иде инде.
IX
Йокыдан уяну чиксез күңелсез булды ул көнне. Беренчедән, әни безне йокыбыз туймас борын уятты. Икенчедән, ул арада шактый текә булып күтәрелергә өлгергән эссе кояш, өзлексез рәвештә өстебезгә карап, безне кыздырган, без үз тәнебездән чыккан тиргә үзебез парланып изрәгәнбез – хәлсезләнгәнбез. Башлар күтәрә алмаслык дәрәҗәдә авыр тоела, буыннар, кыен эш эшләп имгәнгәндәгедәй, кыймылдарга карышалар… Ике аерылы имән агачы белән мунчалалардан гына әтмәлләп ясалган баскычның сирәк-мирәк басмаларына ябышып абзар башыннан төшкән чакта борыннарыбызның җыерылуын, авызларыбызның кыегаюын берәр бала күрсә, һичшиксез елап җибәрер иде. Шундый күңелсез, шундый ямьсез идек без. Лапас астындагы күләгәгә төшеп, комганга тутырылган салкын су белән битләребезне, кулларыбызны, күкрәкләребезне югач кына, бераз адәм рәтенә кергәндәй булдык. Аның өстенә чәй дә эчеп җибәргәч, хәлләр тәмам җайланды. Җәяүләп Базарлы авылына – волкомга чыгып китәрлек батырлык бар иде бездә.
Чыгып киттек. Сул ягыбызда – Агыйдел. Ул дөньяның матурлыгы, яшәүнең татлылыгы турында өзлексез курай тарта. Уң ягыбызда – таулар. Кара-кучкылланып торган куе яшел урман белән капланган ул таулар җирнең серләре турында тын гына әкият сөйлиләр. Шундый ике көч арасында калып, елан үткесез куе куаклар арасына күмелгән тар гына юлыбыз безне әледән-әле матуррак, кызыграк урыннарга алып бара. Агыйдел аркылы күпер салырга теләгән төсле булып, эчкә кереп киткән ярты утраулар очрыйлар. Ул ярты утраулар куе сары тал һәм киң-киң кыяклы камыш белән капланганнар. Алар арасына кеше керә алмый. Анда кыр үрдәкләре бала чыгара. Анда күзгә күренми торган кечкенә-кечкенә кошлар сайрыйлар. Камыш төпләренә качкан чуртаннар су өстенә чыгачак чабакларның, аҗауларның ялтыравын көтәләр. Тау өстенә ябылган калын юрган төсле йомшак булып күренгән яшел урманны ертып чыккан ялангач кызыл ташлар – кыялар очрыйлар. Ул кыяларга кеше менә алмый. Анда тилгәннәр, бөркетләр авылдан урлаган чебешләрне ашыйлар, Агыйдел буеннан эләктергән каз бәбкәләрен тынычлап ботарлыйлар.
Бу күренешләр минем үз байлыгым төсле тоелалар. Әйтерсең лә аларны мин үзем шулай ясаткан. Низамый үз бакчасының матурлыгы белән безнең каршыбызда мактанган төсле, минем дә Гаяз каршында мактанасым килде.
– Ну, Гаяз, шәпме безнең авылның табигате? Менә шушы таулар турында сөйли идем мин сиңа. Менә шушы Иделне сагына идем.
Әледән-әле очрап торган яңа күренешләрдән телсез калган Гаяз миңа рәхәтләнеп кушылды.
– Искиткеч монда, Ильяс, – диде ул. – Син сөйләгәндә, боларның чиреге дә күз алдыма килмәгән иде… Монда искиткеч…
– Әле алдарак күрерсең, хәзер без Агыйдел белән тауның бәрелешкән җирен очратырбыз…
– Еракмы?
– Ерак түгел. Хәзер барып җитәрбез.
Безнең сүзләр шуннан артыкка сузылмады. Һәм сүзнең кирәге дә юк иде. Агыйделнең серле кураен, калын урманнар, кыя ташлар әкиятен тыңлап канәгатьләнә идек без.
Алгарак барган саен, тау текәләнә һәм, өстебезгә ишелергә теләгән төсле, безгә якыная, калын урманны ертып күтәрелгән кызыл ташлар зураялар; сул ягыбыздан безнең белән бергә килүче Агыйдел дә безгә табан сыенып тарая һәм агымын тизләтә; әйтерсең алар ике яклап безне кысарга сүз берләшкәннәр. Без үзебезнең тар гына юлыбыз белән һаман алга барабыз.
Менә уң ягыбызда урман бөтенләй бетте. Кисеп ясалган биек кызыл стена төсле ялангач яр гына калды. Яр шулкадәр биек, шулкадәр текә – аңа карарга шомланасың. Югарыда чыгып-чыгып торган сырлы-сырлы зур кызыл ташлар кителеп төшәр төсле тоела. Ишелергә әзерләнгән сыман, шатырдаган тавышлар ишетелеп куя.
Сул ягыбызда да таллар бетте. Агыйдел нәрсәгәдер бик каты ачуланган төсле үкереп ага. Ул бу урында юрамалый бөтен көчен бергә җыярга теләгәндәй тарайган. Тимер аркан төсле ишелеп, тыгыз булып, өзлексез рәвештә тауга һөҗүм итә. Бу һаман шулай. Мин аны сабый чактан бирле беләм. Һаман шулай. Моңа кадәр дә бик күп заманнар һаман шундый көрәш баргандыр. Тик кем җиңә? – Билгесез. Агыйдел никадәр генә үкереп ташланмасын, барыбер тауны кисеп үтә алмый, башына сугылган төсле кинәт кенә читкә борылып тынычлана. Тау никадәр генә күкрәк киереп Иделнең һөҗүменә бөтенләй әһәмият бирмәгән төсле масаеп утырмасын, барыбер әкренләп кенә булса да чигенмичә булдыра алмый. Күп елларга сузылган өзлексез көрәштә Агыйдел аны бик күп кимергән. Аргы ягында километрга якын тигез комлык ясаган.
Тау белән Агыйделнең бәрелешкән җирендә тукталдык. Бер генә атлы үтәрлек итеп ярны кисеп ясалган тар юл өстенә утырдык та котырып аккан дулкыннар өстенә аякларыбызны салындырдык.
(Дәвамы бар.)
Фото: bashadventure.ru