Яшəү дəверемдə безнең авылда өч
хыялый булды. Мин аларның берсе
хакында, тормышым китабымның кай-
бер битлəренə кагылып үткəн, бəлки,
шул китапка азрак мəгънə дə салырга
булышлык иткəн хыялый Əкрам турын-
да сөйлəрмен. Сөйлəмичə булдыра ал-
мыйм. Əле менə аны алып кайтып ба-
руым, дөресрəге, аның мəетен. Соңгы
ике елын бездəн йөз чакрымда яткан
бəлəкəй шəһəрдəге психодиспансерда
үткəргəн иде ул. Авыр тойгылар, аңлата
алмаслык күңел болгаткыч кичерешлəр
белəн бəвелə-бəвелə колхозның иске
автобусында китеп баруым. Бəлки,
баруыбыздыр. Янда танау асты чак
карая башлаган шофер Мөхтəр нидер
сөйли, нəрсəгəдер кычкырып көлеп
җибəрə. Минем аны ишетмəгəнне,
тыңларга телəмəгəнне əзрəк аңласа
икəн. “Син нəрсə, Зəйни абый, бер
хыялый үлгəн дип, сары сагышка ба-
тып килəсең. Күзеңне ач, ул үлгəн дип,
əнə, дөнья берəр үзгəреш кичергəнме?
Юк, сишəмбе көн калыккан йон да
селкенмəгəн. Кояш та сүнəргə уйла-
мый”, – дип теңкəгə тия тагы. Армиядəн
чак кайткан малайга, берни белмичə,
шундый аяусыз нəтиҗəгə килергə кем
хокук бирде икəн, дип уйлыйм эчтəн
генə.
...Акылга зəгыйфьрəклəрне, синеңчə,
минемчə кыландыра, уйлый, сөйлəшə
белмəгəннəрне бездə шулай “хыялый”
дип йөртəлəр. Башка якларда “тиле,
исəр”, урысчаны башкортлаштырып
“дүрəк, иван” дип тə атыйлар андый-
ларны. Безнең яктагысы барыбер дə
колакка ятышлы, күңелгə сыешлы, ни-
чектер, адəмне, безнеңчə əйткəндə,
бөтенлəй кешелектəн чыгарып ташла-
мый. Хыялый... димəк, хыялга бай кеше.
Хыялый... шул хыялына артык ыша-
нучан, шул хыялына нык бирешүчəн
бəндə дə ул. Ə хыялның төрлесе була,
татлысы да, катлысы да, кеше ышан-
маслык катысы да...
...Əкрам хыялый белəн бервакыт
бергə көтү көтəбез. Малларны туплау-
га төшерəбез дə, аларны Кабактау
башыннан өстəн генə күзəтəбез. Кояш
кыздыра, мин күлмəгемне салам да, ар-
камны кызу тəлинкəнең нурларына “те-
рим”. Кояш ул вакытта бигрəк яшь иде,
торганы ялкын тубы, ут шары менə!
Ə Əкрам эсседə дə, яңгырда да чып-
тага əйлəнеп барган киндер күлмəген
салмый. Кешедəн ояламы инде. Су
кергəндə дə салмый ул, суланса,
өстендə йөреп кибə. Кояш җылысында
иркəлəнеп ятабыз. Дустым, күзлəрен
янып барган күккə төби дə, оза-ак шу-
лай тыныч кына ята. Ничек күзе авыр-
тмыйдыр. Мин аз гына кояшка карасам
да, күзем үземнеке түгел кебек, башым
əйлəнеп, күз алдым караңгылана.
Шулай ята торгач, аптыраткыч хəбəр
əйтте Əкрам:
– Əгəр дə дөньяны, əнə, күрəсеңме
йолдызларны, Зəйнулла, шунда менеп
карасаң, өч катламда күреп була.
Миңа дөньяның өч катламда күренүе
нигə кирəк ул, əлеге дөньям кыйбат,
шуңа аны тизрəк бүлдерəм, аның
сүзлəреннəн тизрəк көлке ясыйсым
килə:
– Ə син кайда күрəсең йолдызлар-
ны, анда кояш та, башка берни дə юк.
Синең күзлəрең əллə үтə күрəме ул?
– Эчемне тотып, тəгəрəп ятып көлгəн
булам. Күктə, чынлап та, кояштан баш-
ка хəтта чеметем болыт əсəре дə юк.
Əкрам эндəшми. Ул пычракка баткан
корсагын күрсəтеп, күлмəгенең итəген
өскə күтəрə дə, чүпрəкне җепшетеп
имүен белə. Үзенең күзлəре күктə. Мин
аның тагы да адəм ышанмаслык кызык
сүз əйтүен көтəм.
– Шуннан, шуннан? – дигəн булам,
кызыксынуымны белдереп. Ул тагы,
сабыйларча гөнаһсыз күзлəрен күккə
төби дə, бер могҗизага ышангандай,
сүзен дəвам итə:
– Шул йолдызларга менеп карасаң,
дөнья, əнə синең кесəңдəге кара икмəк
кебек, өч катламнан тора.
– Ничек инде? – Үзем дə сизмəстəн
кесəмнəн икмəгемне китереп чыгарам.
Ə ул, чынлап та, өч катламнан икəн шул
– нəзек кенə итеп теленгəн сынык икмəк
өстенə сары май ягылган һəм аның
өстендə тагы да кара икмəк. Картəнием
мае эреп таралып төшмəсен өчен
өстен дə каплап куя. Май күптəн эреп
ике икмəккə дə сеңгəн инде.
– Аскы катламы – җир асты, анда кур-
кыныч, анда авыр уйлар урала. Уртада
– җир үзе, менə без утырган җир. Ə
өстə – күк, зəңгəр, матур күк. Менə без,
хыялыйлар, синең əниең əйткəнчə,
бертөрлелəр, йə җир астында яши-
без, йə күктə-ə йөзəбе-ез, – соңгы
сүзлəрен ул рəхəтлəнеп, кинəнеп əйтə.
– Ə сез җиргə нык басасыз, əнə шул
икмəк өстендəге кебек майда йөзəсез,
Зəйнулла. Тик дөньяны кояш янганда,
йолдызларга менеп карарга кирəк...
– Ə төнен ярамыймыни? – аның
сүзенə ышанмасам да, үзем соравын
таба салам.
– Юк, төнен ярамый, караңгыда
кешелəрнең күңеле ябык була.
Əкрам шулай “күктə йөзə”, ə мин бер-
ни аңламыйм. Дөресрəге, мин монда
аңламаслык бер сер дə тапмыйм, əйе,
җир, аның асты була, өсте, монда əмрик
ачасы түгел, күк күк инде. Аны шулай да
бүлдермим, исəр белəн исəр булганчы,
əйдə хыяллансын, əйдə яктыда йолдыз
күрсен – кем аңа комачаулый. Мин бит
белəм: йолдызлар төнен генə шаярып,
көлеп уйныйлар да, ə көндезен алар
айга сыенып йоклыйлар. Əнием дə шу-
лай, ди...
Еллар үтəр, өлкəн сыйныфларда
йолдызларның Кояш ягында да бу-
луын белермен, тик исəр, хыялый
Əкрамның шуны укымый-нитми то-
емлавын, йолдызларны күрə алуын
гына мəңге аңламам... Керле күлмəген
имеп утырган пычрак тəнле Əкрамнан
йолдызлар ничек чирканмады икəн?
Үзлəре яннарына чакырганнар бит əле.
Аңламассың йолдызларны да. Ə миңа
төнен дə бик игътибар итмилəр иде.
Монда Ходайның шаукымы бар икəнен
кем аңлаган да, кем белгəн. Көпə-
көндез йолдыз күрүчелəр, шулай да,
бик көнлəшəм мин сездəн...
Əкрамның керсез, серсез килеш кенə
“Зəйнулла” дип эндəшкəне менə əле дə
колак төбендə яңгыраган кебек. Уйлап
карасаң, мулла кушкан тулы исемем
белəн аңардан башка миңа беркем дə
əйтмəгəн. Барысына да Зəйни булдым,
əни-картəнилəремə гомер буе Зəйнүк
бит инде. Тулы килеш эндəшүенə ачу-
ым да килə, Зəйнулла дисə, мине карт
бабай дип үчектергəн кебек була иде.
Ə ул:
– Исемне үзгəртергə ярамый,
аны мулла түгел, Аллаһ куша, – дип
җаваплый, куркып кына. Бу сүзлəренə
минем көлəсем генə килə:
– Һəркемгə исем кушып йөрсə, Алла
хəлдəн таеп егылыр. Ул бит берəү генə
– мин моны белəм.
– Шул берəү булган өчен генə ул куша
да инде, – шулай нокта куя бəхəскə
Əкрам.
Əкрамны уйлаган саен, бүген ки-
леп аның һəр сүзеннəн, кыланышын-
нан, сəерлек белəн бергə, аңлата ал-
маслык мəгънə дə таба башладым,
ирексездəн...
Күземне йомып, шулай чиксез уйла-
рыма бирелеп килə идем, Мөхтəрнең
тавышына сискəнеп киттем.
– Əллə оеп килəсең инде, Зəйни
абый? – Күземне ачып, башымны бор-
мый гына карарга мəҗбүр булдым.
– Əкрам хыялыйның əти-əнисе кем
соң ул, əллə сезгə туганмы? Бигрəк
өзгəлəнеп йөрүеңə карап əйтəм.
– Миңа туганлыгы юк та юклыкка,
менə сезнең нəселгə кагылышы бар. –
Телəр-телəмəс кенə җаваплыйм.
– Кит əле, юкны сөйлəмə, безнең
нəселдə хыялыйлар юк ул.
– Шаярттым.
– Син кешене алай мыскыл итмəче,
абый.
– Кем кемне бит əле, – дип мыгыр-
данам.
– Ни дисең?
Ишетмəгəне хəерле.
– Əкрамның нəсел-нəсəбе безнең як-
тан түгел ул. Җилмерзəк артыннан, ка-
тайлар ягыннан килеп чыкканнар ши-
келле. Шуңа, белорет аюына охшап,
бигрəк пəһлеван гəүдəле лəса.
– Иде дип əйт.
– Нəрсə “иде”? – Кинəт аңламыйрак
калдым.
– Концы отдал бит инде, –
шөкəтсез итеп көлеп җибəргəн бул-
ды Мөхтəр. Җансыз адəм икəн, кеше
үлгəн, ə ул ат кебек кешнəп көлə.
Əй, уйласаң ул гынамы, хəзер ба-
рыбыз да шул, дөнья көтəр, тамак
кайгыртыр, байлык туплар өчен генə
бирелгəн бу җан дип яшибез бит инде.
Кешенең җанына, хəленə керер көен
дə, көнен дə тапмыйбыз. Үзем соң?
Əле фəрештə кебек килгəн булам,
Əкрам кеше аша хат яздырмады да,
сəлам җибəрмəдеме? Син ярдəм итү
түгел, җавап та бирмəдең. Бəлки, илле
алты яшьлек тиле дустыңның мəете
артыннан йөрмəгəн дə булыр идең
əле. Иртəрəк кузгалсаң, ул да, бəлки,
исəн булыр иде. Син дə, “əй, шул бер
исəрне”, дип уйламадыңмы икəн?
Ярар, вакытында намусың уянды...
Тагы да Мөхтəрнең гөрелдəп чыккан
тавышы айнытып җибəрде.
– Əти-əнисен мин белмим инде, шу-
лай да кемгə туган соң ул? – нык кы-
зыксынып китте малай.
– Белмəгəнең табигый, ятим үсте
Əкрам. Əтисе үзе киткəч туган улын
бөтенлəй күрмичə сугышта ятып кал-
ган. Əнисе сугыштан соң үлде. Язын
Төкеннəн ашлык алып кайтып килгəндə
аты белəн бергə Иделгə ишелеп төшеп
мəрхүмə булды. Урамда үсте Əкрам,
өйдəн-өйгə йөреп буй җиткерде. Без
бит – бер урам балалары. Шулай бик
авы-ыр язмышлы булды инде гомере, –
соңгы сүзлəр җанны ертып чыкты.
– Ə-ə... шулай икəн, – дигəн булды
юлдашым. Кеше язмышы авырлыгын
уртаклашудан түгел, Əкрам хыялыйның
үз нəселеннəн түгеллеген аңлап шун-
дый өн чыгаруы.
Без бит – бер урам балалары...
Əкрам, Искəндəр, мин... Əкрам бездəн
өч яшькə өлкəн иде. Ул кырык бердə,
ə без Җиңү елын алып килер кышта,
картəнием əйтмешли, сыер тизəге
туңган мəлдə туганбыз. Сабый чагым-
да безгə Əкрамны бик кертеп бармау-
ларын, керсə дə, минем тирəдə бик
уйнатмауларын чеметем генə хəтерлəп
калам. Əнисе үлгəндə аңа җиде яшьлəр
тирəсе булгандыр əле. Өйдəгелəрнең
эңгердə (сөйлəгəн сүзлəрдəн бигрəк,
кызарып кояш батып барганын нык
хəтерлим) “хəзер нишлəр инде бу
тилекəй, ни карар туганы юк”, дип
сөйлəгəннəре колагыма ишетелгəндəй.
Безгə яшəргə килсен, дип сикереп тор-
ган идем, əнием аркамнан сыйпап, “бу
хəбəреңне күрше-фəлəнгə əйтеп куй-
ма, Əкрамны еракка, шəһəргə алып
китəлəр”, дип тынычландырып яткыру-
ын хəтерлим. Шулвакыт мин кызарып
баеп барган кояшка озак карап яткан
идем. “Бүгеннəн Əкрамның да кояшы
баеды”, дигəн уй ул чакта башыма да
кереп чыкмагандыр. Əле күз алдына
китерəм дə, шул көндəге кояш кызыл
түгел, ə ничектер куе кызыл-кара бу-
лып, хəсрəтлəнеп, китəсе, байыйсы
килмичə, офыкта асылынып торган
төсле. Лəкин кояш яшь, барыбер дə
дəртле кебек иде. Бүген дə, əнə, ал-
дымда шул кояш. Тик ул арыган, кар-
тайган, күпне күргəн, кичергəн...
(Дәвамы бар.)
***
Автор турында:
Гафури районының Сəетбаба авылында туган. “Яшьлек” гəзитенең əдəбият бүлеге мөхəррире. Русия һəм Башкортстан Язучылар союзы əгъзасы. Русия күлəмендəге В. Шукшин исемендəге хикəялəр конкурсы лауреаты, “Илһам чишмəлəре” поэзия фестивале җиңүчесе. Ике шигъри җыентык авторы. Прозада һəм драматургиядə дə көчен сыный. “Əле эзлəнү юлындамын нибары. Калəм кодрəтен тойгач, сүз юк, җигелергə кирəк, дөньяныкы дөньялыкта калырга тиешле, – ди иҗатчы. – Шигъри сүз образлы фикерлəвемне арттырса, проза – кичерешне, драматургия хəрəкəтне тоярга өйрəтə. Прозага соңлап тотынуыма шатмын, тормыш мəктəбен үтми торып, əйбəт əсəр язып булмый. Күргəн-белгəннəрем күңел алкымыннан алды, кичергəн тойганнарым əсəрем геройлары күзлегеннəн, асылыннан чыгып эш итəргə этəрде”.