(Ахыры.)
Согданелла Данилның кулларыннан ычкына да,
йөгереп өйгə кереп китə...
Бар нечкəлеге белəн тойдымы Данил
кыз карашын, əллə юкмы – əйтə алмыйм.
Əмма шул көннəн кыз билендə егет
кулларының кайнарлыгы калу хак.
Согданелла сабыйлар соклануы белəн
Данилга бик еш күз ата. Елмайса, иң
элек аңа карап елмая. Ул аңа чиксез игъ-
тибарлы...
Беркөнне, өчəүлəп кинога чыккач,
Данил кайдадыр югалып калды. Кайтуын
да таң əтəчлəре кычкыра башлагач кына
кайтты. “Кайда болай эт кудың, эшкə
чыгасы бит!” – дип, мин дə картларча
сукрандым. Ə Согданелланың балтасы
бөтенлəй суга төште. Фəкать иртəн
Данил аның белəн янə шаяра, үртəшə
башлагач кына, чəчкə сыман ачылып
китте ул.
Иптəшемə карыйм да, үзем дə сизмичə
уйга калам. Чит кешенең үзеңə карата
назын тою, сөю, ярату хислəрен тату
рəхəт нəрсə бит ул. Синдə ашкынып
яшəү тойгыларын арттыра, күңелеңне
матурлык белəн тутыра бу. Тик үзеңне
сөйгəн кешегə күпме арка куеп яшəргə
була? Алу белəн бергə түлəргə дə кирəк
бит. Согданелланың ялкынлы карашын
да, назлы елмаюларын да күрмəскə,
хəтта белмəмешкə салынган Данил тор-
мыш арбасындагы “куян” түгелме соң?
Түлəргə һич җыенмый ласа... Əмма
түлəмəүлəре өчен “кылыйлар”га штраф-
ны чəпəми калмыйлар шул. Качып бик
озак йөри алмыйсың.
Августның бише – Данилның туган
көне иде. Кичен өстəл көйлəп, егетне
котларга булдык. Бригаданың
ир-егетлəре белəн бергə, табынга лабо-
рантка Лиза да утырды. Купшы бөдрəле
көяз бу туташны, күрəмсең, Данил үзе
чакыргандыр.
Кичке кояш нурлары, дəртле көйлəр
белəн тулган ихата уртасындагы өстəл
артында кəефлəр күтəренке. Монда
сазга батып торба бору мəшəкатьлəре
онытылды. Сүзлəр дə матур, ипле,
аш-нигъмəтлəр дə тəмле. Афанасий карт
тоткан балыктан мул итеп Согданелла
тəбə куырган. Шуның төбенə төшə баш-
лаган идек, хəмердəн күңеле йомшарып
киткəн карт кызына нəрсəдер ымлады.
Өстəлгə какланган каз менеп кунаклады.
Халык егылып китеп тозлы ит чəйни,
салкын сыра бүсə...
Согданелла исə бабайның ымнарына
“колак салып”, өй белəн йорт арасын
урый. Аякларына үкчəле туфлилəр
кигəнгəме, ул тагын үсеп, сылуланып
киткəн сыман. Өстендəге милəүшə чəчəк
төсле җиңел кимоно да бик килешə
үзенə. Ишетə-ишетми дип тормыйлар,
кызга төртмə сүз, мəдхия яудыралар.
Күксел күлмəкле, зəңгəр күзле, сары
чəчле бу кыздан тот та сүрəт ясап, түргə
элеп куй.
Согданеллага карап, Лизаның да
мəҗлес күрке буласы килүе бик табигый.
Əкияттəге җиде баһадир арасындагы
гүзəлдəн ул кай ягы белəн ким? Ир-ат
мохитендə үзен күптəн иркен тотарга
күнеккəн Лиза баштарак, сүз əйтəм дип,
түргə, Данил янəшəсенə килеп басты.
Аннары туучыдан бигрəк, үз шəхесе
турында сөйлəп кешене туйдыргач, “кот-
лап пəп тə итим əле үзеңне”, дип,
Данилның битенə үрелде. Чур, өнəмим
генə түгел, күрəлмим хатын-кыздагы
мондый очынуны! Котлаучыдан кызык
тапмыйча, күзлəремне табын өстендə
йөртə башладым: кая, берəр тəмлекəч
табып кабыйм булмаса... Кинəт чинап
кычкырган тавыштан дертлəп куйдым.
Авыртудан Лиза кычкырган икəн...
Согданелла ике куллап Лизаның
чəчлəренə ябышкан да, кызны Данилдан
читкə йолкып ята... Менə бу тамаша!
Хəтта бəгырьне куырырлык. Сез күрсəгез
Согданелланың нəфрəт белəн тулган
йөзен! Лизаны ул карашы белəн янды-
рырга əзер. Аңардан хəтта куз-күмер
əсəре дə калдырмас иде ул. Көндəш дип
ябышты микəнни соң?
Хəлне шəйлəп, башта Афанасий карт
айнып китте. “Кызым, тукта, ни хəл бу?”
– дип, оныгын Лизадан аралап, өйгə таба
җитəклəде. Аннары хурлыгыннан яры-
лыр дəрəҗəгə җиткəн Лиза ярсып
Данилга кычкырды:
– Нəфселе икəнсең син, егет!
Җанкисəгең була торып, нигə тирəмдə
уралдың, хəсрəт? Кавалер, имеш!
Һəм ул, тапшырырга ниятлəгəн чəчəк
бəйлəмен Данилның битенə томырып,
капкага таба юнəлде.
Шунысы гаҗəп, башкача аһ-ваһ килүче
табылмады. Кырыс ир-егет мəҗлесе бер-
кавым дəшми-тынмый үз эченə йомылып
утырды да янə гөрлəшеп ашарга, эчəргə
кереште. Нəрсə дип буза куптарасың?
Хатын-кызлар тирəсендə итəк-җиңне бик
җыеп йөрмəсəң, моннан да үкенечлерəк
хəллəр була бит. Хəер, бераздан, стака-
нын каплап куйгач, мастерыбыз Кузьма
Христофорович əйтеп куйды:
– Данил энекеш, үпкəлəмə, үз итеп
кенə əйтəм. Акылың җитеп өйлəнсəң, бу
сине уттан, судан гына коткармас,
əҗəлнең үзеннəн дə йолып калырлык
хатын булыр, сиңа, энем. Əй, əтчəянный.
Законы үзе белəн! Бабай əйтмешли, чын
табигать чəчəге шул бу. Ну, моны өзəргə
йөрəк тə кирəк, анысы, егетлəр! – Иркəй
өстəлдə яткан тартмадан папирос алып
кабызды, төтен пыскытты. – Инде, бер
башлагач, парень, шуны да əйтим əле.
Теге... ни... йөрəк гамəллəрдə бик
тəвəккəл булмасаң, сеңелне котыртма
инде син. Будкага күч! Ə аннары янə
аюлар янəшəсенə китеп барсак, кыз үзе
дə онытыр сине. Аңладыңмы мине,
Данилушка?
Данил баш какты.
– Бу йортта барысы да ым белəн
сөйлəшүгə күчкəннəр, икəн, – диде
мастер. Халык шаркылдап көлде...
Əлеге мəҗлестəн соң, күңеле бик
кителсə дə, белмим, нəрсə тоткандыр,
Данил фатирдан китмəде. Хəер, китсə,
Афанасий карт йортында мин дə ялгы-
зым калмас идем. Согданелла
янəшəсендə без һаман элеккечə яши
бирдек, дисəм дə дөрес булмас. Авызы
бер пешкəч, мастер əйтмешли, Данил
кызны һич тə котыртырга, хислəрендə
уйнарга җыенмады. Вакыты җиткəч яма-
натсыз гына бу йорттан китеп бару иде
безнең телəк.
Тəүлек буе җир бораулап, бригадабыз
смена алмаштыргач, йоклап алырга гына
түгел, җан тарткан мəшəкатьлəргə дə
вакыт калды. Афанасий бабайның балык
аулау җиһазларын алдык та, күл буена
киттек. Билгеле, Согданелла да бездəн
калмады. Дөресрəге, урын күрсəтер, дип,
карт аның үзен безгə юл башлыгы итеп
җибəрде. Чынлап та, аңа ияреп, күл буй-
лап байтак тəпилəдек. Һəм карт өянкелəр
ышыгына кереп, кармакларны җимлəп
суга ташлаган идек, син күр дə, мин күр,
юан табан балыкларын сөйрибез генə.
Җеп кенə чыдасын!
– Əйдə, балык ыслыйбыз, – ди Данил.
– Мин җаен белəм.
Безне күңелле юанычлар билəп алды.
Вакыт кичке якка авышкан. Кояшның
кыйгач нурлары күл өстендə уйный,
күзлəрне камаштыра. Көнозын эссе
кояштан качып, кайдадыр яшеренеп
яткан кош-кортлар җилəслəнгəн һавага
күтəрелəлəр, җим эзлилəр. Тавышлардан
күл өсте, тирə-юнь яңгырап тора.
Күңелле! Мин балык чистартырга
керешəм. Ə Данил белəн Согданелла
учак өчен коры-сары җыялар. Балык
тəмлəргə дип үлəн табасылары да бар
əле аларның. Тик Согданеллага нəрсə
эзлəүлəрен Данил төшендерə алырмы
икəн?
Мин эшемнəн аерылмаган хəлдə алар
ягына күз салам. Менə Согданелла кулы-
на чыбык-чабык күтəреп күл читенə
килеп баса. Йөген җиргə ташлый, ашы-
гып су эченə кереп китə. Сары төнбоек
чəчкəлəрен сайлап кулына җыя башлый.
Зур букет булганчы җыя... Өйгə алып
кайтыр, кувшинга утыртыр, дип уйлыйм.
Юк, алай түгел... Менə ул чəчəклəрне
күкрəгенə кыскан хəлдə судан чыга да,
тавыш-тынсыз утын əзерлəп маташкан
Данил каршына килеп баса. Чəчəклəрне
аңа суза, Данил кызга гаҗəпсенүле
караш ташлый. Согданелланың очкын-
лы, ялкынлы күзлəре аны сихерлидер
кебек, ул акрын гына букетны ала.
Битараф түгел, битараф түгел Данил бу
кызга!
Мин яхшы күрəм. Согданелланың йөзе,
күзлəре балкый. Ул кулы белəн акрын
гына Данилның шомырт бөдрə
чəчлəренə кагыла, сыйпый... Лəкин
Данил кисəк калгысынып, талпынып
аның кулын этə, читкə тартыла...
Чəчəклəр дə җиргə коела... Мин чиксез
уңайсызланып күзлəремне яшерəм.
Салкын акылдан җиңелгəн самими кай-
нар йөрəк кызганыч... кызганыч миңа
табигыйлек!
Акчарлак тавышы кебек илереп чыккан
авазга сискəнеп башымны күтəрсəм,
Согданелладан җиллəр искəн. Зур
шəүлəлəр сузган камыш сабаклары, тал-
лар арасыннан чыгып кыз үзəк өзгеч
тавыш белəн елый-елый иркен болынга
йөгерə:
– Əнием, əнекəем!
И Ходаем, колагым алдамый,
Согданелла кычкыра бит моны. Шулай,
шулай, əнə, əнə “Əни!” ди. Əй, теле ачыл-
ган бит кызның... Афанасий карт
өметлəнгəн тетрəнү килгəн лəса кызга!
Янып сөюдəн, җавапсыз мəхəббəттəн
булды бит бу тетрəнү... Рəхмəт сиңа,
мəхəббəт! Йөрəклəрне яндырсаң,
кешелəрне утларга, суларга салсаң да,
тел ачу куəтенə иясең, шифалысың дип
уйламаган идем мин. Мең яшə,
мəхəббəт!
– Данил, – дип шашып кычкырам мин.
– Согданелланың теле ачылган бит.
Ишетəсеңме, əнə “əнкəй!” дип елый...
– Ишетүен ишеттем... Тик мине һаман
кеше рəнҗеткəн диярлəр! – диде миңа
таба атлаучы Данил төшенке генə.
– Юлəр син! Үзеңə гашыйк итеп, кызның
телен ачтың. Лəйлəсен танымаган
Мəҗнүн бит син, Данил! Əйдə, ал балык-
ны, Афанасий картка сөенче алырга чап-
тык!
Тормышның нинди могҗизалы бəхетле
һəм кабатланмас мизгеле бу! Алдан,
авылга табан, “Əнием, əнекəем!” дип
такмаклап, буй җиткергəн кыз, ə аның
артыннан озын ботларын җиңел селтəп,
Данил һəм тыныма капланып кычкыра-
кычкыра мин йөгерəм:
– Сөенче, сөенче, Согданелланың теле
ачылды!
Фото: freepik.