(Дәвамы.)
Себер җирендə җəй көннəре озын
була. Кояш, кызгылт томан белəн
өретелеп, тайга эченə батарга өлгерми,
бераздан, качышлы уйнаган малай
төсле, мин монда дип, чыгып та җитə.
Озын булса да, хезмəт мəшəкатьлəре
белəн көннең үткəне сизелми дə. Шуның
өстенə Кузьма Христофорич та: “Бу сква-
жинаны рекордлы срокта бораулыйсы
иде, егетлəр. Башкортстан
нефтьчелəренең эшкə сəлəтен күрсəтик
əле”, – дип ашкындырып тора.
Согданеллага да иялəшə барабыз. Ул
баштагы кебек сəер тоелмый инде.
Киресенчə, сөйкемлеге, эчкерсез
мөлаемлыгы һəм тагын əллə нинди сый-
фатлары белəн күңелне били бара.
Согданелла яшендəге кызлар, гадəттə,
бала чакларындагы терелек,
җитезлеклəрен җуеп, салмакланып,
сүлпəнлəнеп китəлəр. Эчке дөньяларына
биклəнеп яши башлыйлар. Лəкин
Согданелла шук бала кебек кыбырсык,
тиктормас. Аның һич кул кушырып торга-
нын да күрмəссең. Хəтта ашны да тыныч
кына утырып ашый алмый. Капыл,
нəрсəдер хəтерлəп, кухняга йөгерə. Йə
булмаса балык яки йомырка кыздырыл-
ган табаны, ипилəрне безнең алгарак
шудырып куя, өсте-өстенə чəй ясап,
безне кыстый. Йортта да яшен ташы
кебек очып кына йөри ул.
Беркөнне мин иртəрəк уяндым. Тəмəке
кабызып, өйалдына чыктым. Кояш урман
өстеннəн яңа гына күтəрелеп килə иде
əле. Ə Согданелла инде торган булып
чыкты. Өстенə бабасының пинжəген
киеп, башына ак яулык бəйлəгəн килеш
зур мүклəк сыерларын иркəли-иркəли
саварга əзерлəнə ул.
“Келт” итеп туган авылым, апам исемə
төште. Əни авырса яки берəр җиргə
китсə, сыер саву апам өстенə төшə иде.
Ул исə, үз чиратында, көтү куу мəшəкатен
миңа йөкли. Менə ул сыерны савып керə
дə, мине түшəктəн аерырга тырыша. Əни
булса, талəпчəн кырыс тавыш белəн
мине күптəн сикертеп торгызыр иде. Ə
апам алай итə алмый. Баш очыма килə
дə, йомшак кына:
– Нəнəм, тор инде, нəнəм! Сыерыбыз
көтүдəн кала бит, – ди. Апамның ялвару-
лы тавышы да, үзе дə бик ягымлы тоела
миңа. Бу мизгелне һаман-һаман суза-
сым, иркəлəнəсем килə.
Таң белəн торып сыер саварга җыенган
Согданелла да, ни өчендер, кинəт апам
кебек үз, якын булып китте миңа.
– Нихəл, Согданелла! – дим. Ул,
əлбəттə, мине ишетми. Тик нидер сизе-
неп ишек ягына борыла, мине күреп ала.
Җанланып киткəн зəңгəр күзлəрен сир-
пеп, кулларын яңагына куя, аннары
кояшка күрсəтə. Бик иртə əле, йокла да
йокла, янəсе.
Урынга кереп ятсам да, инде йоклап
булмый. Ə Согданелла сыерны савып
көтүгə озатты. Плитə астына ут үрлəтеп,
таба чыжлатырга, савыт-саба шалтыра-
тырга кереште.
Согданелла кыр эшенə дə йөри. Утауга,
печəн җыярга – азмыни авылда җəйге
кыр эшлəре. Əртил бригадиры озын
буйлы, тəмəкедəн мыегы саргайган чан-
дыр Гаврилның кызны эшкə кушуы бик
кызык. Башта капка төбендə тыр-пыр
килеп мотоцикл тавышы ишетелə.
Аннары тəрəзə каршында Гаврилның
бəрхет тавышы яңгырый:
– Һəй, өйдəлəрмə-ү?
Афанасий карт тавышны ишетə һəм
өстəл җыеп, бүлмəлəрне тəртипкə ките-
реп йөрүче Согданеллага ымлый да,
кулын баш өстенə калкытып, тəрəзəгə
күрсəтə. “Бар, кызым, əнə, Озын килде”.
Эшкə кушу өчен бригадирга кыз белəн
озын-озак сөйлəшеп җəфаланасы түгел.
Менə ул озын гəүдəсен беркадəр
бөкрəйтə төшеп, печəн чапкандагы
хəрəкəтлəр ясый һəм кулы белəн урман
ягына ишарəли. Димəк, Гаврил абыйсы,
кичəге кебек, бүген дə Согданеллага
урман буена борчак чабарга барырга
куша. Согданелла ризалык белдереп
баш селки. Əмма үзе дə бригадир кебек
чалгы белəн селтəнгəндəй итə, урман
ягына күрсəтə һəм бармакларын бит
алмасына төртеп, икенче кулы белəн
баш артында бөдрəлəр ясап, Гаврилга
сораулы караш ташлый. “Сипкелле,
бөдрə чəчле кызны – Анфисаны да шул
эшкə куштыңмы?”
Бригадир Анфисаны башка эшкə
кушса, кыз чыраен сыта, уфтанып куя.
Шул хəл булмасын дипме, Гаврил абый-
сы күбесенчə Согданелланы унынчыга
күчкəн сөйкемле ахирəте Анфиса белəн
бергə куша.
Иртəнге ашка əппəр əйтергə дə
өлгермибез, чалгысын күтəреп, Анфиса
килеп керə. Ул бик оялчан, күзлəрен
җирдəн күтəрми дə. Аның каравы колак-
лары гаҗəп уяу. Данилмы, минме, берəр
сүз əйтергə өлгермибез, йөзен балкытып
пырхылдап көлеп тə җибəрə. Аның
көлүен күреп, Согданелла да елмая.
Күзлəрен очкынландырып безне дə кырга
чакыра. Үзенчə ымлап, анда шəп, анда
кызык, борчак та ашатырбыз, ди.
Аңа каршы мин үкенечле чырай белəн
кулларымны җəям дə, тирə-юньне гөр
китереп эшлəп яткан буровойга
күрсəтəм:
– Барыр идек тə, туташлар, булмый
шул. Əнə, эшебез көтə.
Кичен, хезмəттəн кайткач, арабызда
уен-көлке, шаяру да еш була. Мин əллə
ни мактана алмыйм, йортта төп герой
Данил инде. Камытын салдырган ат
җирдə ничек кинəнеп аунаса, бу да эш
киемнəреннəн аралангач, нилəр генə
кыйланмый: йөгерə, сикерə, һаваны
тəпəлəп ала. Йə лапастан бабайның
потлы герен сөйрəп чыгара да, тиргə
батып, шуны һавага чөя башлый. Əйдə,
сикеренсен, минем аның кебек ярышка
чыгасым юк... Мин китап яисə журнал
элəктерəм дə, берəр аулакка китеп
посам. Билгеле, йорт тамашалары да күз
уңымда.
Ихатада тыз-быз килгəн “Геркулес”
Согданелланың игътибарыннан читтə
каламы соң? Менə кыз үтешли-сүтешли
Данилча сикереп куя. Ул да булмый,
чилəген җирдə калдыра да, кызык итеп
селтəнгəлəп егет белəн бокс бирешеп
ала... Данилга шул гына кирəк. Аяклары
белəн ныграк атына, тагын да
дəртлəнебрəк ике арадагы һаваны
тəпəли...
Ниһаять, спортчыбыз арыды булса
кирəк. Сөлгесен алып, юыну хəстəрен
күрə башлады. Əмма Согданелла
өлгеррəк булып чыкты, чилəге белəн егет
өстенə салкын су томырды.
Бозлы кое суыннан күгəреп киткəн
Данил, юриме, чынлапмы, аңа бармак
селки. Ə кыз Данилның ялангач
күкрəгеннəн, бизəкле ыштаныннан аккан
суга бармагын теки-теки көлə бирə.
Данилның аптыраулы, бөрешкəн
кыяфəтенə карап, үз аулагымнан
күтəрелеп, мин дə шаркылдап көлəм.
– Ах, сине! Егетлəр белəн ничек шая-
рырга икəнне күрсəтим əле мин сиңа, –
ди Данил, кызга янап һəм шул ара буш
чилəкне шалтырата-шалтырата кыр
кəҗəсе төсле чабып киткəн Согданелла
артыннан ташлана. Тавык-чебеш пыр-
хылдап оча, казлар ысылдый, тавыш-
гаугага аптырап, карт Полкан буылып
өрə башлый... Əмма иркен ихатада
үсмернең зифа, җиңел гəүдəсе һаман
ашкынып тартыла, сары чəчлəре
җиллəнеп дулкынлана. Тик Данил спорт-
чы бит əле. Ул да сер бирергə телəми.
Соңгы үҗəтлек белəн янə ныграк сикерə
һəм, ниһаять, кызны куып җитə, биленнəн
элəктерə. Егет ихтыярына буйсынып,
Согданелла туктый, кисəк кенə аңа
каршы борыла. Мин бер мизгелдə генə
аларның кайнар карашларын күреп
калам. Егетнеке аңлашыла, җиңүче
кыяфəте... Ə менə кызда, тотылса-
отылса да, хис бəйрəме. Йə, Ходай,
никадəр эчке яшерен дəрт, наз бөркелə
аның күк йөзедəй аяз, зəңгəр
күзлəреннəн... Ничаклы кайнарлык
кызның карашында!
(Дәвамы бар.)
И. Нигъмәтҗанов рәсеме.