Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
30 июль , 22:47

Мирсәй Әмир. Агыйдел. Повесть (6)

Балалыктан аерылып җитмәгән Маһибикәнең нәрсәседер миңа ошый башлады. Ул көлгән саен сөйлисе, аны һаман да көлдерәсе килә. Ләкин никадәр генә көлсә дә, күңел канәгатьләнми, аны шаяртасы килә, аз гына… аз гына булса да тотып карыйсы килә. Аның юка күлмәк аша күренеп торган нәфис тәнен тотып карау чиксез рәхәттер төсле тоела…

Мирсәй Әмир. Агыйдел. Повесть (6)
Мирсәй Әмир. Агыйдел. Повесть (6)

Күңелемнең шундый тырышып эзләнүенә җавап таба алмадым, кызлар безнең яныбызга ук килеп җиттеләр. Без барыбыз да урыннарыбыздан тордык. Низамый, җитез, шома хәрәкәтләр белән бөгелә-сыгыла, безне таныштыра башлады. Иң элек алдан килүче сары чәчле кыз белән таныштырды ул безне:

– Таныш булыгыз, бу безнең комсомол ячейкасы секретаре һәм укытучыбыз Зоя туташ була… Ә бу иптәшләр, – Низамый бу урында, куллары белән безгә ишарәләп, Зояның күзләренә карады, – менә бусы безнең авыл егете Ильяс, ә бусы аның белән бергә укучы, безнең авылга кунак булып килгән Гаяз иптәш.

Без Зояның (билгеле, бу татар кызы Зөләйха яки Зәйнәп исемле булгандыр инде, үзенчә, культуралылык билгесе санап, исемен алмаштыргандыр дип уйладым мин аның турында) йомшак кулын кыстык. Ул безнең күзләргә карамыйча гына елмайды. Йөзе матур иде аның. Ләкин ул матурлык миңа мәгънәсез тоелды. Бөтен тәнемне чорнаган ялкын кызулыгы кинәт сүрелде. Күптәннән бирле күңелемне борчып килгән сорау, тагын да зуррак булып, башыма кереп утырды: юк, бу ул түгел, «матур мөгаллимә» исемен ишетү белән, ул күз алдыма килгән иде, һәм мин аның белән очрашу минутын шомлы ялкын астында көтә идем. Бу ул булып чыкмады… Алдандым… Хәер, яхшы, бу мөгаллимә исеменә кушылып телгә алына торган күңелсез хәбәрләрнең аңа катнашы юк дигән сүз… Кем булды соң ул? Агыйдел ярына басып, иртәнге кояш нурларында уйный-уйный йөрәгемне тоткын иткән гүзәл кыз яңадан очрамас микәнни? Ул, чыннан да, башка авылныкы булып чыктымыни?

Күңелемә тынычлык бирмәгән шундый уйлар астында яңадан тирә-ягымны оныта язган идем, Низамый айнытты:

– Бусы менә минем сеңелкәш – Маһибикә, – диде ул, аксыл-зәңгәр кофталы, кара чәчле кызны күрсәтте.

Мин, күңелемдәген сиздермәс өчен йөземә көләч чырай чыгарып, аңар борылдым. Балалыктан яңа гына аерылып килгән бу кызның тере күзләре сабыйларча кызыксыну белән безне җентеклиләр иде. Билгеле, бу кызның миңа очраганы булгандыр, авылда чакта мин аны, бәлки, еш-еш кына күргәләгәнмендер дә. Ләкин бик кечкенә булгандыр, күрәсең, һәрхәлдә, аның үткәнен ничек тә күз алдыма китерә алмадым. Яңа таныш булды ул минем өчен.

Кызлар белән танышып беткәч, безнең арада сүз яңадан куерды. Сүзне куертучы Гаяз иде. Кызлар белән аралашуга, ул сүзчәнләнеп, ачылып китте. Йөзенә шаян чырай чыкты. Шундый сөйкемле шаянлык иде ул: нәрсә генә сөйләсә дә килешә, авыз-борыннарын ничек кенә итеп кыйшайтса да урынлы чыга. Аның һәр сүзеннән, һәр хәрәкәтеннән күңел күтәрелә, көләсе килә иде.

– Дөнья төгәлләнде, – дип башлады ул сүзен, – шушындый матур Агыйдел буе, шушындый матур авыл, шушындый матур йорт, шундый матур бакча… Ә шулай да нәрсәдер җитми иде, шулай да күңел нәрсәнедер юксына иде, хәзер бары да төгәлләнде – шушындый матур кызлар кирәк булган икән…

Низамый да, мин дә кычкырып көлдек. Кызлар кушылмадылар әле, оялып җиргә караган булдылар. Җитмәсә, Зоя ясалма әкрен тавыш белән котыртып та куйды:

– Бездән башка да бик матур көлешеп утыра идегез әле.

– Көлүнең төрләре бик күп бит аның, – диде Гаяз. – Нигә көлмәскә? Низамыйның артистлыгын күрсәгез, сез дә көләр идегез. Багдад карагын ничек кызык итеп уйнап күрсәтте ул безгә, шулай бит, Ильяс, ә?

– Ә-ә-ә, Низамый – безнең атаклы артист ул. Герой ул безнең, кыш көне килсәгез икән сез безгә, күрер идегез Низамыйны. Исмәгыйль ролен иң оста уйнаучыбыз…

– Исмәгыйль ролен? «Галиябану» дамы?

– Конечно.

– Карарга кирәк булыр. Җәй көне дә бер спектакль куя алырбыз бит әле.

– Сез дә катнашсагыз…

– Нигә катнашмыйк, минем Хәлилне уйнаганым бар.

– Спектакльдәме?

– Спектакльдә дә…

Без тагын көлештек. Бу юлы кызлар да кушылдылар. Шулай җитди сүзләр астына шаян мәгънәләр кыстырып сөйләшә-сөйләшә, куе агачлар арасына күмелгән кысык юллардан йөри идек без. Компания һаман үзләшә, көн сизелер-сизелмәс кенә караңгылана бара иде.

Шактый гомер үткәч, безнең янга кечкенә кызчык йөгереп килде. Иртә белән безгә записка китергән кыз иде ул. Нәрсәдер әйтмәкче иде, Низамый ирек бирмәде:

– Ә-ә-ә, мин сезне тагын бер туташ белән таныштырыйм әле, – дип, кызчыкны күтәреп алды. – Зөләл туташ булыр бу безнең, яле, күрешегез әле.

Без елмая-елмая кызчык белән күрештек.

– Абзыйның кызы, әтисе Кантземотделда эшли, – дип куйды Низамый.

Кызчыкның безнең белән озак сөйләшәсе килмәде, бик зур эш турысында сөйләгән кыяфәт алып, Низамыйның колагына нәрсәдер пышылдады. Низамый, «Гафу итегез, бер генә минутка» дип, безнең яннан китте. Без дүртәү генә калдык. Моңа кадәр бер сүз дә кушмыйча, башкалар сөйләгәнгә генә елмаеп йөрүче Маһибикә, абзыйсы китү белән, нидер сөйләмәкче иде, ирек бирмәделәр. Ул бары «Безнең абзый…» дип әйтергә генә өлгерде, аны дәштеләр, ишегалдыннан хатын-кыз тавышы ишетелде:

– Маһибикә!

Маһибикә абзыйсы төсле гафу үтенеп тормады, үз исемен ишетү белән, безне калдырып, өйгә таба йөгерде. Зоя безнең янда ялгыз гына калуны килештермәде, ахрысы, ул да гафу үтенде. Без Гаяз белән икәү генә калдык. Тирә-ягыбызда тынлык иде. Мин бүгенге кичә турында Гаязның нәрсә уйлавын белергә теләдем:

– Гаяз, бүгенге кичәдән нинди нәтиҗә…

Гаяз миңа әйтеп бетерергә ирек бирмәде:

– Зарар юк, бернәрсәдән дә курыкма, син дә үз өеңдәге төсле кылан. Бер мәсьәлә турында да спорга керергә ярамый, никадәр аларча булсак, шулкадәр тиз ачылырлар. Ә беләсеңме, мин бит мөгаллимә турында бөтенләй…

Ул сүзен әйтеп бетерә алмады, Низамыйның аяк тавышлары ишетелә башлады. Гаяз, ашыгыч кына итеп, «Ярый, кайткач әйтермен» дип пышылдады да күтәренке тавыш белән бакчаны мактый башлады:

– Әйе шул, замечательный бакча, бу бакчада барлык дөнья кайгыларын онытырга мөмкин…

Низамый, яныбызга килеп җитәр-җитмәстән, шаян ачулану белән кызлар турында сөйли башлады:

– Вот син аларга ышанып калдырып кит инде кунакларны, кап-караңгы бакчада ташлаганнар да киткәннәр, оятсызлар!

Безнең янга килеп җиткәч, ул сүзен безгә борды:

– Ярар, әйдәгез, егетләр, өйгә керик, әллә кая китмәсләр.

– Зарар юк, табарбыз, – диде Гаяз, – авылдан чыгып китмәгәннәрдер әле.

Без акрынлап кына өйгә табан атладык.

Өйдә безне искиткеч бай табын каршылады.

Тышта әле караңгы төшеп җитмәгән булуга карамастан, өйдә асылмалы лампага ут алынган, алты тәрәзәнең дә зур, авыр пәрдәләре төшерелгән иде. Без ап-ак эскәтер белән капланган зур өстәл тирәсен әйләндергән кара урындыкларга утыруга, Низамый табынның өстен ачып җибәрде. Бизәкле тәлинкәләргә матурлап тезелгән колбаса телемнәре, юка итеп туралган сыр, капкачлары ачылып куелган консерв савытлары арасында утырган кап-кара шешәләрне һәм эреле-ваклы рюмкалар төркемен күрүгә, мин куркып киттем. Комсомолец өендә мондый күренеш булуын берничек тә башыма сыйдыра алмый идем мин. Безнең өчен шулкадәр ят булган күренешне Низамыйның шулкадәр тынычлык белән ачып җибәрүе мине тагын да ныграк гаҗәпләндерде: «Безнең турыда шулай ук иркен уйлый ала микәнни ул, кемгә саный икән соң ул безне?» Шундый уйлар астында ни әйтергә белмичә, әле Низамыйга, әле Гаязга, әле өстәл өстен каплап алган куркынычлы күренешкә карый идем мин.

Низамый, минем күңелемдә тулган шикләргә җавап биргән төсле итеп, үзенең бу эшенә аңлатма бирергә тырышты:

– Гаеп итмәссез инде, егетләр, үзебездән башка киләсе кеше булмагач, азрак мәдәнирәк итеп утырырбыз дип уйлаган идем.

Гаяз да, мин дә эндәшмәдек. Каршы як өйдән кызлар керделәр. Низамый, зур кара шешәнең кызыл кургаш белән ныгытылган бөкесен ачып, кечерәк рюмкаларга эчемлек сала башлады. Кызыл аракы белән тутырылган рюмкалар, бөтенләй әһәмиятсез гади бернәрсә төсле, безнең алга килеп утырдылар. Шулай да мин күңелдән бик нык тынычсызланам, күңелемә әллә ничә төрле шикле уйлар килә. Аптырап, Гаязга карадым. Аның йөзе гадәттәгечә тыныч булса да, бу юлы ул тынычлык миңа тәэсир итә алмады. Мин һаман борчылдым. Икеләнү борчый иде мине: беренчедән, исерткеч эчемлекләр турында ишетелгән сүзләр – юлдан чыгуның бик аздан гына башлануы, шушындый мәҗлесләрдә башланган дуслыкның чиктән тыш начар нәтиҗәләргә алып барулары турында ишетелгән сүзләр хәтергә төшеп, котымны алалар, күңелем котырып каршы тора; икенчедән, тарихка мәгълүм булган кешеләр тарафыннан телгә алынган, күпләрнең башын әйләндергән мәшһүр алкогольнең тәэсирен үз тәҗрибәм белән татып карыйсы килү теләге эчәргә көчли иде. Бу ике көчнең соңгысы җиңәчәген күңелем бик ачык сизсә дә, мин сүзсез генә бирелергә теләмәдем. Үземнең моңа кадәр бервакытта да эчмәгәнлегемне һәм бүген дә эчәргә риза түгеллегемне белдердем. Ләкин минем риза түгеллегем белән берәү дә хисаплашырга уйламады. Низамый рюмкаларга салынган кызыл эчемлекнең аракы түгеллеген, бәлки портвейн гына, ягъни һәркем эчә ала торган йөзем суы гына икәнлеген аңлатырга тотынды:

– Син түгел, аны әнә кызлар да эчә, – диде, Зояга күрсәтте.

Зоя нечкә генә билле кечкенә рюмканы, ике бармагы белән генә чеметеп, авызына якын китерә, үзе каш астыннан гына миңа карап елмая иде. Ул арада Гаяз да алдында торган рюмканы кулына алды: «Берне генә инде мин аны агу булса да эчәм», – дип, батырлык күрсәтеп куйды. Мин үземнең тәҗрибәсезлегемнән ояла башладым һәм, тыштан икеләнгән төсле кыяфәт күрсәтеп, эчтән тулы канәгатьлек сизеп, алдымда торган рюмканы алдым… Эчемлек чиксез тәмле тоелды. Без өстәл өстен тутырган күптөрле закускаларны капкалаган арада, Низамый тагын берәрне салып куйды. Мәҗлес күңелле бер төс алып китте, һәркемнең сөйлисе килде. Көләсе, көлдерәсе килде. Өсте-өстенә чыгып торган сүзләргә, күңелле көлүләргә мавыгып, тагын берәрне эчкәнебезне сизми дә калдык. Спектакльләр, кинолар, цирклар турында сөйләп, баштан үткән кызыкларны искә төшереп, авылдагы хәлләргә, культура мәсьәләләренә, комсомол эшләренә дә кагылдык. Сүз бу турыга кереп киткәч, без, Зояны ишетергә теләп, аңа карадык. Тик аның сөйлисе килмәде, ахрысы, ул, күлмәгенә эчемлек түгелгәнгә борчылган булып, читкә тайпылды.

Аның өчен Низамый сүз алды:

– Безнең ячейка ярыйсы ячейкалардан хисапланып килә. Кыш көннәрендә без атна саен спектакль куябыз, җәй көне инде, үзегез беләсез, яшьләр кырда, авылда беркем юк, кем белән эшлисең?..

– Ә кырда ни эшли комсомол?

Гаязның бу соравы Низамыйны да, Зояны да гаҗәпләндерде:

– Ничек инде ул «кырда ни эшли»?

– Әйтик, үз хуҗалыгында башкаларга үрнәк булырлык итеп эшлиме? Агрономия кертәме?

Низамыйның күз карашында ясалма җитдилек сизелде.

– Менә ул яктан безнең комсомолларны әйтеп булмый, – диде ул. – Җәй көне дә эшләргә кирәк иде. Бик кирәк иде. Нишлисең бит, актив җитми шул. Зоя инде ул кыз кеше. Башка егетләрне алсак – ул турыда уйламыйлар. Ә миңа килсәк, мин инде, беләсездер, хөкүмәт кешесе. Әле монда, әле калада. Калага чимал әзерлим бит мин. Кооперативка товар алып кайту эшен дә күбесенчә миңа тапшыралар, һич бушап булмый… Укырга китәр идем, җибәрмиләр…

– Да-а… – диде Гаяз, озак итеп сузып әйтте.

Ул арада безнең янга, тәлинкәләр өеме күтәреп, җитез хәрәкәтле бер яшь хатын чыкты. «Нихәл, матур егетләр», – дип, кыю, шаян тавыш белән исәнләште.

Низамый, шуны гына көтеп торган төсле, сөйли торган сүзен бөтенләй онытып, безне ул хатын белән таныштыра башлады:

– Бу минем җиңги, Марзия ханым, – диде, – Зөләлнең әнисе, – дип тә өстәде. Әнисенә ияреп чыккан Зөләлне башыннан сыйпады. – Йә, Зөләл, бу абыйлар ошыймы сиңа?

– Ошый, – дип башын иде Зөләл.

Җиңги кеше табынга тәлинкәләр тезгән арада, без, урыннарыбыздан торып, идән буенча йөри башладык. Стенада торган зур көзгегә карадык, түшәмгә кадәр күтәрелгән киң-киң яфраклы фикус гөле белән кызыксындык, шкафка тезелгән төрле матур уенчыкларны, ямь өчен куелган савыт-сабаларны мактадык… Хәрәкәтләремдә ниндидер таныш булмаган җиңеллек, уемда рәхәт иркенлек сизә идем мин. Зоя белән Маһибикә безнең тирәдә уралалар, әйткән бер сүзебездән рәхәтләнеп көләләр иде. Балалыктан аерылып җитмәгән Маһибикәнең нәрсәседер миңа ошый башлады. Ул көлгән саен сөйлисе, аны һаман да көлдерәсе килә. Ләкин никадәр генә көлсә дә, күңел канәгатьләнми, аны шаяртасы килә, аз гына… аз гына булса да тотып карыйсы килә. Аның юка күлмәк аша күренеп торган нәфис тәнен тотып карау чиксез рәхәттер төсле тоела… Үрелә язып, үрелә язып калам. Кулым ирек алырга тели, шулкадәр тели, шулкадәр тели, мин аны тыя алмас дәрәҗәгә киләм дә, шаярган булып, Гаязның беләген кысам. Үзем, күзләрем белән йотардай булып, Маһибикәнең тулы кара күзләренә карыйм. Ул, минем карашыма җиңелеп, башын ия дә кызара, серле итеп елмая. Миңа үз-үземне тыю аның саен читенләшә. Нишләргә белмим, Низамыйга сүз кушам, аның җавабын көтмичә, Гаязга борылам. Ул да тынычландыра алмый, аптырагач, безнең арада уйнап йөргән кечкенә Зөләл белән шаяра башлыйм, аны, күтәреп алып, кочагыма кысам…

– Йә, кунаклар, утырышыгыз, хәзер аш килә, – диде Низамый, печатенә биш йолдыз сурәте төшкән сары шешәне ача иде ул. – Менә бусы аш алдыннан эчә торганы, – дип, рюмкаларга тутыра башлады.

Без яңадан өстәл тирәсенә утырыштык. Утыргач, бераз тынычлангандай булып, үз-үземә хисап бирергә тырышып карадым: тукта, миңа ни булды, мин бит монда Низамыйның кем икәнен яхшылап белү өчен генә, аның сәүдәгәрлеге ни дәрәҗәдә икәнлеген аңлар өчен генә килдем. Хәзер күрәм, ул чын комсомолец түгел, аның тоткан юлы безнең юл белән кушыла алмый, үзем шуны аңлыйм, үзем шуның белән эчәм, үзем шуның сеңлесенә гашыйк булам. Юк, бу ярамый. Хәзер кайтып китәргә кирәк, беренчесе дә, актыккысы да шушы булсын… Шундый уйлар астында мин кинәт кенә батырланып китәм. Тик батырлык озакка бармый, күңелемдә икенче уйлар килеп чыгалар. Әллә кайда, читтә, шомырт чәчәкләре арасында качып торган кызлар шикелле, көтелмәгән җирдән килеп чыгалар ул уйлар, күңелле тавышлар белән икенче якка, рәхәт якка өстериләр, «Нәрсәдән куркып утырасың, суфи түгел бит син, «комсомол монах түгел!» дигәнне ишеткәнең юкмыни синең? Мондый урында алай утыру килешми, сиңа бу тормышны ныклап белергә кирәк, ныклап белү өчен, баштанаяк аларча булырга кирәк, аны бит сиңа Гаяз да әйтте. Гаяз әйтмәсә дә курыкма. Гаяз нәрсә, ул – иптәш, патша түгел бит ул сиңа, аның үзенә йөрәге бар, синең – үзеңә. Курыкма, эч, аш алдыннан тутырып эч берне, әнә аның шешәсенә «коньяк» дип язылган. Ә син коньякның исемен генә ишетеп беләсең, егет кеше эчеп карап белергә тиеш аны. Эчеп кара син аны. Гомереңдә бер генә тапкыр бит, курыкма…»

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Фрипик.ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: