(Дәвамы.)
Алар Саматларга барып кергәндә, Ирек белән Таһир
бабай кичке ашны ашап утыралар иде.
– И, мактап кына йөрисез икән, бик яхшы булды,
бергәләп аш ашыйбыз, – дип, карт урыныннан кузгал-
ды.
Шул арада чишенеп ташларга өлгергән Айсылу:
– Дәү әтием, син ник кайтмыйча озак тордың? – дип,
картны кочаклап алды. Бабай аптырап калмады:
– Мин бик еракта булдым шул, кызым. Менә син матур
кыз булып үсүгә кайтып җиттем.
– Ә мин сине көттем. Балалар бакчасында Гөлназ
мактана: “Минем дәү әтием миңа кәнфит, сок ала” ди.
Хәзер минем дә дәү әтием сок, кәнфитләр алыр бит,
әйеме. Иртәгә бакчага икәү барабыз, яме?
Айсылу күпме сөйләнер иде, Таһир бабай әкрен генә:
– Ярар, кызым, ярар. Бакчага да барырбыз, кибеткә
дә керербез. Әйдә, хәзер Илгиз абыең белән... апаңны
аш ашатыйк, – диде дә тукталып калды.
– Бәй, Илгизә кызым, син икәнсең бит, – ул, шатланып,
аркасыннан сөеп алды. Күрәсең, килеп кергәч тә бала
белән мавыгып, игътибар итмәгән булгандыр инде.
– Илгизә түгел, ә минем “әннәм” ул, – дип, Айсылу
картны җитәкләп, урындыкка утыртты да үзе муеннан
кочаклап итәгенә менеп утырды.
Ирек бер сүз дә дәшми генә сеңлесен күзәтте.
– Илгизә балам, ашны үзең бүлеп алчы икегезгә, олан
утырсын инде.
Бераз сөйләшеп утыргач, Илгизә белән Илгиз кузгала
башладылар.
– Әннәм, мин бүген үзебездә дәү әтием белән йо-
клыйм яме, – дип әйтеп тә куйды.
Илгиз белән Илгизә Таһир бабайга карадылар, ә ул:
– Әйе, Айсылусыз безгә кыен булыр, кызымны сагын-
дым, ансыз ничек йокларбыз? – дигән булып, аны өстәл
янына урындыкка утыртты. – Мин хәзер кунакларны
озатып кына керәм, – дип, ишек алдына чыкты.
– Кыен булырмы икән сезгә аның белән? – диде Илгизә.
– Түзәрбез, кызым, өйләренә өйрәнсен. Югыйсә,
Иреккә кыен булыр. Өйләрендә, икесе дә бергә булса,
гаилә әле өлешчә бар дигән сүз. Шулай, хәлне белеш-
тереп торырсыз яме?
Илгиз, карттан аерылгач:
– Сез танышмыни? – дип сорап куйды.
– Әйе. Озын тарих, сөйләрмен машинага утыргач.
– Әйдә, әзрәк үзебезнең “дворец”та булыйк. Югыйсә,
өем югалткандыр мине. Тәмле итеп икәүдән-икәү генә
чәй эчик әле.
Чәй өстәле артында Илгизә бабай белән ничек таныш
булуын сөйләде. Арада серләр калмасын дип уйлады
ул.
...Айсылу өйләренә шул кайтудан ияләште, Таһир
бабайдан калмый. Бакчага да бармый. Йә дәү әтием
мин кайтуга тагы китеп барыр, ди икән.
– Көндез, Ирек кайтмыйча, маллар янына чыга ал-
мыйм, калмый миннән, – дип сөйләп алды “дәү әти”ләре.
Ирек тә күңелчә, көлеп тә сөйләшеп ала. Апаеның
кызыклары күңелләрен күтәрә. Илгизә, балаларның
киемнәрен атна саен алып китеп, юып, үтекләп китерә.
Бабай, әлбәттә, үзенекеләрен бирми. Ак әбигә дә эш
артты, көн дә нәрсәдер пешереп, тегеләр янына китә.
– Төкермә коега, суын эчәрсең, – диләр иде. Менә
Нигъмәтнең ялгышлары бу сабыйларга калган. Тизәк
чабарга ярамаган балтаның ит чабарга кирәк булуы да
бар шул. Рәхмәт инде Таһирга! Үзенең яхшы күңеллелеге
белән кешеләрдән гомер буе аерылып торды, – дип,
Таһир бабайга рәхмәтләрен укый ул.
Айсылу әйткәч, кызыгып киткәнме, әллә бу мөлаем
карт күңеленә хуш килгәнме, Ирек тә “дәү әти” дип
дәшә.
Ниһаять, укуын тәмамлап Артур да кайтты, курсларын
кыскартканнар. Илгизләрнең теләген хуплады. Әнисе
Җәмилә апа янына бардылар, ул Илгизә кузгатырга
куркып йөргән мәсьәләне, һич уйлап та тормыйча, ка-
быргасы белән куйды.
– Илгиз улым, син егет кеше. Илгизә – балалы хатын.
Дөнья булгач, төрле чагыгыз булыр, тиңсенерсеңме?
Соңыннан, балалы хатын алганыңа үкенмәссеңме, бу
турыда бик нык уйла! Баланы үз итә алырсыңмы? Аның
өстәвенә, әнә кызы да барлыкка килгән бит әле, – дип
көлемсерәп куйды.
– Җәмилә апа, минем тормышны Илгизә белә: әтисез,
туганнарсыз, авырлык шулпаларын күп эчтем. Балалар
мине куркытмый. Илгизә генә авырсынмасын, ир кеше
күбрәк эштә була бит инде. Гаилә белән җитәкчелек итү
хатын-кыз өстендә.
– Аннан соң, Илгизә, син бит читтән торып укырга
кермәкче идең, – дип, әнисе тагы барасы юлны “арчы-
ды”.
– Мин бит, әни, читтән торып укырга уйлыйм. Илгиз,
каршы килмәссеңдер ич?
– Ә Алсу? Сиңа ышанып күчми калалар ич алар.
– Без быелга авылдан китмибез, Җәмилә апа. Мин
Артур белән кайтып йөрермен. Чөнки Саматның малаен
да күз уңында тотарга кирәк бит.
– Алай булса ярар, Алсулар ни диләр?
– Без сөйләгәнчә, – диде Илгизә.
– Ярар, балалар, үзегез карагыз инде, мин сезгә тик
бәхет кенә телим. Миннән фатиха сезгә!
– Рәхмәт, Җәмилә апа! Ышанычыгызны акларга ты-
рышырмын, бәхетле булырбыз, Аллаһы боерса!
Илгиз юк чакта алай да әнисе сорап алды:
– Никах укытасызмы, ЗАГС-мазарыгыз буладыр бит?
– Көнен хәл итмәдем әле, миннән тора. Мин әле
никах белән яшәп торырга уйлыйм язга кадәр, – дип
җавап бирде Илгизә.
– Үзең беләсендер инде, кызым. – Җәмилә яулык оч-
лары белән күзләрен сөртеп алды.
Илгизә, ЗАГСны җәйгә калдырсак яхшы булыр иде,
дип, үзенчә уйлады. Ә Илгизнең сузасы килми. Шулай,
алар бер төпле фикергә килмичә, Кушкаеннан
Ташлыярга кайтып керделәр...
Чишенеп, кичке ашны ашарга утырганда гына, тыны
бетеп Ирек килеп керде һәм кергән уңайга ук:
– Илгиз абый, әтине күрдем, сез күрдегезме? – диде
баскан урынында тик тора алмыйча.
– Тукта әле, Ирек, ипләп сөйлә син, бернәрсә дә
аңламыйбыз!
– Әтине күрдем!
– Кайда, кайчан күрдең? – дип, елмаеп малай янына
килде Алсу.
Бала, шуны да аңламыйсызмыни дигән кебек, апты-
рап олыларга карап торды да:
– Мин бит гел телевизордан “Көт мине” тапшыруын
карыйм, бүгенге тапшыруда күрдем. Игорь Кваша, аны
таныган кешеләр булса, хәбәр итүне сорады.
Илгиз, урынынан сикереп торды, Ирек янына килеп:
– Точно әтиеңме? Таһир бабай күрдеме? Их, без бүген
юлда булдык шул ул вакытны, – диде.
– Әйе, дәү әти дә күрде, тик ул минем әтине танымый
икән, Нигъмәткә охшап тора, диде.
– Молодец! Хәзер, Ирек, чишен, ашап алыйк, аннан
сезгә барырбыз, – дип, Артур аны өстәл янына чакырды.
Өйгә зур шатлык хисе тулды.
Баланың сүзе хак булып чыкты, Саматларга баргач,
Таһир бабай өйгә ике кешенең телефоннан шылтыра-
тып әйтүләрен хәбәр итте.
– Ярый, без бүген үк, Интернеттан эзләп, тапшыру
белән элемтәгә керергә тырышып карыйк, – дип, Илгиз
белән Артур кайтып киттеләр.
Тапшыру булып, егерме көн үтүгә, Илгиз Саматны
табып алып кайтты. Хәтерен югалткан килеш, Мәскәү
өлкәсенең Солнечногорски районыннан табылган.
Больницадан “Көт мине” тапшыруына хәбәр иткәннәр.
Ничек ул якларга барып чыгуын, гомумән, бернәрсә дә
хәтерләми. Илгиз, шуларны, аңлатып сөйләп кайтты:
“Дүрт ай буена балаларың көтте. Башта берничә көн
күршеләрең Хәлил агай белән Гөлсем апа, аннан Таһир
бабай, әтиеңнең кордашы, үзе теләп балаларны карар-
га, йортыңны бикләмәскә карар итте. Авыл халкына да
рәхмәт, кулларыннан килгәнчә, дөньяңны таратмаска
тырыштылар”. Табиблар төпле генә сүз әйтмәгәннәр,
вакыт күрсәтер, бәлки, якыннары янында үткәнен тизрәк
исенә төшерә алыр, дигәннәр.
* * *
Кышлар үтеп, йөрәкләрне җилкендереп, күңелләрне
дәртләндереп яз килде. Самат өенә кайткач та бик озак
кына йорт эшләренә күнегә алмаган, Таһир бабай
Самат сәламәтләнеп беткәнче, аларда яшәп торды.
Язгы чәчүләрдән соң Артурлар яңа төзелгән йорттан
бирелгән бик матур өч бүлмәле фатирларына
күченделәр. Шул ук йорттан күрше фатирны алу
мөмкинлеге бар булып чыкты. Законлы ир белән хатын
булып яшәүне һаман да чигереп килгән Илгизәгә туйны
ашыктырмыйча чара калмады. Чөнки арада Әмир бар,
ничек итсәң дә булмый: Алсу да – әни, Илгизә дә – әни,
ә Артур – әти. Бала кемдә калырга тиеш? Илгиз:
– Хәзер үк өйләнсәм, шул йорттан, шул подъезддан,
шул каттан фатир ала алам. Анда да бер өйдәге кебек
булабыз, Әмир әлегә кемдә тели, шунда яшәп торыр.
Әзрәк аңлый башлагач, үзе хәл итәр, кем белән яшәргә,
– диде.
Бу фикерне барысы да хуплады.
* * *
Шулай, гомер агымсудай ага бирә, хөрмәтле укучым.
Геройларымнан аерылырга вакыт килеп җитте. Язмыш
сукмагының кайсы борылышында нинди афәт сагалага-
нын алдан сизсәң, белсәң икән лә ул! Адәм баласы
дөньяга килгәндә үк язмышы маңгаена язылган була
диләр... Ә инде алдан билгеләнгән бу юлны лаеклы үтү
кешенең үзеннән тора. Һәркем үз-үзенә: “Мин бу дөньяга
ни өчен килдем, тормышта дөрес атлыйммы?” – дигән
сорауларны куеп, үзенең кешеләргә, дөньяга булган
карашын, кылган гамәлләрен тикшереп торырга тиеш-
тер...
Язмыш җиле җилләп уйный:
Кешеләрне аралый:
Кемнәрнедер сөендерә,
Кемнәрнедер яралый.
Кеше кешедән ким түгел –
Бәхет кенә тиң түгел.
Сабырлыклар бирче, Ходай,
Сыкраудан елый күңел...
Җил киптерә күз яшьләрен,
Эз калдыра тамганы...
Язмышларда – гомер юлы,
Тәкъдирләрнең язганы...
Фото: freepik.