Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
27 июль , 08:45

Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (13)

Ирек, туктарга тырышып, мышкылдауга күчте.– Әтиең үлмәгән, андый начар уй уйлама! Чөнки, үлгән булса, гәүдәсен табарлар иде, гәүдәсе юк бит. Димәк, исән. Менә синең телевизордан караганың бармы “Көт мине” тапшыруын. Анда да бит төрле хәлләр була, кешеләр чирләп китәләр, хәтерләрен югалтып, адашып йөриләр...

Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (13)
Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (13)

(Дәвамы.)

...Самат кайтмады.
Авыл өстенә кара болытлар өерелеп килә. Әйтерсең,
җир өстендәге бөтен нәрсәне үз эченә йомарга җыена.
Күңелгә куркыныч салкын тынын өрә, кабер салкынлы-
гы...
Ике көн үтте, өч көн. Самат юк. Балалар елаша баш-
лаганнар.Илгиз дә кайта алмый, эзлиләр. Теге Наилә
янындагы егетләрне кулга алганнар. Наиләнең фати-
рыннан наркотиклар тапканнар. “Боларын беркемгә дә
әйтмәскә әлегә”, – диде Илгиз.
– Саматка биргәләдек кенә, үз аягы белән китте ул,
– дигән берсе. Димәк, шуларның эше.
Авылда Саматның туганнары да юк икән. Адресын
табып, Краснодарда яшәгән бертуган апасына теле-
фоннан дәшеп караганнар. Кайта алмыйм, икенче груп-
па инвалидмын, үземне кеше карый, – дигән.
Саматның югалуына дүртенче көн дигәндә, көндезге
уникеләр тирәсендә, Айсылу килеп керде. Өшеп беткән,
елап битләре пычранган, балалар бакчасыннан чыгып
качкан.
– Әтием дә кайтмый, әннәм, син дә килмисең, – дип,
Илгизәнең куенына кереп сыенды.
Алсу белән Илгизә, балага карап, икәүләп елашты-
лар.
Кич белән Илгиз кайтты, бернинди дә яңалык юк иде.
Айсылуга карап, уелып утырды да, Ирек янына барып
килмәкче булды. Шунда Алсу аңа:
– Илгиз, менә бу хатны сиңа тапшырырга әманәт
иткәннәр иде, – дип, бер конверт тапшырды.
Илгиз, конвертны куенына тыгып чыгып китте.
– Ник сорамыйсың, “нинди хат?” дип, – диде Алсу,
Илгизәгә карап.
– Әллә. Үзең беләсеңдер әле.
– Беләм. Исән чагында Әлфия биргән иде.
Хәтереңдәдер, суд булды. “Ник дәшмәдең анда?” дип
сорауга: “Минем гомерем күп калмады” – дип, үз хәлен
миңа гына сөйләде. Аның чирен миннән башка беркем
дә белмәде. Мин үлгәч тапшырырсың, – диде.
– Ә ни өчен әле тапшырдың?
– Беренчедән, Самат бар иде әле, мин анда нәрсә
язылганын белмим, әллә нәрсә булырга мөмкин.
Икенчедән, сез кавышырга уйлыйсыз, аңа чаклы хәл
итәсе нәрсәләре турында уйлансын Илгиз. Югыйсә,
сезнең арада аңлашылмаучанлык килеп чыгарга
мөмкин. Өченчедән, бәлки, Саматның югалуына кагы-
лышлы берәр ишарә булыр.
Илгиз бу кичне кабат килмәде. “Мин Ирек янында
калам”, – дип, телефоннан гына дәште.
Илгиз, машинага чыгып утыргач, кулына Алсу биргән
хатны алды. Дертләп китте, тышына Әлфия кулы белән
язылган. Пешерә иде ул... “Тагы нигә яңартырга
уйладың яраларны, Әлфия!” – диде пышылдап кына.
“Саумы, Илгиз! Минем хатымны алгач, аптырап
калырсың. Чөнки юлларыбыз аерылганнан соң, берен-
че һәм соңгы тапкыр хат язам. Бу хатымны син укыган-
да, мин булмам – шуңа “соңгы”, димен. Беренче димен,
чөнки мин сиңа мондый эчтәлекле хат язмадым, син
белмәгәннәрне язып китәм. Үпкәләмәссеңме, хатымда
булса да соңгы тапкыр “Илгизем” дисәм. Әйе, Илгизем!
Сизеп яшим, күңел рәнҗүләрең миңа һаман бетми.
Зинһар, рәнҗемә! Бәлки, безнең юлларыбыз аерылуы
синең бәхеткәдер, чөнки минем гомерем кыска. Тол
калыр идең. Ә безнең мәхәббәткә мин беркайчан
хыянәт итмәдем, йөрәгемдәге иң кадерле йөгем – син!
Әлбәттә, балаларымнан кала.
Саматка кияүгә чыгуым мәҗбүри булды. Укыган ва-
кытта, соңгы имтиханны биреп, кайтырга чыктым.
Автобустан төшкәч, үзең беләсең, юлда нинди техника
очрый, шуңа утырасың бит инде. Самат очрады, утыр-
дым, ышандым. Юлда елатып мәҗбүриләде. Шуннан
соң, миңа ни кала инде, калган кыз кемгә кирәк. Башта
үз-үземә кул салырга уйладым – әнине кызгандым.
Ризалаштым, язмышым шулдыр, дип. Хатларыбызның
да кайберләре аның кулына эләккән..
Башта яхшы гына яшәдек, күнегә төштем. Аннан
китте, барын да күрсәтте, синнән дә көнли иде. Шуңа,
синең белән, күзләреңә карап, бер сөйләшәсем килсә
дә, дәшә алмадым. Сиңа берәр кабахәтлек эшләр, дип
курыктым. Ә болай, бергә була алмасак та, дөньяда син
барга сөенеп яшәдем. Яраткан кешең булу – зур бәхет
бит ул, Илгизем. Бу хатны хисләремне белдерер,
ризалыгыңны алыр өчен генә түгел, ә зур үтенеч белән
язам. Күңелем сизә, миннән соң, Самат ниндидер
бәхетсезлеккә очрар кебек. Ә минем үземнең, җанымнан
да кадерле, ике бөртек газиз балам кала. Холыклары,
күңелләре белән минем якка охшаганнар: кешегә ыша-
нучан, йомшак табигатьлеләр. Зинһар, күзәтчелек ит.
Тәрбияле, акыллы булып үссеннәр иде, берүк ялгыш
юлларга китәргә ирек бирмәче! Минем бит синнән
башка беркемем дә юк, ышанырлык. Мин ышанам,
Илгизем, күңелеңнең йөге бик авыр чакта да син бит
кешеләр өчен яшисең. Балаларымны язмышның котсыз
салкын җилләреннән ышыкларсың, дип өметләнәм.
Минем белән язмышың бәйләнмәгәнгә сөен генә!
Үзең кебек, бик яхшы хатын-кыз очрар сиңа, ярат син
аны! Син яратырга һәм яратылырга лаек. Ә мине исеңә
алма, акылың белән уйлап, “Әлфия – балачак мавыгуы
гына”, дип хәтерлә. Синең озын гомер юлыңда чын
мәхәббәт киләчәк. Акыллы, матур балалар үстерерсең,
Илгизем. Һәм минем вакытсыз өзелгән гомерем өчен дә
яшә яме?!
Бер генә үкенечем калды: син хезмәтеңне тутырып
кайтканда, зәңгәр чәчәкләр тотып каршы чыгармын,
күзләреңә туйганчы карармын, һичкемнән оялмыйча
ике куллап муеныңнан кочаклармын дип өметләнгән
идем. Соңгы тапкыр, их тагын бер генә “Әлфиям” дигән
моңлы тавышларыңны ишетәсе иде. Булмас шул...
Хуш, Илгизем, хуш! Бик күп яздым, гаепләмә, өстемнән
йөк төшкәндәй булды.
Икебезгә тиеш мәхәббәтне, тулысы белән сиңа бүләк
итеп калдырам. Бәхетле бул, Илгизем!!! Каберем өстенә
зәңгәр чәчәкләр чәчсәң иде. Үзең бит, “Зәңгәр күзем,
зәңгәр гөлем” ди идең.
30нчы май, 2009.


...Озак утырды Илгиз машинасында, кузгала алмады.
Их, элегрәк белгән булса, Әлфиясен, Ирек белән бергә
алып, еракка китеп барыр иде. Үлмәс иде, үлмәс иде
Әлфия дә!
Ул Саматларга барып кергәндә, Хәлил агай ятып
тора, ә Ирек телевизорга төбәлгән килеш утыра иде.
Малай, өметләнеп, Илгизгә карады.
– Егет булабыз, Ирек! Эзлибез, – дип, Илгиз аның
җилкәсенә кулын куйды. Бала борынын тартып мыш-
кылдап алды.
– Хәлил агай, мал караулар авыр булса, берәр кеше
беркетергәме әллә?
– Авыр да соң, энем. Чит кешене беләсең инде, ничек
караганын, мал азыгы чутлы бит, малы ишле. Аптыраган.
Бала жәл.
– Әллә соң, Ирек, әтиең табылганчы берәр санато-
рийга барасыңмы? Анда укыталар да. Сәламәтлегеңне
ныгыту зыян итмәс, режим белән яшисең.
– Юк, беркая да бармыйм!
– Ярар, алайса, йоклар вакытыгыз җиткәндер. Ирек,
кирәк булсам, миңа дәштер, ярармы? Үзең беләсең бит,
син миңа үз улым кебексең. Әтиең якын дустым ич, –
дип, малайның башыннан сыйпап, аркасыннан сөйде.
– Давай, без егетләр бит әле, бирешмибез, шулаймы?
– Ирек боек кына башын какты.
Самат табылмады: ни үзе, ни гәүдәсе. Ике дөнья
сөйрәп, Хәлил абзый белән Гөлсем апа да арыдылар.
– Берәр нәрсә уйлашыгыз инде – дип, Хәлим агай
авыл советына барган.
Җәмил Зиннәтович, авыл советы рәисе Саматларга
килделәр. Ата-аналар комитеты рәисе дә бар иде.
Хатын-кыз буларак, йомшак кына итеп сүзне ул башла-
ды:
– Ирек улым, менә әтиеңне көтәбез, көтәбез – тик
һаман да нәтиҗә юк. Күршеләрегез дә арыдылар, сиңа
да авырдыр, шулаймы? – Бала, мөлдерәмә яшькә тул-
ган күзләре белән карап, әкрен генә баш какты. – Укуың
да йомшара башлаган, үзең беләсең, тырышып укырга
кирәк. Белмәгәннәрне, аңламаганнарыңны күрше бабай
сиңа өйрәтә алмый. Шуңа, әтиеңне тапканчы, сине ин-
тернатка урнаштырып торсак, яхшы булыр, әйеме?
– Юк, мин беркая да бармыйм.
– Нишлибез соң, кем белән яшисең алай булгач? –
дип сорады авыл советы рәисе.
– Берүзем торырмын.
– Үзең генә түгел бит, Айсылу да барлыгын оныттыңмы
әллә? Аны ашатырга, киендерергә, юындырырга, мал-
ларны карарга кирәк. Син бит бу эшләр барлыгын уйла-
мый сөйлисең, – диде Җәмил Зиннәтович.
Бала бераз дәшми торды да, ихтыярсыздан елап
җибәрде.
– Эштә генә тоткарланды, дидегез дә? Әллә әтием
үлгәнме соң, нигә әйтмисез? – дип, тыелгысыз елауга
күчте. – Исән булса, үлмәсә, кайтыр иде. Ул бит әни
үлгәч миңа әйтте: “Мин сезне беркайчан да ташла-
мыйм, үги әни белән интектермим”, дип.
– Тукта әле, Ирек, син бит егет кеше, нык бул! Әле
генә берүзем яшим, дип тора идең. Айсылуга да абый
бит әле үзең. Ул еласа да, син юатырга тиеш. Мине
яхшы итеп тыңла әле?! – диде директор.
Ирек, туктарга тырышып, мышкылдауга күчте.
– Әтиең үлмәгән, андый начар уй уйлама! Чөнки,
үлгән булса, гәүдәсен табарлар иде, гәүдәсе юк бит.
Димәк, исән. Менә синең телевизордан караганың
бармы “Көт мине” тапшыруын. Анда да бит төрле
хәлләр була, кешеләр чирләп китәләр, хәтерләрен
югалтып, адашып йөриләр.
Шулвакыт, ишектән Илгиз килеп керде, аның белән
мөлаем генә бер карт бар иде.
– Йә, ничек килештегез? – дип сорады Илгиз.
– Мин беркая да бармыйм, Илгиз абый, җибәрмәгез?
– дип, бала аңа ялварып төбәлде.
Шулчак ак сакаллы мөлаем карт телгә килде:
– Җәмәгать! Сез, яшьләр, мине танымыйсыздыр. Ә
менә Хәлил белән Гөлсем, бәлки, искәрәдер. Мин –
Таһир агаегыз булам. Шушы сабыйның дәү әтисе
Нигъмәтнең кордашы.
– И-и-и! Таһир абзыкай, синмени? – дип, Гөлсем
белән Хәлил урыннарыннан куптылар, башкалар, “тагы
ни булды” дигән кебек аптырап калдылар.
– Сорауларыгыз булса, бирерсез. Әлегә менә нәрсә
әйтергә телим: балаларны өйләреннән аермагыз,
әтиләре турында хәбәр булганчы, мин үзем торам янна-
рында. Әлегә көчемдәмен, Аллаһыга шөкер. Йортны
бикләргә кирәкмәс, барыгыз өчен дә шулай яхшы 
булыр.
– Әлегә кадәр кайда яшәдегез соң? – дип сорады
авыл советы рәисе.
– Кызылъяр авылында тормышым. Әнә, кирәкле
мәгълүматларны район хезмәткәре бирә ала, – дип ел-
майды карт.
– Иптәшләр, без аның белән бик нык киңәшләшкәннән
соң, шундый карарга килдек, сез риза булсагыз. Мин
үзем дә ташламаска тырышырмын, шуңа йортта әлегә
хуҗа урынына Ак бабабызны калдырып торсак, яхшы
булыр. Балалар ышанычлы кулда була.
Барысын да шаккатырып, Ирек Таһир бабайны килеп
кочаклап алды.
– Рәхмәт, бабакаем! Без, әй, мин сине тыңлап кына
яшәрмен.
Карт Ирекне аркасыннан сөйде:
– Ярар, улым, бар да әйбәт булыр, Аллаһы боерса.
Өйдәге халык, өсләреннән зур йөк төшкәндәй,
канәгать булып, әкрен генә чыгарга кузгалдылар.
– Хәлил, Гөлсем, сез әзрәк торып торыгыз әле? – дип,
Таһир бабай аларның калуларын үтенде. Аңа йорт-мал
тирәсе турында сорашырга кирәк иде.
Илгиз, елмаеп, Иреккә күз кысты.
Ул, кичә кич, алардан чыккач, Кызылъярга китте.
Киңәшләшүне кирәк дип тапты, күңелен дә бушатасы
килде. Хәлләрне ишеткәч, Таһир бабай катгый итеп
әйтте:
– Мин кешеләрне, кирәк булса аны да дәвалый алам.
Монда мине берни дә тотмый, ишегемне биклим дә
барам. Ә балаларны йортларыннан аерып интектерми-
без. Ишеткәнең бардыр... Үз өеңнең стеналары да
дәвалый дигәнне. Үз йортларында әтиләрен югалту
кайгысы да сизелмәс. Ә монысын сиңа гына әйтәм:
әтиләре исән, тик кайта белми, ахры. Юлы бик ерак
күренә, – диде. – Дәваласы булачак.
– Иртәме, соңмы тик кайтсын, башы исән булсын!
– Ярый, сез үзегез монда җайлаша торыгыз, мин тагы
килеп китәрмен кич белән, – дип, Илгиз урамга чыкты,
телефоннан Илгизәгә дәште:
– Илгизәм, бар да әйбәт, мин кич кайтырмын, ә хәзер
эшкә китәм. Кич, Айсылуны алып, Саматларга барып
килербез.
Илгизә, якын кешесенең шат тавышын ишеткәч,
аңардан да ныграк сөенде. Тик Айсылу өчен хәсрәтләнә
ул: кыз баланы ничек карарлар. Бу турыда Алсуга да
әйтте, ул да борчыла:
– Мин Самат югалганнан бирле уйланам инде. Күреп
торасың, малае өйләреннән чыга торган түгел, ә ике
бертуганны аеру тагы яраган эш түгел.
– Безне дә, үз өе кебек, үз гаиләсе кебек хис итә.
– Бүген Илгиз кайткач, үзләренә барып карарсыз әле,
нишләр икән. Алай безгә дә сыяр ла ул бер бөртек
сабый, мин әнә шул, ике бертуган бер-береннән еракла-
шып бетәрләр үскәндә үк, – дип борчылам.
– Артурдан да кыен ич әле, Самат баласы миңа нигә
кирәк, диюе бар.
– Алай тар күңелләнмәс дип уйлыйм. Балаларны
ярата ич ул. Аннан соң, чит илдә генә түгел, бездә дә
күп гаиләләр бала ала тәрбияләргә. Ничә кешегә бер
Айсылу әллә ни йөк булмас иде.
Илгизәнең күңеле җылынып китте, жәлли иде ул бала-
ларны. Аннан соң үзе дә “әннәм” дип сарылып кына
торган кызга нык ияләште, үз кызы кебек тоела башла-
ды. Кыз бала аеруча ягымлы була икән.
Кич белән Илгиз кайткач, Айсылуга:
– Әйдә, өегезгә дәү әтиең кайткан, барып күрик әле,
– дигән булдылар.
Балага бу яңалык кызык тоелдымы, “Дәү әтием кайт-
кан”, – дип, йөгерә-йөгерә киенә дә башлады. Аны
Илгиз күтәреп алды да машинага чыгып утырдылар,
анда да бала балалыгын итте:
– Әннәм, Илгиз абый әттәм була әйеме, без дәү әтигә
кунакка барабыз, – диде ул, аларга сөенеп карап.
Илгизә кыенсынып китте, күз кырые белән генә
Илгизгә карап алды, ә ул Айсылуның башыннан сыйпап,
сөеп куйды.

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (13)
Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (13)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: