Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
26 июль , 08:45

Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (12)

– Балалар төнне берүзләре генә чыкканмы, беләләрме икән? – диде Алсу, ачыргаланып.– “Кайткач, өйләренә бардым, абзарда маллары кычкыра. “Әти кайтмады әле”, – диде малае. Шуннан ни, әтиеңнең эше бетмәде, соңрак кайта, әйдә малларыңа ашарга, эчәргә салыйк, – дип, малае белән чыгып, малларын караштырдым. Чәйләре термоста бар иде, аша да йоклагыз, – дип, ишеген эчтән бикләтеп чыктым. Күрше Хәлил абзыйларга әйтеп киттем, күз-колак булып тор балаларга”, – дип сөйләгән. Иртән Хәлилнең бичәсе Гөлсем, балаларның берсен мәктәпкә җибәргән, берсен балалар бакчасына илтеп куйган, ди...

Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (12)
Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (12)

(Дәвамы.)

* * *
...Кар-бураннары белән кыш килде. Артур Уфага бе-
лемен күтәрү курсына китте, өйдә эш тагы артты.
Илгизә көндезен йорт тирәсендә булса, кичен китаплар-
ны караштыра башлады. Телефонын сүндереп куйды,
Илгиз белән мөмкин кадәр очрашмаска тырышырга үз-
үзенә сүз бирде.
– Димәк, алдакчы хисләр генә булган, үзен-үзе белгән,
күренми, килми, – дип уйлады Илгизә, аның турында.
Йөрәккә боерып буламы соң? Төннәрен йоклый ал-
мыйча боргалана, Илгизнең җырлары исеннән чыкмый.
Тик җил-бураннар гына сызгыра... Белми иде ул Илгизгә
ашыгыч кына Ставрополь өлкәсенә китеп барырга туры
килгәнен.
Бүген кичләтеп кенә мунча яктылар. Алсу китапханәгә
китте, балалар йоклады. Илгизә, нәфис ал төстәге ха-
латын киеп, мунчадан соң ятып тормакчы булды. Әмма
йокы басты. Төшендә, Илгизе иркәли, чәчләрен сый-
пый, күзләреннән үбә. Шулкадәр сагынган Илгизә, тар-
тылыпмы тартыла, имеш, Илгизенә.
– Йә инде, ач күзеңне, бик тә сагындым бит үзеңне!
Нык итеп кысып кочаклаганга уянып китте Илгизә.
Төштә түгел, ә өндә Илгизенең куенында иде ул. Шул
көйгә Илгизне ике куллап муеныннан кочаклап алды да
күкрәгенә күзләрен яшерде. Бик сагынган иде аны,
әмма күз яшьләрен күрсәтәсе килмәде. Илгиз аны
тагын да ныграк итеп күкрәгенә кысты да, иреннәренә
үрелде. Шулчак ул Илгизәнең битендә тозлы күз
яшьләренең тәмен тойды.
– Әллә, Илгизәм, син дә сагындыңмы?
Илгизә, балалар кебек, башын гына какты.
– Ә үзең телефоныңны да сүндереп куйган булгансың.
Мине хыялый итә яздың бит. Еракта тавышыңны
ишетергә зар-интизар булдым ич.
– Ничек еракта? Кайда булдың?
– Соң, Алсу әйтмәдемени? Миңа, ашыгыч кына, ко-
мандировкага китәргә туры килгәч, аңа шылтыраттым.
Синең телефоның сүндереп куелган булгач.
– Әллә, Алсу миңа сөйләнмәде, киткәнеңне мин
белмәдем, – диде Илгизә, аптырап.
– Димәк, монысы Алсуның бәләкәй генә хәйләсе.
Менә күрдеңме, телефоныңны сүндереп, минем кайда-
лыгымны да белми яшәгәнсең. Ә миңа синең ярдәмең
кирәк булса, мин бит ялгыз кеше. Ни булмас!
– Икенче сүндермәм. Үзем хәлеңне көненә өч тапкыр
белеп торачакмын.
– Монысы сүз, ичмасам! Менә шуның өчен мин сиңа
бернәрсә алып кайттым. – Егет кесәсеннән бәрхет
тышлы, матур гына тартма алды. – Яле, үзең ач!
Тартманы ачкач, телсез калды хатын. Күзләрнең явын
алып торган асылташлар белән бизәлгән муенса, йөзек
һәм алкалар иде анда.
– Ошыймы сиңа?
– Миңа?
– Әйе, сиңа! – Илгиз башта йөзекне аның бармагына
кидерде, аннан муенына муенсаны такты. – Алкаларын
үзең ки инде, йә авырттырырмын.
Илгизә, көзге каршысына басып, алкаларын таккач, бу
кадәр кыйммәтле бүләккә сокланып карап торды.
– Илгиз, мин мондый зур бүләкне ала алмыйм, – диде
аннан әкрен генә һәм сала башлады.
Шулчак Алсу кайтып керде.
– Әлләлә, менә, ичмасам, муенса, – диде, телен
шартлатып. Нинди салу, ди, салмыйсың! Мин үз
гомеремдә андыйны күргәнем юк, хет бүген синдә күреп
сокланыйк әле. Әйдә, ашны җылытып алыйк. Илгизнең
кайтып килеше генә бит әле.
Алар көлешә-көлешә ашадылар. Бераз утыргач,
Илгиз кайтырга кузгалды.
– Ярар, сез дә ял итегез, минем иртүк кузгаласы
булыр, – диде ул.
– Илгиз, иртән өеңдә ашап кит, Ак әби белән барып,
фарш белән карабодай боткасы пешереп куйдык,
җылытырсың. Газыңны кабыздык, өең җылына торсын
өчен, – диде аны озата чыкканда Алсу.
– И, рәхмәт инде, икегезгә дә. Әнә бит көтеп торган-
сыз, – дип сөенеп елмайды Илгиз. – Илгизә, әз генә
озатасыңмы мине?
– Озата, озата, – диде Алсу, Илгизәнең җавабын да
көтмичә. —Тик мунчадан соң җылырак киен!
Тышка чыккач, Илгиз Илгизәне нык итеп кочаклап
алды:
– Өшетәмме соң мин аны, – дип, муеныдагы шарфын
көйләп куйды да: – Хәзер, Илгизә мин сиңа тиз генә
үземнең “дворец”ны күрсәтеп киләм, – дип, машинасы-
на утыртты. – Теләсәң, Ак әби белән Алсу пешергән
сый-хөрмәт белән кунак итәрмен.
Илгизнең өендә, әнисеннән соң, бернәрсә дә
үзгәрмәгән иде, ахры, бик җыйнак, чиста. Барысы да
элекечә.
– Илгизә, мин сиңа әйттем, без бала-чага түгел. Бер
күрдем, гашыйк булдым, үзем дә аптырыйм. Теләсәң, бу
икебезнең “дворец” булыр. Ә мин, сине өзелеп яратучы,
иптәшең булырмын. Менә сиңа кулым, менә йөрәгем.
Бик җиләдем ялгызлыктан, йөрәгем сине көткән булган.
Ике атнам синсез бик авыр үтте. Колагыма кеше сүзләре
дә ишетелмәс булды, бары сине тизрәк исән-имин күрү
теләге генә иде. Йә, әйт сүзеңне?!
– Мин риза, Илгиз, тик бу йортка менә хәзер үк
киләлмим, чөнки быелга Алсуның тәмам терелеп бетүе
кирәк.
– Рәхмәт, Илгизәм, калганын ничек тә хәл итәрбез.
– Ә хәзер мине кайтарып куй инде? – дип, Илгизә
аның кара чәчләреннән сыйпады.
Ул кайтканны көтеп, Алсу йокламаган.
– Йә, хәзер нәрсә дигән җырны җырлыйсың?
“Ышанмыйм” дигәннеме, әллә “ышанам” дигәннеме? –
дип, шаяртып каршы алды ул.
– Ышанам, ышанам! Тик син нигә миңа әйтмәдең
Ставрополь өлкәсенә киткәнен?
Алсу җитдиләнде:
– Үзен сынасын дип, – диде.
Илгизә Илгизнең үзенә тәкъдим ясаганын әйтте.
– Шуңа чыгып та киттем инде, китапханәгә барам
дигән булып, Илгизнең кайтасын белгәнгә. Уйлашыгыз,
хисләрегезне тагын бер нык итеп үлчәгез! Бер-берегезне
яратасыз икән, ник гомерне әрәм үткәрергә? Никах укы-
тырбыз да! Ярар, тагы сөйләшербез иртән, йоклыйк.
Илгизә уйларына батты: Фәнисенең рухы рәнҗемәсме?
Нәрсә көтә киләчәктә? Илгиз Әмирен үз итәрме? Курка
Илгизә, уйлана.


Язмыш җиле
Илгизә белән Алсу икенче көнне иртән икәү утырып
сөйләштеләр дә, Илгизнең тәкъдименә Артур кайткач,
төгәл җавап бирергә килештеләр. Шулчак, тыны-көне
бетеп, Ак әби килеп керде.
– Балакайларым, ишеттегезме әле, кичә Самат рай-
унга киткән җиреннән кайтмаган, ди.
– Ничек кайтмаган?
Алсу белән Илгизә, икесе берьюлы, урыннарыннан
сикереп тордылар:
– Ә балалар?
– Бик үк төгәл дә белмим, кибеткә барган идем, шунда
гына ишетеп кайттым.
– Ничек, нәрсә ишеттең, көттермә, зинһар?! – диде Илгизә.
– “Райунда, теге столауай дигән җиргә кереп ашарга
утырдык, шулчак Саматны бер яшь кеше чакырып алды.
Көтәм, мин ашап бетердем, аптырап тышка чыктым –
юк. Бульниста бер сестра белән сөйләшеп йөри, шуның
янына киттеме соң дип, аның янына бардым. Бармаган.
Кире столауай янына килдем, юк. Кичке сәгать унга
хәтле көттем дә аптырап кайтып киттем дип”, – әйтә
икән шоферы.
– Балалар төнне берүзләре генә чыкканмы, беләләрме
икән? – диде Алсу, ачыргаланып.
– “Кайткач, өйләренә бардым, абзарда маллары кыч-
кыра. “Әти кайтмады әле”, – диде малае. Шуннан ни,
әтиеңнең эше бетмәде, соңрак кайта, әйдә малларыңа
ашарга, эчәргә салыйк, – дип, малае белән чыгып, мал-
ларын караштырдым. Чәйләре термоста бар иде, аша
да йоклагыз, – дип, ишеген эчтән бикләтеп чыктым.
Күрше Хәлил абзыйларга әйтеп киттем, күз-колак булып
тор балаларга”, – дип сөйләгән. Иртән Хәлилнең бичәсе
Гөлсем, балаларның берсен мәктәпкә җибәргән, берсен
балалар бакчасына илтеп куйган, ди.
– Их, ата-ананың начар эше җиде буынга кадәр
юллый шул. Бер гаепсезләре интегә! – Алсуның, Артур
белән сөйләшкәннәре исенә төшеп, йөрәге жу итеп
китте. Ай-һай, юньлегә түгел бу, дип уйлады.
Илгизә: “Балаларга кем әйтер, ничек әйтерләр”,– дип
борчылды.
Алсу мәктәпкә китте. Анда беркем бернәрсә белми.
Мәктәп директоры Җәмил Зиннәтович янына керде,
кыскача ишеткәннәрен сөйләп бирде. Ул исә, авыл со-
ветына шылтыратты, анда беләләр икән.
– Ирекне үзен генә кайтарып җибәрмәскә кирәк булыр
инде, Алсу Салаватовна, сез ни дисез? – диде аптырап
калган директор.
– Баланы класс җитәкчесе белән бергә кайтарыгыз.
Әтиеңдә йомышым бар иде дисен. Аннан соң инде,
ситуациягә карап, хәл итәрсез. Баланы ялгыз калдыр-
магыз, әллә ни булуы бар.
– Ярар, Салаватовна, рәхмәт сезгә!
Алсу түзмәде, балалар кайтканчы, Саматларга китте.
Саматның ишеге бикле, күршесе Гөлсем апа янына
керде.
– Әле генә авыл советы рәисе килеп китте, балаларга
әле сиздермик. Бәлки, кайтып җитәр, әтиеңнең эше
бетмәгән дип кенә әйтеп торыйк. Бер-ике көнгә, кыен
булса да, сезгә тапшырып торабыз инде балаларны да,
йортны да, ди. – Нишлисең, тыңламый булмый – күрше
бит. Исән-сау гына булсын берүк!
– Гөлсем апа, Самат соңгы вакытларны әллә тагы
эчештерә башладымы әллә?
– Юк, юк! Гөнаһасына керә алмыйм, андый чагын
күргәнем юк. Кайта да йөгерә-йөгерә эшен эшләп, бала-
лары белән була. Сөенеп бетә алмый идек,
бирешмәгәненә.
– Ярый, Гөлсем апа, рәхмәт сезгә. Балаларны жәлләп
килгән идем.
– Хәзер менә керәм, өйләрен җылытам. Аш пешер-
дем, алып кереп куям. Хәлил абзаң малларын эчереп
чыкты, кичкә дә карый. Тырышырбыз, Алсу, тырышыр-
быз. Исән-сау гына кайтсын!
– Балалар янына йокларга Гөлсем апа, үзең
керәсендер ич?
– Анысын хәл итмәдек әле. Әллә Самат кайтып та
керер.
– Амин, берүк шулай гына була күрсен! – дип, эчтән
генә уйлап кайтып китте Алсу.

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (12)
Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (12)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: