Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
26 июль , 22:15

Мирсәй Әмир. Агыйдел. Повесть (2)

– Тәһарәтемне сындырта яздылар, җәһәннәм кисәүләре, тфү!.. Төне буе зина кылып йөриләр дә, таң тишегеннән торып, госел коенырга баралар, дөнья корыткычлар, тфү!..

Мирсәй Әмир. Агыйдел. Повесть (2)
Мирсәй Әмир. Агыйдел. Повесть (2)

II

Агыйдел!..

Рәсемдәге төсле матур, әкияттәге төсле серле, җырдагы төсле моңлы елга ул Агыйдел!.. Аның даны зурлыгы белән түгел, хозурлыгы белән таралган. Җырларда аны күбесенчә яшь гомергә охшаталар. Чынлап та, бик урынлы охшату. Кыска гына ара эчендә дә чиксез күп борылышлар ясый, агымын әледән-әле үзгәртеп тора: бер карыйсың – яшәү көче, тормыш дәрте белән ярсыган яшь йөрәкне хәтерләтә; үзеннән-үзе биеп торган аякларын кая басарга, ташып барган көчен кая куярга белми аптыраган егетләр шикелле, ташларны актарып, уң яклап күтәрелгән текә тауларның каты ярларын кисеп, баштүбән ага. Ул ара да булмый, көчле мәхәббәт кармагына эләгү нәтиҗәсендә төн йокысыннан мәхрүм калып, ай яктысына чыгып утырган яшь кызлар төсле уйга батып китә; ике як ярларында үскән куаклардан асылып төшкән күләгә эчендә бөтенләй агуын онытып тора. Хәтта чит-читләрендә төнбоеклар үсүгә дә каршы килми. Аның мондый урыннарын үрдәк-каз кебек кошлар бик яраталар, ләкин тормышлары өчен куркыныч барлыгын белмиләр алар: күл кебек тыныч, төнбоеклы суга булган мәхәббәтләренә каршы килә алмыйча йөзеп китәләр дә чоңгылда яткан усал җәен авызына барып кергәннәрен дә сизми калалар. Ә Агыйдел аларны күрмәмешкә салыша, бөтенләй дөньясын оныткан төсле тынып тик тора… Күп тә үтми, тагын, бик кирәкле эшен исенә төшергән кеше сыман, яңа тауларга таба борылып ашыга башлый. Ташларга бәрелүдән туган кечкенә-кечкенә дулкыннар күп булып җыелышалар да, кызык күрергә ашыккан төркемдәй, берсен берсе төртешә-төртешә, үзара әрләшә-әрләшә алга йөгерәләр. Шулай бер котырып, бер басылып ага ул. Барган юлында очраган кечкенә-кечкенә елгаларны үзенә ияртеп зурая бара, зурайган саен «акылга утыра». «Ай уймаккай кебек сызылып аккан Ашказар»ны, төбенә шом яшереп аккан тыныч Димне, «нәзеккәй» билле, ак тәнле кызлар» үстергән Уфа суларын ияртеп, ул шактый үсеп җитә, зур хезмәтләргә ярый башлый: пароходлар, баржалар йөртергә хәленнән килә. Шулар белән бергә Кама, Идел кебек абзыйларына кушылып, Каспийга – диңгезгә чыга – киң тормыш эченә керә…

Без төшкән тәңгәлдә Агыйдел каты акмый: өзлексез акрын гына күчеп торган киң, шома көмешкә охшый аның ул җире. Аргы як ярында үскән бөдрә таллардан асылган күләгәләр аның иртәнге серен тагын да арттыралар. Без уң яклап күтәрелгән урманлы тау белән яр арасында булган шактый зур тугайлык буйлап түбәнгәрәк – чит-читләре чуерташлар белән тигезләнгән чистарак урынны эзләп барабыз. Тугайлыкны каплаган куе яшеллек эчендә санап бетергесез төрдәге кошлар бергә кушылып сайрыйлар. Матур иртәгә көлеп ачылган гөлҗимеш, зелпе чәчәкләреннән чыккан хуш исләр, тын яткан Агыйдел өстеннән бөркелгән салкынча һава һәм яңа гына елмаеп күтәрелгән иртәге кояштан сибелгән рәхәт җылылык белән бергә кушылып, барлык тойгыларны да иркәлиләр, сөяләр. Тойгылар үткенләшә, күңел үзеннән-үзе романтикага бирелә. Җитди әйберләр турында уйлыйсы да, сөйлисе дә килми. Уйныйсы, шаярасы, җырлыйсы килә; сөясе, сөеләсе килә; күкрәкләрнең иркенлеге, тавышның көр булып яңгырап чыгуы, кәефнең әйбәт булуы белән масаясы килә, җырлап җибәргәнеңне сизми дә каласың.

Без дә, Гаяз белән сүз берләшкән кебек, бер үк җырны беравыздан сузып җибәрдек:

Ямьле Агыйдел буйлары

Бетерәдер хәсрәтле уйларны…

Кызыл яр астына җәелгән чиста чуерташларга йомшак сандалиларыбыз белән басып, иртәнге тынлыкны чатната-чатната, су читенә якынлаштык. Төн уздырыр өчен чуртаннан куркып сайга чыккан ташбашлар төркеме, Идел читен вак кына дулкыннар белән бизәкләп, тирәнгәрәк китте. Без, кечкенә-кечкенә яссы ташлар белән «коймак» җибәреп, ялтырап яткан Агыйдел өстен боҗралар белән чобарлый-чобарлый чишенә башладык. Ялангач калгач, үз тәннәребезнең тазалыгына үзебез сокланышып, тән хәрәкәтләре ясадык. Салкынча һавада пыяла төсле тигез булып яткан су башта безне бераз куркытты. Кинәт кенә кереп китәргә тәннәребез карыша, без, кулбашларыбызны җыерып, бер-беребезгә караша идек.

– Болай булмый, тәвәккәллек кирәк, – диде Гаяз. – Әйдә! Раз, два, три…

Агыйдел өстенең пыяла тигезлеге челпәрәмә килде. Һавага караганда җылырак булган суның чисталыгына, йомшаклыгына сокланып туя алмыйча, аргы як ярдагы бөдрә талларга карап, колач сала башладык.

– Аркылы чыгабызмы?

– Чыгабыз!

Яр шактый ерак иде. Колач сала-сала беләкләр арыгач, сырт өстенә әйләндек. Аяк белән генә йөзеп – кулларны, кул белән генә йөзеп, аякларны ял иттерәбез. Шулай, мәшәкатьсез генә йөзә-йөзә, икенче як ярга шактый якынлашкан идек инде.

– Әйдә тагын колач салабыз, – диде Гаяз, кинәт кенә талларга күмелгән ярга таба йөзе белән әйләнде. Ләкин шундый ук тизлек белән йөзеп китә алмады, кинәт тукталып, бөтенләй хәрәкәтсез диярлек хәлдә калды.

– Тукта! – дип пышылдады ул миңа. – Кара, кем бу? Нинди сын бу?

Көтелмәгәндә күз алдына килеп баскан бу гаҗәп күренешкә мин дә телсез калдым.

Каршыбызда, акыл ирешә алмаслык сер булып, бөтенләй диярлек ялангач кыз басып тора иде. Ул гәүдәсенең бөтен авырлыгын сул аягына салган да, уң аягын аз гына алгарак басып, аны үз уңаена гына куйган, уң кулын артка каерыбрак бөеренә таянганлыктан, күкрәге текә булып алга омтылып тора, – әйтерсең лә аның зифа буе үзеннән-үзе дулкынлана. Нечкә булып сузылып киткән кара кашлар астыннан тыныч, рәхәт итеп карый торган чем-кара күзләр күксел тауларга йотылганнар. Түгәрәк битнең бөтенлегенә аз гына да кимчелек китермәслек булып урнашкан кечкенәрәк борын, тамарга торган чия төсле иреннәр… Матурлык, чиксез матурлык. Барлык Венераларга алмаштырмаслык җанлы матурлык…

Бөтен җире тигез килгән алсу-көрән тәнле бу кызның, үз тәне төсле үк материядән тегелгән су киемнәреннән генә булуына карамастан, безгә шулкадәр якын җирдә, шулкадәр тирән тынычлык белән басып тора алуын күреп каушап калдык.

Кызлар белән очрашканда каушау түгел, киресенчә, күп вакытта әрсезләнеп, теле ачылып китә торган иптәшем Гаяз да, үзенең кайда икәнлеген онытып, таянычсыз хәлдә калды: аның тулы кара күзләре, зарыгып җавап көткән төсле, билгесез кызның серле торышына текәлеп тукталды. Куллары да инстинкт белән генә үзләреннән-үзләре хәрәкәтләнеп, тыгыз гәүдәсен су өстендә тоталар иде…

Кем ул? Шәһәрдән читтә, Агыйделнең дә пароходлар йөрми торган җирендә, Башкортстанның шактый караңгы почмакларыннан исәпләнгән тәңгәлендә шундый матурлыкка, кыю батырлыкка ия булырлык серле кыз кем ул? Җәйге иртәдә кояш белән бергә торып, Агыйделдә су коенуның ләззәтен аңларлык культуралы кыз бу якка кайдан килеп чыккан?..

Бу сорауларга җавап таба алмау тәэсирендә нишләргә белмичә байтак азапланган булыр идек, Гаяздагы кыюлык ярдәмгә килде. Ул, әле һаман да селкенми торган кызга карап, кыю, батыр тавыш белән кычкырып җибәрде:

– Бәхетле иртәгез белән тәбрик итәбез!

Кызның тауларга текәлгән кара күзләре кинәт безгә борылды. Тамарга торган чия төсле иреннәр, сизелер-сизелмәс дәрәҗәдә генә елмаю билгесе күрсәтеп, җай гына хәрәкәтләнделәр:

– Рәхмәт!

Тал арасына сибелгән сандугачлар музыкасын күмеп, шыңгырдап чыккан көмеш тавыш белән әйтелгән бу җавап безгә шулкадәр якын, шулкадәр ягымлы булып ишетелде, моңа кадәр татып каралмаган яңа, рәхәт тойгы бөтен тәнебезне чолгады. Әллә кайдан тирәннән, керсез күңелдән чыккан төсле булып ишетелде ул рәхмәт. Якын киләчәктә кадерле очрашулар вәгъдә иткән төсле булып яңгырады ул музыка.

Мин, кызның серле карашын үземә тартырга теләп, бөтен көчем белән аның күзләренә карый идем. Билгеле, Гаязның да шул теләктә икәнлегендә, аның да кара күзләре (ул көчле кара күзләр бу минутта минем өчен куркыныч тоелдылар) мин караган сихерле нокталарга тартылган булуында шигем юк иде. Ләкин серле кызның сихерле карашын үзебезгә тарту өчен барган бу көрәштә икебез дә җиңелдек. Кыз беребезгә дә аерым караш бирмәде, җитез хәрәкәтләр белән куе таллар арасына кереп югалды.

Икебез дә, телсез калып, кызның яңадан күренүен көттек. Бик озак көттек. Кыз яңадан күренмәде. Су өстендә озак тору – өзлексез хәрәкәт – безне арытты. Агыйдел бу тәңгәлдә кызу акмаса да, безне шактый алып китеп өлгергән иде инде. Арыган булуыбызга карамастан, кыз күренгән ярга чыгып ял итәргә батырлыгыбыз җитмәде, ерак булса да, кайту ягына борылдык… Кире кайткан вакытта инде без килгәндәге төсле шаян түгел идек. Кыз безнең йөрәкләрдән нәрсәнедер алып киттеме, нәрсәсендер безгә калдырып киттеме, ни булса да булды, безнең уйда да, телдә дә шул булды. Тик никадәр генә уйласак та, никадәр генә сөйләсәк тә, аның кем булуы, каян килеп чыгуы турында рәтләп бернәрсә дә белә алмадык. Агыйделнең бу тәңгәленә килүенә карап кына, Кинҗә исемле кечкенә башкорт авылында булырга тиеш дигән нәтиҗәгә килдек.

– Очратырбыз әле без аны, Гаяз, ә?

– Бәлки…

 

III

Тешсез Ибрай тыкрыгын борылып, безнең урамга керүгә, чалма-чапан кигән, тупас кына таякка таянган, кечкенә буйлы, ап-ак кәҗә сакаллы, җеп кебек кенә калдырып алынган мыеклы бер карт очрады. Иртә намазыннан иң ахырдан гына чыгып, һаман да авыз эченнән нәрсәдер мыгырданып барган бу карт миңа кечкенәдән үк таныш иде. Мин белгәннән бирле аны Таквә Сәхәү дип йөртәләр. Тәкъвалыгы бигрәк тә малайлар каршында нык сизелә торган иде аның. Безнең бөтен уеныбызны яраксызга чыгара торган иде ул: кузна уйнаганда килеп чыкса, «отыш уены – хәрәм уен» дип, кузналарыбызны тибеп очыра, шар сукканыбызны күрсә, «тәрәзә ватарсыз» дип, шарыбызны кесәсенә салып куя торган иде. Көнбагыш ярганны яки сагыз чәйнәгәнне күрсә, «әдәпсезләнеп, авыз күтәреп, урамда ашап йөрмәгез» дип, колакны тартып киткән чаклары да еш була иде. Ләкин без, аны күргәндә, сагыз чәйнәмичә булдыра алмый идек. Чөнки, сагыз чәйнәгәндә, төкерек күп җыела. Ә Таквә Сәхәүнең төкереккә бәйләнгән бик кызык гадәте бар. Ул урамда күрендеме, хәзер бер-ике малай авызларына сагыз кабып, аның алдыннан төшәләр дә алмаш-тилмәш төкеренә башлыйлар. Ә Сәхәү карт аларның артларыннан һәрбер төкереккә тукталып, кәвеше белән ышкып бара, башка малайлар аның артыннан карап, көлешеп калалар иде.

Беркөнне мин аның ни өчен болай эшләвенең сәбәбен әнидән сорадым. Әни: «Сәхәү карт бик акча ярата торган кеше, бервакытны ул юлда кечкенә генә, түп-түгәрәк, ап-ак бер әйбер күргән, аны ун тиенлек көмеш дип белеп тотып караса, төкерек булып чыккан, шуннан соң ул күренгән бер төкерекне кәвеше белән ышкып карый торган булып киткән, имеш», – дип җавап бирде. Чын идеме ул, әкият идеме, тик ул хәбәр минем аркылы шул ук көнне бөтен малайларга фаш булды.

Билгеле, Сәхәү картның тәкъвалыгы болар белән генә чикләнми. Кышкы озын төннәрдә урамнарда җырлап йөргән яшьләрне таяк белән кыйнау; Гает көннәрендә, тәравих намазларында, мәчеткә тулып, намазлык өстендә әдәпсезләнүче малайларны типкәләп чыгару; мәзин йоклап калган көннәрдә иртәнге азанны әйтү һәм яңгырсыз елларда яңгыр боткасы пешерү; мәчеткә утын-фәлән китерү өчен өмә чакыру; мөтәвәллиләр җыелышы уздыру; яманаты чыккан хатыннарны авылдан кудыру кебек эшләрне оештыруда да башлап йөри торган тынгысыз карт ул. Авылдагы иң хәлле кешеләрдән саналганга күрә, мулла-мәзиннәр генә түгел, бик күп башка картлар, картлар рәтенә кермәгән ир уртасы крестьяннар да ул күтәргән эшләргә кушылмыйча, аның тәкъдимнәрен кабул итмичә булдыра алмыйлар. Аның бу чаклы тәкъва булып китүенең сәбәбен авыл халкы түбәндәгечә аңлата: Сәхәү карт яшь чагында бик тәүфыйксыз кеше булган, имеш. Кәлимулла исемле зур маллы картның төпчек улы булганга күрә, иркә үскән, ди. Егет булып җиткәч, яман юлга басып, азып-тузып киткән, атасының акчасын урлап качып, еллар буена югалып йөргән, ди. Атасын җәберләп кенә калмаган, яман кешеләргә катнашып, тирә-яктагы бик күпләргә зыян китергән, ди. Атасы үлем түшәгенә яткач кына кайтып, үткән эшләреннән елый-елый тәүбә итеп, картның бәхиллеген алган һәм, атасы дөнья куюга, яшь әнисе белән никах укытып (Кәлимулла карт үләргә бер ел калганда гына яшь кәләш алган булган), ике агасын куып чыгарган да төп йортта калган. Бу кыланышлары өчен аны ике агасы да, карт анасы да яратмаганнар. Дөнья кайгысы көчлерәк булганга күрә, Сәхәү алар белән исәпләшмәгән, теше-тырнагы белән атасыннан калган дөньяга ябышкан. Мал табу, дөнья арттыру өчен нинди юл уңай килсә, шуннан барырга тайчынмаган. Үзе дә эшләгән, хатыны да эшләгән, тирә-яктагы ярлы-ябагай да аңа хезмәт иткәннәр. Ул арада әкренләп кенә гомер узган, аның үз уллары үсеп җиткән.

Бик күпләрне имгәткән дөнья сугышы аның малларына һәм малайларына зарар китермәү генә түгел, киресенчә, аңа тагын да югарырак күтәрелергә ярдәм иткән. Дөньяның «рәтен» белеп яшәү нәтиҗәсендә Октябрь революциясе дә аның тамырын бөтенләй суырып ташлый алмаган. Бик күпләрнең үзәгенә үткән ачлык та Сәхәүгә дөньясын түгәрәкләүгә генә хезмәт иткән. «Тынгысыз» еллар беркөе уңайга салынып, ирекле сәүдәгә юл куелгач, ул тагын да иркенрәк тын ала башлаган. Дөнья эшләрен улларына тапшырып, үзе ахирәт эшләре тирәсенә якынлашкан. Үкертеп сәүдә иткән улларына акыл һәм фатиха биреп кенә ята торган булып калган. Тәкъвалык эшендә узынып китүе яшь чагында эшләгән гөнаһларын йолу исәбеннән килеп чыккан, имеш, ди…

Агыйдел ярында очраган серле кыз тәэсире астында янып кайтып килгәндә очраган кечкенә буйлы мәчет карты – Таквә Сәхәү – ни өчендер әнә шулай берьюлы бөтен тарихы белән күренде миңа. Ике елны шәһәрдә уздырып, яңа гына кайтып төшкән кеше булганга күрә, үземне авылдагы бөтен кеше өчен кунак дип уйлаганмындырмы, нигә икәнен үзем дә белмичә, Таквә Сәхәү белән исәнләшәсем килде.

– Исәнме, Сәхәү бабай! – дип кычкырдым.

Таквә Сәхәү оеп кына кайтып барган җиреннән шып тукталды, йөзе белән безгә әйләнеп, озын җиң эченнән аз гына чыгып торган сул кулын маңгаена куйды, өстебезгә карап бераз сүзсез торды да, җавап бирмичә, кинәт үз юлына борылды. Бер-ике адым атлаганнан соңында гына бөтен тирә-якка ишетелерлек көр тавыш белән каргана башлады:

– Тәһарәтемне сындырта яздылар, җәһәннәм кисәүләре, тфү!.. Төне буе зина кылып йөриләр дә, таң тишегеннән торып, госел коенырга баралар, дөнья корыткычлар, тфү!..

Мин, елмаеп, Гаязга борылдым:

– Тере кулак күргәнем юк, ди идең, Гаяз, менә шушы инде ул, күр…

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: proza.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: