Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
25 июль , 08:45

Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (11)

Шулчак Артур кайтып керде, йөзе борчулы.– Нәрсә булды?– Кайтканда күңелсезлеккә тап булдым. Күпер янында Саматның машинасы белән бер ак “Нива” тора. Кешеләре күренми, аптырап туктадым, машинадан төштем. Күпер астында кемнәрдер бәргәләшәләр. Карасам, өч егет галәмәте һәм Самат...

Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (11)
Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (11)

(Дәвамы.)

Күкләрдә йолдыз
...Яңа көн туды. Сирәкләп кенә кар ява. И бу беренче
карның аклыклары, пакьлекләре! Әйтерсең дә әйлән-
бәйлән уйнарга ак күбәләкләр чыккан. Челтәр-челтәр
бизәкле кар бөртекләре иркә генә тирбәлешеп җиргә
сибелә, кайберләре ялангач агач ботакларына,
кайберләре тәрәзә рамнарын, койма, түбәләргә сайлап
куна яки җиргә ята, ә бер ише әйләнә-әйләнә юлларын
дәвам итә.
Илгизә түзмәде, киенеп чыгып китте... Табигатьнең
бизәкле челтәр карларына төренеп, тынып калган
гаҗәеп гүзәл мизгелгә сокланып, онытылып карап
торды. Маллар янына чыккан Илгизә, сөенеп, үзалдына
кабат әйтеп куйды:
– Тирә-якта аклык, пакьлек!!!
Күңелен, йөрәген, үз иркенә куеп, ап-ак кар өстендә,
челтәр кар бөртекләренә ияреп әйләнде ул йортта.
Аның өзелеп-өзелеп яратасы, яратыласы килде!
Шушы искиткеч матурлыкны иң яраткан кешесе белән
бүлешәсе иде. Илгизәнең дә иләсләнгән күңелен
аңлардай бер зат бардыр бит?! Әзгә дә сөенә, кояш
нурына, яктылыгына, көннең ямьлелегенә куана белгән,
күңеленең кырларын ачы әрем белән бизәмәгән, кырыс
салкынлык белән тутырмаган тугры һәм олы йөрәкле,
синең өчен җанын бирергә әзер торган, күңел җылысын
бөркегән кешең булса икән... Икәвең бергә яшәүнең, бу
фани дөньяның тәмен бергә тойган кешең булса икән!
Бардыр ул кеше, әлбәттә, бардыр. Тик әлегә билгесез.
Кайда ул якындамы, ерактамы? Кеше, үзе теләсә,
бәхетле дә, бәхетсез дә була ала. Шушы сихри аклык
эчендә Илгизәдән башка беркем юк. Димәк, күңелендәге
хисләрен бүлешергә челтәрле кар бөртекләре һәм
аларны әкрен генә уйнаткан, тибрәткән җилләр генә
бар.
Кар бөртекләренең битләренә, иреннәренә төшеп
эрүе аңа әлегә үзе күренмәгән, беленмәгән булачак
сөеклесенең назлап кына яратуы, үбүе булып тоелды.
Ап-ак дөнья, әнә шулай, аның күңел дәрьясын биләп
алды...
Шушы беренче кар төшкән көннән аның кәефе үзгәрде
дә куйды. Аңа ниндидер җиңеллек һәм рәхәтлек килде!
Күкрәк киереп сулыйсы гына түгел, өзелеп сөясе дә
бардыр аның да. Тормыш дәвам итә бит! Үзе дә
сизмәстән, йөрәге, күңеле сөю һәм сөелү бөреләренә
тулышкан мәл килеп җитте!
Кыр эшләре бетеп, кар төшкәч, авыл халкы әзрәк тын
ала. Йорттагылар җәйдән әзерләнгән ризык белән мал-
ларын карап көн итә башлыйлар. Фермаларда, трактор-
машина паркларында язгы чәчүгә әзерлек бара. Шулай
да, Артур да бераз иркенәйде. Эшеннән яңа төзелгән
өйдә өч бүлмәле фатир бирелсә дә, язсыз күченмәскә
булдылар. Бик тыгыз вакытларында гына анда кунып
кала. Район үзәге якын булгач, аның йөреп эшләве үзен
сиздермәде берсенә дә. Чөнки элекке эше дә юл йөрү
белән бәйле иде бит. Ул өйдә вакытларда Алсу Илгизәне
ял иттерергә тырыша, хәтта район үзәгенә килгән кон-
цертларга билет алдыра. Үзләре кайтканчы балаларны
Ак әби карап тора. Фәдис Ганиев концертына аны да
алып бардылар, «Шахта» җырын җырлаганда Ак әбинең
күзеннән яшьләре агып төшә башлаган иде, концерт
беткәнче әкрен-әкрен генә сөрткәләп утырды.
Бу юлы Артур өйдә калды балалар белән, Алсуларны
Илгиз кайтып алып китте. Билетларны да ул алдан
алган булган. Аның да концертка киләсен белгәч, Илгизә
яшь кыздай дулкынланды: чәчен бер сүтте, бер үрде;
киемнәренең дә берсен киде, берсен салды. Азактан
кара толымын түбәсенә өйде, өстенә кура җиләге
төсендәге яңа күлмәген киде. Матур гына түгел, чибәр
иде Илгизә! Чибәр генә түгел куркыныч чибәр иде!
Кайтканда, Илгиз Ак әбидән:
– Инәй, концерт ошадымы? – дип сорап куйды.
– И бәбкәм, ошамаган кайда, рәхмәт яусын сезгә!
Бигрәк үзәкләрне өзеп җырлый бит бу бала.
– Күз яшьләрең дә чыкты бугай?
– Ул “Сарман”, “Рамай”, “Шахта”лар безнең заманның
да җыры бит. Бу Фәдис бигрәк моңлы инде... андый
моңлылар һәр буынга берәү генә буладыр, мөгаен.
Илгиз аларны кайтарып, чәй эчеп, кайтып китте. Тик
Илгизәнең күңелен дә үзе белән алып китте. Урынына
яткач, күзләренә җыелган яшьләренә ирек биреп, үзе
мендәр почмагын тешләде Илгизә...
Аннан соң күп тә үтмәде, авылда “Яшьләр кичәсе”
үтте. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү, конкурслар, уен-
нар бергә үрелеп барды. Илгизә, җәзага эләккәч, ул,
“Карлы чыршылар” җырын җырлап, Ташлыяр халкын
таң калдырды.
– Икенче без сине бер чарадан да калдырмаячакбыз.
Кара әле, шундый тавышны яшергәч ни, – диешеп, аңа
кул чаптылар. Мәктәп укучыларының күмәк биюләре
артистларныкыннан бер дә ким түгел иде. Илгизне ка-
бат-кабат сорап җырлаттылар.
Яшьләр дискотекага калды, Илгизә белән Илгиз кай-
тыр юлга чыкты. Кич шундый матур иде. Егет Илгизәгә
йөреп килергә тәкъдим итте:
– Өйдә кайчан да утырырга була, мондый матур кичтә
йөреп килмәү зур гөнаһ булыр, – дигән булды.
– Болар нишләп йөриләр дип, кайберәүләр аптыра-
масмы соң?
Илгизәнең колагына, мәктәптә информатика укыткан
кыз Илгиз өчен "саргая" икән дигән сүз кереп калган
иде. Бүгенге кичәдә дә күзен алмады, алар клубтан
икесе бергә чыгып киткәч ни уйлагандыр.
– Аптырамаслар. Әйдә, мин сиңа үземнең яраткан
урынымны күрсәтәм, – диде Илгиз. Илгизәләр өеннән
ерак булмаган күлгә таба атладылар. Чынлап та, талла-
ры ялангач булсалар да, күңелгә ятыш бу урын. Килеп
җиткәч, Илгиз Мөдәрисович:
– Менә, Илгизә, минем яраткан урыным шушы. Бала
чагымнан ук таллар – сердәшләрем.
– Менә ничек?!
– Ә ник? Кызлар гына серләрен табигатькә бушата-
дыр, дип уйлый идеңме, Илгизә?
– Әллә, – дигән булды Илгизә.
– Бу таллар синең турыда да беләләр.
– Каян? Ничек?
– Хәзер аңлатам Илгизә! Без синең белән дөньяны
яхшы гына күреп өлгердек. Мин сине монда юкка гына
алып килмәдем. Кыска гына әйтәм: беренче тапкыр ма-
шинама утыргач та күңелемә кердең. Шуңа үземне тыеп
тота алмыйм, авылга кайтасым килеп кенә тора.
Хисләрне мәҗбүри тагып булмый, алай да, күңелендә
ниндидер хис-тойгы булса, “юк” дияргә ашыкма?! Ә
инде юк икән, берни эшләр хәл юк.
Илгизә дә дөресен әйтергә булды: “Юк димим, Илгиз..
мин дә...” – диде әкрен генә. Икесе дә бермәл тынып
калдылар, икесен дә татлы хәлсезлек биләде, телләре
әйләнмәде. Илгиз, кызны әкрен генә кулларыннан алып,
үзенә тартты.
– Илгизә, Илгизәм, күпме көттем мин бу минутларны,
– диде дә, аны күкрәгенә кысты.
Илгизәнең карышырлык хәле юк иде, башы әйләнде.
Аңа шундый рәхәт иде бу җылы куенда. Илгизнең кай-
нар тыны зиһенен җуйды. Егылып китмәс өчен, аның
куенына ныграк сыенды. Илгиз, үзен-үзе белештерми,
тансык иреннәргә үрелде, аның да бөтен тәнен әйтеп
аңлата алмаслык газаплы ләззәт чолгап алды. Шашып-
шашып, сөйгәненең иреннәреннән, муеннарыннан,
күзләреннән үпте. Ул инде үз-үзен тыя алмаслык хәлгә
җиткән иде. Акыл – йөрәккә, йөрәк акылга буйсынмас
булды. Шулчак кыз, кинәт айныгандай, Илгизне читкә
этте, үзенең йөрәге күкрәк читлегенә сыймый шашып
типте: “Йа, Раббым, үзең сакла хатадан! Мин ялгышлык
эшләмимме, Раббым?...”
– Әйдә, Илгиз кайтыйк? Көтәләрдер безне, – диде,
телен көчкә әйләндереп, үзендә уянган көчле теләктән,
хисләрдән куркып.
Илгиз аны кысып кочаклаган килеш кайтыр сукмакка
борылды, алар, бер-беренә сыенып, Алсуларның капка
төбенә килеп җиттеләр.
– Аерыласым килми синнән, Илгизә. Үзеңне менә
шулай күтәрәм дә, өемә алып кайтып китәм әле, – дип,
Илгизәне җиңел генә кулларына күтәрде.
– Төшер, Илгиз, күрерләр, – дип пышылдады Илгизә.
– Күрсә ни, без икебез дә ялгызлар, – диде каны кай-
нап торган егет.
– Кермисезмени?
– Юк, соң бит инде. Болай, мин кайтам да сине коча-
гымда хис итеп ятып йоклыйм.
– Алай булгач, мин керим. Артур белән Алсу алдында
кыен, яшь кыз түгелмен бит.
– Артурдан кыенсынма! Белә ул минем сиңа булган
хисләремне. Без бит яшь-җилкенчәк түгел. Тагын бер
генә үбим дә үзеңне. Инде бу иреннәргә берәрсе ялгы-
шып кагылса, белмим, көнләшүдән нишләрмен.
– Курыкма, беркем дә кагылмас, – дип пышылдады
Илгизә.
– Димәк, вәгъдә: син – минеке, мин – синеке! – дип,
Илгиз аны күтәргән килеш кенә капка келәсен ачты.
– Татлы йокы, кадерлем!
– Сезгә дә!
Илгизә ихатага кергәч, ишеккә сөялде. Әнә, күктә йол-
дыз атылды! Бу вакытта теләк теләсәң, кабул була, ди.
Тик аның теләк теләргә уена да килмәде. Ул бүген
болай да дөньядагы иң бәхетле кеше! Ул гүя Илгизнең
кар өстеннән атлаган аяк тавышларын гына ишетә иде.
Илгизә әкрен генә өйгә керде. Өйдәгеләр йокыга яткан-
нар, почмак якта утны кабызып калдырганнар. Илгизә,
үз бүлмәсенә кереп, урынын җәеп, утларны сүндерде.
Аның тизрәк хисләре белән генә каласы килде. Озак
кына йоклый алмады: иреннәрендә Аның иреннәренең
тәмен тоеп, җиңелчә калтыранып алды. Соңыннан
татлы елмаю белән йокыга талды...
Иртәгәсенә, мәлен туры китереп, Артур юкта Алсу
белән киңәшләшергә кирәк, дип тәвәкәлләде.
– Алсу, минем ачыктан-ачык сөйләшәсе сүзем бар,
синең фикереңне беләсем килә, – дип сүзен башлады.
Алсу, кул эшен бер як читкә куеп, мин әзер, дигән
төсле аңа төбәлде.
– Алсу, син кичә кайтып киттең, ләкин мин дә озак
тормадым, синең арттан Илгиз белән кайтырга чыктым.
– Ул туктап калды; төртелде, кулларын кая куярга белми
пошаланды.
– Мин абыеңа хыянәт иттем, – дип, гаепле баладай
башын иде.
– Нәрсә, тулысынча хыянәт иттеңме, әллә өлешчә
генәме? – дигән булды Алсу, көлеп җибәрүдән чак тые-
лып.
– Өлешчә...
– Ә, алай гына булса, ярый! – Алсу, урыныннан торып,
Илгизә янына килде, иягеннән тотып күзләренә карады:
– Әй, Илгизә, Илгизә, гаепле бала кебек утырма, синең
бер гаебең дә юк. Абыемны әллә ниләр булса да кире
кайтарып булмый бит. Сиңа яшәргә кирәк, үз дөньяңны
булдырырга. Мине күрми дисеңме, аны ничек сагынып
өзгәләнгәнеңне. Әл дә ничә ел ялгыз яшисең, син яшь
бит әле. Мин махсус кайтып киттем, сөйләшсеннәр дип.
Күрәм дә, сизәм дә бер-берегезгә күңелегез ятканын.
Илгизә җиңел тын алды:
– Әлбәттә, Фәнисне беркем дә алыштыра алмый, тик
аны кайтарып та булмый шул, көтәр кешем юк.
– Илгизә, Илгиз бит бар яклап та Фәнис абыема охша-
ган.
– Тик, Алсу, мин куркам. Көлеп кенә шаярткан
булса?
– Нәрсәдән? Ник?
– Кабат яраланып калудан. Без бер-беребезгә тиң
түгел, аның әллә кемнәре бардыр, мөгаен. Ул бит
өйләнмәгән егет, ә мин – тол хатын. Башка яклары
да: ул әнә нинди зур эштә.
– Хафаланма, вакыт күрсәтер. Хикмәт вазыйфада
түгел, ә йөрәктә.
– Алсу, син ни диярсең, мин читтән торып югары
уку йортына укырга керергә уйлыйм әле.
– Вәт, молодец! Хуплыйм.
– Алайса, син миңа китаплар белән ярдәм итсәң,
мин язга тәвәкәлләп карыйм?
– Ниндигә уйлыйсың? Психология буенчамы?
– Өстенә бастың.
Илгизәнең кесә телефоны шылтырады, Илгизнең
тавышы ишетелде:
– Илгизәм, бүгенгә югалтма! Сагындым, эштән
генә дәштем, хуш, кадерлем!
Илгизә авызын ачып бер сүз дә әйтә алмый
калды.
– Кайдан белгән ул минем номерны?
– И, кирәк кеше аптырамый ул. Нәрсә сөйли?
– Югалтмаска кушты.
Шулчак Артур кайтып керде, йөзе борчулы.
– Нәрсә булды?
– Кайтканда күңелсезлеккә тап булдым. Күпер
янында Саматның машинасы белән бер ак “Нива”
тора. Кешеләре күренми, аптырап туктадым, маши-
надан төштем. Күпер астында кемнәрдер
бәргәләшәләр. Карасам, өч егет галәмәте һәм
Самат. Самат молодец, бирешми, тик көчләр тигез
түгел. Баш эшләп калды. Юри:
– Иптәш милиционер, бу якка килең, менә монда,
күпер астындалар! – димен кычкырып. Мин шулай
кычкыруга, тегеләр ялт күпер астыннан. Каранып та
тормадылар. Машиналарына кереп утырып тайды-
лар, минем машинада йөри бит теге тимер кисәге,
шуның белән берсенең аркасына биреп кала алдым.
– Юкка суккансың, юлда йөрисең, сагалап торула-
ры бар үзеңне, – диде Алсу, куркынып.
– Курыкма, алар миңа карап та тормадылар.
– Ә ник аңа бәйләнгәннәр соң?
– Бу беренче бәйләнүләре генә түгел, ди. Әнә теге
йөргән хатыны, Наилә эше бугай. Без барыбыз да
район үзәгендә шул ашханәдә ашыйбыз ич инде,
очсызрак, дигән булып. Шул бер ашавында,
Саматның чәенә нәрсәдер салган бугай, чөнки
башы әйләнеп, хәле китә башлаган, ярый үз хәлен
сизеп, ашаганын косып, больницага барып ашказа-
нын юдырткан. Кайтышлый кереп, Наиләне тиргәгән,
“сука” дип. Әнә шул малай-шалайлар гел Наилә
янындалар, ди. Наркоманнар бугай. Шул көннең
төнендә Саматның йортына килгәннәр, капкасы
бикле булган. Эт өргәнгә карасам, ак “Нива” маши-
насы янында болар өчәү һәм Наилә басып тора, ди.
Ул төнне керә алмый киткәннәр. Бүген, әнә артын-
нан куып килеп, машинасын күпер башына кысып
төшермәкче булганнар. Шуннан, аптырагач, маши-
насын туктатып төшкән. Менә шундый хәлләр.
– Бик нык эләккәнме Саматка?
– Ярыйсы. Өчәүләр бит.
– Болай гына туктамыйлар алар, болай булгач,
милициягә әйтсен, тикшерсеннәр.
– Самат та үзсүзле бит, башта Наиләгә әйбәтләп
аңлатып карыйм әле, ди.
– Ай-һай!
Илгизә, сүз кыстырмый, тыңлап кына торды,
Айсылу исенә төшеп, йөрәге “жу” итеп китте. Балаларны
әллә нигә тарытмасыннар тагы. Айсылуны балалар бак-
часыннан абыйсы килеп ала, кулыннан тартып алып
китүләре бар.

(Дәвамы бар.)

И.Нигъмәтҗанов рәсеме.

Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (11)
Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (11)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: