Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
24 июль , 08:45

Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (10)

Больницада аңыма килгәч, төшнең мәгънәсен аңладым: абый нык рәнҗегән миңа, сезнең өчен. Өстәлдәге ризыкларны сыпырып төшерүе – минем вакытлыча бу өйдә ризыгым бетеп торуга ишарә булган. Бу килгән бәхетсезлек югары көч тарафыннан мине акылга килергә чакырып, гомер мизгел эчендә өзелергә мөмкин икәнлеген аңлатты.

Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (10)
Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (10)

(Дәвамы.)

Илгизә Айсылу турында да әйтергә кирәк дип тапты.
Югыйсә, иртән “әннәм” дип килеп керер, йә
аңлашылмаучанлык килеп чыгар. Иртәгә ял көне бит,
болай башка көннәрне балалар бакчасына йөртәләр.
– Алсу, нәрсә диярсең, Әлфия кызы Айсылу ияләште
безгә. Балаларга ияреп, мине “әннәм” ди. Берничек тә
кайтарып җибәрә алмыйм, жәл дә....
– Нәрсә дип әйтим, безгә сыенмый, кемгә сыенсын ул
сабый. Элек тә Әмир белән уйныйлар иде. Мин бик
риза, теләсә кайда йөргәнче. Бездә күзәтү астында
була. Димәк, мин больницада юкка ятмаганмын, кызы-
быз да булган, – дип шаяртты Алсу. Аның арыганы сизе-
леп торса да, кәефе күтәренке.
Йоклар вакыт җиткәч, тагы кызык хәл булып алды.
Әмир Алсуның куенына сыенып йоклап китте, Артур
аны күтәреп алып урынына илтеп салды, ә Айдар:
– Әннәм, бәү-бәү, – дип, Илгизә артыннан еламсырап
йөри башлады. Артур:
– Кил, улым, бәү-бәү иттерәм. Әнә абыең да бәү-бәү
итә, – дип, кулын сузды.
Айдар аның кулын читкә этеп җибәрде дә:
– Әннәм, – дип, аш бүлмәсенә таба бара башлады.
Алсу:
– Кая әле, бәләкәчем, әннәсе белән бәү-бәү итә ул,
– дип, янына алмакчы булды. Әмма Айдар аңа тутырып
карап торды да, Илгизә янына кереп китте.
Алсу белән Артур:
– Без егет белән кызга әйләнгәнбез. Әнә Илгизәнең
хәзер өч баласы бар, – дип көлешеп алдылар.


Гафу ит мине!
Көз үзенең бөтен көченә, җиргә аягын нык басып,
кышка килергә юл арчыды.
Артур баш-аягы белән эшенә чумды. Өйләренә йо-
кларга гына кереп чыга, дисәң дә дөрес була. Малайлар,
әтиләрен көтәләр-көтәләр дә, йоклап китәләр. Ул алар-
ны йокыларында чагында гына сөя.
– Минем Артурым өйгә дә чак кереп чыга, хуҗалык
эшләрен әллә инде бөтенләе белән үз өстенә алдымы?
– дип, Алсу яратып кына ирен шелтәләп алган була.
– Соң, Алсу гөлем, сизмисеңмени, районыбызда
соңгы вакытларда алга китешне. Элек көч җитмичә таш-
ланган җирләр эшкәртелеп чәчелә, техника паркы,
орлыкларның сортлары яңара, – дип, шатланып тезеп
алып китә Артур.
Аңа каршы, Илгизәгә күз кысып, Алсу аны тагын да
чәмләндереп җибәрә:
– Инде механика гына түгел, күрәм, агрономиягә дә
тешең үтә башлаган шикелле? Яңа сорт орлыклар ту-
рында да сөйлисең.
– Сөйләми ни, кемнәрдер уйларга тиеш ич. Югыйсә,
син дә кунак, мин дә кунак атка печән кем сала, дигән
кебек килеп чыга бит. Орлыгын да уйламый булмый.
– Ни өчен яшь орлыклар, элеккеләре ярамыймыни?
– Чөнки яшь орлыкларның чыгышы, үсү көче югары,
гөмбә чирләренә каршы торучанлыгы көчле, уңышы
мул. Аның өстәвенә, элек ташланган җирләргә иген
чәчеләчәк. Иген булса – муллык була. Игенне үстерергә
техника кирәк. Эш көче кирәк. Югыйсә, яшьләр бит эш
булмаганлыктан, хуҗалык юньләп түләмәгәнлектән чит
җирләргә эшкә чыгып китәләр. Аннан әкренләп авыл
картая, бетә. Менә шулай, бичәкәй, уйламас җирдән
уйларга туры килә.
– Оһо, молодец! Болай булсаң, синнән бик яхшы
җитәкче чыгар иде.
– Һе, син ничек уйлаган идең? – диде Артур эре генә.
– Күрәсең, авыл хуҗалыгының бөтен тармагына да
техника кирәк. Шуңа, гөлкәйләрем, мине югалтып, кай-
гырышып утырмагыз, кайтып хәлләрегезне
белештерергә тырышырмын.
Ул бөтен йөзенә елмаеп, канәгать булып, тагы өйдән
чыгып китте. Ихатадагы барлык эшләрне дә Илгизә үзе
башкара. Алсу балалар янында булгач, күңеле тыныч.
Тыштагы эшләрне йөгереп-йөгереп эшли дә, өйгә кереп,
ашарга әзерли.
Әлбәттә, Алсу тик тормаска тырыша, тик Илгизәгә бу
ошап бетми.
– Бер эшкә дә тотынма, мин сине бер ел саклыйм дип,
үз-үземә сүз бирдем. Ә син, тагы чирләп китеп, минем
бөтен хезмәтемне юкка чыгарырга уйлыйсың, ахрысы,
– дип, көлеп тә ала. – Юкса, ташлап кайтам да китәм.
– Кайтып кына китә күрмә, мин сиңа шулкадәр
ияләштем, синсез үзебезнең йортны күз алдыма да
китерә алмыйм.
– Шулай булгач, мин кушканча гына яшисең!
– Әлбәттә! Тик менә кыймылдарга кирәк, Илгизә.
Күрмисеңмени, тазарып барам бит, киемнәрем сыймый
башлады инде, – дигән булып, көзге каршысында
әйләнгәләп күрсәтә.
Әле дә шулай шаярышып-көлешкәндә Артур кайтып
керде.
– Бәй, нишләп бүген иртәләдең, төшке аш та әзер
түгел, – дип, Илгизә аш бүлмәсенә кермәкче булды.
– Юк, юк, Илгизә! Ашап тормыйм әле, Алсу-гөл янына
киңәшкә генә кайттым. Район үзәгендә капкаладым.
Алсу сагаеп кына елмайды:
– Йә, мин бөтен игътибарымны тупладым.
– Хәзер сезгә ике хәбәр. Беренчесе: Илгизә, синең эш
мәсьәләсен хәл иттем. Район мәгариф бүлеге мөдире
белән сөйләштем, хәзер яз гариза, көнен куйма,
имзаңны гына куй, алып китәм. Ун ел эшләгәннән соң
педагог кеше бер елга чаклы отпуск ала ала икән, тик
түләү оешманың үзеннән тора, ди. Көченнән килсә
түли, килмәсә – юк.
Икенчесе: менә нәрсә, бичәкәй, Алсу-гөлем, миңа
район буенча баш инженер вазыйфасын тәкъдим
иттеләр. Син ни диярсең икән? Илгизә, син дә уйла!
Беразга өчесе дә тынып калдылар.
Беренче булып Алсу телгә килде:
– Җавапны бүген үк бирергә тиешсеңме?
– Әйе. Чөнки бу тәкъдим без хастаханәгә китәр ал-
дыннан ук уйланылган булган, әнә шул хәлләр аркасын-
да тукталып торган. Бүген сәгать өчтә киңәшмә, риза
булсам, минем кандидатураны тавышка куялар.
– Югары күтәрелүең бик яхшы. Димәк, үзеңне эшеңнең
остасы итеп күрсәтә алгансың. Мин бик шат, горурланам
синең белән, Артур! Тик монда безнең киңәштән бигрәк,
үзең уйла инде, сиңа бит эшләргә! Үзең риза булсаң,
мин каршы түгел.
– Рәхмәт, Алсу фикереңә! Син ни дисең, Илгизә?
– Мин ни нәрсә дия алам, Алсу белән килешәм тулы-
сынча.
– Анысы шулайдыр ла ул. Тик синең ризалыктан
башка булмый шул.
– Ник?
– Риза булсам, өч айга Уфага укырга китәргә туры
киләчәк. Аннан соң, кайтып керә торган эш түгел бит.
Әле торак мәсьәләсе дә хәл ителеп бетмәгән, “булачак”
диделәр дә диюен. Кышка таба күченеп тә, әллә ничек
бит әле.
– Ә монда синең урынга кемне тәгаенләргә уйлый-
лар? – дип сорап куйды Алсу.
– Аларныкы белән кызыксынмадым, үзем Самат –
яхшы кандидатура, дип уйлап торам.
– Соң аның ике баласын кем карар? – диде Алсу, бор-
чылып.
– Әле өлгерә бит, өлкән инженер булгач, механикны
күбрәк “җигәр”. Ул турыда соңыннан. Димәк, сез каршы
түгел?
Артур белән Алсу икесе дә Илгизәгә карадылар. Ул
кычкырып көлеп җибәрде:
– Нәрсә икәүләп миңа карап торасыз?
– Синең сүзең кирәк, Илгизә. Чынлап та үзебез генә
быел мондый зур эшне җиңә алмыйбыз, – диде Алсу.
– Мин үз сүземне әйттем сезгә, әллә ни булса да, бы-
елга сезнең янда булам. – Аннан шаярып, көлеп өстәп
куйды: – Һәр гаилә дәүләтнең бер бәләкәй генә өлеше,
ә без – ике гаилә бергә! Илне “кризис”тан чыгарырга
тырышырга кирәк. Ничек мондый вакытта, илгә кирәкле
Артурны йортка бәйләп куясың инде. Эшлисең инде,
җигеләсең, Артур! Без быелга кышны ничек тә сине бор-
чымаска тырышырбыз: малларга азык булса, безгә акча
кайтарып торсаң, шулай бит, Алсу?!
– Әлбәттә! – Алсу көлеп җибәрде.
– Ярый алайсаң, кызлар, ризасыз, димәк? Мин кит-
тем.
– Бар, бар, изге сәгатьтә! – диешеп калдылар Алсу
белән Илгизә.
Ул Илгизәнең гаризасын алды да, ашыгып чыгып
китте. Аның артыннан карап калган Алсу:
– Сиздеңме, Илгизә, Артурның ничек сөенеп чыгып
китүен? Димәк, эшлисе килә, – дип куйды.
– Әлбәттә, сиздем. Соңгы елларны да үз эшендә бик
нык тырышып эшли, ди идең бит үзең. Андый тырыш
кешеләр башкаларны да үз артларыннан ияртә алалар.
Тукайның: “Әйдә халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә
йөзмәккә”, – дигәне кебек. Эшләсен генә! Без хуплый-
быз гына аны, шулай бит?!
Күңелләре күтәрелеп киткән ике яшь хатын, бергәләп
төшке аш әзерләргә керештеләр. Тиз-тиз генә салат
эшләделәр, пилмән пешерделәр, бик матур гына табын
әзерләп куйдылар.
Сөйләшә-көлешә утырганда Алсу кинәт кенә:
– Илгизә, беләсеңме, минем сиңа гына сөйләр сүзем
бар, тик күңелеңә авырга алмаска тырыш яме?! Әлегә
кадәр берничек тә җае чыкмады, – диде. – Мин янгын
алдыннан төш күреп уяндым. Матур гына кояшлы көн,
имеш, бездәбез, өстәл артында ашап утырабыз. Әмир
никтер холыксызланды да, мин аны өстәл яныннан чы-
гарып җибәрдем. Билгеле, син дә үпкәләп, икегез юл
буйлап киттегез. Мин өйдә калдым. Каяндыр Фәнис
абый килеп керде, карадан киенгән. Ачу белән өстәлдән
әйберләрне сыпырып төшерде дә юк булды. Мин башта
бу төшкә игътибар бирмәдем, теге ачуланышу баштан
чыкмыйдыр, – дип уйладым.
Больницада аңыма килгәч, төшнең мәгънәсен
аңладым: абый нык рәнҗегән миңа, сезнең өчен.
Өстәлдәге ризыкларны сыпырып төшерүе – минем ва-
кытлыча бу өйдә ризыгым бетеп торуга ишарә булган.
Бу килгән бәхетсезлек югары көч тарафыннан мине
акылга килергә чакырып, гомер мизгел эчендә өзелергә
мөмкин икәнлеген аңлатты.
Илгизә, минем якын туганым абыем гына иде, бүтән
беркемем дә юк икәнен беләсең. Абыемның иң якынна-
ры – Әмир белән сез! Күңел күзем тонган булган – нык
рәнҗеттем сезне. Әлбәттә, рәнҗетәм, дип түгел. Зинһар,
булдыра алсаң, мине гафу ит? Тик, чынлап, ихластан
гафу итә алсаң гына! Мин, больницада күземә операция
ясаганчы: “Аллаһым, исән-сау терелеп кайтсам, Илгизә
белән Әмирдән дә газиз кешем булмас”, дип ант иттем.
Раббымнан мине кичерүен ялвардым, сезнең өчен. Син
риза булсаң, моннан соң без бергәләп яшәр идек,
Илгизә?! – Алсу, яшькә төелеп, Илгизәнең күзләренә
мөлдерәп карады.
Илгизә, урыныннан торып, Алсуның янына ук килеп
утырды. Ике кулын үзенең учлары эченә алып:
– Алсу, син миннән гафу үтенерлек бернинди начар-
лык эшләмәдең, алар бит гаилә ваклыклары гына иде.
Ә мин тоттым да өзеп-кырып чыгып киттем, соңыннан үз
холкым өчен нык оялып, кыенсынып яшәдем. Мин дә
синнән гафу үтенәм һәм икенче алай кыланмам дип
вәгъдә бирәм.

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (10)
Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (10)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: