Балалар күрше авылга дәү әтиләренә киткәч, Рабига, туй мәшәкатьләрен уйлап, аулактан файдаланып, кыз чәкчәген пешерә торыйм әле, дип камыр басарга йөргәндә, кемдер җил капкага кагылгандай булды. Озак та үтмәде, тупас куллы ниндидер кеше дөбердәтеп тәрәзә кагарга тотынды. Көтелмәгән хәлгә гаҗиз калган хатынның аяклары әйтерсең лә идәнгә ябышып катты. Шул минутта нинди генә уйлар килмәде күңеленә! И Ходай, әллә Ирханмы? Урыныннан кузгалып, тәрәзә янына килеп басты да: «Кем бар, ни кирәк?» — дип калтыранып, каушап сорады ул.
— Миңа Ирхан Габидуллинның хатыны кирәк иде, — дип җаваплады карлыккан тавыш, ишекне ачып, ишегалдында ут кабызгач, ят ир:
— Ирханның хатыны сез буласызмы? Тиз генә өстегезгә киенеп чыгыгыз әле! — диде дә, кинәт тукталып калды.
Ни уйларга белми аптыраган Рабига жавап итеп бары башын гына кага алды Җитмәсә карлыккан тавыш ашыктыра да башлады:
— Тизрәк булыгыз инде, машина көтә бит. Ирегез янына алып барабыз.
Өйгә кергәч, Рабига нәрсәгә тотынырга да белмәде. Ни кофтасын, ни туфлиен кия алмый азапланды. Аннары, нидер исенә төшергәндәй, кабалана-кабалана сандыгын ачты да сердәш калын дәфтәрен алып, куенына тыкты. Бисмиллаларын укып, ишеген ябып, күтәрмәдән төшкәч, тәрәзәләренә күз ташлады. «Нигә болай каушадың әле Рабига, йә, тынычлан да күтәрмәгә утырып бераз хәл җый! Йә бер утырып җырлап ал. Югыйсә гел генә елыйсың да елыйсың. Без синең җырлавыңны сагындык», — дигәндәй тоелды аңа ай нуры чәчкән чиста тәрәзә пыялалары. Онытылып йортына карап торган хатынның уйларын бүлергә җөръәт итмәде ахры теге карлыккан тавыш та.
Рабига ишекнең келәсен генә элде дә йөгерә-атлый капка төбендә көтеп торган машинага чыгып утырды. Ансы шундук кузгалып та китте.
Уйларына чумып күпме баргандыр, һични хәтерләми Рабига. Ара-тирә генә күзлекле кешенең:
— Менә бит ул адәм язмышлары. Ничаклы зинданда утырганнан соң... — дип көрсенеп сөйләнүен ишетте.
Рабига шул сүзләрдән соң бераз айныгандай тоелды. Ни такылдый соң бу күзлекле? Ниндидер хәвефне сизенгән хатынның йөрәге ярсып-ярсып тибә башлады. Серне белергә бик теләге булса да, телен әйләндереп сорау бирерлек тә хәле калмаслык булып каушаган иде Рабига.
Ала таң яктылыгы сызыла башлаганда гына ят кала читендәге биек таш койма буена килеп туктадылар. Машинадан теге «күзлек» хәтта Рабиганы кулыннан тотып төшерде. Шыксыз караңгы бүлмә эченә үттеләр. Ә анда өстенә ак җәймә ябылган носилкада мәет ята. Күзлекле бәндә җәймәне ачты да:
— Ирегез белән бәхилләшегез! Мәет монда җирләнәчәк, закон шулай, — диде.
Көтелмәгән кара кайгы Рабиганың бугазына ук килеп ябышты. Менә-менә очрашуны, кавышуны көтеп яшәгәндә кадерле кешеңнең үле гәүдәсе янына алып килсеннәр әле! Исән чагында нигә хәбәр итмәделәр икән?
Олы югалтудан тетрәнеп калган хатын калтырана-калтырана мәет янына килеп тезләнде, кулын иренең салкын маңгаена куйды.
Көзге яфрактай саргаеп кипкән кадерле йөзгә онытылып күпме карап торганын хәзер үзе дә хәтерләми инде Рабига. «Ирханым, җан кешегә үтечкә генә бирелә, диләр иде, дөрес икән. Тик син, кадерлем, бурычыңны түләргә ашыккансың, мине дә көтмәгәнсең», — дип эчтән генә пышылдый-пышылдый нидер укыгандай итте. Аннары куенындагы дәфтәрен иренең баш очына куйды да, үткәннәре белән мәңгегә хушлашып, чайкала-чайкала чыгып китте...
Иңнәрен баскан авыр кайгысын беркем белән дә бүлешмәде Рабига. Гөлчәчәгенең бәхетле көннәрендә йөзенә хәсрәт чаткылары чыгармады. Түзде сабыр хатын.
...Инде менә зәңгәр чәчәге — Гөлчәчәге дә әнисен ялгыз калдырып, бәхетенә таба китте! Артларыннан кул болгый-болгый басу капкасына кадәр озата барды ана.
Йортына ул никтер йөгерә-йөгерә кайтты әмма күтәрмәдән менгәндә хәле китте. Пөхтә итеп җыештырылган караватына көчкә-көчкә генә барып тәгәрәде. Йөзтүбән капланып яткач кына еларга тотынды. Такмаклый-такмаклый ярсып елады да елады ятим хатын. Күзләре шешенеп, тавышы карлыккач кына бераз тынычлана төште. Бераздан авыр чирдән соң чак кузгалган кешедәй, көч-хәл белән урыныннан торып, Ирханның өстәл өстендәге фотосын кулына алды. Тын калган бүлмәне сискәндереп, тагын үкси башлады. «Гәүдәңне туган җиреңә алып кайтып җирли дә алмадым бит, ярамый, диделәр. Нахаккка гаепләнеп, гомерең зинданда өзелде. Хәлләреңнең авыр икәнлеге турында бер кәлимә сүз язып җибәрмәдең. Хәбәрең килсә, җиде диңгез кичеп булса да барыр идем яныңа. Бу дөньяга рәнҗеп киткәнсеңдер инде. Кайчан шушы илдә гаделлек булыр, кайчан Ходай каргышыннан, бер-берсенең рәнҗешеннән бәндәләр аз гына булса да курка башлар? Минем бәхетемне таптап, мәхәббәтемнән аерган яһил адәмнәрнең балалары юк микәнни? Ник бу кеше шулкадәр явыз, иә раббым?!»
Соңгы вакыттта Рабига бөтенләй диярлек кеше белән очрашмады. Күршеләре исә, кызын озаткач ямансулый, шуңа кәефе юктыр, дип уйлады. Хәер, җәйге көннең һәр минуты кадерле шул авыл халкына, һәркемнең үз мәшәкатьләре дә баштан ашкан. Кара таңнан көтү куганда, кичен мал-туар каршылаганда гына, бер-беренә ике-өч сүз кушып, азрак хәбәрләшеп алалар. Шул арада хәсрәтеңне авыз тутырып сөйләп буламыни инде?! Сиздермәде кайгысын Рабига берәүгә дә, гел шул өй алды бакчасында булды, йә чүп утады, йә чәчәкләре янында сәгатьләр буе өнсез утырды. Ябыкты. Күңелендә әллә нинди сүзләр үрелеп, шигырь булып туды. Шуларны акрын гына көйгә салды. Ә кичләрен, Ирханның фотосын күкрәгенә кысып, ире белән сөйләште, җыр аша хәсрәтен аңлатты:
Агачларда беткән яфрак,
Урманнан киткән кошлар.
Канаты каерылган йөрәк
Ялгызы ничек кышлар?..
Рабиганың бу әшәке дөньяга рәнҗеп җырлган моңлы тавышы, буш һәм сагышлы өй эчендә өерелеп, тәрәзә пыялаларына бәрелде, гөлләргә барып сарылды. Шушы моң, тәрәзәдән үрелеп баккан көзнең шомлы карашына уралып, ярдәм сорагандай, үкседе дә үкседе...
Кайчаннан бирле ирен зарыгып көткән җанына, тәненә урын таба алмыйча исәр кешедәй, ишекле-түрле йөрде. Аннары, ниндидер бер карарга килгәндәй, тиз генә сандыгын ачып, бәйрәмнәрдә генә бөркәнә торган ефәк ак яулыгын әйберләре арасыннан тартып чыгарды да башына ябынды, бу күңел өшеткеч ялгызлыктан, ялкыны мәңге сүрелмәс ачы кайгысыннан, өркеп-сискәнеп үткәргән газаплы төннәреннән качкандай, ул ашык-пошык галушын киде һәм ихатага чыкты.
Ни арада таң да беленә башлаган. Дөнья тын. Күзләре сагышлы хатынның олы кайгысын уртаклашырга теләгәндәй, иртәнге кояшның беренче назлы нурлары үзенә әйди. Сыерын савып көтүгә куасы, кош-кортларны абзардан чыгарып, җим куясы барлыгын да онытты. Калтыраган куллары белән Рабига ашыга-ашыга җил капканы ачты да, балалары киткән юлга күз төбәп, алга атлады. Урман читенә борылган юл чатына җиткәч, кинәт туктап калды ул. Яфраклардан арчылып барган көзге урманга илткән тар сукмактан үзалдына сөйләнә-сөйләнә атлавын дәвам итте: «И урман! Синең нинди кайгың бар икән? Олыгаеп, саргаеп киткәнсең. Кошларың белән аерылышканга шулай сагышланасыңмы? Китәсе килми киткән сандугачларыңның сагышлары түгелеп калганга син дә үксисеңме? Кошлар кайтыр ул. Куана-куана яңадан оя корырлар, чыр-чу килеп бала чыгарырлар. Син кабат яшеллеккә уралырсың. Ә менә миңа нишләргә?..»
Рабига сап-сары чаган яфракларын иелеп җыя-җыя атлады да атлады. Бу сукмакның кая алып баруын абайларлык, аңларлык халәттә түгел иде ул. Көтмәгәндә таллар уратып алган күлнең көзгедәй җемелдәвен күрде. Тын су өстендә берәм-берәм акрын гына тирбәлгән яфраклар күбәләкләрне хәтерләтә. Яр читендәге купшы бөдрә таллар тынып калган. Әнә, күлнең уртасында бәбәй итәкле кыланчык болыт кызы йөзеп барган җиреннән бизәнергә тукталган. Күптән, бик күптәннән беркем дә аяк басмаган серле ят күлне уратып үскән үләннәр арасындагы көзге чәчкәләр, тут күлмәкле ак каеннар, әйтерсең лә чәчләрен сүтеп, тезелешеп су коенырга килергә чыккан.
Сихри бу матурлыкка сокланып, балтырлары чыкка чыланганын да сизмичә, Рабига ярга килеп басты. Шомлы да, төпсез дә күренгән күлгә карап, әллә күпме утырды ул... Кинәт колагына Ирханның гармунда уйнап җырлаганы ишетелгәндәй булды:
Тальян гармун телләрендә
Уйный биш бармак кына.
Агач яфраклары кебек
Саргаям салмак кына.
Сагышыннан битенә көз сарылары ягылган Рабиганың йөзе яктырып китте. Моң көчлерәк ишетелгәндәй тоелды. Ул! Ирханы! Әнә гармун тотып җырлый-җырлый каршысына атлый. Ходаем! Киләм, кадерлем, хәзер киләм яныңа, дип утырган җиреннән ялт итеп сикереп торды да, җыр әйдәгән якка атлап, күлгә кереп китте Рабига. Гүя күптән шуны гына көтеп торган диярсең, аның җиңел генә гәүдәсен үзенә тартты да алды күл. Су өсте бераз дулкынланып алды да тынды.
Бу хәлне күреп, сагышына уралып башын, игән урман, кинәт авыр сулап куйгандый булды. Күл өстендә, ялгыз аккошны хәтерләтеп, Рабиганың ак яулыгы тирбәлә иде...
Мөнир ВАФИН фотосы.