Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
23 июль , 08:42

Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (9)

Хатын сикереп торды, тәрәзә янына йөгереп барды. Әйе, әйе! Ул, ул җырлый. Йөрәге, яшь кызларныкыдай тасырдап типте: ул бит аңа атап җырлый! Тәрәзә яныннан җыр тынганчы китмәде Илгизә. Аның инде күзенә йокы кермәде, үз-үзен тиргәде. “И, җиңел-җилпе кыланасың түгелме? Нишләп сиңа җырласын, гадәттәгечә, күңел хисләрен бушатуыдыр. Әллә нинди кызлар ул дип авыз суларын корыталардыр. Син бит балалы тол хатын, ялгыш та өметләнә күрмә!”

Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (9)
Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (9)

(Дәвамы.)

– Соң, ул бит, үсмер чагыннан ук Әлфияне яраткан,
диләр. Араларына Самат кергән, имеш. Кеше өлешенә
үрелсәң, игелеген күрмәссең дип, юкка әйтмәгәннәр
инде. Әлфия белән бар яклап та пар килгәннәр иде дә
соң, язмыштан узмышлар булмый шул. Берсен-берсе
артык сөйгәннәр йә бәхетсез, йә гомерсез була икән.
– Әйе шул! – дип, әкрен генә җөпләде Илгизә.
Ак әби аның кабат моңаеп калганын искәрде дә, сүзне
икенчегә борды:
– Кая әле, кызым, чәйне кайнарлатып бирче? Монысы
суынып өлгергән. – Чәй эчкәч, мин оланнарны елга
буена алып китәрмен, ә син йоклап ал! Югыйсә, өзлегеп
куюың бар... Аннан эш харап. Безне кем карар.
Тормыш агым судай, үз көенә ага бирде. Ниһаять,
Алсуның күзләренә операция ясаганнар. Шатлыклы
хәбәрне, бер кичкә генә кайтып, Артур җиткереп китте.
Алҗыган булса да кәефе яхшы, күтәренке иде.
“Алсу кайтканчы сөйләшеп куйыйк әле. Быелга безне
ташламассың инде яме, үзең аңлап торасыңдыр, аңа
әле генә бу кадәр йөкне йөкләргә ярамый. Бу турыда
үзенә сөйләштерәм – ул кыенсына. Шуңа, син үзең
“Әллә нәрсә дисәгез дә быелга сездән китмим”, дигән
бул яме?! Икәү сөйләшкәнне сизмәсен?!” – дип,
Илгизәнең ризалыгын да алды.
Илгизә үзе дә ияләште бу йортка, әйтерсең, гомер буе
шушы авылда, шушы нигездә яшәгән. Кешеләр бик
ягымлы, ярдәмчелләр. Бәләкәч Айдарны, Әмиргә ияреп
“әннәм” дип дәшкән Айсылуны ничек ташлап китәр...
Самат та кызы сылтавы белән ешайды, килеп керә дә
абзар тирәсендәге, йорттагы ирләр эшен караштыра,
эшләп куя. Болай да кирәк чакта ярдәменнән ташла-
мый.
Артур көлеп тә алды әле.
– Син нәрсә, Илгизә, берәр ирне йортка керттеңме
соң? Үземнең кул җитмәгән җирләр ялт итеп тора, – ди.
Шимбә көнне, нишләптер, көтүдән сыерлары кайтмый
калды. Басуга керә күрмәсеннәр, ашламалы җир-мазар
булып әллә-нәрсәгә юлыкмасыннар, – дип, Илгизә
эзләп чыкты. Тирә-якны әйләнеп, авылга керә торган
олы юлга җитсә, янына бер машина килеп туктады.
– Саумысыз, Илгизә? Болай кичкә калып мал эзлисез-
дер, мөгаен, – дип елмайды руль артында утырган
Илгиз.
– Әйе, сыерлар кайтмады шул.
– Бәлки, икенче яктан кайтып кергәннәрдер. Әйдәгез,
утырыгыз! Җәяү атларга ерак кына, кичкә калгансыз!
Илгизәгә утырудан башка чара калмады. Сүз юктан
сүз булсын, дип:
– Ялга кайтасызмы? – дип сораган булды.
– Әйе, шушында кайтып урамасам, үз-үземә урын
тапмыйм, авыл ычкындырмый мине, Илгизә. Атнага бер
булса да кайтып әйләнәм.
– Гаиләгез кайтмадымыни?
– Гаиләм юк минем, ялгыз мин, – диде ул, моңсуланып.
Илгизә бу сорауны ник биргәненә эчтән генә үкенеп
куйды, алай да:
– Гармунда бигрәк моңлы уйныйсыз икән, Илгиз
Мөдәрисович. Тик соңга таба ишетми башладым әле,
туктадыгыз, – диде.
Үзе эчтән генә баш ватты: “Кемгә охшатам соң бу ке-
шене?”
– Йокыгызны бүләмме?
– Юк, юк! Киресенчә, төн буе тыңлар идем, – дип ел-
майды Илгизә.
– Чынлап әйтәсезме? – дип, Илгиз аңа тутырып кара-
ды.
Илгизә дертләп китте бу караштан. Йә, Хода, бу бит
Фәнисенең карашы, менә кемгә охшаткан икән.
– Ярый, алай булгач, сезнең өчен генә ешрак җырларга
тырышырмын. Әл дә өем авылның кырыенда, күл буена
якын. Кайвакыт кулга гармун алам шул, күл буена чык-
канда.
– Ә ник анда гына уйныйсыз?
– Илгизә, уйлап карагыз инде. Көннең буе эшләп ары-
ган авылдашларымның йокысын бүлимме?
– Ялгышасыз, авылдашларыгыз сезне бик яратып
телгә алалар.
– Бәлки, шулайдыр... Әле ни, вакытның тыгын чагы.
Кайчак өйгә дә кереп чыга алганым юк. Район буенча
ашлык урагын тәмамларга санаулы гына көннәр калып
бара. Аннан әзрәк тын алырбыз. Менә бүген дә,
үзебезнең авылга киләсе булганга гына кайта алдым.
Иртүк тагы күрше районга чыгасы бар.
– Уңыш яхшы гынамы?
– Алай зарланырлык түгел. Елына күрә. Уртача унту-
гыз центнер.
– Табигать тә көйсезләнде шул. Көне-сәгате дә кадер-
ле вакыт.
Ничектер, бу кеше янында күңеленә җиңел иде
Илгизәнең.
Алар шулай сөйләшеп, Алсулар өе янына килеп
җиттеләр. Ак әби балалар белән урамда көтеп тора иде.
– И, исәнме, Илгиз бәбкәм? Бик яхшы булган икән
очравың. Сыерларны Самат туры китереп алып кайтты,
кызым, – диде ул.
Таң алдыннан Илгизә бик матур төш күрде: зур
түгәрәк күл, суы шулкадәр таза, көмештәй. Су эчендә
пар аккош, ә артларыннан өч бәбкәләре тезелеп йөзә.
Илгизә ялгыз, каенны кочаклап кемнедер көтә. Шулчак
аккошларның берсе, телгә килеп: “Менә сиңа
язмышыңның бүләге”,– дип, бер ак каурыен Илгизәгә
таба очырып җибәрде. Каурый исә, ап-ак озын матур
шарфка әйләнеп, гәүдәсен урап алды. Ерактан талгын
гына көй агыла, имеш.
Шул урында Илгизә уянып китте. Ни гаҗәп: күл буе
ягыннан гармун тавышы ишетелә иде. Илгизә әллә ко-
лагы белән ишетте җырның сүзләрен, әллә йөрәге
белән тойды:


Әллә ялгыш, әллә язмыш,
Юлларымда тап булдың.
Сүнеп барган хисләремне
Кабат нигә кабыздың?


Хатын сикереп торды, тәрәзә янына йөгереп барды.
Әйе, әйе! Ул, ул җырлый. Йөрәге, яшь кызларныкыдай
тасырдап типте: ул бит аңа атап җырлый!
Тәрәзә яныннан җыр тынганчы китмәде Илгизә. Аның
инде күзенә йокы кермәде, үз-үзен тиргәде. “И, җиңел-
җилпе кыланасың түгелме? Нишләп сиңа җырласын,
гадәттәгечә, күңел хисләрен бушатуыдыр. Әллә нинди
кызлар ул дип авыз суларын корыталардыр. Син бит
балалы тол хатын, ялгыш та өметләнә күрмә!”
Иртән Айсылу килеп керде, Илгизәне килеп кочаклап
алгач та, хәбәр сөйли башлады:
– Әннәм, беләсеңме? Безгә кичә кич Наилә исемле
апа килде.
Ак әби белән Илгизә бер-берсенә карашып куйдылар.
– Бик яхшы булган апа килгәч, – диде Илгизә.
– Юк шул, яхшы булмады. Өстәл янына ашарга утыр-
гач, әтиемне аракы эчәргә кыстый: “Эч әзрәк! Үзеңә
җиңел булыр, ичмасам. Беткәнсең бит, әйдә кайт миңа.
Сезгә авылда акча да түләмиләр эшләгәнегезгә,
нәрсәгә монда ятасың?” – ди.
– Әтиең эчтеме соң?
– Юк. “Балаларымны карыйсым бар”, – диде. Теге апа
сала да эчә, сала да эчә. Исерде! “Ул нәрсәләреңне
детдомга бир!” – ди.
– Әтиең нәрсә диде?
– Әти ачуланды. Алып килгән печенье, кәнфитләрен
пакетына төяп кулына тоттырды, аракы шешәсен дә
бирде. Апаны куып чыгарды да, капканы бикләп куйды.
Теге апаның матур яулыгы калган иде, койма аша
бәрде.
Урман – колак, кыр – күз дигәннәр. Урман-кырлар ара-
сында урнашкан Ташлыяр авылы – мең ике йөз күз,
колак, алты йөз тел ул! Бирге очта кикерсәләр, аргы
очта ишетелә. Арт урамда төчкерсәләр, түбән очта
“Сәламәт бул!” дип куялар. Кичтәнге, иртәнге вакыйга-
лар, ниһаять, сүз булып өй эчләренә, кибет тирәләренә
күчә, булып узган хәлләр турында китап-китап әңгәмәләр
куера. Авылның яшәеше шулайрак инде...
Илгизә кибеткә барып кергәндә дә нәкъ әнә шундый
вакыт иде.
– Ишеттеңме? Кичә Самат янына Әлфия өстеннән
йөргән хатыны килгән...
– Ә! Нәрсә? Самат өйләнгәнмени?
– Өйләнгән ди, әнә. Куып чыгарган.
– Кит аннан?!
– Әйе, әйе! Теге хатын авыл очындагы Рәкыйпләргә
кереп су эчеп чыккан. Исерек булса да, усаллыгын
аңлатты, дип сөйләгән Рәкыйп хатыны. “Мин Саматка
күрсәтәм әле күрмәгәнен. Үзе шуышып килеп җитәчәк
минем янга. Саматны сихерләттем”, – дип әйтә, ди.
Исләре китеп калганнар. “Вәт эләккән хатынга! – дип
әйтә икән Рәкыйп. – Бу Әлфия булмас, үзен гүргә тыгар-
га мөмкин”, – дип тел шартлаткан.
– Тәүбә, тәүбә. Булыр.
Илгизә бу кадәр гайбәт эченнән тизрәк чыгып китәргә
ашыкты. Аласы әйберләрен алып бетермичә дә кайтып
китте. “Айсылу сөйләгәннәр дөрес икән, бала түкми-
чәчми китереп җиткергән”, дип, үзалдына сөйләнде.

Әкренләп көннәр көзгә таба тартыла башлады.
Шундый көннәрнең берсендә, көндезге аштан соң,
Артур шылтыратты:
– Иртәгә шушы вакытларда өйдә булырбыз, Аллаһ
боерса.
Илгизә, тамагына кисәк кенә утырган төерне чак
йотып җибәрде, аннан гына дәшә алды:
– Рәхмәт, яхшы хәбәреңә! Исән-сау гына кайтып
җитегез!
Ниһаять, көткән машина күренде... Әмир, Айдарны
җитәкләгән көйгә, каршыларына йөгерде. Айдар, абый-
сына өлгерә алмый, арттан йөгерә. Машина балалар
янына туктады. Алсу, машинадан чыгып, чүгәләп ике
баланы да кочагына алды. Аннан ул, шашып-шашып,
ике баланы алмашлап, үбәргә кереште. Шул вакытта
Илгизә дә килеп җитте.
– Туктап торыгыз, әннәгезне мин дә кочаклыйм, – дип,
балаларны аралап, Алсуны кочаклап алды. Алсу ике
баланы ике ягына җитәкләп, әкрен генә Ак әби янына
атладылар.
Ләкин барып җитә алмадылар. Каяндыр, кулларына
чәчәкләр, шарлар күтәргән укучы балалар килеп чыгып,
каршыларына басты. Гүя, бөтен мәктәп коллективы:
“Алсу Салаватовна, терелеп кайтуыгыз белән!” – дип,
аны чәчкәгә күмделәр. Алдан әзерләнеп көтсәң дә
шулай матур килеп чыкмас. Кочаклау, үбү, укытучылар-
да шатлыклы күз яшьләре. Ничек кисәк каршыларына
килеп бастылар, шулай юк булдылар.
Болар бар да мизгел генә булгандай тоелды. Ак әби
сабыр гына көтеп утырды. Кочаклашып күрешкәннән
соң, Ак әби аларны турыга капкага кертмәде: башта
нидер укып капка төпләрен өшкергәндәй итте, аннан
Алсуга капкадан керергә рөхсәт бирде:
– Төкле аягың белән кер, бәбкәм, бүтәнчә бу йортка
да, кешеләренә дә бәла-каза ияреп йөрмәсен.
Әмир белән Айдарга укучылар шарларны тоттырып
киткәннәр дә, малайлар йортка таба атлый алмыйлар,
шарлар тегеләрне кирегә тарта. Илгизә белән Артур
көлә-көлә аларны шарлары белән бергә җитәкләп йорт-
ка керттеләр.
Ашап, әзрәк әл-хәл алгач, күршеләр керә башлады-
лар. Йортта зур бәйрәм ыгы-зыгысы!
Кешеләрне озатыштырып бетергәч, мунча юынып
чыктылар. Ниһаять, үзләренә ял итәргә мөмкинчелек
туды, чак-чак кына булса да.
Кичке алтылар тирәсендә Илгиз Мөдәрисович та
килеп керде. Кулында зур гына янчык һәм ике төрле
гөлләмәләр. Башта ак розаларны Алсуга сузды:
– Алсу Салаватовна, терелеп кайтуыгыз белән, алда-
гы гомерегез шушы гөлләмәдәге чәчәкләр кебек ак
булсын! Ә монысы Кушкаенныкы гына түгел,
Ташлыярның да иң чибәр, иң уңган хуҗабикәсенә, –
дип, кызыл розаларны Илгизәгә сузды. Илгизә
гөлләмәне оялып, кыенсынып кына кочагына алды.
Айдар белән Әмиргә исә машина һәм шоколад эләкте.
– Кайда соң әле безнең инәебез, авылыбызның Ак
әбие? – дип, Илгиз аш бүлмәсе ягына колак салды.
– Мин монда әле, Илгиз бәбкәм, монда, – дип, башын
ишектән сузып карады Ак әби.
– Инәй, менә монда сиңа әз генә күчтәнәч белән
бүләгем бар иде!
– И, бөтен дөньяның рәхмәтләре төшкере! Гомерләрең
озын булып, бәхетләрең гел үзең белән генә йөргере!
Тагы бигрәк күпләр алып кайткансың бит. И, күр әле!
Җылы куфтысы белән галушына кадәр онытмаган. Теге
алып кайтканнарың да шул көе, әйбәтләр иде әле, –
дип, карчык янчыкны ачып карап, шатлыктан гөр-гөр
килде.
– Илгиз Мөдәрисович, әйдәгез әле табын янына! –
дип, Артур аңа түрдән урын күрсәтте.
– Бәлки, башка вакытта? Инде Алсу Салаватовнага
ял кирәктер, хәл белергә керүчеләр җитәрлек булган-
дыр.
– Түзәм, түзәм! Исән-сау калып, терелеп кайтуыма
шатланып, тау күтәрергә дә риза мин, – дип, сөенеп
шаярып көлеп алды Алсу.
Илгиз Мөдәрисович утырмый булдыра алмады, мак-
тый-мактый салатларны, ашны ашады. Озак тормаска
тырышканы сизелә, кыенсына иде. Бераздан, иркенләп
килеп утырырга сүз биреп, хушлашып чыгып китте. Алсу
Илгизәне шаяртып алды:
– Күр әле, Илгизә! Илгиз Мөдәрисович сиңа нинди
комплимент әйтте. Күрә белә, губа не дура, күзен дә
алмый синнән.
Илгизә кызарды.
– Шулай инде, балалар. Авырткан җирдән кул китми,
сөйгән кешедән күз китми, – дип, Ак әби сүзне йомга-
клап куйды.
Ике бала Алсу яныннан китмиләр, Әмир сорау яуды-
ра:
– Нигә, әннәм, чәчеңне болай иттең, нигә бу җирең
кызыл? Өф булганмы? – дип, куллары белән сыйпый,
аңа Айдар да ияреп, абыйсы кебек кылана.
Яулыгын башыннан салгач, чәче үсмер малайларны-
кыча үсеп чыгып килгәнен күргән иделәр. Яра-җөй
эзләре кызарып тора бит инде.

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (9)
Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (9)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: