Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
23 июль , 22:05

Дилә БУЛГАКОВА. Рабига күле. Хикәя (Башы)

Иңнәрендәге күтәргесез кара кайгысын Рабига баласы белән уртаклаша алмады. Бердәнбере сөенеченә хәсрәт шәүләсе төшерергә теләмәде.

Дилә БУЛГАКОВА. Рабига күле. Хикәя (Башы)
Дилә БУЛГАКОВА. Рабига күле. Хикәя (Башы)

Һәр елдагыча хуш ис бөркеп, кышкы озын төннәрдән ялкып, бераз сүрелә төшкән күңелләрне канатландырып, яз килде. Ямь-яшел дөнья ап-ак чәчәккә күмелгәндә, ата-бабалардан калган изге йолаларны шартына китереп, күрше авылдан мулла чакыртып, Рабига кызына никах укытты, гөрләтеп туй үткәрде. Дөньяның болай да иң матур, иң хыялый бер мәлендә оештырылган мәҗлес, гүя авылга көтелмәгән сихри ямь өстәде. Ике мәхәббәтнең кавышу шатлыгын уртаклашкан яшь егетләр, җаннарына тынычлык таба алмый, һәр кичне гармун тартып, җырлый-җырлый урамны әйләнәләр.

Өй артындагы талларны

Яратмасаң — кисәрсең.

Мин сагынсам — тәрәз ачам,

Син җил. булып исәрсең...

«И егет корына кереп кенә килүче якты күңелле. эчкерсез авыл малайлары! Минем Гөлчәчәгемне юксынып шулай өзгәләнәсез инде

сез», дип, Рабига үзенең бөтенләй ялгыз каласын уйлап сызланды.

... Санаулы көннәр тиз үтте. Инде кияве аның Гөлчәчәген шәһәргә алып китәчәк. «Бәхетле җаннар булып бергә картаегыз инде», — дип сөйләнә-сөйләнә ана кеше туй бүләкләрен — үзе бәйләгән пар-пар ак оекбашларны, яңа сөлге, матур-матур савыт-сабаны сак кына зур биштәргә тутырып торганда, бер кочак ялан чәчәкләре, җиләк белән тулыр-тулмас тырыс күтәргән кызы белән кияве кайтып керде. Сусаганнар, кояшта янганнар, хәлдән таеп арыганнар, ә күзләреннән бәхет нурлары сирпелә. Гөлчәчәге чәчәк бәйләмен тотып, балачактагы шикелле әнкәсен килеп кочаклады да:

— Җиләк уйдыгын эзләп, акланнан-акланга йөри торгач, урман төпкелендәге теге куркыныч төпсез күл буена ук барып чыкканбыз, — диде. — Бар яктан да тал белән уратып алынган, үзе коточкыч шомлы, үзе гаҗәеп моңлы матур күл буенда никадәр хозурланып, табигать могҗизасына сокланып карап тордык. Каракучкыл зәңгәр күлдәге сап-сары төнбоеклар, гүя куанычыннан елмаеп сәламли, безгә нидер әйтергә тели инде менә. Тирбәлешеп үзара нидер пышылдашалар. Никтер, шул төпсез зәңгәрлектән, гармунын кулына тотып, акрын гына җырлый-җырлый әткәем килеп чыгар төсле тоелды. Уф, әнкәем, шул минутта җанымның нишләрдәй булып ашкынуын белсәң икән! Иксез-чиксез зәңгәрлек әйди дә әйди, һич тыелып торыр әмәл юк. Колакта әткәемның гармун моңы яңгырый да яңгырый кебек. Сагынуларымның чигенә барам, ахры, моң сирпелгән якка карап, күл кочагына тизрәк атылам дип, әллә ничә тапкыр суга йөгереп кереп китә яздым. Белмим, нинди көч шулкадәр үзенә әйдәгәндер, ярый әле янымда Илшатым булды. Уф, өйгә кайтып җиткәнче ничек сыкрануымны белсәң икән?! Имтиханнар тапшырганда да хәтта шулкадәр дулкынланып, сызланганым булмады.

Болай да күңеле түгелергә генә торган ана, кызының әтисен сагынып сөйләгән тетрәндергеч сүзләреннән соң, илереп-илереп елап җибәрүдән чак-чак кына тыелып кала алды. Якты бәхетләренә таба юлга чыгар алдыннан газизкәйләремне боектырып, күз яшьләремне күрсәтеп, сагыш ярасы салып озатмыйм инде, дип тырышты ул. «И зәңгәр чәчәгем, әткәеңнең сезнең туй алдыннан гына сары чәчкә кебек саргаеп кипкән үле гәүдәсен син күрмәдең шул. Төпсез күл буенда колагыңа әткәң моңы ишетелүе дә юкка гына түгел инде, аның сине ихлас яратуы бәхетле минутларыңда ул уйнаган гармун моңы булып шулай йөрәгеңә үтеп кергән. Аның җаны синең бәхетеңә үзенең шатлануын шулай белдергән».

Иңнәрендәге күтәргесез кара кайгысын Рабига баласы белән уртаклаша алмады. Бердәнбере сөенеченә хәсрәт шәүләсе төшерергә теләмәде. «Әнә бит, бер-берсеннән күзләрен дә ала алмыйлар, зәңгәр дөньяларындагы зәңгәр бәхет илендә онытылганнар. Һич кенә дә биш ел буе бергә укыганнар димәссең, әйтерсең бүген генә табышканнар... Ходай бер-берегездән аермасын инде, тиң канатлы булып яшәгез!..» — дип ак теләкләр тели-тели үзенең дә бәхетле чакларын исенә төшереп, күтәрмәдә моңаеп утырды Рабига.

... Монан унөч ел элек, ун яшьләр тирәсендәге бер баланы җитәкләп, күрше авылда яшәгән ахирәте килеп керде.

Тупса аша атлар-атламас ук исәнлек-саулык та сорашып тормастан:

— Рабигакаем, әниеңне тәрбияләп соңгы юлга озатуыңа да байтак гомер үтте. Күзгә-башка да чалынмыйсың, килеп тә чыкмыйсың. Җаныңны сыкрандырып ялгыз яшәү туйдырмаган икән үзеңне, билләһи, — дип сөйләнә-сөйләнә ике кулын сузып күреште дә яулыгын артка чөеп бәйли-бәйли, мич буендагы урындыкка килеп утырды. Ишек янында басып калган какча буйлы кызыкайга күрсәтеп:

— Син шушы сабыйга күңел күзең белән бер бак әле. Чәчләре — алтын нурдан, ә күзләре — дөньядагы зәңгәр чәчәкләрнең зәңгәрлеген үзенә җыйган. Хас та төпсез дәрья инде. Ятим бала ул. Минем фермада эшләгән энекәшемнең кызы. Шушы ятим баланы кабул ит әле, Рабига ахирәткәем. Йөрәк парәң кебек яратып, кадерләп үстер әле шушы зәңгәр чәчәкне. Дөбердәтеп татарча сөйләшергә өйрәт. Әнисе марҗа иде, марҗа булса да шәп хатын иде, мәрхүмә. Йөрәк чирле булган шул, яткан да үлгән. Хәсрәтеннән ни эшләргә дә белмәгән энем, кызын алды да, әткәйләр янына кайтып, фермага эшкә керде. Ир-ат ни ул, хатын үлде дип, гомер бакый ялгыз яшәми инде. Һи, нарасыйкаем кулыңда бер ияләшеп китсә, синнән дә бәхетле кеше булмас, Алла боерса. Кулыңны салындырып аптырап торма инде, ахирәт. Тәвәккәллә дә куй.

Шул кичне үк бәләкәчне калдырып, энесе артыннан китте ахирәте. Ике көннән соң уртача буйлы, кара бөдрә чәчле, сагышлы коңгыр күзле Ирхан тып-тыныч йорт тупсасы аша атлап үтте дә... сынаулы да, ягымлы да карашы белән гомерендә дә ир назы тоймаган Рабиганы мәхәббәт әсире итте дә куйды. Әткәсен күргән сабыйның шатлыгы да бу икәүнең ялгызлыктан интеккән җаннарын бербөтен итәргә булышты бугай. Көтелмәгән хисләрдән каушап калган Рабиганың тез буыннары калтыранды...

Ирхан да яшь хатынга тиз ияләште. Эшкә элеккечә күрше авылга йөрде. Рабига һәр иртәдә ирен аш-су әзерләп, тәрбияләп авыл башына кадәр озатып барыр, кичләрен исә курчактай кызын җитәкләп, басу капкасы янында каршылар булды. Ирханның уңган икәнлеге тиз сизелде. Ә сөюгә сусаган чиста, саф күңелдәге бозлар эрегәч, аңардан да назлырак кемнеңдер булуы мөмкин дә түгелдер кебек тоелды Рабигага. Мәхәббәте аңа гүя канат куйды. Шуңа күрә өч кенә ел бергә яшәп калулары кайберәүләрнең утыз еллык гомеренә биргесез булды. Язгы, җәйге кичләрдә эштән соң кайтып ашап-эчеп, малларын көтүдән каршылап, азбарга ябып куйганнан соң баянын алып чыгып күтәрмәгә утырыр иде дә, үзе уйнаган көйгә кушылып:

Биек тауның башларыннан

Тезелеп төшә боланнар...

дип, йомшак кына тавышы белән җанга сагыш җилләре өреп, үзәкләрне өздереп җырлап җибәрер иде Ирхан.

Кичке эшләрне бетереп, сыерларны авыл очындагы тугайга кугач, күршеләр дә Рабигалар күтәрмәсенә җыелырга гадәтләнде. Үзара сөйләшеп, җырлашып утыра-утыра таң әтәчләрен саташтырып беткән чаклары да булгалады. Бәхет мөнбәренең биек, бик биек чаклары!

Кеше өлешенә кермәгән, кеше рәнҗешләрен алмаган иде Рабига! Нигә Тәңре аны сабырлыклар белән көтеп алган бәхетеннән мәхрүм итте соң әле?

Беркөнне Ирхан үзенең туган көненә әзерләп куйган сыйлы табынга кайта алмады. Су сөлегедәй ир суга төшкәндәй юкка чыкты. Хыялланыр чиккә җиткән Рабига һәр кичне кызы белән басу капкасын чыкканчы барып, олы юлдан ирен көтте. Ә ул һаман юк та юк. «Сарафанлы» телефоннар аша гына аның кулга алынуын ишетте ул. Ирхан эшләгән фермада берничә сыер малы югалган һәм өстәвенә, икенче көнне үк шунда янгын да чыккан. Ә моның өчен бөтен гаепне Ирханга такканнар. Аны фермага эшкә килгән җиреннән кулга алганнар.

Рабига белән кызы күрергә килгәч, Ирхан: «Син, әнисе, борчылма, минем арттан, хаклык эзләп, килеп йөрмә. Үзем кайтырмын, бер гаебем дә юклыгын беләсең», — дип, аның иңбашына кагылып, яратып иркәләп алды. Гаделлекнең тантана итәчәгенә тамчы да шикләнмәгән Рабига ире яныннан тынычланып кайтып китте.

Әмма Ирханы бусагадан кабат атлап кермәде. Аны кылмаган гаебе өчен ун елга утырттылар. Сагышлы да, өметле дә көннәре җанның-тәннең һәр күзәнәген кимерә-кимерә үтә торды. Тик мәхәббәт, сагыну сүзләреннән торган хатлар төрмәдән елына бер тапкыр гына килде шул  

Сабыр акыллы хатын дөнья авырлыкларын бар көченә өстерәде. Җанының актарылып ярсыган, тәненең ир назын теләп сулкылдаган мәлендә ул кулына каләм алды. Сөйгәне белән дәфтәр битләрендә сөйләште, серләште: «Ирханым, безнең янга кайтуыңны ничек көтүебезне белсәң икән. Кызыңны бер генә тапкыр күреп китәр идең. Гөлчәчәгең кызарып пешкән җиләктәй булып өлгереп килә. Туры карарга да куркам, күз генә тия күрмәсен иде үзенә! Ярый әле, тормышыма ямь, туар таңнарыма нур өстәгән шул балабыз бар! Әнә бит, әнкәем, дип ничек өзелеп тора. Күрше Камилнең биш яшьлек Дамиры белән җидесе тулган Замиры, Гөлчәчәк апага үзем әйләнәм, юк, мин әйләнәм, дип сугышып, елашып бетүе хакында әниләре сөйләп көлеп торды. Көн дә аш пешереп, сине көтәбез».

Еллар йомгагы сүтелә торды, Рабиганың йөрәк серләре калын дәфтәргә теркәлә барды. «Әгәр мин дөньяга адәм булып түгел, бәлки язмышның үзе булып яралсам, кешеләргә беркайчан да кайгы китермәскә тырышыр, гашыйк җаннарны бер-берсеннән азга гына да аермас идем. Үкенеч, адәм булып дөньяга килгәнмен шул», — дигән юллары да бар иде анда Рабиганың.

Ачыргаланып көтү белән үткән елларының чигенә һич чыгып булмас кебек тоелса да, Ирханның кайтырына да санаулы гына айлар калды. Кызы, медицина институтын тәмамлап, кала егетенә кияүгә чыгарга җыена менә.

 

(Ахыры бар)

 

Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: