Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
22 июль , 22:44

Тәлгат ГАЛИУЛЛИН. Мәкер. Хикәя (Ахыры)

Балалар һәрвакыт, һәркайда ата-ана янына сыя. Тик әти-әни генә балалар учагында бик җылына алмый. Буыннар арасындагы бәйләнешнең берьяклы булуы аталар-балалар арасындагы мәңгелек конфликтны китереп чыгара да инде. Бала ата-анага кирәк, соңгылары бала өчен өстәмә, кирәксез йөк.

Тәлгат ГАЛИУЛЛИН. Мәкер. Хикәя (Ахыры)
Тәлгат ГАЛИУЛЛИН. Мәкер. Хикәя (Ахыры)

...Икенче көнне Сәвия ханым килешенгән вакытта Гатаулла улын университет коридорында каршы алды. Профессор да эшләрен төгәлләп, озата йөрүчеләреннән шома гына котылып куйган иде. Күптән күрешмәгән кешедәй, Сәвиянең кулын учларына алып, ипләп кенә кысты, күзләренә тутырып карады. Таныш-белешеңне озак еллар күрмичә торсаң, ул бик нык бирешкән, юанайган, күзләренең нуры тоныкланган, ирене сәлперәеп аска салынып төшкәндәй тоела. Элекке якының белән аралашып, сөйләшеп-серләшеп, зиһенләшеп киткәч, ул сиңа яшьрәк күренә башлый, әңгәмәдәшең тормыш низагларына артык бирешмәгән, сөйкемле чалымнарын саклый алган дигән фикердә урнашасың. Әмирдә бүген Сәвия шундыйрак тойгылар уятты. Кичә бөтәшкән карчык кебек иде, бүген ул профессорга җыйнак гәүдәле, ягымлы йөзле, үткер зәңгәр күзле урта яшьләрдәге ханым кебек күренде. Әллә инде яшьләрчәрәк киенеп, ялтыравык алкаларын, кул һәм муен чылбырларын тагуы тәэсир иткәнме, һәрхәлдә яшьлек мәхәббәтеннән аклык, пакьлек, яктылык сирпелеп торгандай, үзе дә шул аура эчендә иңеннән басып торган картлык галәмәтләрен селкеп ташлагандай тоелды. Әмир ханымны бер тәрәзәле тар бүлмәгә алып кереп, студент эскәмиясенә үз янына чакырып утыртты.

Күрешүнең башында ук Әмир гомере буенча борчыган сөален бирергә җөрьәт итте.

– Яраткан кешегезгә тормышка чыгып, сез бәхетле гомер кичергәнсез инде Сәвия ханым?

Хатын җавап бирергә ашыкмады.  Бәхетне аны яшереп булмый, ул булса, адәм баласының барча күзәнәкләренә матур күбәләктәй куна, йөзенә,  күзләренә сүнмәс нур бөрки. Сәвиянең киресенчә, күз карашлары тоныкланды, борын төпләренә кара күләгәләр төштте Бугазына ачы төер кадалды.

– Үлгәннән соң тәүбә юк, диләрме әле?

– Нигә шундый пессимизм, төшенкелек, без яшибез ич әле. Ходай Тәгалә күпме гомер биргән, шуны үтәсе булыр. Хәзер һәр бирмеш якты көнгә сөенеп яши белергә кирәк.

– Без бит, Әмир әфәнде, бу фани дөньяда иң бәхетле кешеләр булырга тиеш идек.

Тегесе шуннан да әһәмиятле соравы булмаган кеше төсле үҗәтләнеп үзенекен туглады.

– Шулай да, Сәвия, син бәхетлеме?

– Сигез ел төрмәне һәм ялгыз картлыкны бәхет дип санасаң, олы Русия илендә миндәй «бәхетлеләр» аздыр дип уйлыйм, Әмир Гатауллович.

Урынсыз һәм уңышсыз төпченүен аңлап, Әмир ирексездән телен тешләде, таяныч эзләгәндәй, почмаклы сакалын сыпырып алды.

– Бәхет төшенчәсенә әле берәүнең дә тулы җавап бирә алганы юк.  Һәм барча адәм баласының күңеленә хуш килгәне табылмастыр да. Тыныч, ипле, уртак мәхәббәткә корылган гаилә тормышы, шуны татыган кешегә җирдәге оҗмах тоела торгандыр, дип уйлый. Минем тормыш юлымны озак итеп, ваклап сөйләсәң, үзе бер романга җитәрлек. Үз гомерендә чын-чынлап бер кешегә генә гашыйк булдым. Ул – син идең. Ахмак булып сезгә күченеп хур булдым. Бәхетсезлегем шуннан башланды. Мәхәббәтем хәсрәтле, юлсыз булып чыкты. Үпкәләүдән, рәнҗүдән, чарасызлыктан, сиңа үч итеп, Ленарга яратмыйча кияүгә чыктым. Мин куйган шартларның берсе нигезендә авылдан тиз генә чыгып киттек. Зиһенең кыскармаган булса, алары сиңа билгеле. Без Ижауга барып урнаштык. Мин медицина институтына укырга кердем, кичләрен эшләдем. Балага уздым, аны табарга ниятем иде. Безгә әле пычрак чүпрәк-чапрак белән чәбәләнергә иртәрәк, кеше өендә яшибез, үзебезгә фатир булдырыйк, укуыңны да тәмамлыйсы бар дип, туачак балабызны Ленар көчләп диярлек алдыртты. Ир сүзеннән чыкмый торган вакытым иде әле. Биргәннең кадерен белмәдегез дип, Ходай Тәгалә артык бала бирмәде. – Тумаган баласы турында искә алу ханымның күзләрен чылатты, Сәвия битен куллары белән каплап, тын гына елап алды. Акрынлап тынычланды һәм янәдән сүзен дәвам иттерде:

– Биология укытуын ташлап, Ленар милициягә эшкә урнашты, бер ел эчендә фатирлы булдык. Мин институтны тәмамлап, терапевт булып эшли башладым. Арбаның алды кайда барса, арты шунда булырга тиеш дип, иремә ярарга тырыштым, Ленардан гел уңай сыйфатлар эзләдем.

– Син аңа тора-бара гашыйк та булгансың әле, – дип Әмир көнләшкәндәй итеп сүз кыстырды.

– Кирәк булганга, тормыш итү өчен ярату бардыр, ә мәхәббәт ул, Әмир бөтенләй үзгә нәрсә. Кеше өчен дөньяда мәхәббәттән дә газиз хис юктыр. Андый мәхәббәт кешегә бер генә бирелә икән. Табигать кешегә матурлыгын тутырып бирсә, бәхетен төерле итә икән. Ленар янәшәсендә төп хисем ялгызлык, дөньяда яшәүнең мәгънәсезлеген тою булды. Ирем дә миннән суынды. Мәхәббәт учак кебек, аны икең дә җылытып тормаса тиз сүнә. Иремнең табигате, фигыле бозыла барды. Минем яклаучым юк иде. Ул бик азгын, кабих кеше булып чыкты. Шулай килеп чыгасын җиденче тоемым белән сизенгән идем, тик синнән үч алу хисе җиңде. Ахыр чиктә бу усаллануым үземнән көлү булып чыкты. Анадан кыйшык туганны тезгә салсаң да, тураймас диләр, дөрес икән. Мин ярарга, гаилә тормышыбызны ипле генә алып барырга тырышкан саен, Ленар холыксызлана, юк-барга бәйләнә торган булып китте. Үзең сизенгәнсеңдерме, юкмы, бәгырьгә төшкән низагның сәбәпчесе син идең.

– Минем ни катнашым булды икән сезнең бәхәсләрдә, – дигән булды профессор. Сезнең этле-мәчеле торуыгызда дип әйтмәкче иде, тыелып кала алды. Ханым, кулындагы бит яулыгын бармакларына чорный-чорный, сүзен дәвам итте.

– Мине яратмыйсың, һаман Әмирең турында уйлыйсың, миңа кияүгә дә аңа үч итеп кенә чыктың дип, һәр көнне диярлек бер үк балык башын чәйнәвен белде. Чамадан тыш күп эчә башлады. Дуслары, хезмәттәшләре белән кәефләнеп кайтса, бер хәл иде, ә ул эштән соң өйдә салу гадәтен алды, максат куйгандай, мине дә көчләп эчертә башлады. Үзе егылган бала еламас, дип тешләремне шыгырдатып кысып булса да түздем, аны да сакларга, эчермәскә тырыштым, аракысына сулар кушып, төрле чаралар күреп карадым. Көнчелеге түзеп булмас хәлгә җитте. Шулай интегә торгач, нигә кадеремне белмәгән бу юньсезгә үземне әрәм итим дип, аерылып китәргә уйладым. Гариза бирдем. Бу хакта әйткәч, ул курыктымы, акыл кердеме шунда, гафу үтенде, алдыма килеп тезләнде, төзәлергә шанс бир дип ялынды, ялварды, миннән башка яши алмавы, эшеннән куачаклары турында сөйләнде. Сүзендә торды кебек. Эчүен ташлады, өйгә вакытында кайта башлады. Мине бүләкләргә коендырды. Тыныч яшәү хыялым гамәлгә ашкандай булды. Мин аерылу турындагы гаризамны кире алдым. Ит күрмәгәнгә үпкә тансык, диләр. Тик минем гаилә бәхете турындагы хыялым таш идәнгә төшеп ватылган бәллүр савыт кебек берничә көннән үк чәлпәрәмә килде. Фаҗигале язмышым мине сагалап торган икән. Бер кичен Ленар кызмача кайтты. Өстәлгә ике шешә аракы чыгарып куйды. Миңа стаканын тутырып салып бирде. Иреннәремне тидереп, стаканны өстәлгә куйгач, «мин салып биргән аракыны эчәргә җирәнәсеңме, Әмирнең кулыннан агу да эчәр идең әле», дип йөгереп барып пистолетын алып килде, шалтор-шолтыр китереп, корып, ашамлыклар арасына өстәлгә урнаштырды. Коралга күрсәтеп, миңа күз кысып алгандай булды һәм беренче тапкыр үткән тормышыбызда ни-нәрсә булганны сөйләп китте:

– Абзаңдагы акыл Министрлар советына җитәрлек. Ник дисәң, берьюлы өч ахмакны төп башына утырттым. Гатаулла карттан Әмирнең кайчан вокзалга кайтасын белешеп, атна буена шунда чаптым. Сөйгәнеңне каршы алдым. Очраклы очрашу дип уйлап, шатланды, мескен, коньягын чыгарып куйды. Бераз салып алгач, мин аның колагына сине ирләр белән чуалды, бозау Илгизе белән үзем күрдем, ачык капкага кем кермәс дигән информацияне бирдем. Ул тинтәк, минем ялганга ышанып, сине куып чыгарды. Әмир хезмәт иткән җирендә өйләнгән дигән хәбәрне үзем уйлап чыгарып, синең колак шәрифләренә җиткердем. Шул рәвешле тутый кош үзе куеныма килеп керде. Ул – син идең.

Ленар җиңүче кыяфәте белән түр башында ыржаеп утыруын белде.

Үз-үземне белештермичә, алдымда торган бер стакан аракыны эчеп куйдым да, урынымнан сикереп торып, «син кабахәт, җирәнгеч мәкерче», дип өстенә киттем. Ул ысылдап:

– Менә сиңа пистолет. Корылган, шул ыргакны гына үзеңә тартасы, – дип пистолетын миңа сузды. Мин, үземне хәтерләмичә, коралны аңа төбәп атып җибәрдем. Шартлау, пистолет кулымнан сикереп төште. Үзем дә идәнгә егылдым. Пуля Ленарның йөрәгенә тигән.

Хезмәткәрләре җирләделәр. Миңа ун ел бирделәр. Сигезен утырып кайттым. Эшкә урнаша, фатир таба алмыйча интектем. Инде менә лаеклы ялда, – дип тәмамлады Сәвия сүзен, моңсу гына көрсенеп.

– Ә син ничек, Әмир? Күрәм, зур галим, абзый кеше, абруйлы зат булгансың. Минем кебек бердәнбер гомереңне заяга уздырмагансың.

Үткәненә хәтер канатында булса да әйләнеп кайтасы килмәсә дә, Сәвиянең фаҗигале язмышында үзен гаепле сизгән, хәтта тетрәнгән Әмир үзе турында сөйләми калдыру дөрес булмас дип тапты. Чынында аны да бәхетле тормыш кичергән кешеләр рәтенә кертү кыен иде.

– Дөресен әйткәндә, Сәвия, әүвәл сине көттем, мәҗнүннәрчә, иреңне ташлап мине эзләп табарсың дип саташып яшәдем. Аннан сиңа, шәүләңә булса да, охшаган кызны эзләдем. Шул арада яшем утызга җитте. Ирләр хатынсыз яшәргә тиеш түгел дип, синең кайтасыңа өметем учактагы соңгы күмер кебек сүнгәч, елмаебрак караган бер кызга тоттым да өйләндем. Шартын китереп яшәп киттек. Хатыным бер малай, бер кыз алып кайтты. Фатирлы булдык. Балаларыбызны үстергәндә инглизләр тәҗрибәсенә таянмадык, каеш кулланмадык, бик иркәләп тәрбиядә тоттык. Улыбыз кыек юлдан китте. Мәктәпнең өлкән сыйныфында ук эчә башлады, укырга да, эшләргә дә теләмәде, төркемнәргә иярде һәм ... үзен Петербургтан табут белән алып кайтырга туры килде. Кызыбызны башлы-күзле ясагач, аналары аның янына күчеп карады. Анда озак тора алмады, янәдән минем кырга кайтты. Балалар һәрвакыт, һәркайда ата-ана янына сыя. Тик әти-әни генә балалар учагында бик җылына алмый. Буыннар арасындагы бәйләнешнең берьяклы булуы аталар-балалар арасындагы мәңгелек конфликтны китереп чыгара да инде. Бала ата-анага кирәк, соңгылары бала өчен өстәмә, кирәксез йөк. Кызыма Сәвия дип исем биргән идем. Хата җибәргәнемне соңарып аңладым. Исемен әйткән саен син искә төшәсең, таныш чалымнарыңны, төпсез коедай тирән зәңгәр күзләреңне эзли башлыйм. Күксу соры күзләргә төртеләм дә, кәефем кырыла. Хәзерге халәтең нинди дисәң, бөтен юанычым, шатлыгым, кайгым – яраткан фәнем. Җәй буе экспедициядә булам, кышын очрашуларга йөрим. Өемә кайтасы килми. Хатын белән читләшеп беттек. Уртак сөенечләребез юк диярлек. Оныклар килгәндә генә бер гаиләдәй берләшеп алабыз. Оныта язганмын. Сине соңгы сулышына чаклы сагынган, юксынган кеше әни, ягъни Хәдичә апаң булды. Әти белән Наил сине оныттылармы юкмы, әйтә алмыйм, тик артык искә төшермәделәр. Ир-атның табигате шундыймы, мине кызгандылармы, белмим. Әни сине рәнҗеткән өчен мине тәки гафу итмәде. Йөрәк өянәге белән бик тиз дөнья куйды.

Бөтен барлыгын фәнгә багышлавы, шуннан юаныч, ләззәт табуы турында әйткәч артык бәян итүне кирәк санамыйча, Әмир үзен борчыган сорауны бирде.

– Ленар хаклы булган. Мин – ахмак. Сәвия, бик үтенсәм, алдыңа тезләнсәм, мине гафу итә алыр идеңме? Синең чаклы ук булмаса да, мин дә бурычны түләдем. Сөю-сөелүсез тормыш – тормыш түгел икән.

Ханымның әле һаман да озын керфекләреннән үтә күренмәле тамчылар битенә тиеп, Сәвиянең бармакларын тоткан Әмир кулларына тамды.

– Кулыбызга алтын бөртеге кебек килеп кергән бәхетне саклап кала алмауда беренче чиратта мин гаепле, Сәвия, син дә кияүгә чыгып ашыктың, минем акылга килгәнне бераз көтәсе идең! Ашыккан кыз иргә барса да, мантымас дигән мәкаль бар безнең якта.

Сәвия бик озак эндәшми торды. Бу бәхәскә керешеп, үзен аклап, Әмирне яманлап маташудан ни файда? Икесенең дә ашлары ашалган, яшиселәре яшәлгән. Кояшның офыкка төшеп батасын гына көтәсе калган. Шуңа күрә, гафу итсә дә, кирегә сукаласа да, узган гомерне кайтарып булмасын ул аңлый иде.

– Узган болытны күз белән генә тотып, ә үткән тормышны хәтер белән генә иңләп була, Әмир. Гомер, кояшлы яңгыр кебек, бик тиз үтә икән шул. Сизми дә каласың. Хөкемчебез – Ходай Тәгалә. Җир йөзендә бит әле үз мәхәббәтен бөтенләй тапмаган кешеләр дә була, ди. Без алардан бәхетлерәк, – дип ханым сыктану, үкенү катыш елмаерга тырышты. Елмаюы фаҗигале әрнеш сыман чыкты. Адәм сөйләр, язмыш көләр, дип юкка гына әйтмиләрдер.

 

Фото: Фрипик.ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: