Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
22 июль , 08:45

Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (8)

Бәла-каза килсә, өч башлы була, диләр. Дөрестер. Әлфияне җирләп ай ярым үтүгә, Саматның әнисен паралич екты. Өч көн, өнсез-телсез ятты да, фани дөньяны ташлап, мәңгелеккә кайтып китте. Самат олы йортта ике баласы белән торып калды. Имәндәй ир, бөгелергә теләмәсә дә, хәсрәт үзенекен итә, ябыгып, бәләкәй генә булып калды...

Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (8)
Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (8)

(Дәвамы.)

Илгиз
– Нишләп Айдар тормый әле, абыйсыннан алда
уянып, ашарга сорый торган иде, бүген ник тын? – дип
аптырап, балалар йоклый торган бүлмәгә чыкты Илгизә.
Айдар янына барса, бала кулларын як-якка бәргәли,
янып бара.
– Ай, Аллам, ни булды, Айдарым?
Ул баланы күтәреп алды, Айдар ыңгырашты гына.
Илгизә тиз генә градусникны кыстырып, баланы куены-
на алды.
Ул арада Ак әби килеп керде.
– Ак әбекәем, бала әллә нишләгән?
– Тукта, тукта, чү, кызым! Ул кадәр курыкма! Балалар
чирләми генә үсми бит ул. Температурасы бармы,
күпме булды?
Илгизә градусникны алып карады: утыз тугыз!
– Ярыйсы икән, фельдшерны чакыр инде, болай бул-
гач.
Илгизә куллары калтырый-калтырый, медпункт номе-
рын җыйды, беркем дә алмады трубканы. Ул тиз генә
баланы киендерде. Айдарның тәне камыр кебек булган
иде.
– Ак әби, Әмир белән Айсылуны кара, фельдшер
“вызов”тадыр, мөгаен. Мин медпунктка бара торам, –
дип, Айдарны күтәреп чыгып йөгерде. Җыештыручы
хатын фельдшерның район үзәгенә киңәшмәгә китүен
әйтте.
Илгизә, нишләргә дә белмичә, медпункттан чыгып
басты.
– Кемнән ярдәм сорарга? Район үзәгенә тиз генә
барып җитәргә кирәк.
Ул, якынлашып килгән җиңел машинаны күреп, кар-
шысына йөгереп чыкты.
– Сез нәрсә, бала белән таптала яздыгыз бит!
– Зинһар, ярдәм итегез, бала авыр хәлдә, район боль-
ницасына илтеп куегызчы? – диде хатын ялварулы
караш белән.
Машинадагы ир, тиз генә руль артыннан чыгып, ишек
ачып, Илгизәләрне арткы утыргычка утыртты.
– Сез кем соң, килгән кунак-мазармы? Безнең авыл
кешесе түгелсез.
– Әйе, мин Алсуларда. Аларның улы бу.
– Ә-ә-ә! Аңлашылды.
Бик тиз, вакытлы барып җиттеләр. Баланы алып
кереп тиз генә укол ясадылар. Бераздан, Айдар күзен
ачты, температурасы кимеде. Яннарына авыл фель-
дшеры килеп җитте, хәл белешкәч, мин әнә теге күрше
бүлмәдә, дәшәрсең, – дип китте.
– Улыгыз белән өченче палатага керерсез, – дигәч,
Илгизә шәфкать туташына аптырап карады һәм
бүлмәсенең ишеген ачып карады, тәнәфес вакыты
булса кирәк, үзара сөйләшеп утыралар. Фельдшер аны
күреп, коридорга чыкты:
– Нәрсә, берәр хәл бармы?
– Аптырадым, сезгә киңәшкә килдем. Палатага
керергә диләр. Өйдә Әмирне Ак әбигә генә калдырып
киттем. Кермәсәм, бала чирле, куркам, әллә ни булуы
бар. Нишләргә инде?
– Мин хәзер балалар табибын күреп, сөйләшеп карар-
мын.
Илгизә Айдарны кочаклап утырганда, аларны алып
килгән ир яннарына килеп:
– Йә, безнең егет ни хәлдә? – дип, Айдарның кулын
тотып карады. Шулчак бүлмәгә авыл фельдшеры белән
балалар табибы килеп керде.
– Ә-ә! Илгиз Мөдәрисович та монда икән, – диделәр
бертавыштан.
– Менә бит, авылдаш егетнең хәлен белергә кирәк.
Нинди диагноз куйдыгыз?
– Алай әллә ни куркыныч түгел, тамагы шешкән. Менә
фельдшерыгыз үз өстенә ала. Яныннан бер адым да
китмим ди, – дип, табиб мөлаем елмайды.
– Алайса, сезне кайтарырга техника кирәк бит инде.
Хәзер! – Илгиз телефоныннан кем беләндер сөйләшеп
алды.
Табиблар: “Менә ичмасам кеше”, дип калдылар аның
артыннан. Ул арада машина килеп җитеп, кайтыр юлга
кузгалдылар.
Авыл фельдшеры килеп хәл белешеп кенә торды.
Хәтта Илгиз Мөдәрисович та телефоннан хәлләрен со-
рады. Илгизә аның кем икәнен аңлады, Самат сөйләгән
Илгиз ич бу.
Айдарның теле дә ачылды, ул хәзер дөрес һәм матур
итеп сөйләшә башлады. Илгизәгә “әннәм” дигән саен,
үзе табып үстергән сыман тоела. Шундый татлы итеп
әйтә ул сүзне! Әмирнекен ишетә алмаган иде, менә
ничек бит ул.
Алсуның пешкән җирләре, яралары төзәлгән, инде
күзләренә операциягә әзерлиләр, дип хәбәр итте Артур.
Самат килеп, хуҗалыкта ирләр эшләрдәй эшләрне
башкарып чыгып китә. Җәмилә апа да килеп хәл белә.
Бәла-каза килсә, өч башлы була, диләр. Дөрестер.
Әлфияне җирләп ай ярым үтүгә, Саматның әнисен па-
ралич екты. Өч көн, өнсез-телсез ятты да, фани дөньяны
ташлап, мәңгелеккә кайтып китте. Самат олы йортта
ике баласы белән торып калды. Имәндәй ир, бөгелергә
теләмәсә дә, хәсрәт үзенекен итә, ябыгып, бәләкәй
генә булып калды.
Айсылуны өенә кыстап та кайтара алмый башлады
Илгизә.
– Мин син үзебезгә кайтсаң гына кайтам, – дип күзенә
карый.
Беркөнне абыйсы, мәҗбүри елатып алып чыгып китте,
ләкин юлда Ирекнең кулын тешләп ычкынган. Абый
кеше чак еламый гына:
– Бөтенләй бәйдән ычкынды бу кыз, – дигән булды,
олыларга охшарга тырышып. – Сезгә килер инде ул, әти
кайткач килеп алыр әле, – дип кайтып китте. Тик Айсылу
күренмәде.
Илгизә кич белән капкаларны бикләргә чыкса, бәдрәф
ягында үксегән тавыш ишетеп, аптырап китте. Куркынып
кына бәдрәфнең ишеген ачып караса, Айсылу елап
утыра.
– Ник монда кердең?
– Башка җирдән абый эзләп таба ич.
– Ә мин монда килмичә ишекне бикләп ятып йоклаган
булсам, нишләр идең?
Айсылу үксүен дәвам итте.
– Чык, әйдә!
Илгизә нишләсен, кызчыкны өйгә алып кереп, юынды-
рып, ашатып, йокларга салды.
– Үз башыма жәлләгәнмен. Бердән өчәү булдылар, –
дип, аптыраганнан үз-үзенә әйтеп куйды.
Самат соң гына килде, эштән кайткач, мал эзләп
йөргән.
– Эштән соң кайтыла шул, эшнең иң кызу чагы, –
дигән булды, аклангандай.
– Шулай инде, кайнап торган вакыт авыл җирендә.
Әле нинди эшләр бара соң?
– Сенаж салына. Берсе артыннан берсе, тик тора тор-
ган түгел.
– Нишлисең инде, игенсез тормыш юк. Моннан соң
бик кичкә калсагыз, Айсылу артыннан килеп йөрмәгез
инде, Самат! Бездәме, түгелме икәнен шылтыратып со-
расагыз да була.
– Рәмәт инде, Илгизә! Бу кадәр яхшылыкларны кай-
бер туганнардан да көтеп булмый. Болай да бу гаилә
безнең өчен бәхетсезлек кичерә, нык кыенсынам. Нинди
яхшылыклар эшләп, рәхмәтемне белдерә алырмын
икән инде...
– Нәрсә сөйлисез, Самат! Мондый очракта һәркем
шулай эшләр иде. Иң мөһиме – исән-сау булыйк. Алсу
мәсьәләсен дә – төптән уйласаң, күрәчәге булгандыр.
Юкка әйтмәгән борынгылар: "Күрәчәкне күрмичә, кереп
булмый гүрләргә",– дип.
Баланы уятмадылар.
– Йокласын инде, син барыбер иртүк эшкә чыгып
китәсең, – диде Илгизә.
Самат чыгып киткәч, Илгизәнең күңелен әллә нигә
Саматны кызгану хисе биләп алды. Хатын-кыз ничек тә
түзәргә тырыша, ирләр бит үзләре сабый бала кебек.
Илгизәне йокы алмады. Әкрен генә урыныннан торып,
тәрәзә янына килде. Җанына урын таба алмаганда,
төннәрен, торып күккә карый ул.
– Исәнме, Ай? Исәнме йолдызлы күлмәк кигән Күк?!
Сез бүген тагын да соклангычрак, яктырак! Бер-
берегезне нурларыгыз белән һаман иркәлисез,
әйтерсең, мәңгелек серле гашыйклар. Алар да бит
күзләре белән генә сөешәләр. Минем сөйгән ярымның
җаны да, бәлки сезнең арададыр, йолдыз булып безгә
карыйдыр. Тик сез бик күп, йолдызлар! Таный алмам-
дыр үз яртымны. Ә, туктагызчы! Әнә теге иң якты йол-
дыз, мөгаен, Фәнисемдер! Бер читтә үзе генә, мин таны-
сын өчен аерылып торадыр. Йолдызлы Галәм, Тәңрем,
Җиһан. Бердәнбер сердәшем сез!
Шулчак күл буендагы йорт яныннан бик моңлы гармун
тавышы ишетелде.
Кем шушы кадәр әрни, сагышлана?! Илгизәдән башка
да ялгыз, моңлы җаннар бар икән! Ичмасам аның
сердәше-аккордеоны бар. Ә Илгизә берүзе – эчтән яна,
сагышлана. Кемгә сөйли алсын ул күңел серен.
Ялгызлык хатын-кыз өчен иң усал корт, ул үзәгеңә
төшеп, бәгыреңне кимерә ич!..
Гармун ерагайды... Әмма сагышлы мәхәббәт моңы
ерак-ерактан урап кайткан төсле тоелды. Илгизәнең иң
еракка яшерергә тырышкан хисләрен, кичерешләрен
кабат актарып китте ул! Бу иртәне яшь хатын кызарган
күз, талчыккан йөз белән каршы алды. Иртә белән
кергән Ак әби аңардагы үзгәрешне күрми калмады.
– Нәрсә булды, кызым, авырмыйсындыр бит, әллә
йокы алмадымы?
– Авырмыйм. Соңгы елларда гармун моңы ишетелми
иде. Бүген берәү бик моңлы итеп уйнап үтте, шуннан
үткәннәрем әйләнеп килде, йоклап булмады.
– Ә, менә хикмәт кайда икән... Ул моңга күнегергә
тырыш, кайсыбер төннәрне ишеткәләрсең. Авылга
кайткан саен күңелен бушата шул ул. Җиңеләеп кала-
дыр, бәбкәм. Их, мәхәббәт хәлләре шулайрак инде...
– Кем ул?
– Илгиз ул, бәбекәем, Илгиз! Райун хакимиятендә
эшли, безнең авыл егете бит. Менә ул кайсы көнне авы-
лыбызга кайтып, җанына хәл алып китә. Моңлы, бик тә
моңлы бала шул! Үзе бик акыллы, укымышлы. Үзен бик
яраталар бугай эшендә, әмма авылны ташламый. И
кызым, кызым! Ятим үсте бит ул, ә ятимнәрнең эче тулы
моң-сагыш. Атасыннан туып кына калды, мәрхүм язгы
ташу суына аты-ние белән төшеп үлде. Күрше авылга
колхоз эше белән барган булган. Авыр туфрагы җиңел,
урыны оҗмахта булсын! Әнә үзеннән нинди яхшы ул
калдырды. Әнисе шул хәсрәттән мантымады: чирләде
дә чирләде. Ярый инде, улы мәктәпне бетергәнче яши
алды. Авыр булды тормышлары, бик авыр булды.
Җәйләрен колхозда эшләде Илгиз, кышларын куних
ярдәмчесе булды. Шкулдан кайткач атлар янына китә
иде. Теге институт дигәннәрендә дә эшләп укыган,
диләр.
– Ак әби, сөйгән кешесе калдымы, кавышмадылар-
мы?

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (8)
Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (8)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: