Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
21 июль , 23:08

Тәлгат ГАЛИУЛЛИН. Мәкер. Хикәя (11)

Булачак тарихчыга таныш лапас печәнлегендә сабыйларча үксеп-үксеп җылаудан башка чара калмаган иде. Хатасын аңласа да, чын дөреслекне әле ул тиз генә белмәячәк. Әмирнең якынча кайсы көннәрдә кайтасын атасыннан белешкән Ленарның атна-ун көн буенча «көндәшен» каршы алырга вокзалга чабып, Сәвиянең ирләр белән чуалуы турындагы сөйләк-гайбәтне үзе уйлап чыгарып, ике гашыйкны бер үк дәрәҗә-алым белән алдап, йөрәкләрен бутап, хәйлә аша морадына ирешүен берәү дә белми. Бу хакта дөреслекне Әмир утыз елдан соң гына тыңлаячак.

Тәлгат ГАЛИУЛЛИН. Мәкер. Хикәя (11)
Тәлгат ГАЛИУЛЛИН. Мәкер. Хикәя (11)

Үз гаебен аңлый алмаган Әмир әүвәл өендә, нигездә хәл белгән булып, бушлай баш төзәтү хыялы белән йөргән ялкау, хөрәсән ир-ат даирәсендә буталды, аннан үзен кулга алып, университетка керү имтиханнарына әзерләнә башлады, монда китаплар җитешми дигән сылтау белән Казан тарафларына чыгып китте.

Хәдичә апа Сәвияне сагынганда, «киленле» чордан сакланып калган дару төймәләрен халат кесәсеннән түр өстәленә бушатып, шуларны кат-кат санап утыруда юаныч тапты, әйтерсең лә, алар җанлы һәм шәфкать туташын алыштыра алалар.

Сәвиягә килгәндә, аның өчен яраткан, тынгысыз хезмәте саклану, онытылу чарасы булды. Көйсез әбиләре, чирле бабайлары янына, ялгызлыктан, хәсрәттән качып, көненә икешәр-өчәр тапкыр җитез аякларында очып килеп китә торган булды. Тик күптән түгел кешеләре газиз йорт яныннан үтәргә туры килгәндә, урамның каршы ягына чыгып, күзләрен чатырдатып йомып, җәһәт кенә узып китәргә тырышты.

Ә вакыт тукталып торуны белми, алга хәрәкәтен дәвам итә, шул арада бер яралар төзәлсә, икенчеләре ачыла.

Ишеккә көз шакый башлаган көннәрнең берсендә, район үзәгенә барып, дарулар алып кайтасы бар, бәлки, шунда үзенә эш урыны да белешер дип уйланып утырганда, Сәвиянең ниятеннән хәбәрдар булгандай, бүлмәгә тирләп-пешеп Ленар килеп керә.

– Сәвия Идрисовна, исәнмесез, Сезгә йомышым да юк кебек, мин райүзәккә чыгып китәргә торам, анда берәр эшегез юкмы? Башкарып кайтырмын.

Бөдрә чәчнең җыештыручы апага күчтәнәчләр биреп, шәфкать туташының һәр адымыннан хәбәрдар булуын башына да китермәгән кызый, риясыз гына:

– Эш дигәннән, үзем автобуска чыгарга торам. Йомышларым бик күп җыелган.

Шуны гына көткәндәй, егет кулларын бөркет канатларыдай як-якка җәеп:

– Киттек минем белән. Медсестрабызны рәхәтләнеп алып та барам, алып та кайтам. Бер-беребезгә ихластан ярдәм итү җир йөзендә яшәүчеләрнең бурычы, – дип, Сәвия юлга әзерләнеп беткәнче сайрый.

Икәүләп барасыларын «белгән диярсең», авылдашлары күзәтеп күз нурларын әрәм итмәсен дип, Ленар машинасын урам якка түгел, ә бинаның кеше йөрми торган почмагына куйган. Хуҗа кеше, итагатьлелек вә зыялылык үрнәге күрсәтеп, ишекне үзе ачты, фәрештә кереп утыргач, чабу кысылмасын дигән булып, кызның итәген рәтләп, иң башын җиңелчә сыйпап алырга онытмыйча, «барысы да окэй, тәртип булыр» дип, сөйләнә-сөйләнә машинасын кабызды.

Юл буена бөдрә чәч мәктәп хәлләре, укучыларның елдан-ел дәресләргә начаррак әзерләнүләре турында сөйләп, мәзәкләр кыстырып куярга да онытмыйча, кызның күңелен күреп, көлдереп барды. Тел байлыгын биргән икән табигать үзенә. Тирән күзләре иркәләү, ярарга тырышу, әйтелмәгән моң бөркеп тора. Төп сүзенә, серенә керешәсе килеп, дулкынланганы, интеккәне сизелә.

– Миңа ниндидер җитдирәк хәбәр әйтмәкче буласыз кебек... иптәш, – ди кыз, җиңелчә генә аның терсәгенә орынып.

– Дөресен әйтсәм үпкәләрсез, мин гаепле булырмын дип куркам.

– Мин инде язмышның төрле борылышларына әзер, – ди кыз көрсенеп. – Әйтегез, мин туры сүзгә мохтаҗ.

– Әмирнең үзен сәер тотышының сренә төшендегезме?

– Хикмәт тә шунда. Мин берни аңламыйм. Баш миенә берәр нәрсә булганмы?

– Юк, акылы үз урынында. Тик... хезмәт иткән шәһәрендә үлепләр гашыйк булган. Һәм өйләнгән, бу көннәрдә хатыны кайтып төшәргә тиеш, ди. Сиңа мөнәсәбәттә шулай кылануы, кара янып, эчеп йөрүе ике ут арасында калуы белән җиңел аңлатыла. Миңа хатынының ифрат матурлыгы, күкрәк         шәрифләренең ымсындыргыч муллыгы турында юл буе такылдап кайтып, колакарымны чыңлатып бетерде. Мин үзем гайбәтне, кеше тормышына кагылуны яратмыйм.

Ленар алдындагы кечкенә тәрәзәдән сүзләренең туташка тәэсирен яшертен-орынтын гына күзәтеп барды. Машина  эчендә давыл алдыннан була торган киеренке тынлык урнашты. Гыйнвар кары кебек агарынып киткән кыз битен куллары белән каплады. Бөдрә чәч йөзенә курку галәмәте чыгарды, машинасын шып итеп туктатты.

– Миңа, бәлки, бу хакта әйтәсе булмагандыр. Ир-атка бер-берсен сату килешми. Сезгә ихласлы, чын дусларча мөнәсәбәтем турысын әйтергә кушты. Беләсезме, намусым алдауны, мәкерне күтәрми.

Сәвия үзен бик тиз кулга алып:

– Сезгә күземне ачкан өчен чын күңелдән рәхмәт. Нигә ул миңа турысын әйтмәде. Аңлаган булыр идем. Бала-чага кебек ирен турсайтып, сөйләшмичә, аңлашмыйча, төрле почмакларга басып, үпкәләшеп йөрүдән кемгә файда! Һәрхәлдә егетләрчә түгел дип саныйм.

Кыз шактый гына уйланып торганнан өстәп куя:

– Әмир, ни әйтсәң дә, намуслы кеше икән. Бозык ир булса, берни булмагандай, гомер буе ирем өчен саклап килгән байлыгымны алып, өйләнгәнлеге турында соңыннан гына әйтсә, ни кылыр идең. Мине төп башына утыртырга бөтен мөмкинлеге бар иде. Ни булганын әйтергә кыюлыгы гына җитмәде. Дөресен ярып саласы, Сәвия, менә шулай килеп чыкты, гафу ит дисә, мин дә болай каңгырып йөрмәс идем.

– Мин шулай итәр идем, – диде укытучы иптәш мактанып алырга җай чыгудан файдаланып. – Нәрсәсен яшереп торырга. Булган, булган... Кеше башыннан уза торган хәл.

Бу сөйләшүләр кызның ярасын саркытып, тоз сибү булып, күз алдында кызыл шәүләләр биесә дә, ул үзен кулга алып, хастаханәгә, даруханәгә кереп, бар йомышларын үтәде, сөйләшелгән җиргә үз вакытында машина янына килеп җитте. Ленар, «эшләрен бетереп», күптәннән көтеп тора икән.

Фәнни дәлилле тәкъдиме дә әзер.

– Көне буена йөгереп йөреп, ачыгып беттек, ресторанга кереп тамак ялгап алыйк.

Кызның да ашыйсы килүе табигый, каршы килеп баш катырмады. Ленар район үзәге рестораны мөмкинлегеннән чыгып, тәгамнар, шампан шәрабы алды. Руленә сылтау итеп бөдрә чәч үзе эчмәде, иреннәрен генә чылатып утырды, әмма ләкин шәфкать туташын ифрат тырышып сыйлады. Тегесе язмыш сынавы киеренкелегеннән алҗыган иде, туарылып, нерв дилбегәләрен бушатып, рәхәтләнеп эчте, ап-ак битенә кызыллык кунды, ясалмарак чыкса да, елмайды, тотышына табигыйлек төсмере иңдерергә тырышып утырды һәм йомшап китте, гомере буена үкенәчәк хата эшләп ташлады.

Сәвиянең рухи һәм физик халәтендә туган үзгәрешне сизеп алган Ленар иркәләп кенә аның бармакларын учына алды, бөгелеп, кызның кулына дәрт кайнап торган иреннәрен тигезде. Кызны өрмәгән җиргә утыртмаска, күтәреп кенә йөрергә әзер ир иде бу мизгелдә Ленар.

– Сәвия, йөрәгемнән чыккан бер сүз әйтсәм үпкәләмәссезме?

– Әйдәгез, икене, –  диде кыз көлә-көлә.

– Мин бит сезгә беренче күрүдә үк гашыйк булдым, шуны әйтергә оялып, Әмирдән көнләшеп яшәдем. Хисләрем  басылмасмы дип өйләнеп тә карадым, юк булмый. Бер атнадан өемнән куып чыгардым.

– Ул боламык турында исемә төшермәгез. Үзен дә, исемен дә ненавижу,         – дип, Сәвия нәфис куллары белән өстәлгә төя башлады. 

Эчкә батып торган күзләрендә өмет чаткылары кабынган Ленар, илһамланып китеп, урындыгын йөртеп кызга якынлашты.

– Сез, Сәвия, барыбер аны яратасыз?

– Юк, инде яратмыйм, әйттем бит, җенем сөйми, күрә алмыйм, –диде ярым исерек кыз, үҗәтләнеп, иреннәрен авыртканчы тешләп.

– Вакыт үзенекен итәр, мине дә бәяләрсең, яратырсың әле... Бигрәк тә минем тәкъдимне кабул итеп, миңа тормышка чыксаң.       

– Сине дә яратмыйм. Үземне дә яратмыйм... Беткә ачу итеп тунны янган мичкә ыргыткандай, беренче хатыныңны куып чыгаргандай, тиз генә аерылышмаска вәгъдә бирсәң, тәкъдимеңне кабул итәм. Формально үзем дә         икенче тапкыр кияүгә чыгам бит инде.

Кыз булып калсам да.         1

Бөдрә чәч урындыгыннан сикереп торып, шатлыгыннан бөтен дөньяны кочагына алырдай булып, кызның биленә кулын сала.

– Ашыкма, абзыкай, өлгерерсең, – дип Сәвия дәрте кабынган ирдән читләшә, кулын алып куя.

– Сөйләшеп бетерәсе хәлләр күп әле. Туярсың. Ни өчен тәкъдимеңне кабул итүемне аңлатыйм. Бу арада М.Хәбибуллинның «Кубрат хан» романын укыдым. Чибәр кыз Аппак Кубратка яратмыйча, бичарадан ни чара дигәндәй, кияүгә чыга. Бергә көн итә, балалар үстерә башлагач, ирен якыннанрак танып-белгәч, ул Кубратка чын-чынлап гашыйк була. Безнең белән шундый могҗизага ышанам. Синең белән чәчемне бәйләсәм, өч шартым булыр, шуларны карышусыз үтәргә сүз бир, ант ит.

Ленар күндәм укучы кебек аягына басты, янәдән урындыгына чүмеште.

– Йөз дә бер шартыңа риза, сөеклем.

– Юк, өчәү генә. Беренчесе – никах укытып, язылышкач, шул сәгатьтә үк авылдан чыгып китәбез, җәһәннәм читенә алып китсәң дә риза. Икенчесе – мин көндезме, читтән торыпмы укырга керәм. Каршы килмисең. Синеке кебек үк минем югары белемем булырга тиеш. Өченче – тора-бара иң мөһиме булып китүе бар – кияүгә чыгуымны теләсә нинди шартларда... хәтта үлгәндә дә искә төшермисең. Ул хакта сөйләшмичә гомер итәбез, балалар үстерәбез, кунаклар җыябыз, биибез, җырлыйбыз...

Беренче ике шартны җиңел кабул итсә дә (соңыннан күз күрер), өченчесен тыңлаганда Ленарның көнләшү кытыгы уянды, чырае сытылды, ирлек горурлыгы рәнҗеде.

– Сез миңа бөтенләй битарафмы? Бер тамчы гына булса да ошамыйммы?

Кинәт айнып киткән кыз җитдиләнде.

– Мин ошамыйсың димәдем. Салкын ай кебек битараф булсам, биредә ләчтит сатып, язмышымны кулыңа тапшырып утырмас та идем. Ярый, җитте, юлга чыгыйк.

Булачак ирнең бер фикере калган икән әле.

– Сез укырга кереп, балабыз туса, аны кем карар?

– Анысы, иптәш, минем хәсрәт булыр. Медик икәнемне онытма. Җае чыгар, балабызны приютка тапшырмабыз.

Шул көнне кичен егет ашыга-ашыга мулла белән никах турында килешеп, авыл советы рәисен сыйлап, майлап, өч көн эчендә рәсми хатынлы булды. Кабалануының сере аңлашыла. Кыз кәҗәләнергә, сүзеннән кире кайтырга мөмкин. Әмирнең имтиханнарын биреп, авылга төшеп, мәкерне сизеп, оеша килгән дөньяны бутап ташлау ихтималы бар. Алдауны, хәрәмләүне сизсә – йодрыгын ходка җибәрүе ихтималын көн тәртибеннән алып ташларга ярамый.

Ленар белән Сәвиянең язылышып, авылдан беркемгә кая киткәннәрен әйтмичә, билгесезлеккә гаип булулары турында хәбәрне студентлык хыялын тормышка ашырган Әмиргә энесе Наил җиткерде. Булачак тарихчыга таныш лапас печәнлегендә сабыйларча үксеп- үксеп җылаудан башка чара калмаган иде. Хатасын аңласа да, чын дөреслекне әле ул тиз генә белмәячәк. Әмирнең якынча кайсы көннәрдә кайтасын атасыннан белешкән Ленарның атна-ун көн буенча «көндәшен» каршы алырга вокзалга чабып, Сәвиянең ирләр белән чуалуы турындагы сөйләк-гайбәтне үзе уйлап чыгарып, ике гашыйкны бер үк дәрәҗә-алым белән алдап, йөрәкләрен бутап, хәйлә аша морадына ирешүен берәү дә белми. Бу хакта дөреслекне Әмир утыз елдан соң гына тыңлаячак. Тик терсәкне сыйпап булса да, тешләп, үткәнне кире кайтарып булмый шул.

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: Фрипик.ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: