Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
21 июль , 08:00

Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (7)

Ишеткәнем бар иде: ул чиргә юлыккан кешеләр күбесе үзләренә-үзләре укол кадарга өйрәнәләр икән

Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (7)
Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (7)

(Дәвамы.)

Үзе төн йокысын йокламыйча, кабартма пешереп
куйды. Ашасын сабый, сөенсен! Шул көннәрдән соң,
Айсылу аларга еш килә башлады. Әмирләр аның куены-
на сыенганда, ул да килеп сыена.
Әллә Ак әбинең “әнә әннәң” диюме, әллә үзе – Әмире,
монда кайткач, Илгизәгә “әннәм” дип дәшәргә күнекте.
Илгизәгә моңардан да зур бәхет кирәкми иде.
Ял көне. Ул иртәнге эшләрен бетерде дә, гадәттәгечә,
балаларга ашарга әзерләп куйды. Ял итеп алырга
уйлап, диванга барып ятты гына, капкадан Айсылуны
җитәкләгән Самат күренде. Кызчык өенә кайткандай,
йөгереп килеп керде дә, Илгизәне кочаклап алды. Аның
артыннан, әкрен генә рөхсәт сорап, Самат керде.
Илгизәне кочаклап торган кызын күреп, моңсу гына ел-
майды:
– Гафу итегез инде, сезне борчып килгәнем өчен.
Бүген ял көнем иде, Айсылу ай-вайга куймыйча алып
чыгып китте.
– Зыян юк, сөйләшеп утырырбыз.
– Кичә мин эштән кайткач та башлаган иде “Мин яңа
әни таптым, әйдә алып кайтыйк”, – дип. Иртәнгә кадәр
чак түздердек. Иртүк мине килеп уятты “Тор инде, әйдә”
ди. “Әнисез миңа кыен бит, сиңа да, абыйга да кыен”, –
ди. Әнкәй белән икәүләп аптырап калдык.
– Бар инде, балам, сабыйның күңеле булсын! – дигәч,
аптырап ияреп чыктым инде.
Әлбәттә, бу урамга кергәч, Әмирне сөйләгәч, чамала-
дым. Бер чыккач кире борылмадым, хәлегезне белеп
чыгыйм, – дидем.
– Бик яхшы булган, рәхмәт керүегезгә!
– Бу йортка да бәхетсезлек безнең аша килде. Кирәк
чакта, дәшегез, кулымнан килгәнчә ярдәмнән ташла-
мам!
– Рәхмәт яхшы сүзегезгә! Белеп булмый, Самат. Каян
беләсең, андый вакытлар да булуы бик мөмкин.
Күршеләр бик әйбәтләр, ярдәмнәреннән һич ташла-
мыйлар.
– Шулайдыр. Үзләре бик яхшы кешеләр. Яхшыга
яхшы белән җавап кайтарасы килә бит. Безнең авыл
халкы болай да ярдәмчел.
Сөйләнгән арада чәй әзерләгән Илгизә Саматны
өстәл янына чакырды.
– Юк, юк! Әле өстәл артыннан кузгалып кына чыктык,
– дисә дә, Илгизәнең чакыруына каршы тора алмады.
Айсылу икмәккә кайнатма яктырып алып чәен эчте дә,
диванга барып утырып уйнарга кереште. Кай арада йоклап та киткән. Илгизә аның өстенә ябып куйды. Самат
кызына карап торды да:
– Менә шулай шул, балаларга әни җылысы кирәк
икән. Күрәсең, дәү әниләрнеке үзләренә башкадыр.
Мин көннең буе эштә инде, соң кайтыла. Ирек өчен ул
чаклы борчылмыйм, анысы аңлый. Менә монысы үзәкне
өзә. Үземне бик тә гаепле сизәм балалар алдында. –
Күренеп тора, Саматның нидер сөйлисе, күңелен бушатасы килә.
– Самат, үзегезне гаепләмәгез. Аларны үстереп, тормышка ныгытып аяк бастырырга кирәк бит әле.
– Анысы, шулаен шулай. Тик бик нык гаеплемен
Илгизә, Әлфиянең үлеменә мин сәбәпче. Инде бер
утыргач утырдым, эшегезне бүлмимме? Барыбер кем
беләндер сөйләшеп, эчне бушатасы килә. Соңгы вакытларда үз-үземә бик еш: “Кайда, кайчан, нишләп, нигә
хаталандым? – дигән сорауларны куям да, җавабын
тагы үзем бирәм. – Эчкелектән. Без Әлфия белән икебез дә шушы авылдан. Ул миннән бер класс түбән
укыды. Әтисез үссә дә, мәктәпнең дә, авылның да йөзек
кашы иде. Минем классташ Илгиз баянда уйный,
Әлфия җырлый. “Болар берсе өчен берсе яратылган”
дип сокланалар аларга. Әлфиянең бер ягы бар иде ул
чакны – кыюсызлык. Мин укыганда ук аңа күз салдым,
тик ул кире кагуын аңлатты. Димәк, ул да Илгизгә карата
күңелендә нидер саклаган. Чыгарылыш кичәсендә гел
бергә булдылар, ә мин аларның икесен генә калдырма-
дым, өченче кеше артык икәнен белсәм дә. Безне шул
ук язны хәрби хезмәткә алдылар: мин – солдат, Илгиз
– моряк. Аңардан бер ел алда кайттым. Ничек итсәм
иттем, Әлфиянең күңеленә кердем. Ул, укуын бетереп,
балалар бакчасына эшкә кайтты, мин аграр институтның
механика бүлегендә читтән торып укыйм. Шулай да
Әлфиянең Илгизне көткәнен сизәм. Тукта, мин әйтәм,
Илгиз кайтканчы өзәргә кирәк. Алай тырыштым, болай
кыештым, тик барыбер Әлфияне үземнеке иттем.
Самат сөйли дә сөйли. Үткән еллар капкасын ачып
атлап, хатирәләр дөньясына чумды ул. Онытылып,
башын айкаган уйларын тезә дә тезә:
– Туй ясадык. Район үзәгенә урнашып, матур гына
яшәп киттек. Ләкин шатлык белән кайгы янәшә йөри, –
диләр. Ни хәлләр итәсең, күтәрә алмаслык кайгы атлап
үтте безнең бәхет тупсасын.
Ирек туды, эштә малай тәпиен юарга сорыйлар.
Кызганмадым, беренче бала, җитмәсә, малай. Үземнең
эчү гадәте юк иде, көлделәр:
– Нәрсә, әллә үзеңнеке түгелме? Бездән “для прили-
чия” генә юдырасыңмы? Һәй, эчмәгән кеше малайга булдыраламыни?
Шулай намуска тигәч, тоттым да бер кырлы стаканны
бушаттым, эчеп өйрәнмәгән кешегә ни, ул артыгы белән булды.
– Вәт, маладис, болай булгач, ышандык, малай синеке!
Шул сүзләр генә колакка керде, бөтен дөнья әйләнә.
Калганын хәтерләмим. Уянып киттем, өйдәмен, баш
чатный. Чак торып, кухняга чыктым. Ә анда, Әлфиямнең
халатын кигән, безнең эштәге буфетчица йөри. Наилә
исемле, кияүгә чыкмый картайган кыз.
– Бәй, син нишләп монда? – дим.
– Соң, кичә ай-вайга куймый алып килдең бит: өйне
җыештыр, ашарга пешер! – дип.
– Булмас!
– Булмаса, булганын, тәпи юышкан шешәдәшләреңнән
сора! Нәрсә, баш авыртамы?
– Әйе. Берәр төрле рассол кебек нәрсә эчәсе килә.
– Монда андый нәрсә күренми. Кичә “иртән бу егеткә
баш төзәтергә кирәк булыр”, – дип, берсен алып калган
идем. Кил!
– Юк ла, минем андый гадәтем юк, – дип, китә башладым.
– Туктап тор, андый гадәтең юкка бирәм дә инде.
Әллә нигә бер эчкән кешегә яхшы гына була ул.
Интекмә! Баш авыртуың кул белән сыпырып алып таш-
лаган кебек булыр. Кил!
Бәлки, дөрес сөйлидер, дип эчтем. Чынлап та, баш
чатнавы беткән кебек булды, күңелләр күтәрелеп китте.
Калганын да эчеп бетердек... Айнып бетмәгән башка
җитә калды. Ярый, ял көннәре иде... икенче көнне аның
бүлмәсендә уяндым, икәүләп анадан тума караватта ятабыз...
Шуннан китте, китте, Әлфияне алып кайткач, күзенә
карый алмадым. Сизгәндер, акыллы хатын иде. Әллә
шул вакытларда катырак торса, болайга ук барып
җитмәс идек. Наилә белән араны өзә алмадым, ычкы-
нырга уйласам:
– Мин сиңа үземне бүләк иттем. Гаиләңне бозам,
начальнигыңа әйтәм, – дип куркыта.
Кемнең коллектив алдында ямьсезләнәсе килсен
инде, ә сөяркәм җирдә елан булып ишелә.
Шулай безнең тормышның көе китте. Берәр эчкән
баштан мактанганмындыр, Әлфияне Илгиздән тартып
алдым, дип. Әйтә миңа: сине санга сукмыйдыр, Илгизен
уйлыйдыр һәм башкалар. Мин исерек, аңгыра башка
җитә кала. Кайтып тавыш чыгару, Әлфиягә кул күтәрү
гадәти эшкә китте. Берсендә үзем дә шундук айнып
киттем, кулымда аның чәчләрен күреп. Сыеныр кешесе
булмаса да, (әнисе үлгән иде) малай туганчы, китәргә
җыенды. Ялындым, ялвардым, вәгъдәләр бирдем –
калды. Өметләнгәндер, бәлки, ике бала булгач, уйла-
ныр дигәндер, – Айсылуны алып кайтты. Шулай этле-
мәчеле яшәүне дәвам иттек.
Ул вакытта әти исән иде әле. Үзе усал, гаярь кеше
булды мәрхүм, ләкин эчмәде, аек тормышта яшәде.
Ничек итсә итте, безне үзләре янына авылга кайтарды.
Мине механик итеп эшкә алдылар. Әти үгетли-үгетли
кодировкага алып барды, айныдым. Һич онытмыйм:
“Улым, эчә-эчә үз башын ашаучылар күп. Башың булып
та башсыз буласың. Моннан соң аек акыл белән
яшәрсең, нәселне позорить итмәссең дип ышанам”, –
диде, үләр алдыннан. Әлфияне ярата иде, эшләтмәде:
“Ял итсен, бетергәнсең баланы”,– дип ачуланды.
Ну теге Наилә истән чыкмый гына бит! Әлфияне
күрәсем дә, сөйләшәсем дә килми. Үзен-үзе карый ал-
маган булдыксыз бер хатынга әйләнде минем өчен
хәләлем: чак йөри, йөреше дә сәер, исерек кешенеке
кебек, барып яту ягын гына карый.
Ирексездән, Наилә белән чагыштырам, вәт юләр, ә,
уйлый белмим. Баласы юк, ире юк, үзен-үзе генә карап
яши бит ул.
Җитмәсә, Наиләгә сөйлим әле, ул шаркылдап көлә:
– Син аны күзәт әле, яшереп эчәдер ул яисә наркотик-
мазар кулланадыр, – ди. Кеше сүзе кеше үтерә, – диләр,
бик дөрес. Күзәтештерә башладым: җай чыкса, барып
яту ягын гына карый; өстәвенә, бәдрәфтә – шприцлар.
– Әһә, мин әйтәм, эш менә нәрсәдә. Наилә дөрес
сөйли икән бит. “Юкәдә икән чикләвек”, дим. Мин аракы
белән булашкан булсам, бу минекеннән дә куркынычрак
нәрсә белән бәйләнгән ич, дип уйлыйм. Әнә шулай, бер
гаепсез, үзем үк чиргә сабыштырган хатынны аердым.
Анда да дәшмәде. Күзләре гел мөлдерәмә иде, аңларга,
сорарга кирәк булган. Мин үз кунакчамнан гына карап
сөйләнгәнмен.
– Их, Самат, бер аңларсың, тик соң булыр. Мин синең
мәхәббәтеңә ышандым, яшәгән гомерем буена тугры-
лыклы булдым, – дип, үзләренең өйләренә кайтып
китер алдыннан, бары бер тапкыр әрнеп, өзгәләнеп
әйтте, ә мин көлдем авызымны кыйгайтып. Чирен ян-
гыннан соң, больницада гына белдем. Ул тынсыз яткан-
да ачу белән шәфкать туташларына:
– Ник ичмасам уколлар кадамыйсыз, системалар куй-
мыйсыз? – дип кычкырдым. Шулчак берсе:
– Сез нәрсә, хатыныгызга теләсә нинди укол-дарулар
ярамагынын белмисезмени? Ул инсулин белән генә
яши, бездә исәптә тора, – диде.
Ишеткәнем бар иде: ул чиргә юлыккан кешеләр
күбесе үзләренә-үзләре укол кадарга өйрәнәләр икән.
Әлфия дә шулай үзе кадаган.
Пожар чыгар алдыннан уколы беткән булган.
Айсылуның гипноз сеансы вакытында тыңлап торып, бу
хәлләрнең асылына төшендем. Әлфия хәлсезләнеп
яткандыр инде.
– Әни, ачыктым, тор! Нигә ятасың ул диванда? – дип
еламсырый. – Уколыңны када! Беттемени? Әни,
чәйнекне тыккан җирдә ут янып бара.
Йөрәк өзгеч итеп кычкыра: “Әни, куркам. Бөтен җирдә
ут яна. Әни, хәл бетә. Әни, әйдә өстәл астына!”
Менә шушы, Айсылуның сүзләре, күз алдына китереп
бастырды ул вакыттагы хәлне. Өстәвенә, өйдәге төтен
белән тын юллары да зарарланган. Шулай булгач,
Әлфиянең үлемендә фәкать мин генә гаепле. Аермасам
– янында әни булыр иде. Ә үз өендә бала белән авыр
чирле хәлдә җан асраган. Ялгыш та “ыһ” та димәде шул.
Миннән тәмам өметен өзгән булгандыр. Эш узгач, күпме
үкенсәң дә, үткәннәр кире кайтмый, терсәк якын –
тешләп булмый. Мин шулай ике агач арасында адашып
йөргән кеше. Минем бу җиргә басып йөрергә хакым юк,
балалар гына тота хәзер мине. Ярый, Илгизә, гаеп
итмәгез инде?! Түгелгән тулы булмас, үткән кире кайт-
мас, диләрме?
– Әйе! Дөньяны – җил, адәмне сүз бозар – диләр, бик
дөрес, – дип сузды Илгизә. Нишлисең инде, Самат.
Сөртенмәс таяк юк. Кояшта да таплар була. Гаебеңне
тану – ярты төзәлү. Үзеңне бик каты гаепләп бетеренмә,
синең алдагы бурычларың бигрәк зур әле. Ак әби булса,
әйтер иде, “тәкъдирсез үлмиләр” дип. Сезнең тормыш
чуалышлары да, бәлки, бер сәбәп кенәдер. Мин дә
иптәшемне югалттым, сәбәпләре дә юк иде дә соң.
– Мин кузгалыйм, зинһар, гаеп итмәгез?! Рәхмәт инде
тыңлый алганыгыз өчен! Айсылуны абыйсы килеп алыр,
– дип, Самат башын иеп чыгып китте.
Илгизә, ул күздән югалганчы, артыннан карап калды.
Өр-яңадан кара кайгысы белән йөрәге айкалган бу
ирнең кулбашлары басылып төшкән иде.

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (7)
Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (7)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: