Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
20 июль , 12:03

Тәлгат ГАЛИУЛЛИН. Мәкер. Хикәя (10)

Үз гомерләрендә иң ачы булып күңелләренә кереп калган ачы төнне керфекләрен кушмый каршыладылар. Бәхетсезлекләренең башы иде бу.

Тәлгат ГАЛИУЛЛИН. Мәкер. Хикәя (10)
Тәлгат ГАЛИУЛЛИН. Мәкер. Хикәя (10)

Менә туган өй бинасы, капкасы күренә. Әмирнең күңелендә гадәттә туган йорт янына якынлашканда кабына торган шатлык хисенә урын юк. Чөнки анда чит-ят кеше, фәхеш ханым яши. Аның кем икәнен сизмичә, ничек аны яратып, иркәләп, бәгърем, мәк чәчәгем дип өзгәләнеп йөрде икән. Оятсыз хатын тозсыз аш кебек шул. Ахмаклыкның чиге юк диләр, дөрестер. Капка янында чемоданнарын алып төшеп калды. Ул үзенең кайту вакытын якынча гына әйткән иде, шуңар да аны, өйдә астыртын гына әзерлек барса да, берәү дә капка төбендә каршы алмады. Келә хәбәренә әнисе белән Сәвия йөгереп чыктылар. Капылт кайтып төшсә дә, көткәннәр икән. Газиз һәм иң ышанычлы җан иясе әнисен кочагына алгач, Әмирнең бөтен тәне буенча җылы хис йөгерде. Муенына ташланырга әзер, очрашу шатлыгыннан битенә алсулык йөгергән Сәвия ягына борылып, коры гына:

– Исәнмесез, – дип уң кулын сузды. Әмирнең күзләрендә, йөзендә шәфкать нуры, назга, иркәләүгә урын юк иде. Аны-моны сизмәгән Сәвия «иренең» кулын учларына алып, ул яратканча сыйпарга уйлаган иде, Әмир кулын җәһәт һәм шактый дорфа тартып алып, әнисе ягына борылды:

– Әти эштәме әле? Наил кайда бутала?

Сораулар «Төркиядә төрекләр яшиме?» кебек кизү белешүләр иде. Әмирне беркем борчымады, берәү дә кызыксындырмады. Аның өчен дөнья, тирәлек мәгънәсез боламык иде.

– Нишләп әле йортта басып торабыз. Әйдәгез, өйгә керик, камырым да әзер. Хәзер килен белән өстәлне өлгертербез. Чумбы, кит әле моннан, аяк астында буталма.

Әнисеннән ояла, яхшысынмый торгандыр дип фаразлап, берни аңламаган кыз Әмирнең кечкенәрәк чемоданын эләктереп, аякларының гер асып куйгандай, авыраеп китүләрен тоеп, өйгә юнәлде.

Шул арада сөенечне сизгәндәй әтисе, аның артыннан ук Наил атылып кайтып керде, дөнья белән аш өстәле тәмам түгәрәкләнде. Тик түгәрәк җир шарының бер чите убылып төшкән, бар гаеп Әмирдә иде. «Хәләл иренең» тотышында үзенә нисбәтән сәерлек сизсә дә, әлегә берни аңламаган, ата-анадан гадәти читсенү, татар тыйнаклыгы дип фаразлаган Сәвиянең Әмир янындагы урындыкка килеп утыруы булды, тегесе өстәлнең аргы ягындагы эскәмиягә чыгып чүмәште һәм «сезнең исәнлеккә, күрешү хөрмәтенә» кебек сүзләрне генә теш арасыннан кысып чыгарып, чәркә арты чәркә ачы бал чөмерә башлады. Бер ел элек егетләр асылы, инсафлы, зыялы булган Әмирне алыштырып җибәргәннәр, миен, йөрәген башка якка әйләндереп куйганнар диярсең. «Төннәр ката мәңгелек мәхәббәте, бер күрүдә Фәрһад, Мәҗнүннәр кебек акылдан язарлык кимәлдә гашыйк булуы, мәңге бергә булырга, бәхетле гаилә вәгъдә итеп, таң сандугачыннан уздырып сайраган егет шулмы соң, әллә үзем ычкына башладыммы? Мөгаен, тагын да көчлерәк мәхәббәте Сәвияне аның йөрәгеннән кысрыклап чыгаргандыр, ә ул дивана сарык юк-бар телеграммаларга, Гатаулла картның тасма теленә ышанып, кичләрен клубка чыкмыйча, имеш-мимешкә урын калдырмыйча, йомыкый кыз хәлендә яшәп, ярык тагарак янында утырып калды түгелме?»

Аш-судан соң, бернидән хәбәрдар булмаган, улыннан күзен ала алмаган ана, риясыз гадилек белән:

– Балалар, сезгә йокы урынын алгы бүлмәгә җәям. Мунчам да өлгерә, теләсәгез юынып чыга аласыз. Әмир юлда бик талчыкмаган булса. Үзегезгә карагыз. Наил, син безнең белән, олы бүлмәдә ятарсың.

Зиһененнән бәйләнчек чебен кебек хыянәт сүзе китмәгән Әмир, кискен рәвештә урыныннан тораторышка:

– Мин сарай башында, печәнлектә йоклыйм, – дип бер мендәр, юрган күтәреп, туктатып, тотып калмасыннар дигәндәй ашыга-ашыга чыгып та китте. Өйдә киеренке тынлык урнашты. Барысына ифрат кыен булып китте. Һәркем үзен гаепле санады. Яшьләр арасыннан үткән кара мәче өйдәгеләрне телсез калдырды. Гатаулла абзый белән Наил Әмир артыннан чыгып киттеләр. Иң кыены, әлбәттә, килмешәк килен Сәвиягә иде. Иреннәре ачудан, рәнҗүдән дерелди, кашлары тартыша, бит алмалары тимгелле кызыллыкка баткан шәфкать туташы бүген зөфаф төне уздырырга тиешле бүлмәдән чемоданнарын алып чыкты да, идәнгә ташлап, шунда ашык-пошык туйга дип тектергән күлмәкләрен, башка киемнәрен ничек туры килсә, шулай тутыра башлады.

Ул барысын аңлады. Әмир белән борчаклары пешмәячәк. «Вәт дура, набитая  дура, умартачы картның сүзенә, үгетенә ышанып үземне рисвай иттем, хурлыкка  калдырдым». Берни аңламаган, аптырашта калган ана, тилереп:         ]

– Нәрсә булды, кызым, сезгә? Ни дип тилерәсез?      

– Миңа берни булмады, Хәдичә апа. Сезне анам кебек күреп ихтирам иттем.       Улыгызның тәмле теленә ышанып, аны җәзадан алып калыйм дип, үземне төрмәгә бикләп, яшьлегемне әрәм итеп җилкуарыгызны көттем. Җаныма, тәнемә түгел, кулыма да ир-ат затын якын китермәдем. Үземне Әмир өчен саклавым иде. Мин тиле, мескен бер бәндә булып калдым. Газизегез барысы өчен рәхмәтне өздереп әйтте. Хушыгыз, – дип, кулларын кая куярга белми аптырап, тораташтай басып торган ананың иңенә нәфис бармакларының очын тидереп алды да, шул ук ике чемоданын тотып, тол хатын толымнарын сүтеп җилкәсенә салган кара төнгә чыгып югалды. Сагыш, үкенечкә күчеп, ачы төер булып бугазына тыгылды, капканы япкач, тозлы ташлар күзеннән битенә коелды. «Килен»нең соңгы сәламе капка келәсенең ыңгырашып, гадәттәгедән ямьсезрәк тавыш чыгарып урынына утыруы булды. Бу йорт Сәвиядәй чибәр кызны беркайчан да күрмәячәк иде.

Күңелләре белән фаҗигане сизенсәләр дә, әле нәрсәнедер төзәтә алуга ышанган, тәртә дулап ат булмас дип мәсьәләне гадиләштергән, Сәвиянең җәһәт кенә җыенып бөтенләйгә чыгып китүен күз алдына китерә алмаган Гатаулла белән Наил кесә тулы өмет белән Әмир янына күтәреләләр. Төннең салкынча булуына карамастан, өстенә ябынмаган, матрос киемнәрендә шабыр тирдә яткан егетнең күзләре хәтәр ялтырый. Ата кеше сорап тормыйча сүз ала:

– Ни кылануың бу, улым? Мин берни аңламыйм? Нәрсә җитми сиңа, ник рәнҗетәсең сабыйны? Үзеңне төрмәдән алып калган, миңа ышанып безгә күчеп килгән, кызыбыз кебек әниеңне, мине, Наилне якын күргән Сәвияне нинди намусың җитеп рәнҗетәсең?

Яңа туа килгән гаилә өчен үзен җаваплы сизгән Гатаулла астына утын өстәлә торган кайнаган казан кебек кызганнан кыза барды.

– Исемеңне теленнән төшермичә, бисмилла урынына кабатлап көтте, яшьләр белән аралашмады, беркая чыкмады, никахлы тол хатын кебек, әниеңне тәрбияләп яшәде. Үзеңнең соравың буенча, ул телеграммага кул куйды, ЗАГС кәгазе өчен кәкре танау мине күпме сауды, әле балы, әле акчасы, тактасы, хатынына кыйммәтле шәле... Барысын да үзем генә беләм.

– Сез берни белмисез, – диде Әмир, торып утырып. – Өеңдәге хәлне күршеңнән сора икән, ачык авызлар, бер кызны да саклый алмагансыз.

– Нәрсә булган Сәвиягә, нинди гөнаһысы бар?

– Ул башка ирләр белән чуалган, шактыен куенына алган.

– Дөрес түгел абыем, чеп-чи ялган, гайбәт. Үзем шаһит, Сәвия апа берәү белән дә очрашмады, чыгып та йөрмәде, – диде Наил ихластан.

– Сезне алдау аңа берни тормаган. Ул төннәрен авырулар янына барам дип чыгып киткәләгән. Аның кая барганын кем белгән. Үзенә бер бина, анда теләсә нишли ала. Күргән кешеләр сөйләде, сүз тәмам, – дип, Әмир арты белән үк борылып ятты.

– Аз булса да, үз акылың булсын икән. Адәмне сүз, дөньяны җил боза, диләр. Дөрес икән, – дип сүзен бу юлы ерактанрак башлады Гатаулла. – Нахакка рәнҗетәсең кеше баласын. Син беткәнне өзелеп көтте, рәхмәтең шул булдымы?! Мондый багалмасыдай чибәр кызны гомереңдә күрәсең юк. Нарасыйны кыерсытып, үзең дә бәхеткә тармассың. Болай кылансаң, ул гафу итмәс, яшьлеге, чибәрлеге бар, үз горурлыгы үзенә җиткән. Иң кыен, мескен хәлдә калган кеше мин, ит яхшылык, көт явызлык, – дип сөйләнә-сөйләнә, лапас башыннан төшеп үк китте.

Әмир бик теләсә дә, дөрес карар кабул итәрлек хәлдә түгел иде. Ул Ленардан миенә сеңгән гайбәт кырыннан чыга алмыйча:

– Утсыз төтен чыкмый. Берәүне дә күрәсем, яшисем килми, –  дип йодрыклары белән печәнне изә башлады.

Энесе Наил абыйсын ялгыз калдырмаска булды, ялварулы тавыш белән үз дәлилләрен Сәвия апасы файдасына китерә-китерә, печәнлектә йоклап киткәнен сизми дә калды. Араларына алдан уйланылган мәкер кермәгән булса, Әмир адәм балаларын күпме фаҗигагә алып килгән көнчелек хисенә үзен җиңәргә, кешелеген юкка чыгарырга ирек куймаса, бүген үз гомерләрендә иң татлы таңнарны аттырасы яшьләр һәркайсы үз уен уйлап, язмышны каһәрләп йокысыз төн уздырдылар. Үз гомерләрендә иң ачы булып күңелләренә кереп калган ачы төнне керфекләрен кушмый каршыладылар. Бәхетсезлекләренең башы иде бу.

Сәвия элек яшәгән әбисенә кайтып егылды. Яшь белгечләрне эшкә җибәргәндә ерак Сармабаш авылын сайлавына үкенде, «күгем, ник мине хәсрәт утларына салдың, кешелек алдында рисвай иттең», дип, чәчрәп чыккан яшьләренә буылып, талымсыз төшләр күрә-күрә иртәнге якта гына черем итеп алды.

Әмир күңеле, сүрелмәгән хисе белән Сәвиянең кире кайтуын теләде, үзен ярым йокы баскан килеш аның белән саташты, гафу үтенде, өнендә шуны теләде, әмма миенә сеңгән рәнҗүен җиңә алмады, гаепне каршы яктан эзләде. Берни аңламаган, хәбәрдар булмаган Сәвия дорфалыгы, үзен тәрбиясез тотуы, рәхмәтле була белмәве өчен егетнең алдына килеп тезләнүен теләде, шул хакта хыялланды. Ике яшь йөрәк бер-берсен көтеп, җитди адымны каршы якның ясавына өметләнеп, гомерлек афәтне сизенеп, аны булдырмау чарасын күрергә кодрәтләре җитмичә, һәлакәт упкынының туймас авызына тәгәрәделәр.

Тормозы тотмыйча таудан аска киткән машинаны туктатуы кыен булган шикелле, Әмир белән Сәвия мәхәббәте сары сагыш юлын үтеп, кара нәфрәткә, бер-берсен күрә алмауга күчте. Тирә-юньдә бөтен дөньясы үзгәрде.

Үзен Сәвия каршында гаепле сизгән Гатаулла карт эшендә, кортлары янында тоткарлануны артыграк күрде, Наил җитдиләнде, абыйсы белән шаярып түгел, гомумән сөйләшмәс булды. Улын күгелҗем күзләренең нурында коендырудан ләззәт тапкан Хәдичә апа, елмаймый, көлми, ачуын маллардан, Шароннан ала торган булды. Дөрес, ул үз вакытында өстәлен әзерләп, киемнәрен юып, мунчасын ягып торса да, Әмир әнисенең үзенә нисбәтән кискен үзгәрүен тоярга мәҗбүр булды. Улын фанатикларча ярату битарафлык белән алышынды. Әнисенең елап туктагач, уфырып йөрүенә түзә алмаган Әмир:

– Җитте сиңа үз-үзеңне бетереп йөрүгә, гаеп Сәвиядә, көтә белмәгән, –дип әйтеп салды.

– Улым, син андый матур, уңган, ышанычлы кызны беркайчан таба алмаячаксың. Безнең нәселгә Аллаһ бүләге иде ул.

Бик авырлык белән, сыкранып булса да, тавышына көр интонация иңдерергә тырышып, Әмир:

– Бер дә борчылма, әни, үзеңә аннан да гүзәлрәк Казан килене алып кайтырмын, –  дип әнисен тынычландырырга тырышты.

– Авыл халкы алдында рисвай иттең. Хурлыгын, языгын кая куярсың? Көтүдән ялгыш кергән сарыкны йорттан куып чыгарган кебек, мескенкәемне кара төндә өеңнән чыгарып җибәр инде. Сине мәкерле дошман бутаган, әни әйткән иде диярсең. Күр дә тор. Явызлык бер ачылыр. Тик язмышыгызны гына төзәтә алмассыз! Соң булыр. Ахырзаман җитә торгандыр инде.

Аш-су бүлмәсе белән маллар арасында йөреп, бер карауда бик гади күренгән Хәдичә ханым тормышны, кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне шактый тирән аңлавын күрсәтте. Теләсә кайсы адәм баласында кирәк вакытта философ уянырга мөмкин икән.

– Көнчелек – иң начар гадәтләрнең берсе. Чөнки андый кешенең каны бозыла, ул хатыныннан түгел, ә үзеннән шикләнә. Андый кешеләрне еш кына бәхет әйләнеп уза. Безнең нәселдә атаң ягыннан да көнчелек галәмәте шулкадәр яман тамыр үрләткән зат юк иде кебек. Берәр бабаң шундый булгандыр инде, – дип, Әмирне аптырашта калдырып, кара бозауны сарайга куа башлады.

Әмир, туңу катыш кызынып, көннәр буе печәнлектә ятты. Аракы пары җиңеп йокымсыраган арада теге вакыттагы кебек өстенә ак башлы, ачулы дулкыннар сикергәндәй булды. Куркып уянып киткән мәлдә тормыш аңа мәгънәсез, кирәксез тоелды, аның үләсе, һич югында «Калинин» крейсерына китәсе килде.

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: “Увольнение на берег” фильмыннан.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: