Чәчмә әсәр
20 Июля 2024, 03:45

Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (6)

Женазага халык бик күп җыелган. Әтисен ике ягыннан җитәкләгән ике сабыйга карап, Илгизәнең бәгыре өзгәләнде.

Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (6)Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (6)
Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (6)

(Дәвамы.)

Әнә күрәсеңдер, төн чыкканчы, башындагы кара чәче
ап-ак булды. Менә шундый хәлләр, балам!
Илгизә чыкканда Артур тышкы күтәрмәдә утыра иде.
– Күзеңне йома алмасаң да, ятып тор, тәнең ял алыр.
Әле синең йокысыз төннәрең алда күп булачак, – дип,
Илгизә аңа дәште, үзе өйгә үтте. Иртәгәсе көнгә
Айдарның киемнәрен җыясы, өй эчен караштырасы бар
иде.
...Айдар, йоклаган килеш, куллары белән кармаланып
әнисен эзли, еламсырый. Илгизә, баланы тынычлан-
дыргач, әйберләрнең алып куясын алып, төреп куясын
төреп куйды. Баланың киемнәрен җыеп, зур юл сумкасына тутырды. Ул арада Артур керде.
– Мал-туарны ни хәл итәсең соң?
– Алсу янына барыйм әле, аннан хәл итәрмен. Мин
кайтканчы, урам аша булган күршеләр карап торырлар
инде. Аларга әйтеп китәм, – дип, башын күтәрми генә җавап бирде ир.
Иртән, йорттагы эшләрне тиз-тиз генә төгәлләп, юлга кузгалдылар.
– Балалар белән бик өйдән чыгалмамдыр, башта
Алсуның хәлен белик, – диде Илгизә Артурга. Алар
хастаханәгә киттеләр.
Тик Алсуны вертолет белән Уфага озатканнар булып
чыкты. Артур баш табиб янына кереп китте. Илгизә
Айдарны күтәргән килеш дежур шәфкать туташы янын-
да торып калды. Палаталар тулыдыр инде, коридорның
теге башындагы карават янына, идәнгә бер ир тезләнгән.
Бер кыз бала белән малай да басып тора. Илгизә әкрен
генә шул якка атлады. Тик атлаган җиреннән туктап
калды, тезләнгән ир Самат иде. Димәк, караватта
Әлфия, янында балалары... Самат Әлфиянең кулларын
үбә-үбә такмаклап елый:
– Гафу ит мин исәрне? Исән генә бул, зинһар, балала-
рыбызны ятим итмә?! Кулларымда күтәреп йөретеп ка-
рарга ризамын, тик исән генә була күр?! Ач, Әлфия,
күзләреңне?!
Шулчак өстәл янында утырган шәфкать туташы:
– Менә шулай инде, яшәгәндә кадерли белмибез.
Хатынының шикәр чире белән интеккәнен дә белмәгән,
– дип, ачынып әйтеп куйды.
Шул мәлне баш табиб кабинетыннан Артур чыкты,
Әлфияләр ягына бер генә караш ташлады да ары атла-
ды. Илгизә Айдарны күтәргән килеш аның артыннан иярде.
– Әйдәгез. Сезне Кушкаенга илтеп куйыйм да, Уфага
да җыенырга кирәк.
Кайтып җиткәнче бер сүз дә сөйләшмәделәр. Артур
табиб кабинетыннан үтә кәефсез чыкты, димәк, хәлләр
әлегә бик начар.
Җәмилә белән Әмир урамда ук көтеп торалар иде.
– Озакладыгыз, Алсу янына кергәнсездер. Ни хәлдә?
– дигән сорауларга күмде әнисе.
Табын янында ипләп кенә сүз башлады.
– Хәлләр болайга ук борылгач, Артур, сиңа Алсу янында булырга кирәк. Ә Илгизә сиңа балалар гына
түгел, әлегә йортларын-тормышларын да алып барырга
туры килер.
– Җәмилә апа, алай Илгизәгә авыр булыр. Ике бәләкәй бала, чит авыл. Айдарны карап торырга риза-
лашканга да зур рәхмәт! Иң мөһиме минем өчен бала.
– Ничек тә аткарыр, кыен чаклары булса,
күршеләрегезгә дәшер. Мондый вакытта беркем дә йөз
чөермәс, үзләре үк аңлап булышырлар әле. Ак әби дә
бар иптәшкә. Безгә авыр чакларда иң зур терәк сез булдыгыз бит.
– Ташлыяр авылы алай ук бик үк ят түгел инде. Ара-тирә кешеләрен дә беләм, – дип сүзгә кушылды Илгизә.
– Мин Уфага барып хәлләрне белим дә, кирәк булса,
кайтып, малларны таратыштырып ишекне бикләрмен
генә, дип уйлаган идем.
– Дөнья хәлен белеп булмый, бикле ишек бикле ул.
Ишегеңдә бик булмасын, балам. Йортыгыз ятимсерәп
утырмасын! – Ике уйламаслык, катгый гына әйтте
Җәмилә.
Илгизә дә:
– Әни дөрес әйтә, ничек тә яшәрбез. Тик мин хәзер эш
урыныма барып вакытлыча ял алырга гариза язып
киләм. Соңыннан хәлләргә карап хәл чыгабыз.
Ул урыныннан торып җыена башлады. Артурның йөзе
ачылып китте.
– Алай булгач, Илгизә, хәзер син анда барып йөрмә,
вакыт үтә. Китешли генә кереп чыгарбыз.
– Әмир, улым, киемнәреңне җыеш әниеңә, теге өегезгә кайтасыз, – диде нәнәсе.
– Ур-ра! Алсу әннәм янына кайтабыз. Теге өйгә,
үзебезнең өйгә, – дип, бала сөенеп йөгергәли башлады.
– Алсу әннәң больницада, улым, өф булды, әле
үзебезгә кайтабыз, аннан ул да кайтыр, яме, – дип,
Артур баланы юмалады.
Алар Ташлыярга кайтып җиткәндә, өйләрдә утлар
алганнар иде. Тик авыл өстен ниндидер кайгылы сөрем
баскан иде кебек. Илгизә дөрес сизенгән. Әлфия...
Алма кебек ике сабыен ятим итеп, Әлфия мәңгелеккә
китеп барган.
Авылга тынгысыз төн иңде. Бөтен дөньяны шаулатып
яшенле яңгыр яуды. Көчле җил, агачларның башларын
җиргә кадәр иеп, яфракларын өзгәләп, үрсәләнде дә
үрсәләнде. Гүя, кемнеңдер күңел җәрәхәтен
җиңеләйтергә тырыша, хәленә керә. Берчә өй стенала-
рына, тәрәзәләргә сарылып, ишек шакып, берчә җиргә
сузылып ятып ярсыды, тырнашып-тырнашып үкседе дә
үкседе.
Артур таң белән торып, Уфага китте. Илгизә аны озат-
кач, кабат ятмады. Балалар йоклаганда тыштагы
эшләрне эшләп керде, өйдәгеләрен караштырды. Ак
әби керүгә ул инде иртәнге эшләрен бетерергә өлгергән
иде.
Көтү килеп җиткәч, сыерларны гына чыгарып җибәрәсе
калды.
– Ак әби, әйдә, икәү чәй эчеп алыйк, берүзем эчәсем
килмәде, – дип, йөгереп-йөгереп чәй табыны әзерләде.
– Иртәләгәнсең, кызым. Мин әле иртәрәк керәм,
бугай, – дип кыенсынып кына кергән идем.
Сөйләшә-сөйләшә чәй эчкәннән соң, Ак әби тагы
кайда нәрсә, ничек икәнен күрсәтте дә:
– Ярый, мин чыгыйм әле, бүген Әлфияне куялар,
хәзер анда барырга кирәк. Кайткач та үземнең йортны
урап чыгырмын да, керермен. Мәет озаткач, турыга
кешегә керергә ярамый, кызым. Үземнең йортта да
башта сарайны урап чыгарга кирәк – йола шундый.
Малларым юк та соң, тавыкларым бар; аларга җимнәрен
бирермен дә керермен, Аллаһы боерса.
– Ярар, Ак әби, ярар. Безнең янда гына торсаң, мин
бигрәк тә риза булырмын.
– Алай ук килешмәс, кызым. Бу үземнең йорт кебек
булса да, өемне ятим итәргә ярамый. Иң яхшысы –
шулай ике арада йөрермен. Болай да күпчелегем монда
инде мин.
Илгизә бу изгелекле, сөйкемле карчыкны, авылның Ак
әбиен, капкага кадәр озатып барды.
Әлфияне төш җиткәнче куйдылар.
...Көтәр кешесе булмаса, мәетне кабергә төшермичә
зарыктырмаска дигән сүз бар халык телендә. Женазага
халык бик күп җыелган. Әтисен ике ягыннан җитәкләгән
ике сабыйга карап, Илгизәнең бәгыре өзгәләнде:
– Кемгә “әни” дип дәшәрләр, кемнән җылы кочак
эзләрләр. Кем булса да, үз әниләре булмас. И Ходаем!
– дип, артларыннан карап, әрнеп озатып калды.
Кичкә таба Артур телефоннан дәште:
– Хәлегез ничек?
– Безнең өчен борчылма, бар да яхшы. Ак әби гел
безнең янда. Айдар алай тыныч, абыйсы белән уйный-
лар. Алсу, Алсу ни хәлдә? Аңына килдеме, табиблар ни
диләр?
– Юк, аңына килмәде, комада. Пешкән җирләрен
дәвалыйлар. Тын юллары да зарарланган, ясалма
сулыш алу аппаратына тоташтырганнар. Әлегә өзеп
кенә бер сүз дә әйтмиләр.
Ярар, тагы дәшәрмен, исән-сау торыгыз! Тагы...
Илгизә, әгәр авыр булса, күршеләр белән киңәшләш тә
Кушкаенга кайт, яме?!
– Артур, юк өчен хафаланма! Әйттем бит, безнең бар
да яхшы. Күршеләр дә, башка кешеләр дә “ярдәм кирәк
булса, әйт!” дип кенә торалар.
– Ярый, ярый алай булса. Кирәксә, минем телефон
номерын беләсең.
Әкрен генә көн артыннан көн үтте. Егерме көн дигәндә
Алсу комадан чыкты. Тик күзләре күрмәве ачыкланды.
Ул вакытларда Артур Алсу яныннан бер минутка да
китмәде. Күзләре, ачлыктан интеккән кешенекедәй,
эчкә батты, яңаклары суырылып керде.
Алсу аңына килгәндә, Артур башын салындырып
аның янында утыра иде.
Алсу әкрен генә:
– Тамагым кипте, су бирегезче? – дип эндәште.
Тәмам өметен өзгән, куркуы тавышына чыккан ир,
нишләргә белмәде.
– Хәзер, хәзер! Алсуым, син дәштеңме! Әллә аңыңа
килдең инде, – дип өтәләнде, кая тотынганын да
аңламый, кая барырга да белми. – Сестра, сестра!
Керегез әле, керегез. Су, су!
– Артур, син мондамыни?
Алсу кармаланып, аны эзләде һәм иренең калтыран-
ган кулларын тотты.
Шулвакыт шәфкать туташы белән табиб килеп
керделәр...
Алсуның аңына килгәненә сөенсәләр дә, күзләре
күрмәвенә көенделәр.


Самат
– ...Күршем дә, кызым да шул бала бит! Илаһым!
Зинһар, ярдәм ит Алсуыбызга, рәхмәтләреңнән ташла-
мачы? Изге юлларда, сабый өчен тарыды бит ул
хәлләргә, – дип, иртәле-кичле Ак әби елый-елый ялва-
рып догалар кыла.
Самат та кызын табибларга йөртә икән, куркып кал-
ган, гипноз белән дәвалыйлар, имеш, – дип хәбәр
сөйләде күрше хатыны. Соңгы көннәрдә ул кыз янган
өйләре янында еш күренә башлады. Күрәсең, әнисен
юксынудан киләдер. Ә беркөнне, Әмиргә ияреп кереп,
көн буена Илгизәләрдә булды. Сөйкемле, курчак кебек
матур бала: ап-ак йөзле, сары бөдрә чәчләре таралып
төшкән. Ә моңсу караган зур зәңгәр күзләре үзләре ча-
кырып торалар. Илгизә манный боткасы ашарга утырт-
ты балаларны.
– Минем әнием дә шулай тәмле пешерә, – дип куйды
Айсылу.
Бу сүзләргә таш елар иде... Шушы бала ризыкны мак-
тап ашый белсен әле! Ә “пешерә иде” димичә, “пешерә”
дигән сүзе. Димәк, ул әнисен көтә.
– Ә син нәрсә ашарга яратасың соң? – дип сорады
Илгизә.
– Бөтенесен дә. Манный боткасын әнинең акчасы
булганда гына пешерәбез. Әнием үзе ашамый, “син
үсәсе, сиңа кирәгрәк”, – ди. Кабартма да пешергән иде
әле. Тик әле ул өйдә юк, ерак-ерак больницага алып
киттеләр, озакка: ә мин еламаска тырышам, әнисез
кыен да соң.
Илгизә иртәгәсе көнгә Айсылуны атап чакырды:
– Иртәгә тагы кил, тик өйдәгеләргә безгә киләчәгеңне
әйт яме, – диде.


(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (6)
Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (6)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас