Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
19 июль , 12:01

Тәлгат ГАЛИУЛЛИН. Мәкер. Хикәя (9)

Димәк, Әмирнең бәхетле гаилә тормышы турындагы татлы хыяллары бәллүр савыт төсле ватылды, ышанычы җимерелде, яшәүнең яме, тәме бетте, йолдызы сүнде. Кайнар хисләргә төрелгән, гөнаһсыз мәхәббәте балкыган көннәр үткәндә калган икән, аны сатканнар, алыштырганнар, җир суалчаны төсле изгәннәр.

Тәлгат ГАЛИУЛЛИН. Мәкер. Хикәя (9)
Тәлгат ГАЛИУЛЛИН. Мәкер. Хикәя (9)

Мишәр кызы чая Сәвия иртәгә киләсе атны көтеп тормый, әйткән сүз – аткан ук дип, ике чемоданга сыйган бар мөлкәтен күтәреп, шул ук кичне Әхмәдиевләр йортына никахсыз килен булып төшә. Гатаулла улын «өйләндереп» куюы турында, телеграммалар белән үрсәләнеп йөреп, хатынын, Наилне кисәтергә өлгерми. Ярый әле үзе өйдә туры килә. Чемоданнарын күтәреп йортларына шәфкать туташы килеп кергәч, Хәдичә апа белән Наил өнсез калалар. Гатаулла хатасын төзәтергә ашыга.

– Онытып җибәрә язганмын. Карчык, Наил, кунакны каршы алыгыз! Бу кыз безнең килен, Әмирнең хатыны Сәвия булыр. Сезгә таныш кеше.

– Хәерле кич, исәнмесез, – ди шәфкать туташы, чемоданнарын җиргә куеп, салынып төшкән иреннәргә, ямшәеп калган битләргә игътибар итмичә. – Гатаулла абый, сөйләшкәнчә, мин Сезгә ышанып килеп җиттем. Әмирне сездә көтәргә булдым.

– Соң ни, бит... Әмир солдатка китте. Үзеннән башка ничек була инде ул, – ди ана кеше кулларын кая куярга, үзен ничек тотарга белмичә.

– Беләм, Хәдичә апа, – ди Сәвия. – Ул авылда чакта ук кулымны сораган, язылышып, бергә торырга тәкъдим ясаган иде, мин ул вакытта икеләнеп тордым. Хәзер телеграмма аша хатыны булуымны сораган. Менә ул кәгазь. Мин аның тәкъдименә риза булдым, сөекле улыгызны төрмәдән коткарып калу өчен бу хәтәр адымны ясадым. Киләчәк язмышыбыз кайсы юлдан китәсен бер Алла гына белә. Чәчемне Әмир  белән бәйләргә хәл кылдым. Башка ир-егетләр борчымасын дип, Гатаулла абый тәкъдиме белән яшәргә сезгә күчеп килдем. Барыбер кешедә торам.

Наилгә нәрсә аңа, диңгез тубыктан, үгез егылса – ит, арба ватылса – утын. Ана исә шатланырга да, кайгырырга да белми, йөрәге туктап калгандай тоела.

Бу маҗараның гаепле кешесе Гатаулла кулларын җил тегермәне канатлары кебек як-якка җәеп:

– Төкле аягың белән килен, – дип, Сәвиянең чемоданнарын түргә кертеп куя. Гадәттә сүзгә саран умартачының бер ачылып китсә, бигрәк тә үзен йә гаепле, йә җаваплы сизсә, шактый озын-озак сөйли торган гадәте була. Ул бик тәмләп Әмирнең ифрат четерекле хәлгә эләгүе, Сәвия турында бик аз белсә дә, аның затлы нәселдән икәнлеге, бик яхшы укуы, табигатьтән килгән акылы турында тәмләп сөйли.

Ирне Алладан кала икенче илаһи зат, буйсынырга тиешле абруй санаган, чын татар хатыны Хәдичә түти, Гатаулла нотыгын тәмамлауга күзендәге аптырау катыш сыкрануны шатлыкка алыштырырга тырышып, Сәвиягә кытыршы кулларын суза.

Менә шулай шәфкать туташы язмыш уены беләнме, артык беркатлылыгы аркасындамы, киләчәген билгесезлеккә тапшырып, Әхмәдиевләр гаиләсе әгъзасы булып китә. Аның яңа өйдәге статусын беркем белми, мәгәр гаилә әгъзалары аны кабул итәләр, «кызым, апа» дип яратып эндәшәләр. Сәвия үзе дә ягымлы сөякле иде. Аның һөнәре дә Хәдичә апага ярап куйды. Хатын-кыз авырмыйча тормый, һич булмаса чирне уйлап таба.

Хәдичә апа кызлы булды. Иркәләнеп зарланды, көн аралаш кан басымын үлчәтте, рәхмәтен әйтергә онытмыйча, Сәвия биргән ак, соры төймәләрне авызына капкан булып, зәңгәрсу халатының зур кесәсенә шудыра торды.

Авылда чакта Сәвиягә башы-аягы белән гашыйк, аңардан башка яши алмастай хис ихтыярына бирелгән Әмир «хатынлы» булу хәбәрен әүвәл шаярту кебегрәк кабул итә. Аннан чиксез шатлана. Берничә көннән сөенеч гаҗәпләнү катыш аптырау, югалып калу, ашыккан өчен эчтән әтисен әрләү белән алышына. «Ничек шулай килеп чыкты соң әле. Гатаулла карт үз өстенә күбрәкне алган. Өйләнешү турындагы хәбәр капитанны алдау өчен генә кирәк икәнне, минем әле укыйсы барын оныттылармы барысы да? Мине әтием көчләп өйләндергән булып чыга түгелме соң? Язылышу, гаилә кору турында сүз кузгалткач, Сәвия ничек кыланды, ашыгуның нигезендә берәр могҗиза йә мәкер ятмыймы? Медпункт тирәсендә сырпаланып алгандыр да, миңа кияүгә чыгарга булгандыр. Черт с два, моряк абзаң андый арзанлы капкынга эләкмәс». Шул уйларыннан, үзе күз алдына бастыр¬ган манзарадан эсселе-суыклы булып китте. Күңелен билгесез көчкә үпкә, каргыш, әче өзгәләнү кебек хисләр биләде. Шикләнү тойгысын куарга тырышты. Шул мизгелдә кызның татлы иреннәрен, яңа күпереп чыккан камыр кебек йомшак, хуш исле тәнен искә төшереп, калтыранып куйды, теләге уянды. Кызны чын-чынлап ярата бит ул. Нигә икеләнеп торырга? Үзе теләп безгә күчкән. Ул Сәвиянең үзенә, әти-әнисенә аерым-аерым хат язды, энесенә җиңгәсенә күз-колак булырга боерды.

Вакыт үз мәңгелек шөгылендә, һәркем аша үтә дә тора иде. Гел шомартып, алдап яшәгән хөкүмәт бу юлы сүзендә торды, хәрби хезмәткәрләрне вакытында, хәтта бераз алданрак өйләренә таратты. Шулар арасында тизрәк туган авылына кайтып сөеклесен кочагына алу хыялы белән шашынган Әмир дә бар иде. Район үзәгенә, дөресрәге, автобус станциясенә килеп төште. Туган авылы тарафларына кайтучы машина белешә башлады.

Җиңел автомобильләр әле сирәк очрый торган замана иде, бәхетеңә орлык ташучы йөк машинасы килеп чыкса гына. Бер катлы кирпеч вокзал ямьсезлеге, пычраклыгы белән яшәү дәртен сүндерә

торган хәлгә килгән, тирә-юньдә кәгазьләр, чүпрәкләр, папирос каплары, тагын әллә нәрсәләр аунап ята. Шифалы диңгез һавасыннан соң тын алуы авырайгандай була Әмиргә. Килгән-киткән йөк, берән- сәрән күренгәләгән җиңел машиналар¬ны белештерә торгач, Әмирнең күзенә көлтә чәчле таза ир гәүдәсе чалынды, аны каядыр күргәндәй тоелды, хәте-рендә таныш-белешләрен барлаган арада «бөдрә чәч» якынрак килеп, аңа үзе эндәште.

– Ба, безнең авыл егете – моряк дисәм, ялгышмыйм кебек. Сәлам, сәлам, - дип ике кулын берьюлы Әмиргә сузды. Бәхетле мосафир рәхәтләнеп күреште.

– Авылга кайтышмы, бөтенләйгәме? Хезмәт срогыңны тутырдыңмы диюем.

Бөдрә чәче бүрек кигәндәй күпереп торган кешенең исеме келт итеп исенә төште: укытучы Ленар бит.

– Әйе, бөтенләйгә кайтуым. Безнең  авыл ягына баручы транспорт эзләп йөрүем.

– Ә мин үземнең иске «Москвичым» белән. Теләсәң, алып кайтам. Мәктәп эшләре белән РОНОга килгән идем. Берәрсе авылга кайтырга аптырап йөрми микән дип, вокзалга кагылдым. Бәхетең бар икән, егет, – дип сөйләнә-сөйләнә,

Әмирнең бер чемоданын кулына алып, читтәрәк торган машинасы кырына алып китте.

Чын-чынлап куанган, бәхетле йолдыз астында тууына ышана башлаган Әмир         йөртүченең ничектер күңелен табу турында баш ватты. Укытучы кеше авылдашыннан акча алмас, майка бүләк итсәң,

җитди булмас, башка кызыклы нәрсәсе юк та кебек. Әтисенә дип алган коньягы бар ич. Гатаулла карт ул эчемлекне бик      өнәми. Сугыштан соңгы елларда халыкның теңкәсенә тигән кандала исе килә, ди. Хакыйкый ачы балы яшәсен.

Авылдашлар районны калдырып, газиз туган якларына элдерәләр. Җәйге ямьле көн. Кояш Миләшле урманы артына төшү җаен алган. Әмир колхоз, мәктәп хәлләрен сораштыра, күргән-белгән       

кешеләренең язмышы белән кызыксына. Бөдрә чәч ачык, күңелле адәм икән. Сорауларга бик теләп, тәфсилле җаваплар бирә, авыллары күренеп торган кәҗәләр тавына җиткәч, куаклар ышыгына машинасын куеп, Ленар очрашуны билгеләп үтәргә тәкъдим кертә, ул гына да түгел, капот өстенә бер ярты аракы, ипи, сыр кебек кабымлыклар да чыгарып куя. Әмир, бер дә кызганмыйча, биш йолдызлы коньягын шуларга куша. Берәр чәркәне күтәреп куйгач, Ленар күптән күрешмәгән дустын очраткандай, Әмирне тирән серләре уртасына алып кереп китә. Укытучы егет ярты ел элек өйләнеп караган икән дә, гаиләләре оешып җитмәс борын таркалган. Бердән, күрше авылдан алып кайткан хәләл җефете ару кыз булып чыкмаган, икенчедән, үҗәт, үзсүзле, гел үз туганнарын кайгырта торган хатын икән. Элеккеге хәләл җефетенә тискәре бәядән укытучы егет, чәркәләрне тикшереп торуны онытмыйча, гомумән хатын-кыз затына бәя бирүгә күчә:

– Элеккеге ышанычлы, ирнең авызына карап, баш өсте дип, аның һәр теләген үтәп, буйсынып яши торган хатынны хәзер көндез чыра яндырып эзләсәң дә, таба алмассың, юк алар. Кая киттеләр шундый затлы татар хатыннары дисең инде, Әмир дус. Аларны Совет власте ирләр белән бер үк хокук биреп бозып, азындырып бетерде. Тыңламауларына, каршы әйтүләренә генә чыдар идең әле, җенси яктан азынуларына түзәрлек түгел. Элек ирләр хатын-кызга бәйләнсә, хәзер озын чәчләр үзләре ирләрне аулый, пәрәвезләренә эләктерү җаен карый.

Аның күп сөйләвен якын итүгә юрап, килешеп, сүзгә керешеп китмичә, «әйе шул», «шулайрак шул» кебек гомуми сүзләрдән узмаган Әмир, тиешле тапкан җөмләсен кыстырып куярга булды.

– Мин андый азгын хатыннар портовый шәһәрләрдә генә очрыйлар дип уйлый идем. Ул калаларда җенси азгынлыкның чәчәк атуы аңлашыла. Таза, яшь, айлар буена су өстендә интеккән, назга сусаган ирләрне эзләп, сез әйткән бозк, тыйнаксыз озын чәчләр шул якта агыла. Хатын-кызны сагынган ирләр акчасын кызганмый.

– Татар авыллары да портовый шәһәрләрдән калышмый, – дип, бөдрә чәч Әмирнең сүзен хуплый.

– Әллә андыйлар безнең... үтә күренмәле авылыбызда да очраштыргалыйлармы? Мин дүрт ел флотта хезмәт иткән арада халык шулай үзгәреп өлгерде микәнни? – дип Әмир йөзенә гаҗәпләнү, аптырау төсмере чыгарырга тырышып сорап куя.

Ленар әйтимме икән, юкмы икән дип уйланып-борчылып торгандай була, киңәш-табыш сорагандай озын бармакларын куе бөдрә чәченә батырып ала.

– Кәефеңне бер дә бозасым килмәгән иде. Дуслар арасында сер булырга тиеш түгел. Без инде дуслар бит, ийеме? Авыр булса да, дөресен әйткәнгә үпкәләмә?!

– Йә, әйт, әйт, – ди Әмир кигәвен тешләгән аттай пырдымсызланып.

– Синең кызыңнымы... хатыныңнымы чит ирләр белән күргәләгәннәр, шулай ук армиядән кайткан бозау Илгизе белән чуала дип ишеткән идем. Колхозда бригадир булып эшли, бар нәрсә аның кулында. Мотоциклда гына йөри. Аннан килеп, үзең беләсең, ачык капкага кем кермәс!

Бу сүзләр әле генә сөеклесен кочагына алу турында хыялланган Әмирнең бөтен өметләрен чәлпәрәмә китерде: башына күсәк белән китереп тондыргандай булды, күз аллары караңгыланды, шөбһә зиһенен чуалтты, Ленарның гөманын шик астына алырга зиһене, көче җитмәде. Күзләренә мең төрле сорау, ышану-ышанмау, икеләнү, әрнү, газап, сагыш кебек хисләр берьюлы бәреп чыкты.

Димәк, Әмирнең бәхетле гаилә тормышы турындагы татлы хыяллары бәллүр савыт төсле ватылды, ышанычы җимерелде, яшәүнең яме, тәме бетте, йолдызы сүнде. Кайнар хисләргә төрелгән, гөнаһсыз мәхәббәте балкыган көннәр үткәндә калган икән, аны сатканнар, алыштырганнар, җир суалчаны төсле изгәннәр.

Бөдрә чәч сүзләренең нәтиҗәсен көткәндәй Әмирнең йөзенә текәлеп карады, ә үзе иреннәрендә шайтан сыбызгы сайратты, күзләрендә зәһәр ялкыннар биеде. Әмир боларның берсен дә сизәрлек, аңларлык хәлдә түгел, рухы зиһененең аргы ягында иде.

Акылына килеп, Ленарга күтәрелеп караса, Әмир ихласлы, ялганны күтәрми торган, балаларныкыдай самими күзләрне күрде. Алар алдый алмый, аларга ышанмый мөмкин түгел иде. Шул мизгелдә исә Ленарның күзендә хәйләкәр төлке балалары биеде.

Ленар Әмирдәге кискен үзгәрешне күреп, сизеп, бу бәндә миңа сугып җибәрә күрмәсен дип шөлләп куйды. Берни белмәгән гөнаһсыз Әмир кулын пычратмады, тик хәбәрченең якасыннан алып, «әгәренки бу сүзләрең гайбәт, яла икән, үпкәләштән булмасын», дип кенә әйтә алды.

Тагын эчтеләр. Әмирне аракы да, аңа алмашка килгән коньяк та алмады. Ленар мәкер җәтмәсен үрә барып, кичке якта медпункттан башка ирләрнең дә кереп чыккалаганын күргәннәр, шунда җыештыручы Нурҗиһан апа күрше авыл ветврачының шул тирәдә чуалганы турында сөйләгән дип, лепелдәвен дәвам итте.

– Киттек, җитәр, – диде Әмир үзе өчен үк ят тавыш белән. Егетнең тизрәк өйгә кайтасы, Сәвиянең күзенә карап, араларын өзәсе, бу газаплы-сагышлы халәттән котыласы килде. Калган юлны сөйләшмичә уздылар, һәркайсының үз кайгысы, үз хәсрәте иде.

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: “Увольнение на берег” фильмыннан.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: