Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
19 июль , 08:45

Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (5)

Илгизә соңга калып булса да шуны аңлады: кешегә иң кадерле әйбереңне бирсәң бир, соңгы тиен акчаңны, соңгы кабым ризыгыңны! Әмма үзеңнең тәнеңнән җаның купмаганда, җаннан да кадерле газиз балаңнан аерылма икән. Үз балаң, үзеңнән читләшкәч, ятсынгач, дөньяда яшәүнең ни мәгънәсе кала? Башын иеп күңелен, йөрәген телгәләгән уйларын уйлап, ямь-яшел үлән өстеннән атлавын дәвам итте. Ап-ак ромашкалар сап-сары зур күзләрен аңа төбәп карыйлар!

Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (5)
Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (5)

(Дәвамы.)

Илгизә бу кадәрлесен көтмәгән иде, таң калды
Алсуның сүзләренә.
– Их, Алсу! Кайсы бала киләчәктә ничек булырына
иртәрәк танытма тагасың түгелме? – диде, ачыргала-
нып.
Исенә килеп, ләм-мим бер сүз дә дәшмәстән, ашыгып
җыенды, тиз-тиз генә Әмирне киендерде.
Басыла төшкән Алсу, ялгыш сүзләр сөйләвен аңлап
алды. Теле аңкавына ябышты, авызын ачып сүз дәшә
алмады: муенына, битенә тимгел-тимгел булып кызыл
таплар килеп чыкты. Ул, эшләр мондый ук чиккә барып
җитәр дип, башына да китермәгән иде. Илгизә баланы
җитәкләп алып чыгып та китте...
Йорттан чыгып бераз баргач, берни аңламаган сабый,
чәбәләнә-киреләнә башлады:
– Өйгә керәм, беркайда да бармыйм. Әни-и-и-ем!!!
Җибәр мине, бармыйм! Алама апа син! – дип елый, ка-
рыша.
Аларның артыннан Айдарны күтәреп чыккан Алсу
елап, йөгерә-атлап килә-килә:
– Илгизә, тукта! Әмир! Илгизә! – дип кычкыра.
Әле һаман әрнүе, гарьлеге басылмаган Илгизә
чәбәләнгән Әмирне култык астына кыстырды да,
йөгереп, юлдан килгән бер машинага кул күтәрде.
Машина туктауга, Илгизә баланы кысып кочаклап, арткы
утыргычка кереп тә утырды. Китеп тә бардылар, Алсу
килеп җитә алмады.
Алсу, күз яшенә төелеп, сыгылып төште. Әмир белән
бергә аңа дөньяның яртысы китеп барган төсле тоелды.
Илгизәнең дә хәле җиңелдән түгел иде, Әмир машина
эчендә тарткалашты, елады. Бераз баргач, шофер ма-
шинасын туктатты да:
– Мин аңламыйм, ни хәл бу? Үз балаң түгелмени,
“өйгә кайтам, әни”, дип елый бит. Нәрсә, бала урлады-
гызмы әллә? Кайда утырттым, кире шунда илтәм, йә
милициягә тапшырам! – дип, Илгизәгә карады.
– Юк, юк! Зинһар тынычланыгыз, борчылмагыз, хәзер
барсын да аңлатам, – дип, хатын берничә җөмлә белән
генә булган хәлне сөйләп бирде. Әллә шофердан
шөрләп, әллә арып, бала йоклап китте. Шофер дәшми
генә юлны дәвам итте. Машинадан капка төпләрендә
генә төшеп калды, ярый әле олы юл Кушкаен эченнән
үтә.
Бала күтәреп кайтып кергән Илгизәне күргәч, Җәмилә
апа:
– Их! – дип кенә куйды да, соңыннан: – Шулай булыр
дип уйлаган идем лә аны, – диде. Бүтәнчә бер сүз
әйтмәде, Илгизә дә берни дә сөйләмәде.
Әмир уянгач, дәшми генә күзе белән тирә-якны бай-
кап чыкты да “әннәм” дип кычкырып елап җибәрде.
– Әү, улым, уяндыңмы? Хәзер улым тәмле итеп ашый,
аннан уйныйбыз, – дип, Илгизә аның янына барды.
– Син минем “әннәм түгел”, кит! – дип, бала яткан
җирендә тиберченде, алай гына җиңә алмагач, урынын-
нан торып, ишеккә таба йөгерде. Нәкъ шул вакыт
ишектән Җәмилә килеп керде, кулына зур гына уенчык
машина тоткан.
– Менә безнең Әмиргә тәтәй, – дип уенчыкны балага
сузды. Тик Әмир бераз гына карап торды да, алмады,
Җәмиләне урап, ишектән чыкмакчы булды.
– У-у, анда караңгы, улым, чыкма яме?! – Җәмилә
әкрен генә баланы кулыннан җитәкләде. – Әйдә әле,
яктыргач чыгарбыз, әле түтүтне йөртеп карыйк.
Әмир “әннәм кая” дип еламсыравын дәвам итте.
– Әннәң син йоклаганда Айдарны укол кадатырга
алып китте, иртәгә сине килеп ала. Бүген монда гына
йоклап торабыз яме?!
Шулай чак юатып, ул төнне чыктылар. Тик, сабый һаман әти-әнисен,
энекәшен көтте. Төннәрен елап уянды, аларны чакырды, эзләде,
таптырды. Ашаудан язды, ябыкты. Аз гына игътибарсызлык булса, үпкә
белдерә. Илгизәне әни дип атамый, кирәк булса кулы белән генә тотына,
яисә “Әй!” ди. Әмма никтер Җәмиләне якын күрде, аңа “нәнәй”
дип дәште.
Җәмилә Илгизәгә күрсәтми генә баланы жәлләп елый. Берничә
мәртәбә Алсуга телефоннан дәшәргә дә омтылды. Тик үзенең
кызы өчен дә борчылды. “Соңгы юанычыннан яздырсам, хыялланыр
гына”, дип курка, уйлана. Алсуны да эчтән генә тиргәп куя: “Шунда килеп
тә чыкмыйлар бит, берәр ничек килешерләр иде”, дип.
Шулай көннәр үтә торды. Илгизә генә никтер җанына урын тапмады.
Эче пошты, гел өйдән бакчага чыга, тагы керә. Әмиргә ул-бу булмасын
тагы, инеш буенда йөри дип, аны да карап килә. Шулай да, бала әзрәк
күнеккәндәй тоела, Илгизә белән балалар бакчасына йөри башлады.
Анда уйный, тик күзләре боек, юньләп ашамый.


Янгын
Илгизә соңга калып булса да шуны аңлады: кешегә иң кадерле
әйбереңне бирсәң бир, соңгы тиен акчаңны, соңгы кабым ризыгыңны!
Әмма үзеңнең тәнеңнән җаның купмаганда, җаннан да кадерле газиз
балаңнан аерылма икән. Үз балаң, үзеңнән читләшкәч, ятсынгач,
дөньяда яшәүнең ни мәгънәсе кала? Башын иеп күңелен, йөрәген
телгәләгән уйларын уйлап, ямь-яшел үлән өстеннән атлавын дәвам
итте. Ап-ак ромашкалар сап-сары зур күзләрен аңа төбәп карыйлар!
Йомшак искән җил буйга шактый озын булып үскән үләннәрне тибрәтә.
Шулай уйланып, инеш буеннан менеп килгәндә, капка төпләрендә
Алсуның машинасын күреп, дертләп китте... Тик машина янында Алсу
түгел, Артур басып тора. Илгизә аңа карап аптырап калды: башындагы
кап-кара бөдрә чәче ап-ак, йөзе сулган, кырынмаган.
Их, тагы "шайтан суын" тәмли башлаган түгелме соң бу! – дип
уйлап өлгермәде, Артур аны кочаклап елый башлады. Илгизә кыенсы-
нып кына, кулыннан алып, капка янындагы эскәмиягә утыртты да:
– Тукта әле елавыңнан?! Өегездә берәр күңелсезлек бармы, әллә соң
аракы елыймы? – дип, куркып кына сорады.
– Алсу, Алсу авыр хәлдә, – дип сүзен дә әйтә алмый үксүен дәвам итте ир.
Артурның өзек-өзек сүзләреннән, Алсуның янгын ва-
кытында бер баланы коткарырга тырышып, үзе хәзер
бик авыр хәлдә ятуын аңладылар. Күпме вакыт
үткәндер, Илгизә уйларлык хәлгә килгәнче. Бары тик
Әмирнең "әтием" дип үзәк өзгеч итеп кычкырып
җибәрүенә айнып китте.
– Ә Айдар, Айдар кайда соң? – дип ашыгып сорады
Илгизә.

– Ак әби белән. Ярый әле ул бар.
– Әйдәгез әле, өйгә керик. Мондый хәлдә урамда
сөйләшеп тору буламыни? – дип, Җәмилә аларны өйгә
чакырды. – Тиз генә чәй эчегез дә Айдарны барып алы-
гыз! Ак әби – олы кеше, көче җитмәс. Үзең юкта йортыңа
күз-колак булып торалса, шунысына рәхмәт!
Әмир әтисенең куеныннан чыкмады.
– Әтием, мине алырга килдеңме? Әннәм нигә
килмәде? Мин, өйгә кайтасым килеп, еладым да ела-
дым. Мин кайтмаганга еладыңмы син дә? – дип сөйләнә-
сөйләнә, Артурның битләрен сыйпады.
Аннан-моннан гына капкалап, юлга чыгарга кузгалды-
лар. Әмир әтисенең кулын ычкындырмый аңа иярде.
Айдар энесен укол кадаган җирдән алып кайтырга бара-
лар дигәч кенә, калырга ризалашты. Артларыннан:
– Алсу әнием дә кайтсын яме?! – дип кычкырып
калды.
...Ташлыярга барып кергәндә кич булган, көтү кайтып
килә иде.
Ак әби, Айдарны итәгенә утыркан, капка төбендәге
эскәмиядә утыра. Бала боек, әтисен күргәч, авызын
бөрештереп елап җибәрде.
Илгизә сыерларны савып, вак-төяк эшләрне тиз-тиз
генә бетерде дә, Айдарны юындырып, ашатып йокларга
салды. Артур бала янында калды, ул Ак әби янына
кереп китте. Ак әби аны көткән, Илгизә сорамаса да,
сүзне үзе башлады:
– Әллә нәрсәгә эчем пошты ул көнне. Әйләндем-
тулгандым да тагы Алсу янына кереп киттем. Алсу ашы-
га-ашыга йортта кул белән генә кер юа, сезгә бармакчы-
лар, улы янында йөри. Аңа карап сокланып торам,
яшьлегем исемә төшеп – әллә күзләрем тиде инде...
Яшьсең, көчлесең шул син әле, дип сокланып уйладым.
Чәч бөдрәләрен кул аркасы белән генә сыпырып
җибәрә. Үземнең шулай юасым килеп, карап утырам.
Шулчак колагыма шарт та-шорт иткән тавыш ишетелде.
Малай-шалай урамда чыбыркы шартлатырга өйрәнәдер,
дип уйладым. Алай да бик ешка киткәч, тавыш килгән
якка борылып карадым. Ни күрәм: Әлфия өенең аш ягы
яна. Син беләсең аны. Алсу халык утырышчысы иде,
аңа ияреп аларның судларына бардың.
Менә шуларның Әмир белән уйный торган Айсылу
исемле кызын коткарганда харап булды. Утны күргәч тә:
“Айдарны кара!”– дип, тегеләргә йөгерде. Күп кеше
эштә бит инде, безнең ише карт-коры да, бала-чагалы
хатыннар гына өйдә. Башта Әлфияне йортка чыгарып
салды, аннан тагы кереп китте, кызны тапмаган булган.
Ул Айсылуны табып алганчы, ут зур якны ялмады,
ишектән чыгарлык түгел иде инде. Алсу, эчтән тәрәзәне
урындык белән ватып, баланы сузды. Шул чакта ук
чәчләре көйгән иде аның. Ярый, берничә ир-егет
йөгереп килеп җитте. Тик инде үзе тәрәзәдән чыгып
өлгерә алмады. Дөрләп янган өйнең бер түшәме Алсу
өстенә төште. Күз алдыбызда сыгылып ауды, “Ах” итеп
кенә калдык. Ярый, шул уңайга, югары оч укытучы
Марат – шул тәрәзә аша тиз генә эчкә сикерде. Алсуны
тәрәзә аша бирде, үледер инде, дип кенә уйладык.
Урамга сузып салдылар: чәчләре янган, башыннан кан
саркый, өстендәге киеме янганмы, эрегәнме, тәннәре
күренеп тора. “Исән әле”, диде кемдер. Әнисен бу
хәлдә күрмәсен дип, Айдарны алып киттем аннан.
Шунысына шөкер, хастаханәгә тиз алып киткәннәр.
Аларны озатканнар гына иде, Артур кайтып җитте.

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (5)
Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (5)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: