Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
18 июль , 22:41

Тәлгат ГАЛИУЛЛИН. Мәкер. Хикәя (8)

Егет армия хезмәтенә китәсе вакытны әллә юри, әллә мәхәббәте белән артык мавыгып онытып ук җибәрде. Кичләрнең берсендә Әмир язылышып ир белән хатын булырга тәкъдим итте.

Тәлгат ГАЛИУЛЛИН. Мәкер. Хикәя (8)
Тәлгат ГАЛИУЛЛИН. Мәкер. Хикәя (8)

Әмир ни әйтергә, нәрсә юрарга белмичә урынында таптанган арада бүлмә хуҗасы ифрат ягымлы, җылы һәм үз итеп:

– Нәрсә, әллә бармак һаман авыртамы? Ярагыз төзәлгән диярлек. Янәдән бәйләп торасы да юк.

– Йөрәк авыртуга түз алмыйча килгән идем дә, Сәвия, соңарганмын шикелле.

– Йөрәккә карволол бик килешә. Рәхим итегез, – дип кыз юри җәһәт кыланып, пыяла шкафтан кечкенә коңгырт шешәне алып, ача ук башлады.

Өйрәтелгән попугай кебек егет үзенекен тәкрарлады.

– Соңга калдым бугай. Карвололны эчүчеләр табылган кебек. Минем йөрәк чирен дару гына баса алмас шул.

– Ленар абыйдан көнләшәсез түгелме? Көнләшерлек тә шул. Югары белемле. Явыз, усал үгез кебек сөздереп караулары ни тора, күлмәк төймәләреңне ычкындыра башларсың, – диде кыз, юри Әмирне ирештереп.

– Ә миңа аның күзләре еланныкы төсле салкын тоелды, – дип җавап бирде Әмир. Бу мизгелдә ул юморны кабул итәрлек хәлдә түгел иде. Җен ачулары чыкты. Теге вакытта хохол малаена китереп бәргәндәге кебек бармаклары йодрыкка җыелды. Ярсуын баса алмыйча, тышка атылып чыкты. Аның артыннан ук кечкенә баскычта кыз күренде.

– Моряк иптәш, сез галәмәт кызу канлы кеше икәнсез. Кире керегез әле. Уйнап сөйләгәнне аңламадыгыз мыни? Ленар абый үз машинасы белән районга, больницага бер авыруымны алып барырга ризалашты.

– Уеннан уймак чыга, диләр. Мин ни уйларга белмим, – дип, мыгырдана-мыгырдана, Әмир кире бүлмәгә керде, кинәт кыюланып китеп, ак халатлы, ап-ак тәнле кызны кочагына алды. Мондый борылышны көтмәгән кыз әүвәл үзе дә егеткә бер мизгелгә генә елышып алды, әмма бик җәһәт исенә килеп, кайнар тәнне ипләп кенә читкәрәк этәрде.

– Нишлисез сез? Тәрәзәләр ачык, мин эш урынында. Безне дөрес аңламаслар. Теләсәгез, кичен клубка килегез.

Шул көннән яшьләр кичләрен бергә уздыра торган булып киттеләр. Буш сүзләрдән башлап, яшәү мәгънәсе турында фәлсәфи темаларга күчеп, бу газаплы, авыр тормышта изге хис-мәхәббәт кенә бар, ул гына кешене яшәтә, хайваннар дөньясыннан аерып куя кебек олы фикерләргә килеп чыгып, яшьләр йолдызлык үз канатына алган авылны аркылыга-буйга иңләделәр, хистән мәрхүм, салкын ай күзәтүендә йөрделәр дә йөрделәр. Кәлимәләрнең иң матурлары әйтелде, зифа рухи хисләр ургылды, вәгъдәләр бирелде. Киң текә маңгайлы, җәлпәк борынлы, юка иренле, алгарак чыгып торган иякле, моңсу күзле егеткә битараф булмаса да, кыз морякны тирәнгә җибәрмәде, хәер, Әмир үзе дә тәртип саклады, кызның чиядәй татлы иреннәрен тәмләүдән, киң учын билгә салудан узмады. Андый татлы мизгелләрдә кыз тәненең кайнарлыгы егеткә күчте. Гадәттә аз сүзле Әмир, теле озак ачылмыйча торып, кинәт сөйләп киткән һәм шул шатлыктан сүздән туймаган сабый кебек сөйләде дә сөйләде.

– Сәвия, син минем беренче һәм соңгы мәхәббәтем. Әлегәчә берәүгә дә эч серләремне сөйләгәнем юк. Энем Наил синең матурлык турында сөйләүгә үзеңне күргәнче үк гашыйк булдым.

– Бик ышанасы килә, – диде кыз моңсу гына. – Ирләр йөрәген, хатын-кыз тәнен тиз генә ачмаска тырышалар. Ә син ихластан сөйлисең кебек. Бу газаплы кыска тормышны мәхәббәт кенә бизидер.

– Ә син минем күңел музыкамны аңларга тырыш, ул диңгездәге ураган кебек астан күтәрелә. Син янымда басып торганда, мин утта пешкәндәй булам, аягыңа егыласым, итәк читеңне үбәсем килә. Мине мәҗнүнгә санап, көләрсең дип кенә тукталып калам. Вакыты белән шулай тиз кабынган мәхәббәтемнән куркам, үземнән шикләнәм, сине бар дөньядан көнләшәм.

Әмир йөрәгеннән кайнап чыккан сүзләрен тәлгәш-тәлгәш уеп салды. Гамәли хезмәт кешесе Сәвиягә егетнең сүзләре купшырак тоелса да, ул аңа ышанды, җанында җавап хисләре уянды. Шул мизгелләрдә Әмирнең йөрәге ашкынып типте, башы әйләнде, рухы гакылның теге ягына чыгып киткәндәй булды. Бу наз икесенә дә тансык иде. Күзләрендә сөю-сәгадәт нурлары балкыды.

Санаулы көннәр тиз үтә. Егет армия хезмәтенә китәсе вакытны әллә юри, әллә мәхәббәте белән артык мавыгып онытып ук җибәрде. Кичләрнең берсендә Әмир язылышып ир белән хатын булырга тәкъдим итте. Сәвия аның тәкъдимен шаяртуга борды.

– Ашыкмыйк әле, Әмир. Хезмәтеңне тәмамлап кайт. Булачак дошманыңны паспортыңа яздырырга ашыкма, ди торган иде укыганда фатирда торган апа. Муеныбызны ефәк богауга тыгарга өлгерербез.

– Нәрсә дигән сүз инде бу, матурым. Гаилә кешеләре бер-берсенә дошман булып чыгамы? Әти-әнием мисалында мин болай әйтмәс идем. Гаҗәп логика.

Шәфкать туташы фикерен ачыклап, тәфсилләп аңлатып торуны кирәк тапмады.

– Кайтканыңны өзелеп көтәрмен, ышан миңа.

Әмир барабаннан каккан кебек түбәгә шыбырдап яуган яңгырга уянып китте. Табигать биргән вәкаләтләренә дәгъва итеп, көз җәйне кысрыклый башлаган вакыт килеп җиткән иде. Ял срогының бүген соңгы көне, ягъни ул 30 августта крейсерда булырга тиеш. Болай да теләр-теләмәс кенә авылына җибәргән капитан, бигрәк тә аның җил балаклы, дошмани урынбасары – партия оешмасы секретаре, хезмәт срогын озынайтып үчне алачаклар, һәрхәлдә зинданга ук озатмасалар да, кәҗә маен чыгарачаклар. Әмир хәрбиләрчә бик тиз җыенды, мәгъшукасы, туганнары белән тиз генә саубуллашып, көнендә барып җитәр кешедәй, чыгып та китте. Әтисе аны озата барырга алынды. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, район үзәгеннән тимер юл тукталышына бара торган автобуска соңга калдылар. Тегесе дә үч иткәндәй зәңгәр төтене белән урамны мул сасытып, күз алдында китеп барды. Әмир ачыргаланып, үрле-кырлы сикерсә дә, урман тынычлыгы иңгән әтисе, фаҗига ясамыйча гына әйтеп куйды.

– Ходай ни язганны адәм баласы күрергә тиеш, улым. Мачтага асып куймаслар әле. Китү хәстәрен әүвәлрәк кайгыртасың булган. Гыйшык-мыйшык шулай итә шул, юк ихтыярыңны сындыра. Фани дөньяда һәр нәрсә өчен түлисе була.

Уйланып торгандай итте дә, фәлсәфи йомгагын хәйләкәр генә төгәлләп куйды: «Өйләндем, диярсең».

Кунарга әтисенең иске танышына керделәр. Түгәрәк битле, борын тишекләрен дә каплый алмаган мыеклы, баш түбәсе банка капкачы хәтле генә пләшле, гәүдәгә таза абзый аларны җылы каршылады. Әмирнең хәтеренә иң кереп калганы хуҗаның кәкре танавы булды. Сирәк очрый торган күренеш. Аны мең кеше арасыннан тиз генә танып була. Юлчылар чишенгән арада, кибет төенчекләре күтәреп, үзенә караганда яшь, җитез хәрәкәтле, төтен чәчле, ягымлы

күкрәкле хатыны кайтып керде. Әтисе алып кергән шайтан суы янында, Әмирнең теле ачылып китте, әтисенең дустына хезмәтенә соңарып баруы, татар баласын өнәп бетермәүләре турында хискә тиярлек итеп бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Кемгә зарланасын белгән икән.   Хуҗа кеше – Салих абзыйның хатыны районның загс бүлеге хуҗасы булып чыкты. Егетнең аяныч хәлен дөрес бәяләп, ярдәм итәргә алынды. 

– Яратып йөргән кызың бармы?

Әмир Сәвияне ничек атарга белмичә:

– Яхшы танышым, дөресе, ошатып, озаткалаган ахирәтем бар.

– Шәп, – диде абзый пләш башын тирләгән учы белән сыпырып. – Авылыгыз кызымы?

– Юк, читтән килгән. Безнең авылда медсестра булып эшли.

Салих ни өчендер кызның фамилиясен сорарга итте. Матрос Сәвиянең фамилиясеннән хәбәрдар түгел иде. Саф мәхәббәт өчен аның әһәмияте юк иде шул. Әмир зур коңгырт күзләрен исерә башлаган әтисенә текәде.

– Әхмәдиева, – диде тегесе, бер тын белән үз фамилияләрен кысып чыгарды.

– Шаяртма әле, әти, соңарган өчен мине рәшәткә артына озатулары, хезмәт срогын озайтулары мөмкин.

Тегесе керфекләрен дә какмыйча, муенын катырып куйган килеш:

– Соң бит мин аны безнең фамилиягә күчкән килен дип саныйм инде. Кыз фамилиясе Ишбулатова кебек хәтеремдә калган.

Сүзгә кәкре ияк кушылып китте. Кызмача ирләр гадәттә мәрхәмәтле вә мәрәүвәтле була.

– Әгәренки, егетем, сине кыса башласалар, тот та телеграмма сук. Мин: «Әхмәдиев фәлән-фәлән көнне язылышты», – дип җавап бирермен. Капитанның фамилиясен әйтеп калдыр.

– Казаринов Илья Григорьевич.

– Булды, үзбәкләр әйтмешли, хуп мәйле. Хатынны гына ялганга күндерү җиңел булмас. Бик принципиальный ул минем. Кәрәзле бал ярата. Җылы Оренбург шәле алып бир дип теңкәмә тия. Әйдәле, Гатаулла кордаш, чәркәләргә азрак кой әле шайтан суын.

Шулай сөйләшеп, бер-берсен макташып утыра торгач, таң сызылып, саба җиле килеп ишеккә шакыганын да сизми калдылар. Йокының юкә балыдай татлы булуы турында әйтеп тә торасы юк. Бу юлы Әмир автобуска өлгерсә дә, поездына соңарды. Крейсерга килеп җиткәндә, ул нәкъ ун көнгә үз файдасына ялгышкан булып чыкты. Рапорт язарга да өлгермәде, Әхмәдиевнең соңга калуын гына көтеп утырган, үзгә шөгыле булмаган шикелле, аны берничә сәгатьтән капитанга чакырттылар.

Хуҗа бүлмәсенә курка-курка кереп, үкчәләрен шакы-шокы китереп, кулын түгәрәк кәпәченә тидереп алды.

– Матрос Әхмәдиев үз вазифаларын үтәргә килеп җитте.

– Үтәмичә торсаң, ни булыр. Соңга калган өчен саботаж дигән маддә белән төрмәгә озатуга яисә хезмәт срогыңны бер елга озайтуга ничегрәк карыйсың, матрос иптәш? – диде капитан ваемсыз гына, сигарасын пышнатуны дәвам итеп.

– Соңаруның гадәттән тыш җитди сәбәбе бар, иптәш капитан.

– Туган илне саклаудан баш тартуга яисә кичегеп килүгә сәбәп үлем генә була ала, – диде капитан тавышына өркетү төсмере иңдерергә тырышып. Күзләренең энәләре белән егеткә кадалды.

– Мәеткә охшамагансың. Тазарып, матураеп киткәнсең, киресенчә.

– Мин гаилә кордым, өйләндем, – диде егет, загс хуҗасы иренең – кәкре танауның вәгъдәсен исенә төшереп. – Мәшәкате күп булды.

– Ярый, хуш. Раслау кәгазьләреңне күрсәт, шуннан соң хәл итәрбез. Хөкемне документларыңа карап чыгарырлар,– диде колгасар капитан, йомшара төшкәндәй булып, уң кулын алга сузды.

– Язылышу таныклыгымны үзем белән алмаган идем шул, иптәш капитан, югалыр дип куркып өйдә калдырдым, – диде матрос, уңышлы ялганлавына шатланып һәм шул мизгелдә гүзәл Сәвияне рәсми хатыны буларак күз алдына китереп. Кинәт авызына җыелган төкерекне йотып җибәрде.

– Ун көнгә соңга калгансың. Шул вакыт, ягъни ун көн эчендә өйләнүеңне телеграмма белән рәсми оешмалар расласын!

Мәкерле фикер эзләгәндәй, капитан олы башын селкетеп ала да, өстәп куя.

– Телеграмма печать белән беркетелгән булсын. Хатыныңның биредә язылганнарны раслыйм дигән имзасы да торсын! Аңладыңмы?

Әмирнең килешүдән башка чарасы юк иде. Бик озаклап, тирләп-пешеп телеграмма әзерләде. Ишбулатованың да «мин Әхмәдиевнең хатыны» дигән имзасы булырга тиешлекне дә искәртте. Берсен әтисенә җибәрде, икенчесен загс хуҗасының иренә юллады. Җавапны шактый көтәргә туры килде. Сәвия әүвәл бу темага сөйләшүдән «бөтенләй баш тарта, аннан соң Әмир үзе шундый үтенеч белән үземә мөрәҗәгать итсен, аның чынында нәрсә уйлаганын белүе кыен, буш сүздән тун тегеп булмый», дип, Гатаулла абзыйны кат-кат тискәре җавап белән борып җибәрә.

Әти кеше янәдән шәфкать туташы янына килә.

– Кызым, синнән мин Әхмәдиевнең законлы хатыны дигән җавап килмәсә, малайның киләчәге бик хөрти булачак. Аны төрмәгә ябачаклар. Безнең илдә нарага эләккән кешенең киләчәге юк. Рәтле эшкә алмыйлар, үстермиләр. Син укыган кеше, боларын миннән яхшырак беләсең.

Гатаулла картның зиндан турындагы сүзләре кызга тәэсир итте бугай, дулкынланып, бармакларын аралаштырып алды, сул як күзе тартышып куйды. Абзый тагын да җитдирәк тәкъдим кертте.

– Сәвия сеңелем, ул сине ярата, бер елдан хезмәтен бетереп кайткач, тәки-тәк сиңа өйләнәчәк. Менә шул телеграммага раслау сүзеңне әйтеп, кулыңны куй да, яшәргә безгә күченеп үк кил. Калганы минем забута. Иртәгә ат белән әйберләреңне кереп алырмын, – дип ярып сала. «Әмиргә бал кашыгы белән кабып йотарлык хәләл җефет әзерләп куйсам, шатланыр гына. Дөрес, армиядән котылуга укырга китәм дигән анты бар. Белемнәрен бергә күтәрерләр».

– Аллага тапшырдык алайса, Гатаулла абзый. Җаваплылыкны өстегезгә аласыз. Улыгызны чыннан да яратам. Мин риза. Давай, кәгазегезне. Кая кул куясы? Печатьне үзегез авыл советында суктырырсыз.

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: “Увольнение на берег” фильмыннан.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: