Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
18 июль , 08:45

Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (4)

– Тик минем бер шартым бар: әлегә беркем белмәсен, никах, ЗАГСлар – юк, мин апаларда яшәп торырмын, очрашып, аралашып карыйк.Ашыкмавы дөрес тә булган. Әдип бик итагатьле, тәртипле кеше, дөньясы бөтен булса да, Илгизә аны ошатып китә алмады. Егет белән кыз кебек бер атна очрашып йөрделәр дә, хатын үз сүзен әйтте:– Гафу ит, Әдип, булдыра алмыйм, рәнҗемә миңа. Башканы эзлә!

Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (4)
Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (4)

(Дәвамы.)

Илгизә өйгә кайткач әнисенә:
– Әмиргә туган көтелә ул йортта, – дип, хәбәр
сөйләде.
– И бик рәхмәт! Амин, бәхетле сабый килсен якты
дөньяга! Югыйсә, ятимнәр белән ил тулган, – диде
әнисе. Авыр истәлекләр яңадан Илгизәне янә үз эченә
алып кереп китте. Фәнисе, участок милиционеры булып
эшләде. Көндез генә түгел, төнлә дә рейдларга чыгып
китә. Фаҗига булган төнне дә өйгә йөгереп кенә кереп
чыкты.
Иртән сәгать җиделәр тирәсендә ишекне шакыдылар.
Башларын иеп торган авыл советы рәисе, район мили-
ция начальнигын күргәч, миен яшен тизлегендә “Фәнис
– юк!” дигән фикер ярып үтте.
– Сезнең ирегез хезмәт бурычын үтәгәндә батырлар-
ча һәлак булды, – дигән сүзләр генә колагында яңгырап
торды, калганын хәтерләми.
Наркотиклар ташучы ниндидер төркемнең эзенә
төшкән булган, шулар җитте башына Фәнисенең. Безнең
бәхетебезне өзеп, мине мәхәббәтемнән аерган җаһил
адәмнәрнең балалары юк микәнни? Ник кешеләр
шулкадәр явыз, йә Раббым?! Кайчан Ходай каргышын-
нан, бер-берсенең рәнҗешеннән бәндәләр аз гына
булса да курка башлар?
...Көннәр үтеп кенә торды.
Беркөнне әнисенең бертуган апасы килеп керде, аның
белән сөйкемле генә, Әдип исемле бер ир кеше дә бар.
Кунак апа электән туры гына сөйләп, тоткан җирдән
сындыра торган гадәтле, әле дә уратып-чуратып торма-
ды.
– Менә нәрсә, сеңлем! Үлгән артыннан үлеп булмый,
яшәргә кирәк. Ялгызлык бик куркыныч нәрсә. Юкка
әйтмәгәннәр “Ялгыз куен җылынмас”, – дип. Менә Әдип
тә синең кебек тол калды, бәлки, килешеп китәрсез.
– Минем башыма андый уй кергәне дә юк, мин
Фәнискә хыянәт итмим, – диде хатын, яшенә төелеп.
– Илгизә, зинһар, ачуланмагыз! Апагыздан мин
үтенгән идем, күрше авыл гынабыз ич, сезне белгәнгә
күрә генә. Башта мин дә сезнең кебек уйлый идем, тик
ялгызлык бик авыр икән шул, – дип, сүзне борып
җибәрде Әдип.
Илгизә дәшмәде, ихатага чыгып китте. Аптырагач,
иркенгә, бәрәңге бакчасына ук чыгып утырды.
Бераздан әнисе чыкты, Илгизәнең иңбашларыннан
кочаклап:
– Әллә балам, тәвәккәлләп карыйсыңмы? Әдип тә
өметләнеп килгән бит, начар кеше баласы түгел, ата-
аналарын беләм.
– Син дә шул җырны җырлыйсың, әни! Миннән
җиләдеңмени?
– Җырламый ни, балам. Кайсы ана баласына бәхет
теләми, Фәнисне әллә ниләр эшләсәк тә, кире кайтара
алмыйбыз бит. Аннан соң, Илгизә, син нинди намуслы
хатын булсаң да икенче төрле карый башлыйлар ялгыз
хатынга. Тол хатынның тормышы бал түгел, берәрсенең
ире белән эш-мазар буенча сөйләшеп торсаң да хатын-
нары көнләшә, җае чыккан саен тешләргә, өзгәләргә
тырыша, эте-бете дә телен, кулын озынайта башлый.
Әнә шулары бик ачы аның.
– Уйлыйм әле, аннан җавап бирермен.
– Әйдә, алай булгач, өйгә кер. Кешене санга сукмаган
кебек була ул.
Алар өйгә кергәндә, Әдип пошаманга төшкән
кыяфәттә утыра, әнисенең апасы Мәрьям нидер сөйли.
Сөйләшә-сөйләшә, ризалашкандай булды Илгизә, тик
бу юлы Әдип өзеп куйды:
– Бүген үк китәбез. Югыйсә, йә кире уйлап куярсың,
– диде ул.
– Дөрес, уты-ялкыны бергә булса яхшырак булыр, –
дип, аңа Мәрьям кушылды.
– Тик минем бер шартым бар: әлегә беркем белмәсен,
никах, ЗАГСлар – юк, мин апаларда яшәп торырмын,
очрашып, аралашып карыйк.
Ашыкмавы дөрес тә булган. Әдип бик итагатьле,
тәртипле кеше, дөньясы бөтен булса да, Илгизә аны
ошатып китә алмады. Егет белән кыз кебек бер атна
очрашып йөрделәр дә, хатын үз сүзен әйтте:
– Гафу ит, Әдип, булдыра алмыйм, рәнҗемә миңа.
Башканы эзлә!
Тик Фәнисенең бер генә чалымы булсын иде, ичма-
сам... Юк!
Илгизәнең бәхетенән, балалар бакчасындагы
тәрбияче кыз декретка китте. Хатын эшкә урнашты,
күңеле урынына утыргандай булды.
Алсулардан кайтып китүгә дүрт ай тулуга, кичләтеп
кенә Артур килеп керде, авызы ерык.
– Нишләп югалдыгыз әле, килеп тә чыкмыйсыз?
– Әллә инде, – дигән булды Илгизә.
– Бөредән кайтышым. Сөенеч бездә! Әмирнең энесе
бар! – дип, такмаклый-такмаклый, өйдәгеләрне коча-
клап чыкты. Ул тантана итә, шатлыгының чиге юк. Үз
малае булу Артурны күкләргә ашырган. Ял көненә
каршы булганлыктан, Илгизә дә Алсуларга барырга уй-
лады.
Иртәнгесен иртүк Ташлыяр авылына юнәлделәр.
Балага Айдар дип исем куштылар. Үзебезнең исемнәр
дә “а” хәрефләре белән башлана, уртак җимешебезнең
дә исеме “а” хәрефеннән башлансын! – диделәр ир
белән хатын бер авыздан. Өч “а”!
Илгизәнең тагы йөрәгенә ук кадалды: “Димәк, Әмир
монда чит һәм чит булачак. Үзләренең мәхәббәт
җимеше һәркемгә тансык”.
Көннәр төнгә, төннәр көнгә ялгана торды. Айдар теш-
сез авызын “җәеп” елмая, үзенчә көлә, үзенчә геүелди,
быты-быты килә. Әти-әнисенә шатлык өстенә шатлык
китереп тора. Бу өйдә, әйтерсең, гади тормыш түгел, ә
бәйрәм. Балалы өй – базар, баласыз өй – мазар, дигән
әйтем бигрәк урынлы. Бер бала тавышы ишетергә зар-
интизар булган йортта берьюлы ике малай булсын әле!
Алсуның йөзендә нур уйный, күзгә күренеп чибәрләнде,
түгәрәкләнде.
Илгизә дә ешайды, ай саен, хәтта, айга икешәр дә
килә башлады. Әмир дә ияләшә төште, баштагыча бик
чит итеп бармый. Бәләкәч Айдарның утыра башлавын,
үрмәләп йөрүен үз күзе белән күрде, рәхәтләнеп кулла-
рына алып сөйде, күтәреп йөртте Илгизә. Тик күңелендә
көннән-көн ниндидер эчке өзгәләнү үсә барды. Тагын
бернәрсәне шәйләми кала алмады – үги бала белән үги
ана арасында ниндидер, моңарчы булмаган, бер сал-
кынлык урнашып килә иде. Алсу бөтен игътибарын,
фәкать үз улына гына юнәлткән: бер карыш та яныннан
читкә китми, елый башласа, шундук юата. Монысы –
бер. Артур берничә тапкыр уенчыкны үги улының кулын-
нан тартып алып, үз улына бирде. Монысы – ике. Бәлки,
бу гамәлләрдә искитәрлек берни дә юктыр. Әмир дә
үпкәләп бармый. Ләкин Илгизәгә бу күренешләр авыр
тәэсир итә: йөрәген энә белән чәнчеп алалармыни!
Аның улын читкә кагалар, аның улын рәнҗетәләр төсле
тоела.
Улын берничә мәртәбә үзенә тартып китереп кочагы-
на алырга, иркәләргә теләде. Әмма аны әнисе дип
белмәгән бала гел аңардан ычкыну, читкә тайпылу җаен
гына карап тора иде. Илгизәнең хәзер башында бер
генә уй: ничек тә улын үзенә кайтарыр өчен җай чыгару.
Аулактарак:
– Кил әле, улым, үзеңне яратыйм. Мин әннәң бит, –
диештерде.
– Син минем әннә түгел, ә Илгизә апа. Минем әннәм
Алсу исемле, белдеңме? – дип әйтеп куя Әмир.
Ниһаять, килеп чыкты җайлы вакыт. Айдар никтер
көйсезләнә, елый башлады. Аның ачуын Әмир чыгарган
иде, уенчыгын тартып алган. Алсу түзмәде, ник Айдарны
елатасың дип, Әмирнең битенә чәпелдәтеп сугып алма-
сынмы! Шуны гына көткән Илгизәгә җитә калды:
– Нигә син аңа сугасың? – дип, җан ачысы белән кыч-
кырды ул.
Әмир елап җибәрде, авыртудан бигрәк, көнләшүдән,
гарьләнүдән, ә үзе Алсудан китмәде. Аңа елый-елый
сыенды, яратып сыйпавын, сөюен көтте. “Үги әни”
киресенчә, кулы белән читкәрәк этте. Бу күренеш
Илгизәнең болай да яралы йөрәгенә кара кан булып
тулышты. Ул инде төпле бер карарга килгән иде:
– Алсу, сезнең хәзер Айдарыгыз бар. Каршы килсәгез
дә, килмәсәгез дә мин баламны алып китәм, – дип, кат-
гый итеп, өзеп әйтте. – Рәхмәт, вакытында булышуыгыз
өчен!
Әле ачуы бетмәгән Алсу мәгънәсез сүз әйткәнен
сизми дә калды:
– Алып кит, кит! Җиләтте ул малай мине! Ятим бала
асрасаң – авызың-борының кан булыр, дигәннәр борын-
гылар. Әле үк җанга тия, үскәч әллә ниләр күрсәтер!
Ачуланышсаң да соңгысын әйтмә, дигән әйтем дә бар
да соң...

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (4)
Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (4)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: