Чәчмә әсәр
17 Июля 2024, 17:31

Тәлгат ГАЛИУЛЛИН. Мәкер. Хикәя (7)

Наилнең «медпункт янында егетләр әрдәнә булып өелеп яталар» дигән фикере раска чыкса, кыз артыннан чапкынлап заяга вакытын гына уздырса?

Тәлгат ГАЛИУЛЛИН. Мәкер. Хикәя (7)Тәлгат ГАЛИУЛЛИН. Мәкер. Хикәя (7)
Тәлгат ГАЛИУЛЛИН. Мәкер. Хикәя (7)

Үз җае белән, ямьле иртә ялындырып кына булса да, килеп җитте. Бармакны күрсәтү, нәрсәдер сөрттереп бәйләтү сылтавы Әмирне серле кыз янына, кара бай төзеп калдырган таш ихата янына сөйрәде. Тиктомалга йөрми ич, җитди йомышы бар. Әнә ашын ашаган, яшен яшәгән әбиләр дә юк йомышны бар итеп дару тирәсендә әйләнә. Бәхетсез юлга чыкса, җил гел аңа каршы була диләр шул. Сәвия эш урынына кереп, кирәкле даруларын алып, үзләре йөри алмый торган авырулар янына киткән, җыештыручы апа аңлатканча, шуннан бульнискә, райүзәккә юл тотасы икән. Әмирнең сөмсере коелды, тәне бер туңды, бер кызышты, ул үзен дөньяда иң бәхетсез кеше итеп тойды. Мишәр кызы турында уйламаска, өйдәгеләргә берни сиздермәскә кирәк. Авызың тулы кан булса да, кеше алдында төкермә, диләр түгелме соң?

Әмир иптәш кызга чүт кенә булса да ошаганмы, юкмы, белгән юк, теге вакытта күз карашын сирпеп тә вакланмады. Берәресе югары белеме белән масаеп эләктерер әле үзен. Хатын-кыз бәхетнең дипломда гына түгел икәнен аңламый шул. Бер күзәнәкле халык.

Эленке-салынкы гына атлап, бар дөньясын әрләп, үзен, мәхлукны кызганып йортка килеп керүгә, энесе килеп чыкты һәм ирен читенә үртәүле-кинәле елмаю чыгарып, сөенечен әйтеп салды: Әмирне мәктәптәше Фоат туган көненә чакырган икән. Сүзенә мәгънә салып өстәде:

– Медсестра да булырга тиеш, ди. Килерме, юкмы анысы билгесез. Ну, чакырылган.

– Причем монда медсестра, малай актыгы. Аның мәҗлескә килү-килмәве мине борчымый, – диде Әмир. Мөмкин кадәр кырысрак булырга тырышса да, тавышының калтыраныбрак чыгуын тойды.

– Соң шул Сәвия түти аркасында бар тынычлыгыңны югалтканыңны сизеп, күреп торам, абзыкай, – дип, Наил аны үртәргә үк кереште.

– Ычкын моннан, шайтан таягы. Капканың теге ягына барып төшәрлек итеп берне тондырырмын.

– Тота алсаң, сугып җибәр, – дип, дугасыман сызылып киткән кара кашларын хәйләкәр уйнатып, Наил урамга чыгып йөгерде. Башын кече капкадан тыгып өстәде:

– Көпә-көндез барып куя күрмә! Сиңа ышансаң. Кичке сәгать сигезгә чакырдылар. Түземсезлегең чыраеңа чыккан.

Ходай Тәгалә үз балаларын бер дә кызганмый инде, сынауларын җибәреп кенә тора. Кичкә чаклы ничек түзәсе инде тагын. Әтинең ачы балы вакытны кыскартырга ярдәм итсә генә. Бал мичкәсе янына касә белән килгәнне әни бер дә хупламый шул, камыр изгәндә, бәрәңге әрчегәндә күзләре гел шул якта. Аның кәефен кырасы килмәү дә аңлашыла.

Иптәш егете каршы урамда гына тора. Бүләккә өр-яңа матрос майкасын алып, сигезгә үк атылып барып керсәң, дөрес аңламаслар дип уйлап, ярты сәгатькә соңарып, Фоат исемле сабакташына юл алды. Кызлар-егетләр вакытында килгән, җәмгысе унбишләп кеше җыелган икән. Бүлмәдә хушбуй исе, яшьлек дәрте, тир тәме. Әмир ир-ат заты белән кул биреп күрешеп, сиздермичә, җәһәт кенә бер почмактарак пышылдашып торган кызлар ягына күз салды. Күңел күзе белән «аның» юклыгын сизенгән Әмир маңгай күзе белән дә шуңа инанды.

Әмир уенча, букетка матур, төрле төсле үләннәр җыелган, әмма араларында таҗ булырдай чәчәк юк, аның бәйләмдә җитешмәгәнлеге сизелеп тора.

Тәбәнәк буйлы, киң җилкәле, таза беләкле Фоат: «Ун минут көтәбез дә утырышабыз. Фельдшер кызыбыз әле генә районнан кайтты. Хәзер килеп җитәр», – диде. Чыннан да, хуҗа сүзен әйтеп бетерүгә, аның фикерен хуплагандай ишек ачылды, роза чәчәге кебек балкып, бусагада Сәвия туташ пәйда булды. Бүлмә киңәеп киткәндәй, яшьләрнең йөзләренә якты нур сирпелгәндәй тоелды Әмиргә. Кыска җиңле ак кофтасы, кара итәге, кызыл ташлы колак тәңкәләре, муенындагы нечкә алтын чылбыры матурлык алиһәсен бизәп торалар. Егетләр ягына борылып, җиңелчә баш кагуы белән исәнләште дә, кызлар төркеменә кушылды. Бер ел эчендә авыл яшьләре белән танышып беткән бугай, бик җиңел аралашып китте. Әмир ничек утырганнарын, нәрсә ашаганнарын, ни-нәрсә сөйләгәннәрен хәтерләми диярлек. Зиһене чуалды, йөрәге урыныннан кубардай булып ярсыды. Яхшы түгел икәнен аңлаган хәлдә дә, күзләрен шәфкать туташының шампан шәрабы капкалагач алсулык типкән ак йөзеннән, кофтасын төртеп торган күкрәгеннән аера алмый интекте. «Каян килеп чыккан бу каһәр кызый безнең авылга?! Бөтен тынычлыгымны алды, ялымны тәмугка әйләндерде, болай ярамый», – дип үзен әрләп, тәртипкә чакыруның да файдасы тимәде. Кызып җиткән мәҗлескә рухи азык кирәк була башлады. Хуҗа Фоат ялындырып тормыйча, сыздырып гармун уйнап җибәрде. Яшьләр Сәвиянең җырлавын сорый, үтенә, таләп итә башладылар. Күрәсең, чибәрлеге өстенә кызның андый сәләте дә бардыр. Беркая язылмаган, әмма татар авылларында кабул ителгән гадәт буенча, Сәвия ялындырган булды. «Бәлки, безнең кунагыбыз, матрос җырлый торгандыр», – дигән булды (эт күңеле бер сөяк дигәндәй, егетнең эченә җылы керде, димәк, ул аны хәтерли, кешегә саный) һәм гармунга кушылып җырлап җибәрде. Тавышы матур, ягымлы дию генә Әмиргә аз, ярты дөреслек тоелды. Көмеш кыңгыраудай чыңлый, зәңгәр биеклекләргә алып менә, таң җиле кебек назлы, иркә иде аның тавышы. Кызның гади авыл җырлары Әмир күңелендә гаҗәеп нечкә хисләр уятты, бер үк вакытта бәхет диңгезенә дә, тирән упкынга да ташлады. Мишәр кызлары тупасрак була, аларга моң хас түгел дип ишеткәләгән иде Әмир. Нахак сүз икән. Шул мизгелдә егет үзенең чын-чынлап гашыйк булганлыгын аңлады. «Кашың кара, буең зифа, юк килмәгән җирләрең» сүзләре Сәвиягә нисбәтән чыгарылгандыр әле.

Кызны, Әмирнең сөенеченә, тагын сорап җырлаттылар. Аннан соң биюләр, тансылар башланды. Әмир, башкалар чакырырга өлгергәнче дип, ашыга-кабалана шәфкать туташының каршысына килеп, кулын күкрәгенә куеп, баш ымы ясады. Калтырануын басарга тырышып, кулын кызның биленә салды, аның җыры белән соклануын әйтергә ашыкты. Тавышын, моңын, үзен чын сәхнәчеләр кебек тотуын мактауга мөкиббән китмичә, кыз гади генә итеп:

– Бармагыгыз ничек? Төзәләме? Сызлап интектермиме? – дип белеште.

«Сыерыгыз көтүдән вакытында кайттымы?» кебегрәк, бик кизү килеп чыкты.

– Бүген эшегезгә сугылган идем, бәйләтермен дип. Иртән өйгә чакырулар буенча, аннан районга киткән идегез.

Кыз биюдән туктап: «Йәле, күрсәтегез ярагызны, шешмәгәнме», дип, егетнең баш бармагын сул кулына алып, уңы белән тикшерә үк башлады. Нәфис куллардан җылы дулкын агымы Әмиргә күчте, егеткә илләм рәхәт булып китте, ирексездән күзләрен йомып алды.

– Бармагыгыз төзәлә. Куркыныч нәрсә юк.

– Куркынычы йөрәккә күчте шул, аны кыса.

Кыз берни аңламаганга салышты.

– Нәрсә булды? Чәнчиме, ике яклап китереп кысамы, күкрәк турысыннан басамы?

– Әлегә үзем дә тәгаен әйтә алмыйм. Авыртуы хак, – диде егет. – Мәхәббәт түгелме икән дип куркам.

Кыз көлеп: «Безнең медпунктта анысыннан дару юк», диде.

Шул арада музыка тынды. «Ак танец» игълан иттеләр. Әмир биюгә чакыру көткән арада, шәфкать туташы тотты да хуҗаны – Фоатны уртага чакырды.

Әмирнең җанында кайнаган хисләрне аңлапмы, сизәргә теләмичәме, Сәвия үзен бик гади, барча егетләр белән тигез тотты. Гатаулла улына көне буе тәкрарлап йөргән «рөхсәт итегез озата барырга, шунда бәгырьнең ничекләр авыртуын әйтермен» җөмләсен кызның үтә күренмәле, алсу колакларына ирештерү өчен шактый тырышырга туры килде.

Шәфкать туташы мондый тәкъдимнәрдән, кинаяле, нөктәле сөйләшүләрдән туйган бугай.

– Сез дә, иптәш матрос, шул ук бәйләнчекләр, бер күрүдә гашыйк булучылар нәселеннән икән.

– Йөрәгем чын-чынлап әрни, сызлый, пошкыра...

Соңгы сүздән кыз, бит очларына ике ямьле чокырчык чыгарып, көлеп җибәрде, ләкин җавап фикерен сүзгә төрмәде.

Музыка тынды. Диңгез кузгалыр алдыннан була торган тынлык урнашты. Яшьләрнең күбесе, шул исәптән Сәвия дә, «иртәгә эш көне» дип, кайту ягын кайгырта башладылар. Әмир шәфкать туташы янына кеше азрак яктан килеп:

– Сөйләшкәнчә, мин Сезне озата барам, – дип пышылдады.

Кыз сөрмәле күзләрен аңа төбәп, йөзенә аптырау галәмәте җәеп:

– Вәгъдә биргәнемне хәтерләмим. Булса, вино йогынтысыдыр.

Әмма күз карашының елмаюлы самимилеге кызның ризалыгы турында сөйли иде. Егет шунда гына игътибар бирде: кызның сабыр, тыныч холыклы булуына ишарә ясап, уң як кашы янәшәсендә генә миңе бар икән. Кечтеки генә Ходай бүләге болай да матур йөзенә аерым бер нәзакатьлек өстәп тора.

Урамга чыккач, егет кызны култыклап алырга булган иде, тегесе йомшак кына: «Кирәкмәс, авыл әле йокламый, миңа монда яшисе», диде. Сәвиянең йөрүе дә аккошларныкы шикелле матур, ыспай һәм горур икән. Күбәләктәй җиңел гәүдәсен озын, төз аяклары сизми дә диярлек. Сүзне ничек һәм нәрсәдән башларга белми, акыллырак күренәсе иде дип уйланып барса да, зиһененә рәтле-башлы фикер килмәгәч, Әмир турысын ярып салырга ниятләде.

– Беләсезме, Сәвия, сезне күргәннән бирле бөтен тынычлыгымны җуйдым.

– Мин сезгә бернинди начарлык та эшләмәдем кебек. Бармагыгызны медицина таләпләренә туры китереп бәйләдем.

– Турысын әйтәм алайса. Язмыш сызган әйләнеч, сикәлтәле юллар аша сезне таптым. Сезнең өчен исән калдым.

– Уф Аллам, куркыттыгыз, – диде кыз сүзне һаман шаяртуга борып.

– Мин сезгә бер күрүдә гашыйк булдым бугай.

– Бугаймы, әллә чынлапмы? – диде кыз кинаяле сөйләшү юлыннан чыгарга теләмичә. – Бугай – бугая украинча үгез дигәнне аңлата кебек.

– Мине шундый тиле җан иясенә тиңләвегез түгелдер бит, – диде егет үпкәләгәнрәк тавыш белән. Рәнҗегән кеше гел хаклы. Әмир кызның кинәт ычкынган сүзләреннән уңайсызланып калуыннан файдаланып, биюдәге кебек, кулын кызның эчкә тартылып торган биленә салды.

– Тынычланыгыз, матрос иптәш. Әйттем бит инде. Мин дәүләт эшендәге кеше. Урамда кочаклашып йөрү килешеп бетмәс. Бер соравым бар. Сезнең авылда барча егетләр шулай бер күрүдә канаты ялкынга эләккән күбәләктәй мәхәббәт утында яна башлыйлармы?

– Авылның барлык егетләре өчен мин җаваплы түгел. Алайса минем дә сезгә соравым бар.

– Рәхим итегез.

– Сезнең белән күпләр мәхәббәттә аңлаштымы инде, сер булмаса? – диде егет ирен читен аска төшереп.

– Шактый булды, егетем. Һәрхәлдә үз-үзенә кул салу дәрәҗәсенә җиткәннәре (күбрәк тел белән инде) арасында сез беренче түгел. Танышырга сәбәп эзләп бармак кисүче – сез беренче.

Әмир кызның сүзләрен җитдигә алды. Чигәсенә менгән ачудан колагы шаулый башлады, чәч төпләреннән тир бәреп чыкты.

– Сез... Сез нәрсә... Медпунктка килү өчен бармагын кискән дип уйлыйсызмы әллә? Балта бармакны умырып алганчы авылыбызда килмешәк... шундый тәрбиясез шәфкать туташы барын белми дә идем. Сезнең дөньяда барлыкны сизми калсам, дөньям тынычрак булыр иде – диде, нахакка рәнҗетелгән баладай авызын турсайтып. Коңгырт күзләренең чакма ташыдай ялтырап алуын кыз күреп өлгермәде.

– Ярый, ярый, кызмагыз! Шаярып кына әйтәм – дип, егетнең кайнар көч бөркеп торган кулына кагылып алды.

– Кешенең авырткан сөяленә басарга сезгә кем рөхсәт итте? – дип, Әмир кызуын дәвам итте.

Кызый исә берни булмагандай, җыйнак авызын ерып, рәхәтләнеп көлүен белде. Кинәт ниндидер ашыгыч эше исенә төшкәндәй, җитдиләнеп китте.

– Әмир, сез миңа ошыйсыз. Бу – мәхәббәтме, түгелме – әйтә алмыйм. Шул сүзне әле берәүгә дә әйткәнем булмады. Хәзергә хушыгыз. Ике йорт аша безнеке. Әбием мине йокламыйча капка төбендә каршы ала.

– Күрсә ни. Кешенекен урламыйбыз ич. Карале, сез гел шулай соңарып кайтасызмы, төн уртасында, әбиегезне интектереп.

Кыз ай яктысында егеткә текәлеп, нидер күрергә теләгәндәй карады.

– Егеткәем, сез бик көнче кеше булырга ошыйсыз. Көнчеләр заманасы узды. Минем медицина хезмәткәре икәнне онытмагыз. Авылыгыз зур. Халык чирләми тормый.

Егет нәрсәнедер ачыкламакчы, яшерен-батырын йөрү килешми, безгә барыбер бергә буласы дип фикерен дәвам иттермәкче иде, ул авызын ачкан арада чибәркәйнең ак кофтасы еракта иде инде.

«Әмир, сез миңа ошыйсыз» дигән гыйбарәне, ярату-яратмауда шик-шөбһәне ничек аңларга икән? Бу сүзне ул хәрби хезмәттәге затның, ялга кайткан кешенең күңелен күрү, озатып куйган өчен рәхмәт әйтү, ахыр чиктә, бәйләнчек чебеннән тизрәк котылу өчен генә әйтмәдеме икән?

Наилнең «медпункт янында егетләр әрдәнә булып өелеп яталар» дигән фикере раска чыкса, кыз артыннан чапкынлап заяга вакытын гына уздырса? Зиһен ярдәме белән кызга мөнәсәбәтенә тәнкыйди караш булдырырга тырышса да,    аяклары, гәүдәсе, теләге аны тыңламыйлар, һәммәсе берьюлы хис колларына         әйләнәләр дә куялар. Хайвани тойгыларга бирешәсе түгел дип, рухын ныгытырга, эчке мөстәкыйльлеген сакларга ниятләсә дә, дөнья ул дигәнчә генә бармый икән шул, икенче көнне илаһи көч аны ихтыярсыз дан кызыл кирпечтән салынган ихата кырына күтәреп алып килсә, ни күрсен, урындыкларның берсендә туры сызыклы олы кара кашлы, сөзгәк       

күзле, тубалдай бөдрә чәчле Ленар исемле укытучы егет бүлмәдә хуҗаларча     җәелеп утыра. Әмир бүлмәгә килеп керүгә, кул биреп күреште дә, шәфкать         туташы ягына борылып:

– Алайса, Сәвия, сөйләшкәнчә. Кабат исеңә төшереп тормыйм, – дип, әле генә үстерелә башлаган кәттә мыегы аша гына «сау булыгыз» сүзен кысып чыгарып, тиз-тиз генә атлап чыгып китте.

 

(Дәвамы бар)

 

Фото: yashel-uzan.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас