Чәчмә әсәр
17 Июля 2024, 03:50

Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (3)

Әнисенең күзеннән яшь чыкмады, кызына караган килеш артка чигенә-чигенә урындыкка утырды, тик бер сүз дә дәшә алмады. Илгизә дә ишек төбендә баскан килеш урынында таптанды, әмма бераздан бу халәтеннән чыгып әнисенә:– Әни, нигә бер сүз дә дәшмисең? – дип, куркынып кына сорап куйды.Шунда гына әнисе сискәнеп китте, сикереп торып, әле бер, әле икенче әйбергә барып тотынды.– Менә бит, Аллаһының рәхмәте! Үз аякларың белән кайтып кердең. Өметемне өзмәдем мин, кызым, терелереңә ышандым.

Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (3)Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (3)
Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (3)

(Дәвамы.)

– Ялгыша күрмәгез, без танышлар түгел, гөнаһ алма-
гыз, – дим. Мине дә чакырып кертте дә: “Син, әни кеше,
кайтып кит! Кызың иң азы өч ай миндә яшәячәк.
Соңгарак калгансыз. Бик сагынсаң, айга бер тапкыр
килеп китерсең, чират көтми генә, турыга өйгә керерсең”,
– диде.
Менә өч айга өч тапкыр бардым, бу баруымда
бөтенләй сөенеп кайттым, шатлыгымны уртаклашырга
туры сезгә килдем.
– Илгизәне барып алырга кирәк булачакмы?
– Юк, юк! Терелеп беткәч, үзе кайтачак, килеп алмый-
сыз, – диде. – Башкача килеп йөрмәскә кушты. Таһир
карт Ташлыярларны да белә икән. “Кемгә барасыз?” –
ди. Сезне атагач, бер сүз дә дәшмәде.
– Алсу кызым, Артур белән сезгә бигрәк зур рәхмәт
инде! Илгизәдә яшәүгә өмет уяттың, баланы
тәрбияләдегез. Югыйсә, Илгизәне беркая йөртә алмас
идем яшь бала белән, – дип, күз яшьләрен сөртте.
– Җәмилә апа, Әмир безнең таралып барган гаиләне
ныгытты, тормышка ямь кертте, без хәзер аңардан
башка яшәүне күз алдыбызга да китерә алмыйбыз. Үзең
күрәсәң, ул сезне хәтерләми, инде үтенечем бар,
зинһар, аны бездән алып китә күрмәгез?! Илгизә тере-
леп бетсен, бәлки, тормышы да үзгәреп китер. Берәр
яхшы гына кеше очраса, язмышы да үзгәрер. Яшь бит
әле – барысын да өр-яңадан башларга мөмкин. Шуңа,
баланың башын бутамыйк, безне әти-әнисе дип белә,
шулай калсын иде, – дип, Алсу өметләнеп Җәмилә
апасының күзләренә карады.
Җәмилә яшь аралаш елмайды, Алсуның ике кулын
кысып:
– Алсукаем, минем дә ниятем шундый иде, сезгә
килүем дә шуның өчен. Икебезнең сүз бер булсын!
Илгизәгә дә җае чыккан саен әйтә киләм, сезнең дә уй-
фикерләрегезне белешим, – дидем.
Алар төн буе сөйләшеп чыктылар, киңәшләштеләр.
Икенче көнне иртә белән Җәмилә Кушкаенга кайтып
китте.


Илгизә
...Илгизә авылдан ерак түгел генә җирдә машинадан
төшеп бәрәңге бакчалары аша гына әнисенең өенә
керергә уйлады. Фәкать әнисе янына! Фәнисе төзегән
йортка кайтуны күз алдына да китерә алмый ул хәзер.
Аның өчен ул йортта яшәү өзелде... ул йорт юк!
Бәрәңге бакчасы янына җиткәч, туктады, иркен сулыш
алды. Кояштан күзләре чагылгандай булды, көннәр
матур тора. Әнә, пәрәвез җепләре оча. Илгизәгә дә са-
рылдылар. Алар фәрештә канатыннан, бәхетле кешене
генә урый, дигән юрама бар. Ә ник Илгизәне урадылар?
Кайда ул бәхет? Бүгенге көнне яраткан иреннән, җанын
өзеп төшкән баласыннан мәхрүм булган, беркемсез
ялгыз калган хатын бит ул. Ярый инде, бүген үзе аякла-
рында йөри, ә күпме вакыт кеше ярдәменә мохтаҗ
булды. Кулына кашык тотып, ипекәй тотып ашын ашый
алмый да интекте. Ходаем, ник аңа шушы кадәр сынау-
ларны җибәрдең соң? Үскәндә дә ятим үсте, кеше
рәнҗетмәде. Барысына да ялгыз әнисе белән икәү,
хәләл көчләре белән ирешкәннәр иде дә соң...
Ул шулай уйланып озак кына басып торды да, киртә
аша бакчага төште. Салмак адымнар белән өйләренә
таба атлады.
Әнисе өйдә иде. Илгизәне күргәч, килеп кочаклап
алды. Әнисенең күзеннән яшь чыкмады, кызына кара-
ган килеш артка чигенә-чигенә урындыкка утырды, тик
бер сүз дә дәшә алмады. Илгизә дә ишек төбендә ба-
скан килеш урынында таптанды, әмма бераздан бу
халәтеннән чыгып әнисенә:
– Әни, нигә бер сүз дә дәшмисең? – дип, куркынып
кына сорап куйды.
Шунда гына әнисе сискәнеп китте, сикереп торып, әле
бер, әле икенче әйбергә барып тотынды.
– Менә бит, Аллаһының рәхмәте! Үз аякларың белән
кайтып кердең. Өметемне өзмәдем мин, кызым,
терелереңә ышандым.
– Әни, тынычлан әле, утыр! Кая, чәйне үзем әзерлим!
Чәй эчкәч, әнисе тынычланып китте. Бик озак әниле-
кызлы бер-берсенә сыенып, сөйләшеп утырдылар.
Шулай эңгер-меңгер төшеп, әллә күпме вакыт үтеп
киткәнен сизми дә калдылар.
– Йә, ярар, балам, ят арыгансыңдыр, – дип, әнисе
Илгизәнең бала чакта йоклый торган җиренә урын
җәйде. – Йокла йокың туйганчы, үз түшәгендә! –
Кызының иңбашларыннан сыйпап, сөйде, юрганын ар-
каларына кыстырды, аякларын сабый чактагыча төреп
куйды, ә үзе янына утырды. Аның шатлыгы эченә сый-
мый, әле утызга да җитмәгән кызының күпме кайгылар
кичерүен уйлап:
– И Илаһым, көч бир Илгизәмә, ярдәмеңнән ташлама
моннан соң, – дип, күз яшьләрен сөртә-сөртә ялварды.
Соңгы ике елда күпме авырлыкларга тарыдылар: башта
Фәниснең үлеме тетрәндерде, аннан Илгизәнең
хәрәкәтсез калуы, баланы Алсуга бирү, хастаханә юл-
ларында әрнеп-әрнеп йөрүләр...
Җәмилә утны кабызмый гына, кызының йокысын са-
клап утыра бирде. Тышта акрын гына таң кызарды,
тәрәзәгә кояшның беренче нурлары карады.
Илгизә йокысыннан бик яхшы кәеф белән уянды.
Иртәнге чәй вакытында әнисенә Әмир янына барырга
уйлавын әйтте.
Җәмилә апа:
– Тукта әле, кызым, ике елдан артык түзгәнне, беразга
сабыр бул! Мин дә үзеңне күреп туймадым, син дә ял
ит! – диде.
– Бүген үк китмисендер ич?
– Бүген үк кузгалырга уйлыйм.
– Бер-ике көнгә булса да сабыр итче, Илгизә, әллә
нәрсә сырхабрак торам, әллә синең терелүең шатлы-
гыннан кан басымым уйный микән. Хәзер бик нык шат-
лык та ярамый шул, – дип, сәбәп тапты.
Ике көн узгач, Илгизәнең күңеле җилкенә башлады,
ялгызы каласы килде. Өченче көнне:
– Әни мин йөрештереп кайтам, югалтма! – дип, чыгып
китәргә ашыкты.
Ул бәрәңге бакчаларыннан чыгып, киртә буйлап, агач-
лык аша үтә торган туры сукмакка таба атлады. Көзге
табигать яшел, кызыл, сары киемгә төренгән. Кояш җәй
көнендәгечә кыздырмаса да, җылы, җилнең әсәре дә
юк. Каеннар саргайганнар, әйтерсең, кемнедер сагынып
сагышка батканнар да, пышылдашып кына нидер
сөйлиләр кебек. Яфраклары акрын гына кыштыр-кыш-
тыр коелып утыра. Илгизә аларга берчә сокланып,
берчә кызганып карый-карый, үзенең мондагы, балачак-
тан ук яраткан урынына атлады. Тирә-якта нинди тын-
лык, нинди матурлык! Ул күкрәк тутырып сулыш алды.
Аякларына басып йөрүенә сөенеп, барган җиреннән
туктап:
– И Тәңрем, рәхмәт! Мин кабат үз аякларыма басып,
яраткан урыныма килдем. Табигатьнең матурлыгын
күрәм! Барысы, барысы өчен рәхмәтләремне кабул
итсәңче? – дип, кулларын күккә таба күтәреп ялварды.
Монда, бу агачлыкта нишләсә дә аны беркем күрми,
беркем аны жәлләп тутырып карамый.
Көз соң киләсе иткәнме быел?.. Әле һаман әбиләр
чуагы, һаман пәрәвезләр нәфис көмеш җеп булып
һавада җилфердиләр... Ул, сукмактан читкә китеп,
агачлыкның бик кеше йөрми торган ягына чыгып утыр-
ды. Нишләргә, кабат ничек яши башларга. Фәниссез
тормышны күз алдына да китерә алмады. Ә Әмире?...
Шулчак баш очыннан гына “кыйгак-кыйгак” дип бер
ялгыз кыр казы кычкырып үтте. Тирә-яктагы агачлар
сискәнеп киткәндәй, кыштырдап куйдылар.
Илгизә каз күздән югалганчы аны карап торды һәм үзе
дә сизмәстән әкрен генә:

Кыйгак-кыйгак каз кычкыра,
Нигә кычкыра икән?
Кыр казы да минем кебек,
Үз парын җуйды микән?
Баласыз калды микән?

дип җырлап җибәрде дә:
– И Аллам, мин бит инде ул ялгыз кыр казы: парсыз,
баласыз калган яралы кош, – дип, әрнеп-әрнеп җиргә
тәгәрәп елады. Аны юатырга теләгәндәй, өстенә, тирә-
ягына әйләнә-әйләнә сары яфраклар коелды. Ул
җиңеләеп, тынычланып калды... Туган-үскән җир үзе
дәвалый, җанга-тәнгә көч бирә, дип юкка гына
әйтмәгәннәр шул.
“Илгизә, тор, кайт әниең янына! Улың янына барырсың,
булды сиңа”, – дигән эчке тавыш аны урыннынан кузга-
тып кайтыр сукмакка борды.
Әллә бик күпләрне күргән-кичергән карт агачлык,
әллә Җир-Анакай бу хатынга яшәргә көч бирде, тыл-
сымлы тынын өрде...
– Озакламый улым янына барам, – дип, үз-үзенә ыша-
нып, нык адымнар белән алга атлады ул.
Ул авылга кергәндә күз бәйләнде, шуңа урамнан кай-
тырга булды. Әнисе өенә җиткәнче үзләренең йорты
яныннан үтәсе. Якынлашкан саен йөрәге кысып-кысып
авыртты. Өйләре моңаеп, моңсуланып калган, нидәндер
куркып бөрешкәндәй тора. Тирә-ягы шомлы һәм
караңгы. Алай да әкрен генә капканы этеп карады –
бикле иде, ачылмады. Кем бикләгәндер... Аякларының
хәле киткәнен тоеп, үзе дә сизмәстән, капка янындагы
эскәмиягә утырды. Яңадан хатирәләр биләп алды...
Фәнисе, кавышып атна узгач та, үз куллары белән
эшләп куйды бу утыргычны:
– Эшемнән арып кайткач, кич белән икәүләп ял
итәрбез. Бездән соң яшьләр утырып йолдыз санарлар,
– дигән булып шаяртты.
Һәм шулай булды да, Илгизәне әкрен генә иңеннән
тотып әйди иде, парлап чыгып утырырга яратты. Шунда
ук бер имән һәм аның янына миләш үсентесе утыртты.
“Имәне – мин, миләше – син. Имәне кочагында гына
үссен миләш”, – диде. “Фәнисем, ник Илгизәңне ялгыз
калдырдың?” – дип пышылдады хатын. Күзеннән
ирексездән яшьләр акты да акты, тыючы да, юатучы да
булмады. Озак утырды ялгыз калган йортлары янында.
Әнә бит, миләш ялгыз калган, имән корыган!

Көзге төннәр салкынча, өшегәндәй булды. Әкрен генә
урынынан кузгалды, тагын бер тапкыр моңаеп торган
өенең тәрәзәләренә күз салып: “Хуш, йортым, рәнҗемә
миңа! Мин сездә бәхетле була алмам, шуңа башкача
килмәм”, – дип уйлады... Туган-үскән йортына китте,
җылыны фәкать әнисе янында гына табыр.
Ә өч көннән Илгизә Ташлыярга, улын күрергә китте.
Алсу кичке аш әзерләп йөри иде. Ишектән элеккеге
чибәр Илгизә килеп кергәч, кулыннан әйберләре төшеп
китте. Үз күзләренә үзе ышанмады, аннары йөгереп
килеп кочаклап алды.
Алар шулай елаша-елаша күрешкәндә, икенче
бүлмәдән Әмир йөгереп чыкты. Ул аларның кыланышы-
на аптырап карап торды да, кире кереп китте. Аннан
аның машина булып выжылдап уйнаганы ишетелә иде.
Күп тә үтмәде Артур да кайтып керде. Ул башта апты-
рап китте. Илгизәне баштанаяк карап чыкты, ә аннары:
– Эх! – дип, Илгизәне күтәреп алып әйләндерде.
Әмир генә бу “ят” апаны танымады, читсенде.
Шуңадырмы Илгизә озын-озак юанмады, ике көннән
кайтырга җыенды. Эш күплегенә сылтанды.
– Әзрәк әнине ял иттерим, – дигән булды. Йорттагы
эш бер сәбәп кенә икәнен Алсу сизеп тора: озаграк
торса, улыннан аерыла алмасыннан курка. Шуңа күрә,
калырга кыстамады да.
Алсу юаная төшкән, холкы сабырланган, балага узган
икәне сизелә иде.

(Дәвамы бар.)

И. Нигъмәтҗанов рәсеме.

Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (3)
Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас