Су дәрьясы чиксезлегендә гизгәндә тезгенсез хыял гына мондый матурлыкны иҗат итә алгандыр. Илаһи нәфислек туган авылыбызда яши икән ләбаса. Бәлки, Әмиргә генә шулай тоеладыр. Озын-озак сәфәрдә йөреп, ниһаять, коры җиргә аяк баскан диңгезчегә шыксыз хатын-кыз да оҗмах фәрештәсе булып күренә, диләр. Аннан килеп, туган якта йолдызлар да яктырак, әнинең кадерләп тоткан җиз табагына охшаган ае да җанга якынрак була. Юк, бу күз алдануы гына түгел. Икенче яртыбыз вәкилләрен күргәне бар ич аның. Шәфкать туташы – табигать тудыра алган гүзәллек алдында тез чүгәрлек. Безләргә, бар байлыгы тозлы су ияләренә тәтемәс шул ул. Артыннан ымсынып йөрүчеләр бихисап, ди бит Наил, берәр әрсезенең кармагына капкандыр инде. Ул арада бармак белән алыш-бирешен төгәлләгән гүзәллек телгә килә.
– Туегыз әле булмагандыр. Аңарчы төзәлер. Хушыгыз, – дип кыз, егеткә чыгып китәргә мөмкин дигәнрәк ишарә ясап, килешле чүгәләп, тар шкафында актарына башлый.
Егет бар әрсезлеген теленә күчерә:
– Туенда тоткарлык булмас иде дә, балдак кидерерлек кызы гына юк.
– Авылыгыз районда иң зурысы, кызлар күп, берәресе табылыр, – дип шәфкать туташы Әмир ягына әйләнеп тә карамыйча, шөгылен дәвам иттерә. Юк-бар белән башны катырып торма, юлыңда бул диюедер инде хуҗабикәнең.
Моряк бик теләсә дә, урыныннан кузгала алмады. Шул мизгелдә аңа киләчәк язмышы хәл ителәчәк кебек тоелды. Зәвыклы, нечкә күңелле кыз икәне сизелеп тора. Тәвәккәл таш яра дигәндәй, Әмир беркадәр ясалма кыюланып, янәдән тавышының калтыранып чыгуына гарьләнеп, сүзне ялгарга омтылыш ясады:
– Безнең авылда сездәй чибәр кызлар туа белмәгән шул. Андыйлар читтәрәк яши икән шул. Гафу итегез, эшегезне бүләм инде. Сез күрше авылларның берсеннәнме?
– Юк, мин ерактан.
Сүзне дәвам итәргәме-юкмы дип уйланып торганнан соң, өстәп куйды:
– Чистай медучилищесын тәмамлагач, сезнең авылга эшкә җибәрделәр. Үзем ул яктан, авылыгызда икенче ел инде, – дип, чүгәләгән килеш башын егет ягына борып, бер мизгелгә генә Әмирне күз нурының көлтәсендә коендырып алды. Тыгыз гәүдәле, дулкынланып торган куе коңгырт чәчле, киң маңгайлы, куна тактасыдай киң күкрәкле, ихтыяр көченә ишарә ясап, алгарак чыгып торган иякле хәрби дә кызларга ошамаслык түгел иде. Шул рәвешле сүзләре ипле генә ялганып китәргә торганда, ишекне шакып та тормыйча, бүлмәдә шомырт агачыннан матурлап ясалган таякка таянган, гәүдәсе сорау билгесен хәтерләткән кортка пәйда булды.
– Кем, Сәвия кызым, миңа теге, каһәрнең исемен оныттым, даруны апкайтам дигән идең? Апкайталмадыңмы әле? Башым үтереп сызлый. Түзеп булса да, авыртуына чыдавы кыен.
Әбекәй сөйләнә-сөйләнә үзен буш урындыкка урнаштырды. Үзе шикелле үк чакырылмаган кунакның озакка кергәнлеген чамалап, Әмир дә уң кулын ишек тоткасына салды.
– Рәхмәт сезгә ярдәмегез өчен. Янәдән бәйләтергә ничә... – Авызыннан чак кына «сәгатьтән керим» сүзе коштай очып чыкмады – көннән соң әйләним?
Әбигә кирәкле даруны эзләргә керешкән шәфкать туташы «бәлки инде кабат керүнең кирәге дә булмас, ярагыз тирән түгел», дип, егетнең янәдән бу тирәдә йөрүен төнәмәгәнен сиздереп куйгандай тоелды дәрьяны җиңгән егеткә. Кызның кыска халаттан чыгып торган тулы балтырларыннан, тез асты чокырчыкларыннан күзен авырлык белән аерган егеткә:
– Сау булыгыз, – дип, җәһәт кенә чыгып китүдән башка юл юк иде.
Энесе Наил «өйгә кайта торам» дисә дә, кызыксынуын, бәлки әле көнләшүен үк җиңә алмыйча, әрсезләнеп, урамда көткән.
– Кайтып утын яра торсаң, файдалырак булыр иде. Юлны синнән башка да табар идем әле, – дигән шелтәне Наил үтә күренмәле колак яфрагы аша гына уздырып җибәрде.
Үз оясында бәләкәй көчек хәтта арысланнан курыкмый шул. Теленә шайтан төкергән энесенең җавабы әзер..
– Медсестра бармагыңны эшкә яраксыз дип кисеп ташларга уйлап, рәнҗетә калса, ярдәмгә әзер булып тордым. Күзеңнән күрәм, гашыйк булгансың. Тик ул сиңа карамас. Генерал, һич югында әфисәр йә су капитаны булсаң иде хет. Синдәй матрослар, ефрейторлар аның ишек төбендә әрдәнә-әрдәнә өелеп яталар. Берсенә дә карамый.
Үзеннән нәрсәдер торган шикелле кызның кырыслыгын хуплап ук куйды: «Молодец түти».
– Телең ачылып китте әле, малай актыгы. Үзең яшерен утта янып йөрмисеңме әле?
– Минем өчен карт инде ул, минем вкуста да түгел, – диде Наил эре генә, юл өстендә яткан ташны тибеп очырып. – Әнә нинди әрсез яшьләр үсеп килә.
– Аракы эчә, тәмәке тарта белгәннәрме?
– Авыл кызлары тәртиплерәк әле. Дөресен әйт әле, иптәш матрос, Сәвия апаны күргәч, тәнең каз тиреседәй кабарып чыктымы?
Әмир чын-чынлап ачуы килеп:
– Җитте. Телеңә салынма. Иртә өлгергәнсең, абзыкай. Мин синең яшьтә азып-тузып, кызларга күз салып йөри алмадым, печән чаптым, урман кистем, сине бактым.
Туганнар ярым шаярып сөйләшә-сөйләшә өйләренә кайтып җиткәнне сизми дә калдылар. Егетләрне әтиләре елмаеп каршы алды.
– Әниегез барын сөйләде. Балта үзе белән шаярганны яратмый шул. Ихласларга гына баш бирә.
Кан юллары агач тамырын хәтерләткән кулын алга сузып, Әмирнең бинт уралган бармагына күрсәтә-күрсәтә көләргә үк тотынды. Тик аның сүзләреннән, ирештерүеннән мөлаемлылык, аталарча ярату бөркелеп тора иде. Шул арада өйдән изге җан – әниләре атылып килеп чыкты. Төртмәле телле ир-ат җенесеннән аермалы буларак, ул Әмирнең ярасын җитди кабул иткән.
– Ничек, улым? Бик сызлап бимазаламыймы? Юк белән мавыкмаска, ял итәргә ие. Бармагыңны медсестрабыз ничекләр килештереп бәйләп куйган. Мишәр кызы булса да, бик тырыш, тыйнак, уңган булып чыкты. Авылыбызның бәхете бар икән. Сәвияне үзендә яшәткән әби үзен мактап бетерә алмый. Үз гумеремдә мондый кырт иткән баланы очратканым юк иде, дир. Үземне өрмәгән җиргә утыртмый, дир.
– Әллә инде сиңа килен кирәк, – дип бүлдерде хатынын Гатаулла шаянрак тон белән. Әмма җитди җавап алды.
– Кирәк тә булыр. Ничә ир-атка бер үзем. Шарун дигәнегез дә сезнең заттан, – дип түгәрәк тормышыннан канәгатьлеген яшереп тормыйча, шатлыклы күз яшьләрен яулык чите белән сөртә-сөртә өстәл әзерләргә өйгә юнәлде. Хәдичә апа дөньяның олы проблемалары тирәсендә баш ватмыйча, кешелекнең илаһилыкка омтылырга тиешлеге хакында уйланмыйча, үз гаиләсе – ире, балалары, йорттагы маллары белән аралашудан югары ләззәт, бәхет табып яши белә.
Улы Әмир генә Сәвияне күргән сәгатьтән тынычлыгын югалтты. Ятса да, торса да халаты төсле ак йөзле, коедай төпсез күзле кыз бөтен матурлыгы белән күз алдыннан китми интектерә. Көненә берничә тапкыр ул беренче сөйләшүләрен искә төшерә, булачак очрашуларында ни-нәрсә әйтәселәрен күңел Шәрифләреннән уздыра. Әтисе кулыннан узган ачы балны бер-ике стакан җибәргәч, гайрәтләнеп китеп, күңеленнән кыз белән шактый кыю гәпләр корып ала, йөрәген биләгән хисләре турында сөйләп бирә, чәчләреннән сыйпап, шәфкать туташының нәфис кулын киң учына ала. Ачы бал пары очып бетү белән кыюлыгы да кими, өмет чаткылары учак күмерләре төсле берәм-берәм сүнә, хыялый сәрхүшлеге өчен үзен ахмак, тилебәрән орлыгы ашаган тинтәк дип әрли, эттән алып мәчегә сала. Мич башында гел ымсындырып, үзенә чакырып торган мичкәдән янә бер чәркәне үзенә бушаткач, күңеленә тагын талымсыз рәхәтлек белән бергә кыюлык иңә.
Икенче көнне үк яралы бармагын тикшертеп, яңадан бәйләтү теләге көчле булса да, егетлеге җитмәде, яхшысынмады, юкка борчып йөрисез дип әрләп чыгарудан шикләнеп бармады, түзде. Ул көн аңа ифрат озын вә моңсу тоелды, дөньяда егерме бер ел яшәп, шулай бимазалап узган кояшлы көнне хәтереннән таба алмады. Июнь аенда көчләп ураза тоттырып, «кияш пайуын та паер, ну пес пулмапыс» дип, башка вакытта бик кадерле яктылык шәменең урман артына төшүен, сүнүен көтеп зарыккан чуаш көненә кала язды. Ярый әле, әтисе эштән иртәрәк кайтты. Атын туарып, улы янына баскычка килеп утырды.
– Йә моряк, яллар ничек уза? Туйдырмадымы әле? Корабың сагындырмыймы?
Әмирнең «әйе», «юк» кебек җавапларын тыңлап тормыйча, тышкы ишек ягына борылып, хатыныннан кичке ашның әзерлеген белеште һәм сүзен дәвам иттерде.
– Улым, теге вакытта Ижауга укырга керә алган булсаң, может яхшырак булыр иде дә, болай хет дөнья күрәсең, дәрьялар иңлисең, безнең авылда кемгә тәтегән әле мондый бәхет.
– Ар кардәшләрнең шомартуына карап кына ким-хур булмадың әле, – диде Гатаулла абзый озынча, тирән сырлар изәгән маңгаеннан фикер кысып чыгар-гандай маңгаен уып. – Алтын җирдә ятмас, яхшы исем югалмас. Безнең авылдан флотка син беренче эләктең. Ялга да кайтардылар үзеңне. Значитсы начар хезмәт итмисең. Диңгезләрне, океаннарны иңлисең, авыл халкының төшенә дә кермәгән дөнья күреп йөрисең.
Әмир үз шәхесе турындагы гәпнең озаккарак китүен өнәмичә, сүзне башка юнәлешкә кертергә булды.
– Хезмәт хакын, әти, вакытында түлиләрме? – дигән сорау бирде.
– Акча турында сөйләргә яратмыйм, улым. Вакытында түләсә дә, бик аз чыга шул.
– Соң, таләп итегез, сорагыз, үзәккә языгыз, тавыш күтәрегез.
Гатаулла агай улына сәерсенеп, гаҗәпләнеп, рәнҗеп карады. Бу аның «малай шаяртамы, әллә берни аңламыймы, яисә диңгездә озак йөзеп, зиһен шөрепләре бушамаганмы» диеп фаразлап куюы иде бугай.
Гатаулла абзый бармаклары белән бу юлы башын кашып алгандай итте дә, мәгънәле итеп кулын селтәде.
– Әй улым, син өч ел су өстендә чайкалып, тормыштан аерылып барасын түгелме? Бу гамәлнең файдасыз икәнен аңламыйсыңмы?
Уйланып торгач, Әмирнең күңелендә мәңгегә уелып калган җөмләсен чыгарды:
– Үзебез сарык булгач, көтүченең Сарбай булуы гаҗәп тегел.
Шул арада өстәленә бар нигъмәтен тезеп өлгергән ана өлкән улын күгелҗем коңгырт күзләренең илаһи нурында коендырып, барысын чәйгә чакырды. Ул да булмады, өстәлгә япканда әнисе эш кушмасын дип капканың урам ягында, махсус көтеп торгандай, тимер келәне шартлатып күтәреп, бусагада ерык авызлы Наил күренде.
– Әни, шыпырт кына, миннән качырып, абзыйларны сыйларга уйладыңмы? Барып чыкмас, минем борын японский, тәмле ризык исен бер чакрымнан сизә.
Гаилә әгъзаларының барысын тигез күргән ана, әлбәттә, бу төр шаяртуны кабул итми.
– Юк, юк, Наил улым. Төпчегем. Синнән башка ничекләр ризык тамактан үтсен, ди. Тузга язмаганны. Синең кулга каласы. Әйдә, тизрәк кулларыңны ю да, утыр.
Бик мөһим эшен оныткандай, аш-су бүлмәсенә кереп чыкты да, Наилнең йортка юынырга китүеннән файдаланып булса кирәк:
– Күкрәк астымда йөрткәндә үк Наилнең шук малай буласын сизгән идем, – дип куйды.
Үзендә ирләрнең сораулы күз карашын тоеп, әйтимме, юкмы икән дип, икеләнеп торгандай итте дә:
– Бертуктаусыз укшытты, – дип ярып салды.
Әмир берәүне дә, игътибарын җыеп, чын-чынлап тыңлый алмый. Йөрәген билгесезлек тырный, әнисе Наил белән интеккәндәге төсле, укшыта. Сәвия аны тәмам гипнозлады. Нәрсә булды аның белән? Чибәррәк кызларны да күргәне бар ич, бер дә болай чәч төбеннән дым чыкканы юк иде. Әмир үзен тынычландыру өчен кызның җитешсез якларын эзләргә кереште. Колаклары кечерәк булып, башына ябышып торалар түгелме? Яннан караганда, авызы маймылныкы кебек алгарак чыгып тора. Нәкъ шул мизгелдә шул иренне суырып үбеп аласы килә. Наил шайтанның кызны үтереп мактавы психикага китереп бәрде бугай.
Иртәгегә кадәр ничек түзәргә? Таң атып, әни көтүне кугач та, әле кояшның муллалар тавы өстенә менеп атланганына тикле көтәсе була. Хөкүмәт оешмалары, аерым алганда медпунктлар эшләрен ник шулай соң башлый икән? Чирнең акылы юк, ул сиңа сәгатькә карап килми. Авыруларны тугыздан гына кабул итә башласыннар имеш, тузга язмаганны. Әнә крейсерда нинди тәртип, сәгать алтыдан да калмый швабраңны тотып палубага чыгасың. Вакыт адәм баласын тыңламый шул, ашыкмый да, туктап та тормый.
(Дәвамы бар)
Фото: Фрипик.ру