(Дәвамы.)
Әмма дөньяда кайсы чакта гаҗәеп сәер йә могҗизалы
хәлләр була. Язлар ике килми, дисәләр дә, кыш урта-
сында да агачлар яфрак ярып куя.
Ниһаять, Алсу да бүген өлешчә, вакытлыча булса да
бәхетле. Аңа да бала багарга насыйп булды...
Зәп-зәңгәр аяз күктә кояш балкый. Әмир Алсуның
тезләренә үк менеп утырды, иркәләнә. Үрелеп рульгә
тотына, нидер лепелди, үзенчә машина тавышы чыга-
рырга маташа.
Дөнья хозур, күңел хуш! Алда аларның авылы –
Ташлыяр!
– Кем баласы бу? – бите-башы шешенгән-бүртенгән
Артур аларны капка төбендә каршылады.
– Минеке, – диде Алсу. “Безнеке” дип әйтергә ничек-
тер теле әйләнмәде. Әмир исә, ямьсез кыяфәтле аб-
зыйдан куркып елап җибәрде.
– Курыкма, алтыным-кошчыгым! Әтиең булыр ул. Әйт
әле үзенә, Әмир: “Кит әле, әттәм, куркылык кебек торма
юлда, мине куркытып!” – диген. – Артур, бар, кереп, өс-
башыңны алыштыр! Аннары килерсең бала янына, –
дип, Алсу Әмирне күкрәгенә кысты.
Сабый сабый инде. Юл буена, кунакка киләм, дип
белгәндерме... Өйгә кергәч тә берни сизмәде, тик
Алсуның күлмәк итәгенә чытырдап ябышты. Кызмача
Артур урынында тора алмыйча:
– Их, сабый исе әллә кайдан килә, – дип сөйләнә-
сөйләнә, тагы сабыйга якынлашты.
Әмир черелдәп Алсуның итәгенә башын яшерде.
– Килми тор, әзрәк ияләшсен, куркытма баланы?! –
диде Алсу ялварулы тавыш белән.
Артур, гүя, аны ишетми иде, үзенекен итте. Әмирне
аякларыннан тотты, аркасыннан сыпырды.
– И-их, исе соң, исе! Нинди тансык ис! – диде, җилне
иснәгән сайгак кебек, борын яфракларын киереп сулыш
алды. Артур сак кына итеп баланың аякларын-кулларын
тотып торды, әйтерсең, әле бер мәртәбә дә кеше янына
килмәгән кырыкмыш тайны кулга ияләштерә. Аннан
соң: – Икәү бергә барган булсак, бәлки, бу чаклы ятсын-
мас иде, – диде.
– Син кайтканны көткән булсам, озак тоткарланыр
идек. Үзең беләсең бит, аларга минуты да авыр. Җәмилә
апа хәзер берүзе генә кала, туганы кайтып китәргә
әзерләнгән. Чирлене дә, сабыйны да карага кирәк, –
дип акланды Алсу. – Алдан килешкән булгач, сине көтеп
тормадым инде. Монда да кеше кирәк ич.
– Анысы шулай.
Артур кинәт сикереп торып нәрсәдер эзли башлады:
– Нәрсә исеңә төште? Ни эзлисең?
– Уенчык, уенчык балага, – дип сөйләнде Артур.
Баласыз йортта уенчык буламыни...
Ир өйдән чыгып йөгерде.
...Йөгерә-атлый кибеткә барып керде. Матур йөзле,
яшь булса да усал сатучы, мыскыллап елмаеп:
– Син уенчык сорыйсыңмы, Артур? Әллә ялгыш ишет-
темме?
– Әйе, әйе, балага уенчык бирсәңче?
– Нинди бала, кемнеке? Мышнап төшкәнсең, әллә
читтәрәк тә тагы берәр гаиләң бармы, ә? Әллә соң, теге
корыган җимешсез агачың бала таптымы? Кыз, малай?
– Яман теле аркасында иреннән дә аерылган сатучы
хатын, мыскыллы елмаюыннан хихылдауга ук күчте.
Аның холкын белгән Артур моңа игътибар да итмичә:
– Әйе, әйе! Ир бала, улыбыз бар... Улыбыз, – дип,
бөтен йөзе-күзе белән елмайды.
Ә сатучы, һаман да шул кыяфәтен яшермичә, уенчы-
кларын актарды һәм нәрсәләрдер җыеп бирде.
Артур, бәхет кошы тоткан кеше төсле кайтып керде.
– Мә, Әмир, уйна, балам! Уйна, күз нурым! Уйна, тан-
сыгым!
Әмир аның уенчыкларны таратканын карап торды да,
әкрен генә Артурга таба юнәлде. Үзе Артурның күзенә
карый, үзе уенчыкларны тоткалый.
Артур бер машинаны выжылдатып җибәрде, аның
артыннан Әмир мүкәләп китте. Шулай ул үзе дә
сизмәстән уенчыклар белән уйный башлады. Өйгә
гомергә булмаган ямь керде.
Сабый боекмасын дип, ниләр генә кыланмады Артур:
мәче булып мияулады; ат булып та кешнәде, җилкәсенә
атландырып чапты; әтәч булып кычкырып, тавыктай
кытаклады; бәрән булып мәэлдәде. Баланы аркасына
утыртып, машина булып выжылдап, идән буйлап
мүкәләде. Әмир, дөньясын онытып, рәхәтлектән чыр-
кылдап көлә, чинап кычкыра... Аның моңа кадәр бит әти
дигән кешене күргәне булмады. Шулай шау-гөр килеп
уйнап, бәхетләре башларыннан ашкан гаилә арып-та-
лып йокларга ятты.
Безгә бәхетле булыр өчен бала җитмәгән икән. Ә
Артур нинди бала җанлы, мәрхәмәтле булып чыкты.
Ничә ел бергә яшәп белмәгәнмен дип уйлады Алсу.
Икенче көнне әти кеше кызмача кайтты, ләкин йортта
сабый барлыгын онытмаган иде ул. Кесәсеннән, куе-
ныннан фокусчыдай кыланып уенчыклар чыгара башла-
ды. Ниндиләре генә юк иде анда! Кулга тоткач та ләң-
ләң өрә торган көчек тә, сайрый-сызгыра торган кошлар
да, пип-пип килә торган бибиләр дә, тимер юл буйлап
чаба торган паровоз вагоннары белән лап-лоп басып
йөрүче роботлар да.
Үзе дә сабый шикелле уйный, сөенә-сөенә cөйләнә:
– Уйна, улым, уйна! Мин сиңа тагын да алып кайтыр-
мын яме! – дип, төн уртасы җиткәнче бала белән мәш
килә.
Алсу уңайлы вакытын туры китереп, аңа бала теле
белән:
– Әттәм, син ул алама суны эчмәскә тырыш яме?! Син
чирләсәң, миңа бик кыен булыр. Миңа әти бик кирәк бит,
– дигән булды. Үзенең тавышы калтырап чыкты. Бала
алдында Артур кычкырып җибәрмәсә ярар иде дип ку-
рыкты.
– Улым "ташла!" дип әйтә икән, ташлармын да. Менә
шул сиңа, Алсу! Төшендеңме?!
Эчүен ташламаса да, әлеге шул сөйләшүдән соң
Артур шешәдәш дусларын ияртеп кайтудан туктады.
– Кисәк кенә ташлап булмый торгандыр, – дип фикер
йөртте Алсу.
Әмир дә ныгытып тәпи китте. Алсу өчен яңа тормыш
башланды. Өйдә көлешү, сөенү, сөйләшүләр ешайды.
Артур эшеннән өйгә атлыгып кайта, минут та соңга кал-
маска тырыша. Әмир дә каршысына йөгереп барып са-
рыла, үбә. Өйрәтеп куйсаң да шулкадәр булмас.
Артур инде:
– Минем татлыкаем, тансыгым, – дип такмаклап
ярата.
Алсу аларга карап, сокланып, сөенеп бетә алмый. Үзе
дә иренә тагын да игътибарлырак, ягымлырак була
барды. Аның белән килешеп, күршеләре белән Әмирнең
тәпи китү шатлыгын уртаклашасы килде. Ниһаять, алар
да тулы матур гаиләләр кебек яши башладылар ич.
Ә беркөнне бәйрәм оештырдылар. Мул итеп табын
әзерләде, күршеләрен чакырды. Өстәл артына олылар-
ны, балаларны бергә утыртты. Ашагач-эчкәч, Алсу ак
тасма алып килде дә:
– Бу бәйрәмне Әмиребезнең тәпи киткәнен билгеләү
өчен үткәрәбез. Булдыксыз малайлар гел абына да
егыла. Безнең улыбыз андый булмасын өчен, аягында-
гы тышавын кисеп ташлыйк әле, – дигән булып, уен
оештырып җибәрде.
Казахларда бу йола “Тышау кисү” дип атала. Өч ма-
лайны тезеп куеп, алар янына Әмирне дә бастырдылар.
Тик ул куркып куймасын өчен, башта теге малайларның
аякларына ак тасма, аннан Әмирнекенә бәйләделәр.
Малайлар узыша-узыша тизрәк чиштеләр, сабый да
аларга карап тарткалаган була. Алай да, Алсу аның
тасманы алып ташларга тырышуына сөенде. Димәк,
кешедән калышмаска кирәклеген аңлый.
Шуннан күршедә генә яшәгән Әсма әби:
– Кая әле, Әмир оныгым да йөгерсен, – дип, бала
янына килде. Сабый үзенә ярдәм килгәнен аңлагандай,
авызын ерып, карчыкның муеныннан кочаклап алды.
Әсма әби аны итәгенә утыртты да, әтисеннән аягында-
гы ак тасманы чиштерде. Сабый аякларына карады да,
аларны селкеп, сөенеп көлеп җибәрде. Өлкәннәр дә
кушылып көлештеләр.
– Инде оланнарны урамда ярыштырыгыз. Алда
килгәннәргә бүләк булыр, – дип, күзен кысып кыт-кыт
көлде күрше әби.
Артур Әмирне җитәкләп, башка малайларны ияртеп
урамга чыкты.
– Ягез әле, узышыйк! – дигән булып, малайлар белән
бергә үзе дә йөгереп китте.
Алдан Әмир йөгерә, бүтәннәре йөгергән булып кыла-
налар.
– Мин, мин, – дип, тыны-көне бетеп ашыга үзенчә
Әмир.
– Әнә шулай җитез бул, бәхетлекәем, берәүне дә уз-
дырма! – дип, Әсма карчык Әмирнең аркасыннан сөеп,
матур бизәкләр белән бәйләнгән ап-ак башмак кидерде
аякларына. – Бәйрәм булгач, бәйрәм булсын! Кая әле,
оланнар, сезгә дә бүләгем бар бит. – Әмир белән узыш-
кан малайларга да бүләкләр таратты. Табынның мул-
лыгыннан, хуҗаларның юмартлыгыннан канәгать булып,
кунаклар рәхмәт әйтә-әйтә хушлаштылар.
– Әмирнең туганы туарга язсын. Бәйрәмгә тагын
килергә насыйп булсын. Исән-имин шатлыкларга ура-
лып яшәгез!
Алсу табынны җыештырып йөргәндә, Артурның каян-
дыр аракы табып, эчеп тә өлгергәнен абайлады.
– Әттә, әттә! – дип, Әмир, бәләкәй генә кулларын
сузып, Артурга таба бара. Әйтерсең, егылып куймасын,
дип тотарга тырыша. Әтисе янына барып җиткәндә
генә, Артур аңа таба чайкалып китте. Хатын баскан
җирендә катып калды, күзләрен чытырдатып йомды,
кулыннан сөлгесе төшеп китте: “Баланы изде, изде,” –
дип пышылдады, тавышы чыкмады. Күзен ачканда,
Артур Әмирне кочаклап тавышсыз гына идәндә елап
утыра иде. Үзе чайкала.
– Улым миңа исерек хәлемдә дә “әттә” дип яныма
килде. Болай булгач, мин бүгеннән эчүемне ташлыйм.
Тамчы да капмыйм. Әгәр сүземдә тормасам, мине
беткән кешегә санарсың, куып чыгарырсың. Мин риза...
Улым бар бит минем, аңлый бит ул барын да хәзер.
“Әттә” дип килә бит кулларын сузып. Аның әтисе исерек
булырга тиеш түгел, мин аның горурлыгы булырмын.
Улыма яхшы үрнәк кенә күрсәтәчәкмен! ...
Чынлап та, шул көннән башлап Артур исерткеч
эчемлекләрне авызына да алмады. Аның ихтыяр көче
ныклыгына Алсуның исе китте.
Мәктәпләрдә укулар башланды. Алсу, быел шат күңел
белән эш башлады. Ул эштә чакта, Әмирне карап то-
рырга Әсма әби үзе бар.
...Баланы алып кайткач, ел буе Илгизәләргә бармады-
лар, бала белән ананы очраштырудан курыктылар.
Әмирнең үзләренә ияләшүен көтте Алсу, хат аша гына
хәбәрләшеп тордылар. Илгизә исеменнән әнисе язган
хатлардан ялкын бәрелгән төсле иде. Алсу, әлбәттә,
авыру ананың халәтен аңлады. Шуңа, мөмкин булган
саен, хатларында Әмирнең барлык гадәтләрен
тәфсилләп язды. Баланың Артурга да, үзенә дә бик
тансык, бик газиз, бик кадерле булганын аңлатырга ты-
рышты. Җәмилә апаның хатлары буенча, Илгизәне
төрле табибларга йөртүләрен, тик берсенең дә ярдәм
итә алмауларын белделәр. Иң соңгы өметләре шул,
Таҗикстаннан үләннәр алып кайтып дәвалаучы кешегә
барырга җыеналар икән. Шушы хаттан соң ярты еллап
вакыт узган булгандыр, Җәмилә апа килде, шатлыгына
түзә алмый.
– Илгизәбез әкрен генә йөри башлады бит, аякларына
басты! – Күрешкәч тә әйткән иң беренче сүзе шул
булды.
– И Җәмилә апакаем, рәхмәт изге хәбәрләрең өчен!
– Алсу чын күңеленнән сөенеп, аны кочаклап алды. –
Сөйлә, кайсы дәвалаучының файдасы тиде?
– Хатка язган идем бит, азаккы өмет – үләннәр белән
дәвалаучы Таһир карт, дип. Сезнеңчә “фитотерапия”
диләрме әле?
– Әйе, әйе.
– Менә шунда киттек, чират, кеше күп. И Аллакаем,–
дим, – килеп-килеп, керә алмый кайтып китәрбез
микәнни инде, зинһар, ярдәмеңнән ташламасана, дим.
Әллә Ходаем ишетте ялваруымны, әллә шулай туры
килде: теге карт ихатага чыкты һәм, кешеләрне аралап,
безнең Илгизә янына килде.
– Шуннан?
– Шундагы ирләргә: “Күтәреп кертегез әле минем
өемә!” – диде. Мин ис-акылым китеп торам. Чиратта
торганнар: “Монда да блат микәнни?” – дип сөйләнәләр.
(Дәвамы бар.)
И. Нигъмәтҗанов фотосы.