Ындыр кебек зур йортта аралашып торган арада атлы арбасына утырган әтиләре кайтып керде. Хатыны кебек улын кочаклап, балавыз сыгып тормады. Ике кулын биреп күреште дә:
– Бөтенләйгә кайттыңмы, Әмир. Әллә ялга гынамы, ә? – дип, сүзне эшлекле сораулардан башлап җибәрде. Матроска әтисе бирешкән, картайган, ябык гәүдәсе тагын да кечерәеп калгандай тоелды. Тавышы элеккечә көр икән.
– Ничек әле сине Чомбе йортка кертергә булды? Рөхсәтсез берәүне дә якын китермә дип әйтеп калдырган идем. Өченче ай хатың юк. Әниең борчыла, мине бимазалый. Ә сиңа хоть бы что, – дип сөйләнә-сөйләнә атын туара башлады.
Әмир, гаепле кешедәй, «ялга җибәрәбез дигәч, кәгазь пычратып тормадым, ә аны хәл итү сузылды», дип аңлатма бирүне кирәк тапты.
Әтисе сүзендә кырыс кыланса да, соры күзләрендә дөнья вакчыллыгыннан өстен шәфкать һәм ирләрчә сөю нуры балкый иде. Гатаулла абзый уенын-чынын кушып сөйләргә яратуы, көтелмәгән чагыштырулары, борчак сибәргә маһирлыгы белән үзенә бер кеше иде. Шул ук вакытта авыл халкы аны каршыдагы пожарка янында домино уенындагы осталыгы өчен түгел, ә ярдәмчел булуы, олы-кеченең хәленә керүе, кайгысын, шатлыгын уртаклашырга һәрвакыт әзер торуы, тиешле киңәшен бирә, юата белүе өчен ярата иде. Кеше күңеле таш түгел, җылы сүзгә мохтаҗ, дип яши иде атаклы умартачы, бал кортларының якын дусты, киңәшчесе, сердәше.
Юан юкә бүрәнәләрдән эшләнгән, өч бүлмәгә бүленгән, агач исе күңелне сафландырып җибәрә торган чиста өйгә үттеләр. Әмир чантасын бушатып, энесенә атаклы моряк майкасын бирде, өлкәннәргә бүләкләрен өләште. Матур чәчәкле күлмәген киеп өлгергән әнисе олы якка чыгып, сабыйларча гөнаһсыз күз карашы белән улын иркәләп ала да, янәдән аш-су бүлмәсенә йөгереп кереп китә, шул арада өстәлен әзерли башлый. Казанда быгырдап кайнаган ит бүлмәне тәмле исләр, яшәү көче белән тутыра. Шул арада түр башына хуҗа булып, бабаларыннан калган атаклы җиз самовар килеп утыра, ирләр очрашуында мәҗбүри гонсыр «чуаш малае» өстәл кырыенда урынын ала, ачы бал кувшины да килеп утыра.
Әмирнең градуслы эчемлек белән күптәннән, армиягә озату мәҗлесеннән соң мавыкканы юк иде. Хәзер дә үзендә андый ихтыяҗ тапмады. Әтисе аның чәркәсенә коярга әзерләнгәч, рюмканы киң учы белән каплады.
– Кирәкми, әти. Туган авылның саф һавасыннан исереп киттем әле.
Ата кешенең мәҗлестәшен югалтуга аз гына корымы коелса да, улының бу гамәленнән (эченнән кыланышыннан дисә дә, аны матросның эчмәвенә ышандыру кәҗәнең кәбестә яратмавына төшендерү кебек үк кыен нәрсә иде) канәгать калды. Атаның шатлыгы йөзенә чыкты.
– Соң диңгез-дәрьяда һава начармыни? Анда сез гел исереп йөрисездер алайса? Ә палубаны швабра белән капитан үзе җыештырамы?
Әти кешенең төрттерүен җитдигә амыйча Әмир:
– Тозлы су һавасы исертми, әти. Ну зиһеннәрне ачып җибәрә.
Ана бәхете бүлмәне үзенә бер нур белән бизи. Күгелҗем күзле, чит кешеләр янында утыргандай авызын ак кәшәмир яулык очы белән капларга онытмаган әнисе, башка берәүгә дә игътибар итмичә, морякны кыстап-кыстап ашата.
Тиктормас энесе Наил гел сүзгә катнашып, өлкәннәрне бүлдереп, үзенә игътибар таләп итеп утыра.
– Ну, Наил, укулар ничек бара? Гел бишлегә укыйсыңдыр инде.
– Абый, заманалар үзгәрде. Программалар катлауланды, бишлеләр борча кебек җитезләнде, бик тоттырмыйлар, нечкә муеныннан эләктереп алам дигәндә, шуалар да чыгалар.
Әмир өлкәннәр җитдилеге белән:
– Эленке-салынкы укысаң, сиңа да югары уку йорты тәтемәс. Минем кебек диңгезләр айкап йөрү көненә калырсың.
Наил башын кашып алгандай итә дә:
– Мин авыл хуҗалыгы институтына юл тотарга булдым. Әти районнан направление алып бирәм, ди. Ижау үпкәләмәсен инде, – диде, абыйсына төрттереп.
Сәясәтче-умартачы әтисен күбрәк флот хәлләре, хәрби әзерлек, туган илнең чикләрен саклау, дошмани көчләрнең торышы кызыксындырды.
Икенче көнне әнисенең теше-тырнагы белән каршы килүенә карамастан, Наил абыйсын утын ярырга, урам якка алып чыкты. Бу шөгыльгә бик теләмичә алынса да, Әмиргә тора-бара кызык булып китте. Шимбә көн булу сәбәпледер инде, халык урамда, читтән кайткан, таныш булмаган кешеләр дә шактый күренә. Өч ел эчендә авыл халкы шактый үзгәргән. Яннарыннан узып баручы кешеләр турында Наилдән сораштыра, ачыклый торды. Тик тегенең талканы коры:
– Каян белеп бетерим мин барыгызны да, кайтасыз да китәсез. Китәсез дә, тагын да әйләнеп кайтасыз, – дип, ялгыш сүгенү сүзен үк ычкындырып җибәрде.
Учакка ягарга әнисенә җайлырак булсын дип пүләннәрне сул кулы белән бастырып тотып яра башлаган иде, бер мәлгә онытылып китте, энесенең пырдымсызланып ямьсез сүз ычкындыруы тәэсир иттеме, осталык җитмәдеме, балта баш бармакның өстен шактый тирән умырып алды. Әмирнең «фу, шайтан» дип кычкыруы булды, зиндан ишеге кинәт ачылып, тоткын иреккә йөгереп чыгарга ашыккандай, куе кызыл кан тышка ыргылды, матросның чалбарына эләкте, утынлыкны манчыды. Тычканга үлем, мәчегә көлке, диләр. Энесе бу хәлгә мөнәсәбәтен шундук бәян итте:
– Булдыра алмасаң, тотынмаска иде, балта швабра түгел ул сиңа.
Күгелҗем күзләреннән тәрәзә аша нур сирпеп торган әниләре кулына шырпы белән чүпрәк тотып, галошларын өстери-өстери килеп тә чыкты. Халык медицинасында кабул ителгәнчә, чүпрәкне яндырып, ярага, шарлап агып яткан канга төтен җибәрде, янәдән өйгә йөгерә-атлый кереп, «ай, улым, харап иттең бармагыңны, юк белән маташма-саң» дип, йода сөртеп, булдыра алганча бәйләп үк куйды.
– Бармагыңны гел өскә каратып тор. Наил улым, әйтегез филынирга. Сәвия апаң яхшылап бәйләп куйсын. Хөкүмәт кешесе бит.
– Утын яру тагын миңа калсын дип юри эләктердең бармагыңны, – ди-ди, Наил Әмирне авылның кыл уртасына оялаган медпунктка алып китте.
Егерменче гасыр башында, татар мөлкәте күтәрелеп алган бер чорда авыл бае Шакир Бурнашев акчасына төзелгән, кызыл кирпечтән салынган бер катлы, хәзерге нәфес котырынган дәвердә таш мунча кебек кенә калган бина янына килеп җиткәч, энесе бик җитди итеп юллама-киңәшен бирде:
– Мин може – көтеп тормам. Алдан кисәтеп куям: селәгәеңне агызып, кызга сразы гашыйк була күрмә. Мондый гүзәл туташның моңа чаклы авылыбыз чирәмен таптаганы юк иде, диләр. Егетләр хәйлә белән, кайсы юри бармагын йә башка җирен кискәндәй булып, медсестра янына эләгергә, тиз генә аннан чыкмаска тырышалар. Тик бераздан барысы да шампан бөкесе кебек дуфкумга атылып килеп чыгалар. Син дә шундый хурлыкка калма.
Кызыл буявы төсен югалткан такта баскычтан күтәрелгәнче, Әмир гаҗәпсенү катыш аптырап, отыры ямьсез ак хәрефләр белән кызыл чүпрәккә төшерелгән «Медпункт» сүзенә карап торды. Ул бу язманы укыдымы, мәгънәсенә төшендеме – кәҗәнең афиша укуы гына булдымы – әйтүе кыен. Шул мизгелдә аның күңелен билгесез киеренкелек тудырган дулкынлану, хәтта борчылу ялмап алды. Кызның чибәрлеге турында энесенең уены-чыны катнаш сафсатасы гына эчке дөньясына баллы шом салмагандыр инде. Язмышы шунда дисәң... Үзен тынычландырырга тыры-шып, эре-эре атлап коридорны узды, сорыга буялган ишекне төртеп ачып эчкә үтте. Агачтан салынган өйләр арасында тыштан мәһабәт күренсә дә, ташпулатның эче әлләкем түгел икән. Як-якта берәр тәрәзә елмаеп тора, дарулар тезелгән пыяла шкаф, кечкенә өстәл һәм берничә урындык кына бизи бүлмәне. Уң якта ак тукыма белән бүленгән, авыруларны кабул итү почмагы шәрехләнә. Ишек шыгырдауга өстәл артында утырган туташ язуыннан аерылып, кергән кешегә җәһәт кенә күтәрелеп карады да, башлаган җөмләсен төгәлләүне мәгъкуль күрде. Өстендәге халаты төсле үк чиста, кәгазьдәй ак чырайлы, коңгырт чәчле, килешле борынлы кыз икән, әнисе әйтмешли, филынер дигәннәре.
Кыз янәдән игътибарын кергән кешегә юнәлткәч, Әмир аның алгарак чыгып, ымсындырып торган тулы иреннәрең, өлгергән алмадай кызгылт яңакларын, бигрәк тә зур, фирүзәдәй зәңгәр күзләрен зиһененә сеңдереп калды.
– Мөмкинме сезне борчырга? – диде, ачык якасыннан матрос майкасы күренеп торган егет, тавышының капитан бүлмәсендә сөйләшкәндәгедәй калтыраныбрак чыгуына оялу катыш гарьләнеп.
– Рәхим итегез! – диде назлы тавыш. Ни булган безнең кунакка, – дип дәвам итте кыз ак, тигез, юеш тешләрен күрсәтеп алып.
– Энекәшкә утын ярышкан идем. Балта белән бармакны эләктердем. Ярасы тирән түгел кебек тә. Барыбер иркәләнергә булдым, ярдәм сорап сезгә килдем, – дип аңлатма бирде, тавышына тулы битарафлык төсмере иңдерергә тырышып.
– Авыл эшен оныта башлагансыз. Үтмәс балта кул кисәр, диләр. Белмәгән хезмәткә алынганда саграк булырга кирәк, – диде кыз, сүзенә инә кыстырып. Күзен туташның нурлы йөзеннән аера алмаган егет шаяртыбрак әйтелгән җавапны хәерлегә юрады.
– Сез дә минем энекәш сүзен кабатлыйсыз, – диде моряк үпкәләгәнрәк тавыш белән.
Шәфкать туташы аяз күк йөзедәй зәңгәр күзләрендә нур уйнатып алды да, егетнең сүзләренә игътибар итмичә:
– Хәзер бармакны ипләп бәйләп куярбыз. Хәдичә апа канны туктаткан инде. Безгә артык мәшәкать тә калмаган, – дип, Әмиргә күтәрелеп карамаска тырышып, ниндидер сыекча сөртеп, өй чүпрәген бинтка алыштырып куйды. Кызның йомшак, назлы куллары бармакларына тиюгә Әмиргә рәхәт булып китте, киселгән җирнең сызлавы басылгандай булды. Тик йөрәге генә аңа буйсынмыйча, ашыгыч шөгыле бар кешедәй, тыпырчынып тибә башлады. Шәфкать туташының янында басып торуы матдәнең җанлы кыйпылчыгын шулай дулкынландырды бугай. Әмирнең коңгырт күзләре тик тормады, кызны өйрәнүен дәвам итте, ап-ак маңгайны, карлыгач канатыдай кыйгач коңгырт кашларны, озын керфекләрне, килешле борынны, кабартмадай ымсындыргыч иреннәрне, уртасында кечтеки чокырчыклы иякне иңләде, илаһи матурлыкны хуплады, төпсез коедай күзләр эчендә эреп, югалып калгандай булды. Авылыбызны шундый нәзакәтлелек бизәгәнне бармакны эләктермәсәң белми дә калыр идең. Дан балтага! Үзенә мең рәхмәтләр укып, дөреслеккә юл яручы дип музейга тапшырырсың! Адәми зат гомер бакый хәләл яртысын көтеп-эзләп яши, диләр бит. Минем язмыш йомгагымның башы шунда булса?
(Дәвамы бар)
Фото: Фрипик.ру