Чәчмә әсәр
15 Июля 2024, 04:42

Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (1)

Әмма калада хәлле гаиләдә үскән Артур, авыл хуҗалыгы институтының механика бүлеген тәмамлаган булса да, авылны бик үк үз итеп бетермәде. Авыл эшенә күнегә алмады, илке-салкы йөри бирде. Тормыш арбасының тәгәрмәче тәгәри торып, мөнәсәбәтләр дә үзгәрде. Моңарчы сүздән чыкмаган ир, тора-бара, тыңлаусыз баладай кылана башлады...

Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (1)Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (1)
Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (1)

Алсу
Әле кайчан гына Алсу, чәченә ап-ак
бантик тагып, мәктәпкә йөри иде. Ни
арада вакыт шулай узып китте соң
әле? Сәмруг кош канаты төсле син,
вакыт, юлыңдагы бар нәрсәгә кагылып,
үзгәртеп барасың.
Мәктәпне тәмамлагач, Алсу педаго-
гия институтына керде. Ә биш елдан
инде ул диплом да алып, карап кына
торырлык чибәр егет тә җитәкләп кайт-
ты. Артур белән култыклашып кайтып
керде авылларына.
Көннәр вакыт агачыннан берәм-
берәм өзелеп төшә торды. Әмма кала-
да хәлле гаиләдә үскән Артур, авыл
хуҗалыгы институтының механика
бүлеген тәмамлаган булса да, авылны
бик үк үз итеп бетермәде. Авыл эшенә
күнегә алмады, илке-салкы йөри
бирде. Тормыш арбасының тәгәрмәче
тәгәри торып, мөнәсәбәтләр дә
үзгәрде. Моңарчы сүздән чыкмаган ир,
тора-бара, тыңлаусыз баладай кылана
башлады. Вакытны ничек уздырырга
белмәгәнлектәнме, “ачы” суга әвәс-
ләнеп китте.
– Тузаннан котылыр әмәл юк биредә,
ә спирт ашказанын юдырта, дигән
булып, аклану әмәлен дә тапты.
– Ашказанын юдырту гына түгел,
тишеп тә куя, – дип, аны исенә
китерергә тырышып карады Алсу.
Ниндидер вакыйга, сәбәп килеп
чыгып кына торды эчәр өчен яисә
“дус”лары сыйлады. Тик Артур бер
нәрсәне башына китерә алмады:
табын артында дус булганнар, сиңа
авырлык килдеме, яланда яккан
учакның төтене төсле, җил уңаена та-
ралып бетәләр.
Адәм баласы куенына исерткеч
эчемлек кергәч, бөтенләй үзгәреп, та-
нымаслык була икән. Яхшы күңелле,
сөйкемле, ярдәмчел ирне дә алышты-
рып куйдылармыни! Алсу мәшәкать-
ләре-борчулары белән япа-ялгызы
торып калды. Нихәл итмәк кирәк,
кияүгә көчләп бирмәделәр, үзе тапты,
үзе капты, үзе алып кайтты.
“Үзең тапкан карта, аша тарта-тар-
та”, дияр иделәр борынгылар. Әти-
әнисе исәннәр иде әле ул чакта. Түзәр
хәле калмагач, Алсу әнисенә күз яшен
түкте.
– И кызым, бәгырь кисәгем, – диде
әнисе, – яратып яр булдыңмы, түзәргә
туры килә. Үзең бит аны Уфадан ук
алып кайттың. Бер әйтемне онытма:
тормыш торнаны томшыксыз, дөяне
бөкресез итә. Акылына килер Артурың,
килер. Төзәлер, төзәлми кая китсен?!
Һай, тормыш бит ул холыксыз мал
кебек: тоягы белән аягыңа бер китереп
бастымы, авыртуга чыдый алмый бер
утырып елыйсың да, мал тоягы астына
керми башлыйсың...
Шул сөйләшүдән соң, биш айдан
әнисе бу фани дөньядан бакыйлыкка
күчте. Үләр алдыннан туган-тумалары-
на әйткән: “Алсуны ярдәмегездән ташламагыз! Ирнең
юньлесе туры килмәде аңа”, – дигән. Алсу әнисе белән
бәхилләшеп тә кала алмады, бик авыр хәлдә
хастаханәдә ята иде. Шуңа эчкәе өзелә, һаман елый.
Хәтереннән ул әрнүле көннәр беркайчан да җуелмастыр.
Әнисе артыннан әтисе дә озак яшәмәде. “Тату, тигез
яшәгән парлар берсеннән-берсе калып озак яшәми”, –
диләр, дөрес булды... Ап-ак "Жигули"дә, рульдә барган
көйгә, шуларны күңеленнән кичерде яшь ханым.
Кояш шактый гына күтәрелде. Алсу, юлның кырыена
чыгып машинасын туктатты, барып җитәргә күп калма-
ган иде. Көн матур! Әнә күбәләкләр уйный. Ике карлы-
гач Алсуны да, машинаны да әйләнеп очалар, куыша-
лар. Аяклары янына гына өч күгәрчен очып килеп
төште. Гөр-гөр киләләр. Ниндидер бер бик мөһим хәбәр
сөйлиләрдер кебек. Алсу аларга карап елмаеп:
– Дөрес эшлисеңдер-дер-дер, бу әлегә сердер-дер,
дисезме? – Беләм, кошкайлар, сезнең изге хәбәр белән
йөргәнегезне. Рәхмәт сезгә, кошкайларым! – диде
әкрен генә.
Кошлар аның моңсу күңеленә юаныч китергәндәй
булды. Адәм баласы барыбер ялгыз түгел. Җылы кояш
нурларына, ямь-яшел үләнгә, сайраган кошларга исе
китеп, сөенеп, рәхәтлек кичергән хатынның күзләренә
мөлдерәмә яшь тулды. Алсу, күңеле нечкәрүдән,
рәхәтләнеп елап җибәрде. Аның елаганын беркем дә
күрми монда.
Ниһаять, таныш йорт. Машинасын койма буена куеп,
капка келәсенә тотынгач та этләре өрә башлады.
Бакчадагы өстәл артында чәйләп утыручы хуҗалар,
аның каршысына, урамга йөгереп чыктылар.
– Менә Алсуыбыз да килеп җитте! Исән-сау гынасыз-
мы? Үзең генәмени?
Гаиләнең олысы-кечесе урамга сибелде. Юл өстендәге
вак ташларга сөртенеп, егыла-тора, Әмир исемле
сабый да килә. Алсу аны күтәреп алды, үзен-үзе оны-
тып, кочаклады, күкрәгенә кысты, алсу түгәрәк
битләреннән үпте.
Нечкә хатын-кыз күңеле... Шуңа күрәдер, табигать аңа
ана булу вазыйфасын йөкләгән. Ул шулай, Әмирне
күтәргән килеш, Илгизә янына, аннары өстәл янына
узды.
Алсу Әмирдән күзен дә алмады. Бәлки, баланың да
күңеле үзенең булачак әнисен сизенгәндер, Әмир өч
көн буена Алсу яныннан китмәде. Ә бәлки, ана кулының
җылысын тоймаган сабый ана назын тойгандыр. И сабый, сабый...
Иренең һәлак булганын ишеткәч, Илгизә һушыннан
язып егылган. Соңыннан аңына килә, әмма бөтенләй
хәрәкәтсез кала. Табиблар: “баш мие аяк-куллар белән
идарә итүне оныта” дигән сирәк очрый торган диагноз
куялар. Баланы ярып алалар; тупылдап торган малай
дөньяга аваз сала.
Яшь хатынга табиблар куйган диагноз үлем карары
кебек ишетелде.
Их, ул чаклар!!! Илгизәне дә сабый кебек тәрбияләргә,
баланы да үстерергә кирәк иде. Ярый, ерак-ерак туган-
нары да ташламады, алмашлап икесен дә карадылар.
Алсу белән Илгизәнең сөйләшүләре әнә шул
хастаханәдә вакытта булды да инде.
– Син нәрсә болай төшенкелеккә баттың әле? Кешегә
чир килми торамыни?! – дип елмайды Алсу. – Авыру
потлап керә, мыскаллап чыга, диләр.
– Чир килүен бар кешегә дә киләдер. Тик менә, күзле
бүкән кебек, хәрәкәтсез яткач, яшәү булмый инде...
– Илгизә, син яшь әле, организмың теләсә нинди чир
белән көрәшә ала. Тик үз теләгең генә булсын. Гомер
буе хәрәкәтсез яткан кешеләр дә мондый сүз сөйләми.
– Анысы шулай. Абыең булмагач, миңа ник яшәргә?
Мин аңардан башка яши алырымны күз алдына китерә
дә алмыйм!
– Абыемны әз генә яраткан булсаң, хөрмәт итсәң, син
аның дәвамын, улын үстереп, кеше итәргә тиешсең!
Син улың өчен яшәргә тиеш, аны бөтенләй ятим итәргә
уйлыйсыңмы әллә? Ялгыш та ул уйларны башыңа
кертмә! Әлегә, син терелгәнче, баланы үзем үстерермен.
Кирәк икән, сезнең өчен тормышымны үзгәртермен.
Илгизәнең беренче тапкыр күзләреннән, ирексездән,
ике тамчы яшь бәреп чыкты. Әлегә кадәр Алсу аның күз
яшен күрмәгән иде...
– Рәхмәт, Алсу! Тормышыңны үзгәртү кирәкмәс! Син
болай да безнең өчен бик күп тырышасың. Ярый әле
син бар. Ходай үзеңә уйламаган җирдән шатлыклар ки-
тереп биреп торса иде!
Шулай көн артыннан көн үтә торды. Әкренләп кенә
Илгизәдә яшәүгә өмет уянды: күзләренә нур кунды, та-
магына да капкалый башлады, йөзенә алсулык йөгерде.
Табиблар: “Без кулдан килгәнен эшләдек, калганы
сезнең эш”, – дип, Илгизәне хастаханәдән чыгарырга
булдылар.
Яшь ананы әнисе Җәмилә апа үз өенә алып кайтты.
Тик олыгаеп барган хатын өчен бу “йөк” бик авыр иде
шул. Шунлыктан, кызы белән киңәшләшеп, Алсуга
хәбәр җибәргән иде.
Бала күңеле керсез, аны башыннан кем сыйпый, кем
алдына утырта – шул якын. Алсу Әмиргә татлы ризы-
клар ашатты, кулында күтәреп йөртте, иркәләп сөйде.
Шулай бер-берсенә ияләшеп тә киттеләр.
– Мин кайтыр юлга кузгалыйм. Артурга язу калдырып,
әйтеп киткән идем. Әмир өчен борчылмагыз, үз балам-
нан да артык күреп үстерермен, ышаныгыз. Ул минем үз
каным, абыемның бердәнбер истәлеге, – дип, Илгизә
белән Җәмилә апага карады Алсу. Мендәргә сөяп утыр-
тылган Илгизәнең күзләреннән яшьләре ага иде, кода-
гый булган кешенең дә күзе яшьле. Алсуның да
ирексездән күз яшьләре бәреп чыкты. Авыр иде барсы-
на да, бик авыр. Тик Әмир генә, бармагын авызына
капкан килеш, аптырап карап торды. Нигә барысы бе-
рьюлы елыйлар соң әле болар, дип уйлады бугай.

Алсу апасы янына, машинага, сабый бик теләп утыр-
ды. Битләрен чокырайтып, ап-ак тешләрен күрсәтеп
елмайды, аннары чыркылдап көлде. Алсу кул болгагач,
ул да болгаган булды. Әйтерсең, кунакка гына китә.
Әле яңарак кына теле ачылып килгән Әмир юл буе
үзенчә әллә ниләр такылдап, үзенчә кулларын селкеп,
авызын очлайтып сөйләнде дә сөйләнде. Ә Алсуның
күз алдыннан Илгизәнең йөзе-сыны китмәде. Тыштан
сиздермәскә тырышса да – эче ут... Кем әйтмешли, уңга
китсәң – атыңны югалтырсың, сулга китсәң – арбасыз
калырсың. Бирмәс иде – үзе кеше кулында.
...Ә Алсу үзе? Өстәвенә, каенсеңлесе баласыз утыра...
Бала багарга тилмереп, күпме төннәрен елап үткәрде.
Бала тансыклап, кипте-ябыкты, йоклый алмас булды.
Ә “аракы мичкәсе” Артур, күптән инде дөнья белән
арасы өзелгән, гамьсез бер бәндәгә әйләнгән иде. Өйгә
ул бурлаттай кызарып кайтып керә дә:
– Бичә, ашарга! – дип, ава-түнә өстәл янына килеп
утыра.
– Кулларыңны юып, өс-башыңны алыштырыр идең, –
дип әйтеп караган Алсуга акаеп кына карап куя. Алсу
дәшмәс була. Алдына нәрсә куйсаң, корсагына шуны
тутырып, урын өстенә ава да хырлый башлый. Аның
бөтен яшәеше – шул. Алсуга, укытучы буларак, аның
исереклеге ике тапкыр авыр иде.

(Дәвамы бар.)

***

Автор үзе һәм әсәре турында

Туган җирем – Борай районының Яңа Кизгән авылы. 1949нчы елның 1нче августында
туганмын. Шунда урта мәктәпне тәмамладым. Бөре педагогия институтының фило-
логия факультетында югары белем алдым. Кырык елдан артык туган районым
мәктәпләрендә укыттым. Гаиләбез белән, мәгариф бүлеге җитәкчелеге кайда җибәрсә,
шунда эшләдек. Хәзерге вакытта Олы Бадрак авылында яшибез.
Сезгә тәкъдим иткән язмамның нигезенә тормышта булган вакыйгалар салынган.

Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (1)
Рәйсә ХӘЛИУЛЛИНА. Җилләргә каршы. Повесть (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас