Әмиргә бу егетлеге шактый кыйммәткә төште. Иптәшләренә таянып, көч-хәл белән каютасына җитеп егылган Гатаулла улы берничә көн урынында саташып, кызышып, өшеп аунап ятты. Ашыйсы килми, күңел болгана. Авырту, сызлау чигәдән башлап аяк бармаклары эченә хәтле төшә. Яшьлек һәм күңел тынычлыгы җитди салкын тиюне җиңде. Ул өскә күтәрелгәндә инде дәрья тынган, тыныч су өстендә кояш көлтәләре күңелләрне кытыклый, югары баллы шторм булмаган да диярсең. Саф һава үпкәләренә, тән тукымаларына тулып, Әмирнең кәефен күтәреп җибәрде.
Һәлакәткә тарган крейсерны исән-имин килеш портка китереп җиткерүләре турындагы хәбәр күңеленә хуш килеп, авыр фәннән бишле алган баладай, йөзенә җиңүче кыяфәте иңде. Капитанның үзен чакыртып алып рәхмәт әйтергә ашыкмавына сәерсенеп, эченнән аны шелтәләп, эрерәк атларга тырышып, хуҗа янына күтәрелде. Озын буйлы, кипкән балык кебек чандыр гәүдәле, итләч борынлы капитан аны ачык йөз белән каршы алды.
– Батырыбыз килә. Терелеп җиттеңме? Куркытып алдың. Рәхмәт сиңа, Әхмәдиев, булдырдың! Чын егет икәнсең.
Кабул ителгән тәртип буенча Әмир үрә катып, уң кулын баш янына күтәреп:
– Советлар Союзына хезмәт итәм, – дип, ботинкаларын шапылдатып алды.
Булачак мактау сүзләренә дулкынланып, кызуланып бүлмәгә килеп кергән матрос почмакта журнал актарып утырган, кашлары кара болыттай асылып торган, «бровеносец» кушаматлы партия комитеты сәркатибына игътибар итмәгән иде. Әмир аның ягына борылып исәнләште дә, вәгъдәнең ничек, ни рәвешле үтәлеше турындагы сүзне көтә башлады. Рубкада сәер тынлык урнашты. Әмир телгә килде.
– Иптәш капитан, мине кайчан отпускага җибәрерсез икән? Ике атнадан портка кайтабыз ди бугай?
– Әхмәдиев, без парторг белән шул хакта сөйләшеп утыра идек әле. Синең кыюлыгыңны, ил алдындагы бурычыңны үтәвеңне хуплыйбыз! Шул ук вакытта матроска бәя биргәндә, устав таләп иткәнчә, без мәсьәләнең төрле ягын исәпкә алырга тиешбез. Иптәш Әхмәдиев, син тәртипне бозгалыйсың икән, матрос Досенконы рәнҗетүең турында партия җитәкчесе әле генә бәян итте. Егетне кыйнап үтерә язгансың ич. Чак аерып алганнар. Димәк ки, «Александр Матросов» крейсерына ярдәм итеп, син бурычыңны гына түләгәнсең.
Зур коңгырт күзле колга капитан күп сүзле адәм иде. Сөйләшмичә, аңлашмыйча мөһер сугучылар белән эш итүе кыенрак. Өстә утыручы андый кеше хаклымы, түгелме, анысын уйлап бетермичә үк, кырт кисә дә куя, бетте-китте, башыңны кашы да чыгып кит.
Якыннарын күреп кайтуны хәл ителгәнгә санаган Әмир мондый борылышны көтмәгән иде. Аптыраш катыш сискәнүдән бер мәлгә өнсез калды. Ни өчен икәнен аңыштырмыйча, кечкенә буйлы, кешегә беркайчан туры карамый торган, диңгез суы төсле йөгерек күзле, кара янып утырган парторг ягына кискен борылды, әмма аның карашын тоту хыялына ирешә алмады. Тегенең йөзенә илләм ваемсызлык, битарафлык төсмере чыгарырга тырышып утыруы сизелә. Ләкин алдында басып торган кара тут йөзле, тыгыз гәүдәле чибәр егетне ил дошманыннан битәррәк күрә алмавы астан, бавырдан, бөердән, нерв күзәнәкләреннән күтәрелгәне сизелеп тора, уң як битендәге кара төерчеге йолдыз төсенә кергән. Коткы җиленең кай тарафтан искәнлеге аңлашыла. Менә каян килгән икән бу «кыюлык» һәм мәкер Досенко иптәшкә. Кәҗә койрык күтәрә дип, сарык та койрык күтәрә дигәннәре шулдыр инде. Явызлыкны партия әһеле оештырып ята икән. Менә кемне дөмбәслисе булган. Әмирнең үпкәсе үтмәс ризык кебек тамагына тыгылды. Үзен, теге вакыттагы кебек, тозлы сулы усал дулкын коендыргандай булды. Димәк ки, Әмирнең ял турындагы татлы хыяллары чәлпәрәмә килә, вәгъдәләргә ышанычы уылып төшә. Ни булса булыр дип, суда батып яткан кеше саламга ябышкандай, тавышының калтыранып чыгуына гарьләнеп:
– Иптәш капитан, мин тормышымны куркыныч астына куеп, күрше экипажны, хөкүмәт малын коткарып калдым. Вәгъдәгез булмаса, сезнең сүзгә, абруегызга ышанмасам, бу хәтле хәтәр эшкә алынмас идем. Көчкә исән калуым Сезгә мәгълүм.
«Болай ук шаярту кирәкмәс иде», дип өстәмәкче булган иде дә, анысы артык булыр дип, тукталып кала алды. Шаярту түгел иде бугай мондый борылыш.
– Батырлыкны эшләдең. Рәхмәтемне әйттем, тагын кабатлый алам. Тик без мәсьәләгә төрле яктан килергә тиешбез, дидем. Партия оешмасы секретареның үз фикере бар, – дип, ярдәм эзләгәндәй, парторг ягына борылды. Янәсе ул нәрсә әйтер.
Тегесе торып басты. Утырганда буйга кыскалыгы бик сизелмәсә дә, кыска аякларына баскач, тагын да кечерәеп, утырган урындыгына аз гына югарырак булып калды. Сөзгәк сыерга Ходай Тәгалә мөгез бирми шул. Табигать үзен тавыш белән рәнҗетмәгән. Сүзләре җиз быргыдан иңгәндәй көчле чыгып, бүлмәне яңгыраттылар. Күңел тарлыгын тавышы эчендә яшерә торган адәм икәнлеге күренеп тора.
Озынрак күренергә теләпме, сүзләренә мәгънәлелек, саллылык өстәргә ниятләпме, аяк үкчәсенә күтәрелебрәк:
– Сугыш чукмары Әхмәдиевның урыны төрмәдә. Без монда демократия уйнап вакыт уздырабыз. Кыскасы, мин каршы. Бу – партия оешмасы сүзе, – дип урынына барып утырып, янә журналын кулына алды.
Җавапсыз калдырса, оттырасын аңлап, Әмир парторг ягына борылып:
– Башка милләт кешесен мөселман булганы өчен рәнҗеткән, адым саен мыскыллаган өчен Досенконың түшенә орден тагыгыз алай булгач. Ул сезнең яктан яклау тапканга шулай азынган.
«Аны партоешма секретаре котыртып ята икән», дип өстәмәкче иде дә, вакытында тыелып, сүзләрне үзендә калдырды. Әлегә артыгы кирәкмәс. Болай да аңлашылырлык әйтелде. Татлы тел аю биетә. Усал сүз аҗдаһа китерә дигән борынгылар сүзен исенә төшереп, бәхәсне артык куертмаска булды. Әти-әнисен күрү турындагы мөкатдәс хыяллары дошмани кыяга бәрелеп, кырпак бозга төртелеп чәлпәрәмә килермени?
Парторг Әмир сүзләрен җавапсыз калдыра алмады. Аның абруена шәүлә төшерәләр ич.
– Досенко киресен сөйли. Тиктомалдан, көтмәгәндә, коллектив алдында китереп сукты, аяктан егып буа башлады, – ди.
Парторг яклау-хуплау көтеп, капитан ягына борылып сөйләде. Вакыйганың нинди юнәлештә үсүен әйтүе кыен иде, шул урында бүлмәгә салынып төшкән озын мыеклы, киң җилкәле казак Войтек дед – өлкән механик килеп керде һәм сөйләшүдә катнашкан кешедәй:
– Батырыбызны ялга озатырга җыенасызмы? Хуп, хуп. Өстәмә орден бирергә кирәк әле аңа. Берәү дә булдыра алмаганны башкарды да чыкты, – шулай диде дә, нәрсәдер исенә төшкәндәй, чыгып та китте.
Әмир, допинг алган спортчы төсле кыюланып, һөҗүмгә күчте.
– Хәрби капитан да сүзендә тормагач, бу дөньяда нинди дөреслек була алсын, ди. Ике әйберне бутамаска иде. Ял итеп кайтыйм да, гаепле булсам, җәзасын бирерсез, зинданга озатырсыз, – диде, әрсез кәҗә кебек үҗәтләнеп. – Мин партияле кеше түгел, шуны истә тотыгыз.
– Бәлки, шулай итәрбез дә, – диде капитан читтән килгән ярдәмгә шатланып һәм матросның кыюлыгын хуплап.
– Матрос Әхмәдиев, өч атнага ялга кайтырга әзерләнегез. – Парторг ягына борылып, бу кыюлыгын аклагандай:
– «Александр Матросов» крейсерының капитаны да кичә үзләрен коткарган егетне бүләкләүне сораган, аны күрәсе килүен әйткән иде», – дип өстәүне кирәк тапты.
Көтү сәгатьләре, көннәре бик акрын узса да, кадерле вакыт килеп җитте. Әмир вак-төяк күчтәнәчен алып, Казан тарафларына чыгып китте. Ярты юлга китереп җиткергән автобус, очраклы машина, тәпиләп атлау һәм, ниһаять, туган авыл, туган йорт... Әти-әнисе, туганнары төпләнгән яшәү урынының кызыгырлык җире, башка татар авылларыннан аермасы да юк кебек. Ике кечтеки инеше, берничә чишмәсе, урманнан яулап алынган уңдырышсыз туфрагы... Дөрес, халыкны киендергән, җылыткан, җиләк-җимешкә, чабата-чыптага кинәндергән, карак узаманнар качырып тоткан, кызыл, ак партизаннарны бердәй күреп яшергән куе кара урманы бар. Сугыш елларында ул халыкны ач үлемнән саклап калды дисәң дә, зур хата булмастыр. Шунда туып-үскән кешегә авыл якын һәм газиз. Яманны күрмәгән яхшының кадерен белмәс дигәндәй, Әмир дә айлар буе су эчендә чайкалган «тимер әрҗәдә» утырмаса, авылының, туган ихатасының илаһи көчен тоймас, аңламас иде. Муртаеп беткән сарайлары, почмакка эленгән колмаклы, кычытканлы каен себеркесе, сүс, йон исләре төшләренә кереп, борыннарын кытыклады шул.
Әмир дулкынлануын басарга тырышып, биек агач капканың келәсен җебеннән тартып күтәреп, эчкә үтте. Җиткән егет кечкенә кызыл бозауны сарайга куып маташа. Капка ачылган тавышка борылды. Башына түбәтәйдән аз гына зуррак койрыклы чүпрәк баш киеме элгән, аклы-каралы сызыклы майкасы күренеп торган таза гәүдәле кешегә мул кара чәчле, алсу чырайлы, яшәү көче ташып, мул куллары кыска җиңле күлмәген төртеп торган җиткән егет карап тора. Әмир «күрше кешесе-мазардыр бу, нишләп йөри ул безнең йортта», дип уйлап өлгермәде, егет бозау белән мавыгуын калдырып, «абый кайткан, нихәл» дип, сөйләнә-сөйләнә, аның өстенә килеп сикерде.
– Наил, син түгелме соң? Кай арада үсеп җиттең? Әни өйдәме? – дип, сорау артыннан сорау тезә-тезә, Әмир кул-аяклары белән кочып алган энесен өстеннән төшерергә маташты. Ул түгел, «ят кеше нишләп йөри безнең йортта, ахыр чиктә монда кем хуҗа» дигәндәй, тамагыннан бас чалымнары иңдерә-иңдерә, оясыннан кара соры зур эт килеп чыкты. Бик теләмичә генә абыйсыннан аерылган Наил маэмайны тәртипкә чакыра башлады.
– Чомбе, Чомбе, шаулама, үзебезнең кеше. Бар әнә, Анжеликаны каравылла, чебешләрне эләктермәсен, – дип болай да өрәсе килеп тормаган этне читкәрәк этәрде.
– Чомбе диктатор, ди. Ә Анжеласы кем була инде аның. Минем заманда бу ерткычларның берсе дә юк иде. Тәмам баегансыз.
– Анжеласы – бик үткен кара мәче. Үзара сугышалар да, дуслашалар да. Син армиягә китүгә әти бик ямансулады. Аракы, ачы бал белән юксынуын баса алмагач, күрше урыс авылыннан икесен дә бер көнне алып кайтты. Үзең беләсең, ул бит сәясәтче. Гәҗитне кулыннан төшерми. Исемнәрне шуннан тапты. Әни генә әйтә алмый, һәр чакыруында яңача эндәшә. Барыбер йөгереп киләләр үзләре, – дип сөйләнә-сөйләнә, башлаган шөгылен онытмыйча, кызыл бозауны вак бүрәнәле сарайга кертеп бикләде.
Шул арада кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә әниләре өйдән килеп чыкты, кабалануыннан сөртенеп, чак кына абынып егылмады. Татар гадәтенә хилафлык китерәм дип уйлап тормыйча, улын кочаклап, аркасыннан озак итеп сөйде.
– Балакаем кайткан икән. Исән-имин. Юлларың авыр булгандыр инде. Сине күрер көннәр дә бар икән, – дип, улыннан аерылып, чит-ят киемнән алдында басып торган таза, мәһабәт гәүдәле, дулкынланып торган коңгырт кыска чәчле, киң маңгайлы ир булып җитешкән кешегә текәлеп карады. Күкрәк астында йөрткән улы икәненә инанды бугай, шатлык хисе тышка бәреп чыгу юлын эзләде, күзләре яшь белән мөлдерәмә тулды, үтә күренмәле ак карлыгандай эре бөртекләр бит җыерчыкларын үтеп, иреннәргә барып җитте. Шатлык яше дә тозлы була икән. Тормыш газапларына тын гына түзгән ананың бөтен кыяфәтенә берьюлы сагыш, моң, наз, сөенеч нурлары иңде.
(Дәвамы бар)
Фото: Фрипик.ру