Бу көтелмәгән, күз алдына китерүе кыен очрашу адәм баласын янә бер сынап карау өчен кирәктер, тормыш кояшы офык артына төшеп барганда да Хак Тәгалә балаларын янә бер кат тикшерә, фани дөньяда сират күпере аша уздыра торгандыр. Яшьлек мәхәббәтең белән болай гына аерылышырга ярамый, бүген сөйләшеп бетереп тә булмый. Кунак хуҗаның ишәге, диләр, кабул итүчеләр пырдымсызлана.
– Сәвия, иртәгә минем иртәнге сәгать уннан тарих факультетында бер пар лекциям бар. Уникеләр тирәсенә шунда килеп чыга алмассыңмы?
– Пенсионер кешенең вакыты күп. Килермен, – дип, ханым яше мөмкинлек биргән дәрәҗәдә тиз-тиз атлап чыгып та китте.
Әмир университет җитәкчелеге белән кизү өчен генә утырды, тамагыннан рәтләп ризык үтмәде, маңгаеннан борчактай тир бәреп чыкканчы, әллә ничә чынаяк чәй эчте. Авызларына аракы эләккәч, өйгә ашыгуларын, хатыннарының усал карашларын оныткан яшьләр белән озаклап утыруны мәгънәсез һәм кирәксез санап, кунакханәгә озатып куюларын үтенде. Ял итү, тиз генә йокыга китү турындагы татлы хыяллары барып чыкмады. Күптән йоклаган хатирәләрне уятмаска иде дә бит, вакыт белән ми безнең ихтыярга буйсынмый. Вакыйгалар, өй бүрәнәләре төсле берсе өстенә берсе өелә-өелә, кинодагы шикелле аның күз алдыннан узды. Берничә еллык гомерне искә алу өчен төн җитте. Бәхетсезлекләренең серен белгән Сәвия дә төнен шул ук халәттә, йокламыйча уздырды...
Югары уку йортына эләкмәгәч, шул көзне үк Әмирне хәрби хезмәткә яраклы дип таптылар һәм ул Мурманск шәһәренә флотка эләкте, студент булу бәхетенә ирешә алмаган адәм баласы моряк киеменә гәүдәсен төрде дә СССР исемле ясалма империянең старостасы дип үртәп йөртелгән (Сталинның адәм баласыннан каһкаһәле көлүе булгандыр инде) кешенең фамилиясен йөрткән, ягъни «Калинин» крейсерында һәр узган көнне, атнаны, аннан айны, елны санап хәрби диңгезче вазифасын үтәүгә кереште. Беренче мәлне туган як аеруча сагындыра, һәр минуты, очрашуга соңга калып килгән кызны көткәндәй, бик акрын уза икән. Дәрьяның саф һавасы, судан искән җиле дә җирсүне баса алмый. Балачагында Әмирне юкка гына алсу җилкәнле китап бригантинасы төшләренә кереп йөдәтмәгән булып чыкты. Портта кыска вакытлы тукталышларны исәпкә алмаганда, экипаж күп вакытын су өстендә чайкалган «тимер әрҗәдә» уздыра. Крейсер иксез-чиксез күренгән су белән чолганып алынган хәрәкәттәге утрауны хәтерләтә. Ә бер елны кыш иртә килеп, Мурманскига барып җитә алмыйча, боз катламы арасында кысылып калып, кышны крейсерда уздыралар. Боз өстен каплаган кар салкыннан энҗе-мәрҗәннәрдәй ялтырап, күзне камаштыра. Дөньясында үзгә мохит, башка манзара юк кебек. Тирә-юнь авыл егете Әмиргә бушап калган колхоз кырын да хәтерләтеп куя.
Палубадан текәлеп озак карап торсаң, ап-ак бозлы кар күңелгә кара шом кертә, дөньяның фанилыгына ышандыра. Ятаклар аслы-өсле куелган бүлмәчеккә төшсәң, шул ук таныш йөзләргә, озынча кылыч, төерчекле бәрәңге борынга, нәселле этнеке төсле тырпаеп торган яисә башка ябышкан колакка, табигать биргән төсен отыры үзгәртми торган өлгергән борчактай соры, күк йөзе төсле зәңгәр күзләргә, хатын-кыз турында тәмсез мәзәк сөйләргә җайланган чапылдык авызларга юлыгасың, һәммәсе мәңге онытылмаслык булып бавырда, бөердә, күздә утыралар. Салкын боз өстендә туган авыл, мунча себеркесе исе, таң әтәче, усал этләре, чишмә-сулары белән аеруча еш искә төшә. Шул мизгелләрдә туган якның кадерен, тәмен аңлый башлыйсың икән. Крейсерда урнашкан ярлы китапханәнең китап-журналлары кат-кат укылды. Хәрәкәтсез крейсерның палубасы пычранмый, бүлмәләргә тузан кунмый. Эшсезлектән акылдан язар идең: ике нәрсә коткара. Берсе – шахмат уены, икенчесе – шигырь язып маташу.
Рифма сырлавы да аптыраган үрдәкнең күлгә арты белән чумуы кебек кенә бер шөгыль иде анысы. Әмир әүвәл бер-берсенә охшаш сүзләрне тезеп чыкты, шулар арасына халык җырларыннан күңеленә сеңгән сынландыруларны өстәде, үз күңеленә дә ягымлы гына җөмләләр килеп төшкәләде. Туган теле җанына ана сөте белән кергән татар кешесе яшьлегендә йә гашыйк булгач, хисләр басымына түзә алмыйча, шигырьдә көчен сынап карамыйча калмый торгандыр. Җырлый белмәгән чын башкорт юк, диләр бит. Бездә тезмәгә тартылу дәртен, вакытын кая куярга белми интеккән, кайгысын, шатлыгын, табигый моңын көндәлек дәфтәренә теркәп барган шәкертләр заманында җанга, канга сеңеп, буыннан-буынга, атадан-балага күчеп килүче бер фалдыр. Ничек кенә булмасын, бер китаптан бөек сүз остасы Шиллерның «шагыйрь ул– бердәнбер чын кеше», дигән гыйбарәсен укып, Әмир үзенә шундый юаныч табуына ифрат шатланды, үзенең бу мавыгуын аклады. Тик язганнарын берәүгә дә укымады (бөтен крейсерына бер татар баласы аларны кемгә укысын), соңыннан беркемгә күрсәтмәде, җан җылылыгын салган юанычларын ертып та ташламады.
Крейсер командасы Әмирне кызыксыну белән кабул итте. Көнбагыш тешләре арасына эләккән кабак орлыгы кебек иде татар егете.
Беренче мәлне яшь арыш башагыдай чәчле егетләр: «Урысча исемең ничек була, Амир – Александрга туры килә, без сине Саша, Сашок дип атыйк», – дип башын катырдылар. Соңгы олы орышта катнашкан әтисенең хушлашкан кичне тәкрарлаган сүзләре кылт итеп исенә төште. «Улым, исемең матур, җиңел, мәгънәле, урысчага килештереп, бозып әйтергә рөхсәт итмә. Бер дилбегәне йомшартсаң, төрлечә төрләндерү-болгандыру, ахыр үртәүләр китәчәк. Гади урыс үзен дөнья кендегенә санап, миен кыймылдатырга яратмый. Эреләнүнең, башка халыкларны кимсетеп карауның, кешегә санамауның бер чагылышыдыр дип уйлыйм».
Әтисе әйткән сүзләр бер дә зиһененнән чыкмады. Җавабын «фәнни» дәлилле итеп әзерләп куйды.
– Әмир, Амир, Әмир ханнан, сезнеңчә императордан, патшадан кала дәүләттә икенче кеше булган. Еш кына гаскәр башында ул торган. Тәрҗемәдә олы, бөек шәхес дигән сүз. Гарәп Эмиратын, гарәп Александры диеп әйтмиләр ич, – дип иренмичә аңлатты.
«Әмир сезнеңчә олы князь була», дип өстәмәкче иде, тыелып кала белде, элегрәк татарларны «князь» дип ирештереп йөргәннәре исенә килде. Кушамат тагып куярлар. Ул зәхмәт бер ябышса, ат койрыгына укмашкан кырмавык кебек, тиз генә котылам димә. Ярый әле хезмәттәшләренең тарихтан белемнәре чамалы икән.
Шулай да крейсер туган авылың түгел, әни әйтмешли, гыйфләт йокысына тарырга ярамый. Авылда да әле урамнарны, кызларны бүлешкән югары, түбән оч малайларын күз уңында тотарга туры килә иде. Ә биредә илнең төрле почмагыннан җыелган, төрле холыклы әзмәвердәй егетләр. Ихтыяҗ булганда, юри шахматтан оттырганда дустанә кылансалар да, үзеңне гел уяу тоту, кирәкмәгән вак-төяк низагларга катнашмау хәерлерәк икәнлегенә Әмир тиз төшенде. Аеруча крейсер бозлар арасында кысылып калган чорда, үгезлек көчне чебенгә сарыф иткән, хәрәкәтсез, чарасыз халәтләренә ачулары чыккан, бер төрле боткадан сарулары кайнаган, дәртләрен кая юнәлтергә белмәүдән баганага сикерергә әзер матрослар юк сәбәпне бар итеп бәйләнергә генә торалар. Берсе Әмир «бәхетенә» салынган балдак булды. Чем кара чәче, өлгергән карлыгандай күзе, киңчә бите берүк тамырдан – кыпчак нәселеннән икәнлеген аңламаган, үзен бөек милләтнең вәкаләтле вәкиле дип санаган хохол егете Досенко «чәчеңне кырып бирим, без сине гололобый татарин дип кенә атарбыз» кебек бәйләнүләре белән Гатаулла улының теңкәсенә тиде, тәмам гаҗиз итте. Әмирне очратканда Досенконың бите маска кигәндәй мыскыллы көлүгә җайлаша да куя. Әүвәл Әмир гаепле кешедәй, әллә инде сабыр төбе саф алтын дипме, хохол егете белән очрашмаска тырышты. Чучкага йомшаклык күрсәтсәң, түреңә кереп утырыр, диюләре шулдыр инде. Теге зәхмәте күзгә кадалган кылчык, һәр почмакка утыртып куелган карачкы кебек көтелмәгән тарафтан авызын иләктәй ерып килеп чыга да, шул ук сүзләрен кабатларга керешә: «Гололобый татаринга риза булмасаң, гололобый хан, князь дип эндәшербез. Чәчеңне кырдыр!» Эт өрер, бүре йөрер дип, Әмир бу юлы да Досенкога җавап бирмичә, усал карашын ташлап узып китү белән чикләнде. Башына төрле уйлар килде: «Нигә әле бу адәм актыгы миңа сагыз кебек ябышырга булды соң? Аңа начарлык эшләгәнем, рәнҗетерлек сүз әйткәнем юк. Каян килә кешеләргә шундый явызлык, әшәкелек, бер милләт баласының икенчесен күрә алмавы. Диннәрнең төрле булуы сәбәпчеме? Алай дисәң, Җир шарындагы барча диннәрдә тату яшәргә, башкаларны рәнҗетмәскә, байлыгыңны ярлылар белән бүлешергә өндиләр түгелме соң? Сизеп торам, ул малай мине шәхсән яратмаудан тилерми. Халкымны кабул итми, үз милләтен, динен өстен куя. Әллә үзен өстәрәк утыручы берәрсе котыртамы? Бәс, шулайга китсә, яхшылык белән аңламаса, явыз төрттерүләрен дәвам итсә, чарасын күрергә туры килер», – дип Әмир күңеленә беркетеп куйды.
Кеше күңеле пыяла – саксыз кылансаң, уала шул. Әмир татар холкына хас булганча, Досенконың бәйләнүләренә түзде-түзде дә, бер мәлне үзе дә көтмәгәнчә низагка чик куйды. Бик үк килешле чыкмаса да.
(Дәвамы бар)
Фото: Фрипик.ру