Чәчмә әсәр
11 Июля 2024, 04:25

Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повестьның ахыры (28)

Кеше йөрəклəрендəге пычраклыкны бетерергə безнең гомерлəр генə дə җитмəс... Балаларыбызның күңеллəрен пакь килеш саклап кала алсак та, кешелəргə генə хас хислəрне, мөнəсəбəтлəрне туздырмый яши алсак та, үзебезнең күңеллəрне пычратырга юл куймасак, нəфеслəрне тыя алсак та, шөкер итəр идек əле... Дөньяга килүебез юкка булмаган дип əйтеп китəрлек булыр иде...

Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повестьның ахыры (28)Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повестьның ахыры (28)
Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повестьның ахыры (28)

(Ахыры.)

Хатын, беразга тукталып, күзлəрен йомып торды. Хəл
алгач, сөйләп китте:
– Аерылыштык. Судлаштык. Тик Ринасны өйдəн куып чы-
гара алмадым. Кайдадыр китеп, атналар буе югалып тора
да, барыбер өйгə кайта. Əтисен күргəч, Əдилəнең түбəсе
күккə тия. Ул юкта күңелсез генə йөргəн бала куанычыннан
нишлəргə белми. Əлегə тиклем кызының барлыгын да уй-
ламаган Ринас та эшнең нəрсəдə икəнен сизде: Əдилəне
сөеп, мактап, яхшы ата булып кылана. Бөтенлəйгə чы-
гып китсə, җиңелрəк булыр иде. Тынычланып кына яши
башлыйсың, Ринас кайтып тагын йөрəкне кузгата...
Шулай яшəп ятканда кинəт Əдилəм буылып, тын ала
алмый чирлəде. Үпкəсен тикшертергə куштылар. Тəмам
курыктым, нəрсə уйларга да белмəдем. Елый-елый
эшкə бардым. “Бетə торган чирме? Озак дəваларгамы?
Куркынычмы? Каян акча алырга?” Кайгылы уйларыма би-
релеп, калайларга салган ипилəремнең кабарганын көтəм.
Ишек ачылган тавышка коридорга чыксам, Ринас килгəн.
Гомергə булмаганны: “Хəл белергə килдем”, – ди. Шундук
сагаерга иде дə бит миңа... Юк шул. Баланың хəлен
сөйлəдем. Дəшмəде.

Бераздан сəгатенə карый-карый чы-
гып китте. Барып тəрəзəдəн карасам, Сəрия белəн икəүлəп
ашыгып-ашыгып атлыйлар. “Сəриясе каян килеп чыккан
монда! Нишлəп йөри! Бүген аның сменасы түгел бит...”
– дип уйласам да, шиклəнə белмəдем. Үземнең кайгым
кайгы иде шул... Соңыннан гына аңладым, Ринас минем
“хəлемне белеп” сөйлəндереп торганда, Сəрия калайлар-
дагы ипи камырына тоз белəн чүп бутаган булып чыкты.
Икенче кабат эшкə килгəч, ярсыган директор миңа акла-
нырга вакыт та бирмəде, тыңлап та тормады. Ə Сəриягə
премия бирделəр: ял йортына путевкалар...
Болары көн артыннан көн йөрəгемне бик кыерсытса-
лар, əрнетсəлəр, түбəнсетсəлəр дə, вак-төяк кенə булган
икəн...
Кала табиблары Əдилəмнең үпкəсендə шеш тапты-
лар. Сабый гына балада ул нидəн, ни өчен барлыкка
килгəн – билгесез. “Җəйне өйдə үткəреп карагыз, бəлки
бала организмы чирне җиңə алыр. Алга китү булмаса,
көзгелеккə операциягə килерсез”, – диделəр. Күземə
ак-кара күренмəде. Үземне ерып чыга алмаслык томан
эчендə итеп хис иттем. Кызымның бəлəкəч кенə кулларын
учларыма кысып-кысып җитəклəп, юлəр кеше шикелле
бер максатсыз урамнарда йөрдем. Ансыз калырмын дип
курыктым, аның килəчəген уйлап йөрəгем өшеде...
Фəридə уйларына бирелеп тынып калды.
– Чүплектə бер кабат та чирлəгəнен хəтерлəмим. Əле
үпкəсе ни хəлдə икəн инде? Кəтифə əби! Аңымны югал-
тыр алдыннан минем күземə теге “Тойота” күренде, ахры...
Уф! Бу борчылуларым, туктаусыз уйларым белəн əллə
юлəрлəнəм инде мин!
– Ничек Төмəнгə килеп элəктең соң син, Фəридə кы-
зым?
– Илдарның машинасына утырып кайтырга чыктык. Юлда
бигрəк нык бозлавык иде. Авариягə элəктек. Ринасның
машинасы белəн бəрелештек. Алар Сəрия белəн шул ял
йортына китеп барганнардыр, ахры. Ходай Тəгалə сакла-
ганмы, əллə Илдар энем безне уйлап тиз генə рулен бо-
рып өлгергəнме – Əдилəмнең дə, үземнең дə тəнемдə бер
җəрəхəт эзе дə юк иде бугай. Аңымны югалтып озак кына
ятканмындыр, чөнки Əдилəм елап шешенеп беткəн, аяк-
кулларым нык өшегəн иде. Канлы боз өстеннəн шуышка-
нымны белəм аз гына. Һəм ыңгырашкан тавышка табан,
бəлки, берəрсен коткарып булыр дип барганымны... Кан
эчендə яткан башның, канлы төкереген чəчə-чəчə, миңа
əшəке сүзлəр əйткəнен хəтерлим... Бер-бер артлы кайгы-
лардан, əрнүлəрдəн какшаган аңым, яраланган күңелем
күтəрə алмагандыр шул нахак сүзлəрне... Чыдарлыгым
калмагандыр инде... Шул сүзлəрдəн соң берни белмим.
Төмəнгə килеп җиткəч, зур машинаның шоферы, миңа
карап гаҗəплəнүен яшерə алмыйча, ашыга-ашыга безне
шəһəргə кергəн җирдə төшереп калдырганчы – караңгылык.
Шул араны үткəнче, əйтерсең лə, яшəмəгəнмен кебек...
Хатынның битлəре буйлап күз яшьлəре агып төште. Ул
аларны сөртергə дə, яшерергə дə тырышмады.


64
Фəридə, табиблар белəн сөйлəшеп, шул ук көнне
дəваханəдəн чыгып, Салих абыйларына барды. Урман
эчендə ялгызларын калдырырга куркып, Кəтифə əби белəн
Илнурны да монда китергəн иде ир. Марис та хакимияттəн
турыга Салихларга килде. Барысы да сораулы карашла-
рын аңа төбəделəр.
– Күрдем. Сөйлəштем. Чаралар күрербез, диде... –
Марисның җавабы берсен дə канəгатьлəндермəде, ахры,
башларын иеп, уйга калдылар.
– Шултиклем борчылма əле, Дарина! – Ир сөйгəненең
иңнəреннəн кочаклады. – Аңыма килдем, исəнмен, дип шат-
ланырга кирəк бу минутларда. Ə син шундук борыныңны
салындырып, чүплек өчен көяргə керештең. Барыбыз да
бергəбез, дип шөкер ит əле. Җиңелрəк кара дөньяга! Йə?!
– Ничек җиңел карыйм соң? Əлеге вакытта сиңа да,
миңа да, Салих абыйга да куркыныч яный түгелме соң?
Кəтифə əбиемне дə, улымны да шəһəргə алып килергə,
монда яшереп, шул шефның башкисəрлəреннəн сакларга
мəҗбүр түгелбезме соң? – Фəридə, дулкынланып, өстəл
артыннан торып китте, идəндə йөгереп йөргəн улын коча-
гына алды.
– Улыңны? Миңа бер дə əйткəнең юк иде... – Марис, ап-
тырап, Салихка, аннары үзенə сынап карап утырган əбигə
карады. – Шеф кем ул? Кемнең шефы?
– Мин аңымны югалткан көнне сиңа барын да сөйлəрмен
дип ашкынып килгəн идем, Марис. Булмады. Өлгерə ал-
мадым. Мин шул үзем бетерергə йөргəн чүплектə яшəдем
бит. Əллə ике, əллə өч ел – үзем дə белмим күпме икəнен.
Чүплек Бригадиры Митькадан улым туды, Илнурым.
Безнең икебезне дə Кəтифə əби коткарды ул баткактан...
Соңыннан без ул Митька-Мостафаны яшьлегендə сөйгəн
кешесе белəн кавыштырдык. Чүплекнең чын хуҗасы
турында да  ул сөйлəде безгə.
Тик ул аны "шеф" дигəн кыска кушамат белəн генə атый.
Кем икəнен əйтмəде, туган авылына кайтып китте. Курка
ул, шуңа да безгə булышудан баш тартты.
– Килер ул. Бераз гына сабыр итегез, балалар, – дип
сүзгə кушылды Кəтифə əби. – Килми булдыра алмас.
– Миңа нигəдер шеф дигəне шул Ширяевтыр кебек
тоела... Шултиклем күрə алмый ул мине! Күзлəренең
хəйлəкəрлеге... Исемнəренең баш хəрефлəрен кушсаң
шеф дигəн сүз килə дə чыга, – Фəридə сумкасыннан тау-
шалып беткəн визитканы чыгарып салды.
Салих визитканы алып озак кына уйга калып утырды.
– Сүзең дөрес булса да, əлегə берни дə эшлəп бул-
мый. Бу бəлəкəй генə дəлил белəн кешегə барып ябыша
алмыйсың. Төмəндəге чүплекне, бəлки, берəр бетереп тə
булыр... Бер Төмəн генə чүплексез торыр дисеңме? Юк
инде ул, сеңлем... Кешелəр белəн кешелəр, халык белəн
җитəкчелəр арасындагы мөнəсəбəтлəр дə ерып чыккы-
сыз, куркыныч чүплеккə əйлəнеп бетеп бара бит! Əй,
электəн шулай булган инде ул, гасырдан гасырга шулай
килгəн! Кеше йөрəклəрендəге пычраклыкны бетерергə
безнең гомерлəр генə дə җитмəс... Балаларыбызның
күңеллəрен пакь килеш саклап кала алсак та, кешелəргə
генə хас хислəрне, мөнəсəбəтлəрне туздырмый яши ал-
сак та, үзебезнең күңеллəрне пычратырга юл куймасак,
нəфеслəрне тыя алсак та, шөкер итəр идек əле... Дөньяга
килүебез юкка булмаган дип əйтеп китəрлек булыр иде... –
Йөрəгендə яшереп йөрткəн əрнүлəре белəн уртаклашкан
Салих табында утыручыларны тирəн уйга салды. – Əлегə,
чынлап та, сабыр ит, тынычлан, ял ит, сеңлем. Аннан күз
күрер. Безнең əлегə башка чарабыз юк, Фəридə, аңла!
– Фəридə? – Болай да Илнурдан күзен алмый уйга калып
утырган Марис тагын да гаҗəплəнде.
Үткəннəрнең авырлыгы һаман хатынның йөрəген басып
тора иде əле. Ул барына да ачыклык кертергə ашыкты:
– Əйе. Минем чын исемем Фəридə. Татар мин.
Башкортстаннан. Əлегə тиклем кемлегемне дə,
үткəннəремне дə исемə төшерə алмый газапланып яши
идем. Теге көнне һушсыз егылгач, дəваханəдə барысын
да хəтерлəп уяндым, Аллаһка шөкер. Хəзер инде исе-
мем ялган дип дер калтырап төшмəм! Хəзер элеккедəн дə
көчлерəк булырмын кебек. Тик мин башта кайтып килəм
əле. Үткəннəремне урап... Шунсыз яңадан яши башлап
булмас, ахры...
Фəридəгə беркем каршы төшмəде.

***

...Марис һаман яңа Фəридəне белеп, аңлап, кабул итеп
җиткерə алмаса да:
– “Тиң түгелмен сиңа” дигəн сүзеңне авызыңнан башкача
чыгарма! Оныт ул уеңны! Мин сине үткəннəрең белəн дə
яратам. Син озаклама, яме! Тиз əйлəнеп кил! Без кызым
белəн сине дə, Илнурны да көтəрбез... – дип озатып кал-
ды.

Тәмам.

Фото: freepik.

Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повестьның ахыры (28)
Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повестьның ахыры (28)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас