Фикереңне аңлап, җөпләп, һәр сүзеңне зиһененә сеңдереп утыручылар белән шыгрым тулы залда чыгыш ясавы җан рәхәте, тән сихәте икән. Казан каласыннан махсус чакыру белән килгән профессор Әмир Әхмәдиев Ижау дәүләт университеты галимнәре, талиб-талибәләре, башка уку йортларыннан килгән кешеләр, татар җәмәгатьчелеге каршында археология фәненең казанышлары, бигрәк тә аның үзенчәлекле юнәлеше – нумизматика хакында инде өченче сәгать гәп алып бара. Чәчләренә ак көмеш тамчылар иңгән, уртача буйлы, тыгыз гәүдәле олы галим, таяныч йә илһам эзләгәндәй, почмаклы сакалын сыпыргалап ала да, чал тарих серләрен үзләрендә саклаган табылдык тәңкәләрне күрсәтә-күрсәтә, аларның сугылган чоры, мәгънәсе, эчтәлеге турында, Тукайның «Без тарихта әзлебез...» дигән атаклы сүзләрен китерергә дә онытмыйча, иренмичә, ниндидер эчке тәм, ләззәт табып сөйли. Үз фәненә мөкиббән киткәнлеге һәр сүзеннән аңкып тора. Нотык тәмамланып, дәррәү кул чабулар залны селкетеп алганнан соң, галим төрле өлкәләргә, татар халкының үткәненә, киләчәгенә, хәзерге дөньяның торышына, сәяси-икътисади хәлләргә, хәтта галәм серләренә кагылышлы бихисап күп сорауларга җавап тота. Яше алтмышның өстендә булуга карамастан, хәрәкәтчән, сөальләрнең юнәлешен тиз аңлап алучан профессор үз белгечлегенә мөнәсәбәте булмаган кызыксынуларга, гади яшәеш буразнасына төшүдән дә тайчынып тормыйча, һәркайсына вәземле аңлатма бирергә тырыша. Заманында хор өчен амфитеатр белән эшләнгән, түшәме, диварлары акка буялган мәһабәт залда утыручыларда җылы тәэсир калдырасы, ошыйсы килүе сизелеп тора. Бу – теләсә кайсы лекторның табигый хыялы. Әлеге очракта профессорның тырышуының сере тагын да тирәндәрәк ята иде. Заманында ул җирле университетның тарих-филология факультетына укырга керү имтиханнарын уңышлы гына тапшыргач, төссез чырайлы декан урынбасары «Сез студент булырсыз кебек, өегезгә кайтып, тыныч кына чакыру кәгазе көтегез» дип, озатып җибәргән иде. Әмирне эзләп тапкан документта, киресенчә, «Хөрмәтле Фәлән-фәләнович, сез конкурстан узмадыгыз», дип язылган булып чыкты. Дүрт елын флот хезмәтенә биргәннән соң, үзен рәнҗеткән, кешегә санамаган Ижау белән ваклашмыйча, укырга Казан университетына керә, шунда аспирантура уза, кафедрада эшкә калдырыла һәм байтак еллардан соң үз көче, табигый сәләте һәм үҗәтлеге нәтиҗәсендә танылган абыз-галим дәрәҗәсенә күтәрелә. Инде буыннар алышынып, төссез чырайлы декан урынбасары урынына «төслеләре» килгән булса да, Әмирнең Ижау университеты халкына «Менә сез кемне югалттыгыз», дигән фикерне сиздерәсе килде. Әлбәттә, сине танышларың-белешләрең тыңлаганда сайравы күңеллерәк. Тулы залда аның бер танышы да юк, дисәң дә була, тик ниндидер күзләр генә аны күптәнге ахирәтедәй кирәгеннән артык игътибар белән, карашын бер мизгелгә дә читкә алмыйча күзәтә, үзен ике арада рухи җеп сузарга тырышкандай тота. Чаткылы күзләренең төсләрен ерактан ачыклавы кыен, әмма хуҗалары икенче рәттә утырган ханым икәнлеген сиземли нотыкчы. Янында утырган университет проректоры язмача килгән сорауларны укыган арада Әмир Әхмәдиев үзенә игътибарлы күзләрнең иясе турында уйланып алырга өлгерә. Кем икән ул? Миннән нәрсә кирәк бу тәрбиясез, оятсыз, әрсез күзләргә? Бер мизгелдә алар ачулы, явыз, мәрхәмәтсез күренәләр, шунда ук аларга самими җылылык сирпелгәндәй була.
Рәхмәтләр әйтелеп, чәчәк бәйләме, истәлек бүләкләр тапшырылып, халык таралгач та тынгысыз күзләр хуҗасы урынында калды. Менә ул торып басты, рәт арасыннан чыгып, акрын атлап трибуна ягына юнәлде. Чәчләре шәмәхә төскә буялган, уртача буйлы, аркылыга җәелә төшкән, юантык ханым икән серле күзләр хуҗасы. Таныш булмаган инсани затка сәгатьләр буена текәлеп карап утырмыйлар дип эченнән тегене әрләп алып, профессор юантык ханымга игътибар беләнрәк карады. Зиһенен ярдәмгә чакырды. Тик аны кайда, кайчан күргәнлеген, бу сак һәм шул ук вакытта елмаюлы күзләрне хәтеренә төшерә алмады. Кичке ашау-эчү өчен җаваплы бәндәдер дигән карарга килеп, Әмир кәгазьләрен, китапларын, тәңкәләрен коңгырт портфеленә тутыру белән мавыкты.
– Танымадыгыз бугай, профессор, – дигән гадәти мөрәҗәгать аны кинәт укол кадагандай сискәндереп җибәрде. Тавыш аңа таныш тоелды. Дөресе, сүз-хәрефләрнең әйтелеше, сөйләмнең моңы күптән яңгырамаган, онытылып барган көй төсле якын булып китте. Кешенең тавышы тәне кебек картаюга тиз бирешми икән. Ә күзләр? Бу күк зәңгәрлеген кая, кемдә күрде икән. Җетелекләрен югалтсалар да, үтә күренмәле, болын чәчәгенә охшаганнар икән бу күзләр. Мәгәр исенә-ятенә төшерә алмый. Склероз исемле зәхмәтнең җимергеч көче шундый вакытларда үзен сиздерә торгандыр инде.
Күзләре, тавышы таныш кебек, ә шулай да үзе бөтенләй ят, күргән-күрешкән кешесе түгел. Шунысы хак.
– Туган авылыгызда күптәннән булганыгыз юкмы? Гатаулла абый белән Хәдичә апа исән түгелләрдер инде?
Каян белә икән бу минем туган якны, әти-әнинең исемен дип уйларга да өлгермәде Әмир, ханым сүзен дәвам иттерде.
– Яралы бармагыгызны бәйләгән шәфкать туташын оныттыгызмы? Хәтерләмисездер шул, күпме вакыт узган, сулар кирегә акса да, яшь гомерне кире кайтарып булмый.
Музейдан вакытлыча алып торган борынгы акчаларын учына кыскан килеш профессор тораташтай катып калды. Аның яшьлек мәхәббәте, тормышын чәлпәрәмә китергән Сәвия түгелме соң бу хатын? Ханымны таныгач, профессорның йөрәген татлы сулкылдау кисеп узды.
– Сәвия мин, Әмир, заманында син яратып, гашыйк булып йөргән мишәр баласы булам.
Профессор, ниһаять, телгә килде:
– Сәвия... Чынлап та, син – заманында безнең авылны бизәгән шәфкать туташымы? Ничек килеп чыктың бу якларга?
Ханым сорауга туры җавап бирмичә:
– Картайган, танымаслык хәлгә килгән дисеңме?
Археолог аны багалмасыдай алсу йөзле, тирә-юньгә бәхет нуры сирпеп торган зәңгәр күзле, тал чыбыгыдай гәүдәле кыз итеп хәтерләвен, һаман шул үзгәрешсез хәлендә төшләренә керүен, бер шагыйрь сүзләре белән «сыгылмалы горур буй сынган» булуын әйтсенме, барысын да картлык галәмәте, хәрабәләр алыштырган дисенме? Үзеңдәге шундый ук үзгәрешләрне күрмисең, иң дөресе, күрәсең килми шул.
Әмир үзенең гөнаһлы уйларын яшерергә теләп, начар шөгыльдә тотылган баладай хис итеп:
– Вакыт берәүне дә аямый шул. Барыбыз да Җир-анабызга бурычны түлибез, табигать үзе биргән яшьлекне, матурлыкны хәтердә генә калдырып, кире ала, безне мәңгелеккә әзерли, – дип, очрашу киеренкелеген йомшарту юлын эзләп, урынсыз фәлсәфәгә кереп киткәнен сизми калды. Ми бүлеп чыгарган уй-истәлек дулкынын, йөрәктән иңгән хисне аңлыйсы, бәялисе бар иде. Көтелмәгән очрашу. Барысына вакыт кирәк, ә ул юк. Үткерлеген югалтмаган зәңгәр күзләр сүзне дәвам итте.
– Бик зур галим булгансың. Телең телгә йокмый. Дөрес, элек тә сүзгә кесәгә кереп тормый идең. Халкыбызның бөек үткәнен иңләп, гаҗәеп олы тарихлы милләтнең киләчәге булырга тиешлеккә ышандырдың. Уңышсыз мәхәббәтебез сине юлдан яздырмаган, хәер, күпкә әйбәтрәк кыз тапкансыңдыр әле. Ир-ат халкының бу яктан да мөмкинлекләре киңрәк. Шундый олы кешегә син дип эндәшүемә үпкәләмисеңдер? Хәтерлисеңдер: кулга-кул тотынып, төн ярып, йолдызлар санап авыл буйлап атлаганда, мәхәббәтебез ялкыны сүрелеп, язмыш Сак-Соклар кебек як-якка ташласа да, дус булып калырга, очрашканда бер-беребезгә «син» дип эндәшергә сүз бирешкән идек. Кая ул наив чаклар.
Үткәннең вак-төяген дә, әлбәттә, Әмир хәтерли иде, шуңар да соңга калудан курыккандай, башын чайкарга ашыкты.
– Бернәрсәне дә онытмадым, Сәвия, – дип, профессор сәхнәдән залга төште. Кул ишарәсе белән ханымны янына беренче рәткә чакырды. Текәлебрәк карагач, Әмир бик шыксыз күренгән, ярлы гына киенгән ханымда элекке гүзәлләрнең гүзәле Сәвия чалымнарын шәйли башлады. Күз төпләренә бетми торган сөрем сөртелеп, битен, муенын төрле тирәнлектәге җыерчыклар каплаган булса да, яшьлектә Әмирне акылдан шашарлык дәрәҗәгә җиткергән күзләр үткер зәңгәрлекләрен саклаган. Кечтеки миңе дә йөзне бизәвен дәвам итә. Күз, тавыш кебек үк, картаюга тиз бирешми. Кеше, узган гомер җилләренә буйсынып, үзгәрсә дә, яшьлектә чәчрәп торган сыйфат- билгеләрен, үткән матурлыкны танырлык дәрәҗәдә булса да, саклый икән.
Заманында яшь, тук болан баласыдай урынында тик кенә басып тора алмаган Сәвияне дә вакыт җиңгән, арзанлы иннек-кершән яккандай, үз билгеләрен тәннең барча ачык җиренә иңдергән. Уйламаганда, урман юлыннан кинәт аяк астыннан очып килеп чыккан кош кебек, көтелмәгән очрашу үзенчә кызык та, сәер дә иде. Беренче мәхәббәтеңне, икесе дә утка эләккән күбәләкләрдәй гыйшык ялкынында көерелеп, гомерләрен бергә уздырырга тиешле кешене читкә тибәрү, битараф булып кылану килешмәс. Язмышы ничекләр булып бетте, бу тарафларга кайчан һәм ни өчен килеп эләкте икән бичаракаем? Өлгергән көнбагышны хәтерләткән сары башын гелән ярым ачык ишеккә тыгып, кулы белән чакыру ишарәләре ясап торган университет проректоры гына тынгы бирми. Аны да аңлап була, тырышып әзерләткән ризыклары, чәйләре суына торгандыр, өенә ашыгасы бардыр. Кунак килә дә китә, һәркемнең көйләнгән үз тормышы. Сәвия белән очрашуны башка көнгә күчерәсе булыр. Бу күрешүдән күңел җәрәхәтләре генә ачылмасын. Яшьлек хаталары өчен ул җитәрлек түләде кебек. Аңа да җиңел булмагандыр. Яраткандыр. Юкса, археология фәненнән ерак кеше аның чыгышын шулай игътибар белән тыңлап утырмас иде. Шул ук вакытта Әмирнең бәхетсезлекләренең яшерен серенә, символик мәгънәсенә төшенәсе, кайбер нәрсәләрне ачыклыйсы килә. Күбрәк аның хатасы, кемгәдер артык ышануы аркасында ахмакларча аерылышканнан соң Сәвия бәхеткә тарды микән? Әмирнең олы, керсез мәхәббәтен кем аяк астына салып таптады? Аның тулы бәхеткә дәгъва итә алмаган гомер кичерүендә кем гаепле?
Күңел чоңгылларында мәңге күтәрелмәскә, йөрәкне талкымаска, онытырга дип күмелгән истәлекләр хәтәрләнеп башын калкытты. Үткәнеңнән киемнән тузан каккан кебек кенә арынып булмый икән шул. Хатирәләр җанны сагыш һәм шатлык белән берьюлы сикертә ала икән.
(Дәвамы бар.)
Мөнир ВАФИН фотосы.