Чәчмә әсәр
10 июль 2024, 04:25

Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (27)

“Бу нинди бертуктаусыз көлү соң? Əллə болар тын да алып тормыйлармы?” – дигəн акылсыз уй сызылып үтте Фəридəнең башыннан. Ул кинəт ир белəн хатынны таныды: “Бу бит... Бу бит минем ирем... Ринас... Тегесе кем соң? Сəрияме? Иң якын ахирəтем...” Ир белəн хатын, көлүлəреннəн туктап: “Бар! Икмəгеңне пешер! Бар, пешер, пешер!” – дип кычкырырга, хатынны төрткəли-төрткəли үз өеннəн куарга керештелəр...

Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (27)Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (27)
Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (27)

(Дәвамы.)

61
– Подстилка! Марисның подстилкасы! Ха-ха-ха-ха...
Шушы авыр сүзлəрне акырган ямьсез тавышларны та-
нымый иза чиккəн, башындагы чуалышның очына чыга
алмаган хатын, үзе дə сизмəстəн, өзгəлəнə-бəргəлəнə,
ыңгыраша да тагын билгесезлеккə – караңгы упкынга
оча. Төшеп бəрелеп челпəрəмə килдем дигəндə нинди-
дер көч аны тотып алып кала да тагын өскə, яктылыкка
алып менə. Əмма ул анда да туктап тора алмый, күккə
күтəрелə. Күктəге караңгылык аны үзенə тарта... Анда бо-
лай авыр булмаячагын, анда рəхəт икəнлеген белгəн ха-
тын үзе дə карышмый. Оча да оча... Лəкин упкын белəн күк
арасында елаган балалар, кычкырган кешелəр тавышын
ишеткəн Фəридə, дөньясының карусель кебек зырылдап
əйлəнгəненə чыдый алмый, тагын егылып төшə. Шул ике
арада туктый алмый очып, газапланып йөри дə кабаттан
арып онытыла хатын...
Аны бу халəтеннəн тагын таныш тавышлар тартып чы-
гара.
Салих абыйсының арык тавышы. Ул сөйлəшми диярлек.
Күбрəк көрсенə генə.
Марисның борчулы тавышы. Ул акрын гына нəрсəдер
сөйли. “Бу эшне туктатып торырга кирəк...”, “Даринаның
яныннан китə күрмəгез...”, “Минем зиратка барасым бар,
Салих абый...”
“Нерв киеренкелегеннəн организмы хəлсезлəнгəн, дилəр
врачлар. Эш тə, борчылулар да, куркулар да күп булды
шул...” “Их! Əнə шул чүплеген оныта алмады бит! Шул гына
харап итте!” – Салих абыйсы тагын көрсенде.
Ишек ябылды. Тынлык.
Хатынның башында тагын чуалыш башланды. Чүплек...
“Чүплек турында онытыгыз!” ...Кафе. Кипкəн балыкка охша-
ган ир... Урам. Марис... “Тойота” машинасы... А-а-а-а...
Фəридə тагын караңгылыкка очты.


62
“Подстилка! Марисның подстилкасы! Подстилка-стилка-
стилка...” – Ямьсез тавышлы ниндидер хатын шул урыс
сүзен акырып тора, кемдер чүкеч белəн Фəридəнең башы-
на суга. Артык авырттырмый да, əмма хатынның күңеле
болгана, аның җиңелəеп киткəн гəүдəсе тагын караңгы уп-
кынга оча башлый. Фəридə тотынып калырга урын эзли,
кемнеңдер җылы кулларына ябыша. Чүкеч суккан саен
зур-зур сары лампочкалар кабына бара. Ниһаять, соңгы
ут кабынды да бер кара чаршауга үрмəлəде. Шундук
янып юк булган чаршауның көллəре оча башлады. Хатын
битен яшерергə телəп, башын əле бер якка, əле икенче
якка боргалады. Көл очып бетте. Лампочкалар Фəридəнең
өен, аның караватын яктыртты. Шəрə ир белəн хатын,
Фəридəне күреп, ашыкмый гына борылып карадылар. Аз
гына да оялмыйча торып басып, бармак төртеп, көлəргə
тотындылар: “Ха-ха-ха-ха...”

“Бу нинди бертуктаусыз көлү
соң? Əллə болар тын да алып тормыйлармы?” – дигəн
акылсыз уй сызылып үтте Фəридəнең башыннан. Ул кинəт
ир белəн хатынны таныды: “Бу бит... Бу бит минем ирем...
Ринас... Тегесе кем соң? Сəрияме? Иң якын ахирəтем...”
Ир белəн хатын, көлүлəреннəн туктап: “Бар! Икмəгеңне
пешер! Бар, пешер, пешер!” – дип кычкырырга, хатынны
төрткəли-төрткəли үз өеннəн куарга керештелəр. Чəче-
башы тузгыган, кып-кызыл иннеге иреннəренең читенə бу-
ялып беткəн Сəрия: “Бар, син шəһəр халкын икмəк белəн
туйдыр! Беренчелекне ал! Мактал! Ə мин иреңне туйды-
рам, ха-ха-ха... Синең начальник астында ятып алдынгы-
лыкка чыкканыңны белмилəр дисеңме?! Бар, кит, икмəк пе-
шер! Икмəк пешер!” – дип, Фəридəне куды да куды. Хатын,
иреннəрен тешлəп, өеннəн чыгып йөгерде...
Качарга, югалырга телəгəн хатынны тагын сары утлар
əйлəндереп алды. Алар зур ипи чилəген яктырттылар.
Фəридə, чəчлəрен яшереп ак яулыгын бəйлəп куя да ка-
занны əйлəндерə-əйлəндерə ипи камырын баса башлый.
Күзлəнеп торган камырның саргылт төсе, хуш исе хатынны
куандыра. Ул, арып, белəгенə маңгай тирен сөртə: “Ипигə
төшмəсен!” Шулвакыт бүлмəгə кызарып-бүртенгəн началь-
ник килеп керə. Һəрвакыт ягымлы, алдынгы ипи салучысын
– Фəридəне – мактап туя алмаган Муратовны алыштырып
куйганнармыни?! Ул, ярсып:
– Сиңа мактау килешмəдеме? Биш кешедəн – безнең
ипилəрне сатып алучылардан язма шикаять килде бүген:
ипилəреңнең авырлыгы аз, тозы юк, эче чүпле, дип зар-
лана халык. Бүгеннəн сиңа премия дə, эш хакы да юк!
Эшлəгəнең цехка китергəн зарарыңны түлəргə китəчəк! Ə
премияне иң яхшы ипи пешерүче Сəрия алачак! – дип кыч-
кырды. Аннан, Фəридə белəн бер сменада эшлəгəн кыз-
ларга борылып:
– Кызлар! Сəриягə əйтегез: мин аны ял йортына ике пу-
тевка белəн бүлəклим! – дип, барысын да аптырауда кал-
дырып җиллəнеп чыгып китте.
Кулларыннан тамган камырга да игътибар итмичə ар-
тыннан йөгергəн, дөресен аңлатырга тырышкан Фəридəне
күрмəде дə Муратов... Бер почмакка, кеше күзе күрмəгəн
җиргə посып, буылып елады да елады хатын. Нахак иде
шул бу сүзлəр, нахак иде...
Əмма сары утлар аңа монда да ирек бирмəделəр. Юк,
бу баягы утлар түгел бугай. Машина утлары, ахры... Төнге
юлда машина утлары. Хатын янында утырган баласын
кочты. Əдилə чирле. Үпкəсендə чир таптылар. Тагын ике
айдан, алга таба үзгəреш булмаса, операциягə килергə
куштылар шəһəр табиблары. Анысына акча кайдан та-
бар? Бу баруында да кешегə бурычка керде. Ярый, эне-
се Илдарның машинасына элəктелəр. “Йə, Хода! Нигə зу-
рая бу сары утлар? Каршыга машина җилə... Ак машина.
Ринасныкы түгелме соң? Сəрия белəн ял йортына китеп
баруларыдыр, ахры... Тукта! Тукта! Өскə килə бит... А-а-а-
а-а...”
Куркуыннан күзлəрен шар ачты хатын. Машина югал-
ды. Əмма кемдер теге əшəке сүзне, нахакны кабатлый-
кабатлый, һаман башына чүкеч белəн суга. Ул сүзне
ишетмəс өчен колакларны тыгасы, əллə кая эреп югаласы
килə...
“Ак... Нəрсə ул! Кармы! Юк... Түшəм бит бу...” – Фəридə
күзлəрен акрын гына аскарак төшерде. Аның карава-
ты янында мөлаем гына кыз утыра. Итəгендə – кита-
бы. Йокымсырап киткəн, ахры. Ак халат кигəн. “Мин
дəваханəдəмен бугай”, – дип уйлады хатын. Кинəт барын
да тезеп исенə төшерде. Чүкеч югалды. Аның башы да,
аңы да аек, якты иде.
Фəридə арыган иде. Тиздəн ул йокыга талды...


63
...Зəп-зəңгəр күкнең нəкъ уртасыннан күзлəрне чагыл-
дырып җылы нурларын сипкəн кояш тирəли карусель
əйлəнə. Аллы-артлы утырган Фəридə белəн аның кызын,
Əдилəсен əйлəндерə карусель. Бала, кулларын сузып,
көлеп, Фəридəгə борылып карый. Хатын ашыгып колагын-
дагы кечкенə алкаларын сала. Карусель акрыная... менə
ул бөтенлəй туктап калды. Калтыранып, каешын чишеп
булашкан хатынга кемдер килеп ярдəм итə. Кызы да аңа
каршы йөгерə... Əнисенең ачык кочагына сикерə... Фəридə
газиз баласын күкрəгенə кыса... Шатлыгы йөрəгенə сыймас
кебек: күзлəренə яшь тула, тамагына төер утыра, сүзлəрен
дəшə, кочагын ычкындыра алмый, баласын җибəрергə дə
курка... Күкрəгенə кыса да кыса...
...Яшьлəренə чыланып уянган хатынның карашы үзен
игътибар белəн күзəтеп утырган Кəтифə əбинең күзлəре
белəн очрашты. Фəридə якын кешесенең кулларын тотып,
буылып елап җибəрде.
– Карусель туктады, Кəтифə əби... Төшемдəге карусель
туктады бит! Əдилə-əм...
– Чү, кызым, елама. Барысы да җайланыр, Аллаһы бо-
ерса. Аз гына чирлəп киттең шул...
Юатырга тырышып чəчлəреннəн сыйпаган əбисен:
– Юк! Чирлəмəдем! Киресенчə, мин терелгəн кебекмен,
Кəтифə əби! Бөтен үткəннəрем дə тезелеп исемə төште,
ахры, – дип бүлдерде Фəридə.
– Сөйлисең килəме?
– Килə шул. Сөйлəмəсəм, тагын онытырмын кебек.
– Əйдə, сөйлə, кызым! Йөрəгең бушап, җиңелəеп калыр,
ичмасам. Ирлəр юк əлегə.
Кəтифə əби, тыңларга əзерлəнеп, җайлабрак утырды.
Хатын бераз тын гына торганнан соң сүзен бəлəкəй ча-
гындагы кайгылы истəлеклəреннəн башлады.
– Əнием мин бик бəлəкəй чакта чирлəп үлде. Үлəр
алдыннан үзенең колагыннан салып, бəлəкəй генə ал-
каларын хəлсез куллары белəн миңа такканын ачык
хəтерлим. Əти, яңадан өйлəнеп, Үзбəкстанга чыгып китте.
Без Илдар энем белəн əниемнең бик олы яшьтə булган
əнисендə – зурəнкəебездə үстек. Мəктəпне тəмамлагач
та ипи пешерүче булып эшли башладым. Илдар унын-
чыны беткəндə зурəнкəебез дөнья куйды. Илдарны шо-
ферга укыттым. Армиядə йөреп кайтканын көтеп алдым.
Өйлəндердем... Ялгызлыгымнан качарга телəпме, яшь-
лек хыялыйлыгы белəнме, артык шашып яратмасам да,
үземнəн җиде яшькə олы, бер җирдə дə эшлəмəгəн егеткə
кияүгə чыгып куйдым... Əти-əнилəре белəн күптəн ызгы-
шып беткəн Ринас шундук безнең бəлəкəй генə өйгə яшəргə
күчеп килде. Мин эшлим. Ринас беркайда да айдан артык
эшли алмый, кеше белəн тиргəшеп, ташлап кайта. Күп ва-
кыт өйдə ята. Бөтен хуҗалык минем өстə. Икешəр смена
ипи пешерəм, ярышып эшлим, алдынгылыкны берсенə
дə бирмим. Дөньяны алып барыр, кызымны үстерер өчен
акча кирəк бит, шуңа тырышам инде. Директорыбыз мине
мактый, җыелыш саен калганнарга өлге итеп куя.
Мин тир түгеп алган акчаны ашап өйдə ятса да, Ринас
рəхмəт əйтə белмəде. Киресенчə, җаен китереп, чəнечкеле
сүзлəр əйтеп, тавыш-гауга куптарып, үртəп кенə тор-
ды. “Юкка гына мактамый инде ул начальство. Бер-бер
хəйлəгез бардыр... Бик арып, туеп кайтасың бит, шундук
авып йоклыйсың...” – дип, пычрак сүзлəре, шиклəре белəн
үзəгемə үтте. Көнлəште... Миңа ышанырга да телəмəде...
Бəлки, үзем гаеплемендер, иремə игътибарым
кимегəндер дип, мин өстəмə смена алуларымнан туктадым.
Арабыз якынаймады, əлбəттə... Хислəр җылынмады. Əмма
теле ачылганда ук “əттə!” дип тəтелдəп сөйлəшə башлаган
Əдилəм үзенə игътибар да итмəгəн əтисен өзелеп яратты
шул. Тегесе этəреп, селтəп, кычкырып җибəргəн саен муе-
нына сарылды, кочаклады, үпте... Аптырап, түзмəс чакла-
рымда да аерылмадым, балам хакына чыдадым.
Киңəшлəшер кешем юк. Илдар ерак командировкаларда
йөри, сирəк кайта. Моң-зарымны сөйли торган бердəнбер
ахирəтем – балачак дустым Сəрия. Ул да соңгы вакытлар-
да читлəшə башлады. Макталуыма көнлəшкəн ул. Минем
макталыр өчен түгел, премия алыр өчен тырышканымны
аңларга да телəмəде.
Ə бервакыт... Балалар бакчасындагы Яңа ел бəйрəменнəн
Əдилəмнең ялгыш өйдə онытылып калган куян маскасын
алып килергə дип өйгə йөгереп кайтсам, караватымда
яткан шəрə гəүдəлəргə – Ринас белəн Сəриягə тап бул-
дым...


(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (27)
Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (27)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас