Чәчмә әсәр
9 Июля 2024, 18:37

Әмир МӘХМҮДОВ. Шомырт күзләр. Хикәя (Ахыры)

Бер-берсен яхшы аңлаган шомырт күзле кызны һәм хыялый малайны киләчәктә беркем дә аералмас кебек иде!

Әмир МӘХМҮДОВ. Шомырт күзләр. Хикәя (Ахыры)Әмир МӘХМҮДОВ. Шомырт күзләр. Хикәя (Ахыры)
Әмир МӘХМҮДОВ. Шомырт күзләр. Хикәя (Ахыры)

Мәктәптә үткән иң шәп җыелыш дисәң дә була инде бу классның җыелышын! Җитмәсә, җыелышны алып баручы итеп Гөлнурны сайладылар.

Шомырт күзле Гөлнурыбыз үзенең кырыс була белүен дә күрсәтергә өлгерде.

– Көпә-көндез нәрсә бүлештегез? – дип сорады ул бик таләпчән рәвештә.

Фатыйх борын астыннан мыгырдады бугай. Мин җавапсыз калдым.

«Сине бүлә алмадык, башта Фатыйх һөҗүм итте, мин аңа җавап кына бирдем!» – дип, серне ачарга ярамый бит инде! Сиңа карата назлы һәм кырыс була белгән Гөлнурны да юк-бар җаваплар белән кызарту егет эше түгелдер.

Әнисә Хәмитовна да ниндидер сер бар икәнен чамалаган кебек тоелды миңа.

Җыелышның карары да шатланырлык булмады, безгә шелтә бирделәр. Янәсе дә, безнең мәктәптә тәртип бозучылар булмаска тиеш инде! Башкаларга да сабак булсын... Яшь укучылар үзләренең дә киләчәктә мәхәббәт ялкыннарында янасыларын белмиләр иде шул әле...

Шау-шулы җыелыш та үтеп китте. Мине җыелышның карары һич тә куркытмады. Гөлнур белән икебез арасында булган дуслык җепләре генә өзелер дип курыктым.

Мәктәптән чыкканда мин югалган борынын эзләп йөргән кешене хәтерләтә идем. Мине Г өлнур куып җитте.

– Зәйтүн, иртәгә безгә кил, инша язарбыз, – диде. Нинди акыллы кыз, дип уйлап куйдым мин. Кеше хәленә керә белә, мондый кыз белән дус булырга да була!

Икенче көнне мин, бәхет кошын кулыма тоткан кеше кебек, Гөлнурларга ничек барып җиткәнемне дә сизмәдем.

Сочинение язу мәсьәлә чишүдән дә авыррак икән!

– Аксинья белән Григорий мәхәббәте турында ни әйтер идең? – дип сорады Гөлнур. Ул, янәсе дә, минем белемемне тикшерә инде.

– Аларның мәхәббәте бик серле булгандыр, – дидем дә, үзем дә сизмәстән, Гөлнурның иреннәренә йомшак кына итеп иреннәремне тидердем.

Иреннәреннән үпкәндә Гөлнур сүз дә әйтмәде. Аннан соң гына, ягымлы гына: «Юләр!» – диде. Ул йомшак кына итеп, минем сул як битемә уң кулы белән чабып җибәрде.

Минем инде башым әйләнгән, ниндидер тылсымлы дөньяда йөрим сыман. Гөлнурның яңагыма килеп тигән йомшак кулы гына мине йокымнан уятып җибәрде сыман. Миңа гафу үтенеп кайтып китәргә генә калды. Өйгә җиткәнче шомырт күзләр, әйтерсең лә, мине озата барды.

Нәрсә эшләргә соң инде башы әйләнгән яшь егеткә? Аптыраган үрдәк җайсыз җире белән күлгә чумган, диләр дә бит... Кеше үрдәк түгел шул! Яшьлек юләрлеге һәркемдә дә буладыр да... Үзең өчен иң якын булган кешенең кәефен кыру егет эше түгелдер! Сырткаеңа талчыбык алсаң да, бу кадәр авыр булмас иде сиңа... Бәлки, башкача синең белән сөйләшергә дә теләмәс шомырт күзле кызый...

Бер сыйныфта укып та очрашмый торып буламы соң? Ярый әле мәктәп бар, өмә артыннан өмә үткәреп кенә тора! Күмәк хуҗалыкның ашыгыч эшләре күп, чыпчык чүпләп тә бетерерлек түгел! Ярдәм кирәк булгач, бүген дә колхозыбызга ярдәм итәбез, имеш.

Гөлнур да килгән. Өмә иң актив укучылардан башка үтмәс инде. Кызлар амбардагы ашлыкны әйләндерәләр, чистартылган ашлыкны без – уңган малайлар аргы яктагы икенче яңгыр үтми торган амбарга ташыйбыз.

Ашлыкны аргы яктагы амбарга ташу беренче карашка җиңел тоелса да, эшли башлагач алай ук җиңел булмавы ачыкланды. Авылның үзендә үк МТС булса да, якын арага илтә торган вак-төяк йөкләрне атлар белән ташыйлар иде бу чорда.

Шул сәбәпле егет кешедән зур тырышлык таләп ителә, холыксыз атларның да холкына яраклашырга туры килә иде.

Аргы якка чыкканда күпер аша үтәсе бар, аның аша чыкканда холыксыз ат холкын күрсәтеп куюы да бар...

Кызлар ашлык чистарта, без аны капчыкларга төяп, арбага чыгарып салабыз. Фатыйх бу очракта аерылып торырга тели, ике кеше күтәрә торган капчыкларны арбага үзе генә чыгарып сала. Янәсе дә, ул – иң көчле, булдыклы малай! Әйтерсең лә, бу көчле малай белән матур кызлар, беренчеләрдән булып Гөлнур сокланырга тиеш.

Гөлнурга мин дә сүз кушмыйм, ул да дәшми генә минем яннан үтеп китә. Мәхәббәт утында янган яшь егетне алдап буламы соң инде? Мин аның шомырт күзләрендә икебезгә генә аңлашылган серлелек булуын сизеп торам.

Арбага капчыкларны төядек тә ярның икенче ягындагы амбарларга таба юл алдык. Безгә таш күпер аша чыгарга кирәк. Күпер аша чыкканда атларны йөгәннәреннән тотып, җитәкләп чыгабыз. Күпер аша берничә ат чыга. Мин алаша атны җитәкләп, олауның ахырында барам.

Күперне чыкканда да хыялга бирелеп, алны-артны карамый, ничек итеп яңадан Гөлнур белән дуслашырга икән дип уйлап барам. Шул вакытта ниндидер «шырт» иткән тавыш ишетелде, тәртә башы ычкынып, миңа килеп тиде, мине аяктан екты. Арба тәгәрмәче дә аяк аша үтеп китте. Алаша ат та күпер башында арбаны аударды...

Авыртуга түзә алмыйча ыңгырашып яттым... Калганын ачык хәтерләмим, аңымны югалтканмын.

Аңыма килгәндә минем янда шомырт күзле Гөлнур утырып торганын күрдем. Яшел пәрдәләре тартып куелган ниндидер ят бүлмә. Бер аягыма гипс салынган. Җитмәсә, ул карават башыннан бераз гына югарылыкта ниндидер чылбырда асылынып тора.

Шомырт күзләр сиңа карап елмаеп торганда, көч-куәт кереп китә, күрәсең. Утырырга тырышып карыйм, килеп чыкмый.

– Сиңа әлегә ятып кына торырга кирәк, – дип, Гөлнур йомшак кына кулымнан тотты, – гипсны алгач, йөгереп йөрерсең...

Үземә: «Ни өчен мин бу бүлмәдә ятам?» – дигән сорауны бирәм. – «Ни сәбәпле тәртә ычкынып, мине аяктан екты икән?» – дип уйлап куям. Сыйныфташлар алдында да уңайсыз бит инде. Ат тәртәсе бердәнбер хыялый зат – Зәйтүнне бәреп ексын инде! «Гөлнур каршында да абруең төште, ат җигә белмәгән килеш шомырт күзле кызларга гашыйк булырга ярыймы? – дип, үземә сорау бирдем мин. – Ат та җигә белмисең, юләр малай!» – дип, үземне үзем эчтән генә тиргәп куйдым. Алай дисәм, юлга чыгар алдыннан атның дөрес җигелүен-җигелмәвен ныклап тикшергән идем... Барысы да тәртиптә, үз урынында иде.

Бүлмәгә авыл табибы Гыйлфан абый кергәнен күргәч, мин үземнең шифаханәдә икәнлегемне аңлап алдым.

– Аягың авыртамы? – дип сорады Гыйлфан абый.

Аяк сызлый, әйтерсең лә, аңа биш потлы гер асып куйганнар иде.

– Юк, авыртмый! – дип җавап бирдем мин. Егет кеше, Гөлнур кебек матур кыз тыңлап торганда, зарланып тормас инде.

Гыйлфан абый авылның иң абруйлы табибы иде. Ул дәвалаганда дәрәҗәле врачларың да бер якта торсын!

– Озакламый гипсны алырбыз! – диде ул, – мәктәпкә дә йөгереп йөрерсең...

Гөлнурга карап:

– Син дә, кызым, өеңә кайт, Зәйтүн ял итсен! – диде.

Без бик үтенеп сорагач, тәҗрибәле табиб аңа минем янда тагын бер ун минут торырга рөхсәт итте.

Минем өчен бу көндә тагын бер могҗиза булып алды. Чыгып китәр алдыннан Гөлнур уң як битемнән үбеп алды:

– Зәйтүн, акыллым, тизрәк терел, безнең әле имтиханнарга әзерләнәсебез, иншалар язасыбыз бар...

Шомырт күзләр мине назлап карагач, миңа, дәваланып ятучы яшь кешегә, чын мәгънәсендә берни белән дә алыштырмаслык шифа булды.

Гөлнур мине онытмый, көн дә килеп хәлемне белеп китә. Башка сыйныфташларым да килеп, гипсланган аягымны күреп китәләр...

Бер көндә яныма Фатыйх та килде. Мин аңа караватның бер читеннән урын бирдем. Хәзер инде терелеп киләм дисәң дә була, башымны да күтәрәм, әкрен генә торып та утырам. Аякның гына бик тиз төзәлергә теләмәве генә борчый мине.

Гыйлфан абыйның файдалы эшләре турында уйлап куям кайвакытта. Үз гомерендә күпме кешеләргә ярдәм иткән ул! Кешеләр өчен файдалы кеше булып үсеп җитәсе иде дә бит... Мәктәпне тәмамлыйсы, берәр уку йортына укырга керәсе дә бар бит әле...

Сыйныфташым Фатыйх янымда бик борчулы кыяфәттә утыра, миңа нидер әйтәсе бар, бугай. Әйтергә теләгән сүзен никтер әйтми, җирән чәчләрен бармаклары белән сыйпаштырып миңа карап тора.

– Әйтәсе сүзең булса, әйт, Фатыйх, – дидем мин тыныч кына.

– Зәйтүн, мин синең алда гаепле, гафу ит! – диде ул, кыяр-кыймас кына.

– Синең бер гаебең дә юк! – дидем мин. Шулай да бу мизгелдә Гөлнур турында да уйлап куйдым.

– Әйе, мин гаепле, син капчык алырга амбарга кереп киткәч, атыңның тәртә бавын бераз баргач та өзелерлек итеп кисеп куйган идем... Мин аны ат күпергә кергәндә өзелер дип уйламаган идем шул... Зинһар, мине гафу ит...

– Атның хәле ничек? – дип сорадым мин. Әйтерсең лә, минем Фатыйх белән ат турында сөйләшүдән башка сүзем юк иде.

– Ат егылган, арба ауган иде, ул буыла язганда аны коткарып калдык, – диде Фатыйх.

Бу мизгелдә Фатыйхның сипкелле битендә үкенү галәмәте дә бар иде.

– Гафу итәм, – дидем мин әкрен генә... Бу мизгелдә эчемдә ут дәрьялары булса да, Фатыйхка сиздермәскә тырыштым.

– Рәхмәт, Зәйтүн! – диде ул. Фатыйх кулымны кысты да, өстеннән тау төшкән кешедәй, бүлмәдән чыгып китте...

Аягым да төзәлде. Яшь сөяк тиз ялгангандыр, күрәсең... Хыялый малай әкренләп кенә үз аягы белән йөри башлады... Гыйлфан абый да сөенеп куйды. Тагын бер аяксыз кала язган баланы аякка бастырды бит!

Әмма шифаханәдән чыгарсалар да, мин җиңел генә мәктәпкә барып йөрерлек кеше түгел идем шул әле! Өйдә генә дәресләремне карыйм. Кайбер укытучылар да хәлемне белеп, гыйлем нигезләрен бәйнә-бәйнә аңлатып китә. Сәер математика укытучысы Марат Хөсәен улы да төгәл фәннәрнең нигезен үзләштерергә ярдәм итә.

– Алгебраны белү яхшы! – ди ул. – Тригонометрияне үзләштерсәң, тормышта беркайчан да югалмассың, Зәйтүн!

Тормыш дигәнең дә бик катлаулы нәрсә икән! Бер яктан күңелсезлек алып килсә, шатлыклы мизгелләр дә алып килә икән! Гөлнурдан да минем янга еш килеп йөрүче кеше юк! Серле, тылсымлы шомырт күзләр мине көн дә диярлек иркәли. Бәхетем дәрьялардай ташып тора, күз тидерергә генә куркам! Гөлнур белән яңадан аралаша башлагач, мин физик яктан да, рухи яктан да аякка басып киттем!

Төзәлгән аяк та хуҗасына хезмәт итәргә тиештер бит инде! Гөлнурлар белән безнең өй арасындагы сукмакны такырайтучы кем булсын инде, аягы төзәлгән Зәйтүн булды! Гөлнурның шомырт күзләреннән башка яши алмаган мин инде!

Гөлнурларга еш барып йөрүемә әти-әниләрем дә шикләнеп карый башлады.

– Фәйзулла кызы янына бал сипкәннәрме әллә? – ди әни.

Карт атайның гына исе китми. Кырыс картның сүзләре дә бик кырыс:

– Мөмкинлек булганда, уҗым бозавы йөреп калсын инде!

– Тиздән имтиханнар! – дип кенә җавап бирәм мин.

Көн артыннан көн үтә, кышлар китә, язлар җитә. Яшь җилкенчәкләрдә шомыртлар чәчәк аткан мизгелдә имтиханнар, дөресләр кайгысы да капмый Язның назын тоеп яшисе генә килә!

Карлар эрү белән җандагы бозлар да эри сыман. Кояшның алтын нурлары да хыялый затларга дәрт өсти.

Гөлнур белән миннән дә тырыш кеше юктыр. Тирләп-пешеп имтиханнарга әзерләнәбез инде, янәсе.

Тау битләрендәге карлар эрүен, елгачыклар булып агуын белә... Шулай да урман эчләрендәге карлар тиз генә эрергә уйламый. Без үзебез дә хәзергә эрергә ашыкмаган карлар хәлендә. Алда безне билгесезлек көтә. Мәктәпне тәмамлагач, нинди юлдан китәрбез икән?

Табигатьнең иң матур вакыты – май башы дисәм, ялгышмамдыр кебек! Ал¬магачлар, чияләр, шомыртлар аклыкка күмелгән чор! Гөлнурның күзләре генә кара шомыртны хәтерләтәләр иде.

Яз кешеләрнең рухи халәтен яңартучы фасыл гына түгел, тереклеккә җан бирүче дә иде. Алтын көздә без утырткан агачлар да яфрак ярдылар. Язгы матур кояш агачларыбызга яшел күлмәк бүләк итте.

Бәлки, кояш безгә дә тормыш матурлыгын тояр өчен бетмәс-төкәнмәс көч бирер. Ул безгә тормыш сукмакларыннан абынмыйча үтәргә, гүзәллекне тоярга өйрәтер... Кем белә?

Имтиханнарны җиләкле июньдә, табигатьнең тылсымлы гүзәллеккә ия булган вакытында тапшырдык.

Шомырт күзле  өлнур барлык фәннәрне «бишле» билгеләренә генә тапшырды. Имтиханнарда да хыялга бай бәндә барысыннан да аерылды. Минем аттестатымда бер генә «бишле», анысы да физкультура фәненнән иде.

«Өчле»ләрем, «дүртле»ләрем өчен үкенерлек тә түгел. Аксинья һәм Григорий мөнәсәбәтләре минем өчен бик мөһим түгел иде шул!

Шомырт күзләргә гашыйк яшь егеткә «өчле» ни дә, «дүртле» ни...

Гөлнур мәктәпне алтын медальгә тәмамлады. Ул моңа лаеклы кыз иде.

Соңгы кыңгырау... Мәктәпне тәмамлау уңаеннан үткәрелгән чыгарылыш кичәсе... Кәефле укытучыларның мактау сүзләре дә онытылган, Гөлнурның шомырт күзләре генә истә калган...

Мәктәп еллары бик озакка истә калган. Тормышның катлаулы олы юлына да без җитәкләшеп чыктык.

Бер-берсен яхшы аңлаган шомырт күзле кызны һәм хыялый малайны киләчәктә беркем дә аералмас кебек иде!

Гөлнурның шомырт күзләреннән тамган шатлыклы күз яшьләре дә кипкән, аның шомырт күзләре кояш нурларын үз эченә алган, алар, әйтерсең лә, без атлаган юлны яктырталар иде...

Барыр юллар кискен аерылмаса, хыялга бай миңа да, шомырт күзле Гөлнурга да бәхет елмаер әле!

 

Фото: Фрипик.ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас