Чәчмә әсәр
9 Июля 2024, 03:35

Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (26)

Фəридə, бу сүзлəргə шаккатып, борылып караганда, “Тойота” машинасы аның өстенə килə иде. “Номеры... Əллə күземə күренə инде, Ходаем?! Номеры “007” түгелме соң? Чынлап шул бит? Минем Əдилəмне алып киткəн машина...”

Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (26)Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (26)
Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (26)

(Дәвамы.)

58
Салкыннардан, бураннардан йончыган кешелəрнең
күңел ишеклəрен көтеп алган яз тамчылары шакыды. Тик
Марис белəн Фəридə генə бу шатлыкны күрмəделəр...
Бəйрəм яллары алдыннан, бергəлəп утырып, эшлəренə
нəтиҗə ясаган ир белəн хатын икесе дə борчулылар иде.
– Биш эшкуар – иң зур кибетлəрнең хуҗалары – кал-
дыкларны заводка китерүдəн баш тарттылар. Берничек тə
кире уйлатып булмады. Калдыклардан ясалган блокларны
сатудан кергəн акчаның да зур өлешен тəкъдим итеп ка-
радым. Якын да килмилəр. Сəбəбе бер генə – ул да булса
хакимиятнең кысылуы, эшкуарларның башлангычына кар-
шы төшү. “Тик мэр ягыннан бер кисəтү дə, бер кəгазь дə,
бер чакыру, тавыш та булмады бит...” – дип уйлады ир.
– Комплексларда азык җитəме соң? – Марисның борчы-
луы хатынга да күчте.
– Анда да шул ук хəл, Дарина. Дуңгызларның башын
үткəн атнада ук киметергə туры килгəн иде инде. Бəлки,
җайланыр дип, сиңа əйтми торган идем...
– Миндə дə хəллəр авыр, Марис. Куанырлар, рəхмəт
укырлар дип көткəн хəерчелəрем кирегə чүплеккə качалар.
Тыеп, туктатып булмый. Шундый яхшы урыннарга урнаш-
тырабыз, гаилəлəренə кайтарабыз... Ə алар бераздан кача-
лар. Кирегə, белəсеңме?! Шул пычраклыкка, түбəнлеккə...
Əллə кеше хайваннан да юньсезрəк микəн, Марис?
Даринасының əрнүен күреп борчылган ир:
– Кайгырма əле ул тиклем. Бəлки, бу үтə торган гына
кыенлыклардыр. Əлегə тиклем эшлəп өйрəнгəн эше-
без түгел, без дə бу өлкəдə яңа кешелəр. Бəлки, берəр
җитешсезлегебез бардыр. Бераз арып та киттек, ахры.
Əйдə, ял итик! Ярты ел эчендə əллə күпме эшлəр башкар-
дык бит. Сөйлəсəң, кеше ышанмас. Əлегə тиклем беркем
эшлəп карамаган эшлəрне майтарып ташладык икəү... –
дип, сөйгəнен тынычландырырга тырышты.
Үзеңнең күңелең изге булса, анда мəкергə, нəфрəткə
урын булмаса, кешелəрдəн явызлык көтмисең.
Башкаларны да үзең кебек күрəсең. Бөтен яктан да кур-
кыныч янавын көтеп, һөҗүмгə əзер тору сəлəте бик азлар-
га гына бирелгəн. Җəнлеклəргə бу сыйфат тумыштан са-
лынган. Ə кешелек дөньясында кемнең кайчан сине аша-
рын, кемнең синең юлыңа ятьмə корырын белеп булмый.
Пəрəвезгə элəккəн чебен кебек чəбəлəнеп, чарасызлык-
тан əрнеп, алтын көннəреңне заяга уздырып, гомереңнең
ахырын җиткерергə мөмкинсең – ə үзеңне юк итүче ке-
шене күрмисең дə, белмисең дə. Матур сүзлəр, ягымлы
битлеклəр артына яшеренгəн ерткычлар куркыныч шул
кешелек дөньясында...
Күптəн эшкуарлык белəн шөгыльлəнеп, тормышның
бу ягына җиңел генə, көлебрəк карарга өйрəнгəн Марис
боларның барын да бик яхшы белə иде. Ул хакта уйла-
нып баш ватмый, үзгəрмəс дөньяны үзгəртергə тырышып
үзен өзгəлəми иде. Тик якты хыяллары, өметлəре белəн
янып яшəгəн Даринага күңелен төшерми, җəрəхəтлəми
генə ничек аңлатырга шуны? Аның кайчан да булса бер
кешелəрнең ваемсызлыгына, хыянəтенə бəрелеп ярала-
начагын яхшы белə ир. Аны шул ачы минутлардан аралый-
сы, саклыйсы килə...
Бу очрак та – тормыш закончалыгы. Җиргə ныклы басып,
күкрəк киереп, акчалы кесəлəренə тыгылып һавалы гына
булып яшəсəлəр дə, эшкуарлар да ниндидер дəрəҗəдə
хакимияткə буйсыналар. Əйе, тыныч яшəү кагыйдəсе
гади генə: син миңа тимə – мин сиңа тимим. Эшкуар
җитəкчелəргə каршы төшмəсə, ул тыныч кына акча эшли,
баюын дəвам итə. Киресенчə икəн, аңа ярыйсы гына ко-
мачаулаячаклар... Марис та əлегə тиклем шул кагыйдəне
бозмый яшəде. Шуңа эшкуар коллегаларының калдыклар-
ны яңадан чүплеккə илтə башлауларын бик яхшы аңлый
ул. Димəк, ниндидер хакимгə, кайсыдыр түрəгə каршы
төшелгəн. Монда дөреслек эзлəп торуның кирəге юк – ба-
рыбер тапмыйсың. Һəр җитəкче ул дөреслекне үзенə ни-
чек кирəк, кая кирəк, шулай бора ала...
Марис бу эшкə Дарина өчен тотынды түгелме? Шушы
үткер һəм чая фикерле хатынсыз аңа байлык та, бер
тиен акча да, əлегə тиклем яшəлгəн буш дөньясы да
кирəкмəгəнлеген аңлаган иде ул.
Шундый авыр тойгылар белəн аерылыштылар алар.
Берсе кызы янына кайтып китте, икенчесе – урман эчендəге
əбисе белəн улы янына.


59
– Ярата икəн, чүплектəге Фəридəне дə яратсын! Киенгəн,
ясанган, матурланган, Төмəндə даны таралган кафе ачкан
Даринаны яратып була ул. Хəтерсезлегең, кайгыларың,
балаң белəн бергə яратсын! Түкми-чəчми барын да
сөйлисең! Мəхəббəте шунда сыналыр! – дип, катгый итеп
кисəтеп озатты Кəтифə əби Фəридəне.
Аның сүзлəрендə хаклык барын бик белə хатын. Үзенең
дə бу йөктəн арынасы килə. Ир белəн хатынның арасын-
да яшерен серлəр булса, тиздəн шиклəр барлыкка килə,
икеңнең дə башына кирəкмəгəн уйлар керə башлый.
Бер-береңне аңлау, бер-береңə ышану югала. Аннары
гаеплəүлəр китə... Яхшы күңеллеме син, начар холыклымы
– ялган ике арадагы мөнəсəбəтлəрне барыбер шул чиккə
илтеп җиткерə. Боларның барысын да хатын-кыз сизгерлеге
белəн төшенə Фəридə. Юк, үткəннəреннəн куркып, оялып,
Марисыннан язасы килми аның. “Чынлап та яратса, аңлар.
Аңлар, Аллаһ бирсə! Бүген үк барын да сөйлим!” – дип аш-
кынып килде ул шəһəргə. “Хəзер! Киемемне алыштырам да
Мариска шалтыратам! Өендə булса – өенə, эшендə булса,
эшенə барам – аптырап торсын əле! Əллə турыга гына ба-
рыйм микəн? Бүген кафе эшли, анда минем кирəгем юктыр
əлегə. Иртəгə генə килеремне кызларга əйткəн идем... Юк!
Кереп чыгыйм əле... Аягым да юешлəнде... Итеклəремне
алыштырыйм... Аннары барам! Сөйлим! Бер көнгə дə
кичектермим аңлашуны!” – дип уйлый-уйлый, ашыгып
кафесының ишеген ачты Фəридə.
Бүлмəнең караңгылыгына, өстəллəрнең, урындыкларның
бушлыгына хəйран калды хатын. “Бүген ял бит. Халыкның
иң күп йөри торган көне. Нəрсə булган!” – дигəн уй сызы-
лып үтте аның башыннан. Прилавка артында елап утыр-
ган, шешенеп беткəн яшь кассир кызны һəм кəгазьлəр ак-
тарып утырган чит-ят кешелəрне күргəч, Фəридə бөтенлəй
коелып төште. Ул, дулкынланганын сиздермəскə, үзен кул-
га алырга тырышып:
– Исəнмесез... Сез кем буласыз! – дип сорады.
Ирлəр, бер сүз дə эндəшми, хатынның борын төбендə
катыргы таныклыкларын болгадылар. “Салым инспекция-
се... Паспорт бүлеге...” – дип укыды.
Кипкəн балык кебек гəүдəле, майлы җирəн чəчле, сары
йөзле, зур салкын күзле ир боздай карашы белəн Фəридəгə
тишəрдəй булып карады.
– Без касса аппаратын ябып куйдык.
Документларыгызның кимчелеклəре күп. Бездəн рөхсəт
булмый торып, кафегызны ачарга хакыгыз юк! – дип, һəр
сүзен өзеп əйтте таныш түгел тикшерүче.
– Салым инспекциясенə ничə барганым бар, Сезне бер
тапкыр да күргəнем юк. Нинди кимчелеклəр? Тикшерү
кəгазьлəрегез белəн таныштырмый торып, эшне туктатыр-
га сезнең хакыгыз юк бит, – дип җаваплады исенə килгəн
хатын.
Əлегə тиклем тын гына утырган ике ир дə, акрын гына
кузгалып, Фəридə янына килеп, аны тирəлəп алдылар.
– Без синең турыда барын да белəбез... – дип пышыл-
дады теге “кипкəн балык”. – Ба-рын да, Дари-и-на Русла-а-
новна... Əгəр исəн-сау гына бу шəһəрдə эшлисегез килсə,
чүплек турында онытыгыз! Якыннарыгыз турында уйла-
гыз...
Ирнең күзлəреннəн генə түгел, сүзлəреннəн дə, бөтен
килеш-килбəтеннəн дə гүр салкыны бəрə иде. Хатынның
йөрəге тибүеннəн туктап бугазына менгəндəй булды, бөтен
булмышын шул салкын чолгап алды, эндəшерлек тə көчен
калдырмады. Ул, һушын җыеп, атларлык хəлгə җиткəндə
тегелəрдəн җиллəр искəн иде инде.
Фəридə калтырана-калтырана Салих абыйсына шыл-
тырата башлады. Телефон дəшмəде. Хатын куркуыннан
нишлəргə белмəде. “Əй, Ходаем! Əллə Салих абыйга да ба-
рып җиткəннəрме?” – дип уйлап, коты очты. “Якыннарыгыз
турында уйлагыз, дидеме? Илнурым... Кəтифə əби...
Аларны тизрəк алып килергə кирəк!" Кассир кызга кафены
биклəргə кушты да Фəридə чыгып йөгерде. Бераз баргач,
тукталып калды. Чəчлəре тузгыган, йөзе йончыган, бер
алдына, бер артына каранып, урам уртасында басып, кая
таба барырга аптыраган хатын ашыгып тагын телефонына
баскалый башлады.


60
Даринаның үзенең чишелгəнен көтте Марис. Барыбер
бер ачылачагына шиге юк иде аның. Шуңа артык сорау-
лар бирмəде. Фатирына кайтты да соңгы вакытларда аның
игътибарыннан мəхрүм калган Əдилəгə багышлады ялын.
Үсте, үзгəрде кызыкай. Балалык самимилеген, ихласлы-
гын үсмер кызлар җитдилеге, уйчанлыгы, оялчанлыгы
алыштырып килə. Марис кызга яшəү өчен бөтен шарт-
ларны да тудырырга тырыша: яхшыдан-яхшы киендерə,
ашата, укытучылар, тəрбиячелəр яллый. Озак серлəшеп
утыра белми, əлбəттə. Күп сөйлəргə өйрəнə алмады инде
ул. Əмма аның каравы, чын күңеленнəн ярата кызын. Тик
Əдилə моны сизсə, белсə дə, барыбер ямансулый. Күзлəре
тулы моң баланың. “Əнисен сагынадыр...” – дип уйлый
ир. Лəкин туздырылган чүплектə дə, реабилитациялəү
үзəгендə дə очратмады ул кызның əнисенə охшаган хатын-
ны. Тапмаганына берчə кайгырса, берчə куанды. Ялгыз ка-
ласы килми иде аның... Хəерче əнисенə караганда үзенең
– бай тормышлы, киң күңелле Марис Талиповичның – кыз-
га күпкə яхшырак тəрбия бирəчəген дə яхшы аңлый ул.
Табылса, əнисенə дə булышып карар иде дə... “Булышып-
булышып, əнə теге кирегə чүплеккə качкан хəерчелəр ке-
бек булса?” – дип уйлап, тагын ниятеннəн кире кайта ир.
...Марис белəн Əдилəнең күңелле ялын Рəкыя шылты-
ратып бозды:
– Əнинең елы булды. Искə дə алмадың! Рəхмəтсез нəрсə!
Белдексез! – дип ярсыды ул телефоннан. – Ичмасам, зи-
ратка барырга уйлар идең...
“Исенə төшкəн əнисе...” – дип уйласа да, ир башка төрле
җавап бирде:
– Əйдə соң, барыйк. Мин каршы түгел. Килəм.
– Юк! Мин үземнең машина белəн барам, – дип кирелəнде
хатын. – Хəзер сине кереп алырмын. Курыкма, үтермəм!
Əдилəне тəрбиячесенə калдырып, Марис, Рəкыяның ай-
нуына бик ышанып бетмəсə дə, урамга чыкты. Хатын, ни
гаҗəп, элеккедəй киенгəн-ясанган, талчыккан йөзен катлы-
катлы кершəннəр астына яшереп, бизəнгəн иде. Марис,
хатынны туктатып, чəчкəлəр кибетенə кереп китте. Кинəт,
телефон шылтыравын ишетеп туктап калды. Төймəсенə
2010/4 23
басу белəн Даринаның əрнүле тавышы яңгырады:
– Марис! Мари-с! Кафены яптылар! Əллə нилəр сөйлəп
яныйлар! Мин куркам! Салих абый өчен дə куркам. Аның
телефоны дəшми. Син кайдасың, Марис? Мин кафе янын-
дамын.
– Мин якында гына. Чəчкəлəр кибете алдында...
– Мин хəзер синең яныңа килəм, – дип бүлде хатын
Марисның сүзен.
Ир яңадан шылтыратканчы, ул килеп җиткəн иде инде.
– Бернəрсə дə юкка гына булмаган, Марис! Ишетəсеңме?
Мин бит əллə ничə көн уйлап йөрим: теге Ширяев шул
чүплекнең чын хуҗасы булмады микəн? Алар миңа яный-
лар, аңлыйсыңмы, Марис? “Якыннарыгыз турында уйла-
гыз!” – дилəр. Мин курка-а-ам... – дип, ирнең күкрəгенə
капланып елап җибəрде хатын.
Марисның артыннан килгəн Рəкыя боларның барысын
да күреп торды. Ул иренең куенындагы хатынга төртеп
күрсəтеп:
– Подстилка! Подстилка! Марисның подстилкасы! – дип
чыелдап кычкырды да шашып көлəргə тотынды. – Ха-ха-
ха-ха-ха...
Аннары, юньлəп басып та тора алмаган аяклары белəн
алпан-тилпəн килеп, сөйрəлеп машинасына барып утыр-
ды.
Фəридə, бу сүзлəргə шаккатып, борылып караганда
“Тойота” машинасы аның өстенə килə иде. “Номеры...
Əллə күземə күренə инде, Ходаем?! Номеры “007” түгелме
соң? Чынлап шул бит? Минем Əдилəмне алып киткəн ма-
шина...”
“Тойота”дан күзен ала алмый урынында катып калган ха-
тынны Марис ыргылып көч белəн читкə этəрде. Тəмам ко-
тырган Рəкыя, машинасын үкертеп, тизлеген арттыра ба-
рып, тəрəзəлəрен челпəрəмə китереп чəчкə кибете эченə
кереп китте...

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (26)
Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (26)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас