Чәчмә әсәр
6 Июля 2024, 04:25

Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (23)

Мостафа яңадан туган кебек үзгəргəн хатынны танымады, əлбəттə. Буялган сары чəчлəре иңнəренə төшкəн, яшел күзлəре балкып торган, килешле гəүдəсенə соңгы мода белəн тегелгəн чалбарлы костюм кигəн хатын чүплектəге ташландык ертык киемнəргə уралып йөргəн, чал чəчле башы мəңге күтəрелмəгəн арык Фəридəгə тамчы да охшамаган иде шул...

Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (23)Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (23)
Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (23)

(Дәвамы.)

51
Əлегə тиклем дөньяда улының барлыгын белмəсə дə,
Фəридə яшəгəн бүлмəгə килеп кереп, Əсхəтне күргəн
Мостафа, хислəрен тыя алмый, дулкынлануыннан елап
җибəрде. Əсхəт башта аны күрмəде дə, ахры, əнисе янын-
да өтəлəнде. Əлфиянең карар җире дə юк, тик күзлəре генə
нур чəчə иде. Ишек төбендə тораташ кебек басып торган
Əсхəт бераздан гына игътибар итте. Кырыслыгы, кансыз-
лыгы белəн дан тоткан Бригадирның гəүдəсе дер калты-
рый, битлəре буйлап яшь ага. Юк, ул алардан оялмады
да, тартынмады да. Ул үзенең, Əлфия телəгəнчə, тиз генə
үзгəрə алмасын да аңлый, алдагысын юрарга да кыймый
иде. Мостафа, бүгеннəн үлəсең дисəлəр, гомеренең шушы
минутын күреп үлəргə риза булыр иде. Бу минут өчен ул
үткəн гомерен яңадан яшəргə дə, төрмəлəр, чүплеклəрне,
гомерлек əрнүлəрне яңадан кичерергə дə əзер иде.
“Улым... Улым... Минем улым...” – дип, əлегə тиклем бер
кабат та əйтелмəгəн татлы сүзлəрне пышылдап басып тор-
ган ир, Əсхəтне күзлəре белəн шашып назласа да, улын
барып кочакларга үзендə көч таба алмады.
Инде ир уртасына җиткəн, əмма бу көтелмəгəн шатлык-
тан югалып калган Əсхəтне сак кына аркасыннан сөеп,
Əлфия аны бераздан Мостафага таба этəрде.
Җан тартмаса, кан тарта. Бер-берсенə ике тамчы судай
охшаш ата белəн ул, бераздан, күптəнге танышлар ке-
бек, син дə мин сөйлəшəлəр иде инде. Əлфия, аларның
əңгəмəсенə колак салып, бəхетеннəн елмая-елмая, кадер-
ле кешелəренə ашарга əзерлəде. Үзлəрен очраштырган
Фəридə турында Мостафага сөйлəргə шатлыгыннан очып
йөргəн Əлфия дə онытты, чиктəн тыш нык дулкынланган
Мостафаның да бу хакта сорарга башына килмəде.
Фəридə ишекне ачып кергəндə бəхетле гаилə көлешə-
көлешə аш ашый иде.
Мостафа яңадан туган кебек үзгəргəн хатынны таныма-
ды, əлбəттə. Буялган сары чəчлəре иңнəренə төшкəн, яшел
күзлəре балкып торган, килешле гəүдəсенə соңгы мода
белəн тегелгəн чалбарлы костюм кигəн хатын чүплектəге
ташландык ертык киемнəргə уралып йөргəн, чал чəчле
башы мəңге күтəрелмəгəн арык Фəридəгə тамчы да охша-
маган иде шул. Өтəлəнеп, өстəл артыннан торып:
– Фəридə сеңлем, кайттыңмы? Əйдə, утыр,
ачыккансыңдыр, – дип килеп хатынны кочаклаган Əлфия,
күзлəреннəн очкыннар булып түгелгəн шатлыгын тыя ал-
мый, берчə бəхетле, берчə оялчан, берчə канəгать карашын
Мостафасына төбəп: – Мостафа! Менə шул кеше табыш-
тырды, очраштырды инде безне. Бүгенге бəхетебез белəн
без мəңгегə аңа бурычлыбыз. Фəридə бу, таныйсыңдыр, ул
да синең чүплегеңдə яшəгəн. Бəхеткə каршы, котылган ан-
нан, – дип, тезеп сөйлəп китте. Əлфия сөйлəгəн саен төсе
үзгəргəн, бəхетле, ягымлы ирдəн минут эчендə күзлəренə
кан сауган явыз Митькага əверелгəн Мостафа, чак кына
өстəлне кырмый торып, шəп-шəп атлап ишеккə юнəлде.
Аңардан узып, кулларын сузып, гəүдəсе белəн ишекне ка-
плаган Фəридə аңа:
– Алар белмилəр безнең хакта. Тукта, зинһар!
Үкенəчəксең бит! – дип, Əлфия белəн Əсхəт килеп җиткəнче
пышылдап өлгерде. Əллə телсез Фəридəнең сөйлəшүенə
аптырап калган, əллə барсын аңлап туктаган ир тиз генə
суына алмады. Кулларын йодрыкка төйнəп, көйдерердəй
карашын Фəридəгə төбəп, аякларын аерып басып тора
бирде.
– Йə, йə, Мостафакаем! Тынычлан, димен мин сиңа!
Монда чүплек дип белдеңме əллə? Монда синең гаилəң.
Киткəненə ачуланма Фəридəнең! Ярый əле киткəн, дип əйт!
Ул булмаса, улыңны да күрə алмый чит җирдə катар идең
шунда! – дип, ир тирəли əйлəнгəн Əлфия Мостафасын бер
сөйде, бер кочаклады, бер битəрлəде, ничек итсə итте,
əмма җайлап өстəл янына илтеп утыртты.
Кичен килгəн Салих сүзне кыска тотты.
– Менə ничə айлар инде Фəридə чүплек мафиясен
бетерү хыялы белəн яши. Без аны бу уеннан кире кайтара
алмадык, – диде ул. Мостафаның усал карашы Фəридəнең
йөрəгенə кадалгандай булды. Хатын тиз генə башын түбəн
иде. – Тик хакимият бу эшкə каршы төшə, аяк чала. Мин
чүплекнең чын хуҗасы шул тирəдəдер дип уйлыйм. Син
ул кешене белергə тиешсең, Мостафа. Безгə синең ярдəм
кирəк.
Мостафа дəшмəде.
– Без сине барыбер кирегə чүплеккə җибəрмибез, əти,
– дип сүзгə кушылды Əсхəт. – Син ул кешене фаш итсəң,
бəлки, чынлап та, анда тəртип урнаштырып булыр иде.
Кем соң ул? Син кемгə буйсынып яшəдең?
– Нəрсə, мине тере мишень итеп милициягə алып бар-
макчы булдыгызмы? Əле болай да исəн генə качып ко-
тылып буламы, юкмы – белмим. Сез мине шефка кар-
шы көрəш ачар дип уйлыйсызмы? Ю-ук. Фəридə, мин
сиңа гаилəм белəн очраштыруың өчен бурычлымындыр.
Тик мин бурычымны гомерем белəн түлəргə уйламыйм.
Шефның исемен əйттертеп, мине үтертергə уйлыйсызмы-
ни? Башымны төрмəдə черетергəме исəбегез? Нигə тар-
тып алдыгыз соң алай булгач чүплектəн? Бер атна элек
минем өчен бар нəрсə дə барыбер иде: үлдем ни, калдым
ни. Ə бүген минем яшисем килə! Күллегə кайтасым, оны-
кларымны күрəсем килə! Аз гына булса да кешечə яшəп
каласым килə минем! Тимəгез миңа! Мин сезгə булыша
алмыйм!
– Ярый, син кайтып та китəрсең. Тыныч кына яшəп тə
ятарсың. Исемен генə əйт! Без синең турыда аңа сөйлəргə
җыенмыйбыз бит! – дигəн Салихтан Мостафа көлде генə.
– Сезнең сөйлəү нигə кирəк? Ул аны болай да аңлый.
Аның чүплек хəллəренə кысылышын миннəн башка белгəн
дə, күргəн дə кеше юк бит! Сез мине юлəргə чутламагыз,
яме?! Шеф кебек хəйлəкəр, усал кешене мин төрмəлəрдə
дə очратмадым. Күлледəн эзлəп тапмасына да ышан-
мыйм. Кайтсам, Əлфияне куркыныч астына куймам микəн
дип икелəнəм əле. Сез нəрсə? Хакимият кешесе бит ул,
алар үзлəренең кəнəфилəрен бар яктан да ныгытканнар
инде. Анда тыгылып, дөреслек эзлəп йөри башласаң, үзең
гаепле булып калачагыңны көт тə тор! Юк! Иртəгə үк юлга
чыгабыз. Ничек тə югалырга, күренмəскə, бер кабат та
күзлəренə чалынмаска кирəк! Фəридə, син дə сабыр гына
эшлəп ят, эшең бар, торыр урының бар, булышыр кешең
бар – сиңа тагын нəрсə кирəк?
Хатын беравык тын утырганнан соң:
– Мин Əдилəмне югалттым... – диде. – Бу дөньядан
чүплек иленə аяк баскан кешелəрнең бер көн эчендə генə
дə ничəсе гомере белəн хушлаша?! Син моны миннəн дə
яхшы белəсең, Мостафа. Сукбай хəленə төшсəлəр дə,
алар да – кемнəрнеңдер газиз балалары, кемнəрнеңдер
ирлəре, əтилəре бит... Кызымны эзлəп тапмыйча, мин
чүплек турында уйлаудан туктый алмам кебек... Бəлки, ул
бу дөньяда инде... – “Юктыр” дигəн сүзне əйтеп бетерергə
теле əйлəнмəгəн, күңеле тулып, сөйлəшə алмас хəлгə
җиткəн Фəридə табыннан торып китте.
– Əдилəнең язмышы кызганыч та бит... Тик файдасыз бу
эшегез... Юк! Мин булыша алмыйм! Телəсə нəрсə уйлагыз.
Əйдəгез, минем юклыкны сизеп калганчы, кайтып китеп
өлгерергə кирəк. – Мостафа, Фəридə белəн саубуллашыр-
га да онытып, ашыгып чыгып китте. Əйберлəрен җыя-җыя
аның артыннан ияргəн Əлфия белəн Əсхəт хатынны юа-
тырга тырыштылар.
– Бəлки, кайткач тынычланыр, башкача уйлар əле.
Сөйлəргə карар итсə, хат булса да язып җибəрербез,
Фəридə. Ул тиклем борчылма! Исəндер кызың! Исəндер!
Табарыңа ышанып яшə! Йə, ярый, хуш! Гаеплəп калма
инде безне! Ачуланма, аңларга тырыш Мостафаны, яме?!
– дип, Əлфия Фəридəне кочагына кысты.
Тагын бер өмете сүнеп юкка чыккан хатын кунакларын
озатырга да чыкмады...


52
...Зəп-зəңгəр күкнең уртасыннан җиргə карап нурын сипкəн
кояш тирəли зырылдап карусель əйлəнə. Карусельнең бер
утыргычына Фəридə, алдагысына Əдилə утырган. Озын
чəчлəре тузып җилдə җилферди, үзе əнисенə борылып
шаркылдап көлə. Фəридəнең карусельне туктатасы, кы-
зын күргəч ашыгып салган алкаларын бирəсе килə. Тик ул,
күпме генə кулларын сузса да, буе җитми, карусель тук-
тамый... Əйлəнə дə əйлəнə... Биленнəн утыргычка каеш
белəн элəктереп куелган Фəридə, торып, карусельне тук-
тата алмый, янында гына кебек тоелган газизен күкрəгенə
коча алмый, газаплана...
Фəридəне татлы да, əрнүле дə төшеннəн туктаусыз
челтерəгəн телефон тавышы тартып алды.
– Алло! Дарина! Хəерле иртə! Уятмадыммы? – дип
гөрелдəде Марисның шат тавышы.
– Уяттың шул...
Ир хатынны əллə ишеттте, əллə ишетмəде, үзенең шат-
лыгын уртаклашырга чакырып:
– Без тиздəн кайтабыз, Дарина. Дəвалау курсы ике
көннəн тəмамлана, – диде.
– Кызыңның сəламəтлеге ничек? – дип сорарга мəҗбүр
булды хатын.
– Яхшы. Паркта йөрибез əле. Яңа гына карусельдə
əйлəндек...
– Ə! Ка...ру...сельдə?
– Нишлəп аптырыйсың? Төш вакыты җитеп килə бит
инде! Син чирлисеңме əллə? Əле дə тормагансың...
– Юк, мин арыдым гына...
– Синең кəефең юк, ахры?
– Кəеф күтəрелерлек яңалыклар юк əлегə, Марис...
– Мин синең турыда һаман да бик аз белəм, Дарина...
– Ə мин синең хакта бөтенлəй белмим диярлек.
– Мин кайткач та синең яныңа килермен. Сөйлəшербез,
яме! Туйганчы утырып сөйлəшербез... Мин сагындым сине,
Дарина...
– Сөйлəшербез... Сау бул!
– Сау бул...
Фəридə яңадан юрган астына качты. Ялгызлык тынлыгы
йөрəген өшетə, төштəн кырыс чынбарлыкка кайтасы килми
иде аның. Яздан бирле кабатланып, үзен азга гына булса
да бəхетле хис иттерə торган төшен яңадан күз алдыннан
кичерде хатын. Иртəн тагын да авыррак буласын белсə дə,
ул газаплы да, татлы да төшен көтеп ала, сагына. Кəтифə
əбисенə дə сөйлəде. Тегесе, хатынга текəлеп бераз карап
торгач:
– Димəк, исəн ул, кызым. Якында гына. Аллаһы боер-
са, əнə шул каруселең бер туктар əле, кызыңны табарсың.
Кайгырма! Төшлəрне тик яхшыга гына юрарга кирəк, – дип,
өзгəлəнгəн, чарасызлыктан үрсəлəнгəн ананы тынычлан-
дырырга тырышты.
Кызын уйлап борчылып, көеп, үзен битəрлəп яшəгəн
Фəридəгə Кəтифə əбисенең төпле киңəшлəре бик тансык
иде. Тынгысыз йөрəгенə дəва алып китə ул урман эчендəге
бəлəкəй өйдəн.
– Их, ичмасам, милициягə дə əйтеп эзлəтə алмыйм
бит! Фамилиясен дə белмəгəн, кулыңда бер фоторəсеме
дə булмаган көе милициягə барып керсəң, бу нинди ана
дип аптырарлар. Иң беренче үземне тикшерə башларлар
дип куркам. Уйлап табылган исем белəн яшəп ятканым-
ны белсəлəр, Салих абыйга шик төшəр димен. – Фəридə
үзенең уеннан да чыкмаган шиклəрен, куркуларын тагын
Кəтифə карчыкка бушатты.
– Мостафадан сорап карамадыңмы соң?
– Əлфиясе алдында сорашуы да кыен... Мин һаман
куркам да икəн ул кешедəн, Кəтифə əби. Салих абый со-
рашкан. “Чүплектə булса, мин əллə кайчан белер идем.
Бик озак эзлəдем мин аларны. Бер җирне дə калдырма-
дым. Соңгы көнгə хəтле эзлəүлəрне туктатмадым. Ай саен
шəһəрне җентеклəп урата идем. Фəридəне таба алмаганы-
ма да аптырыйм...” – дип əйткəн Мостафа.
– Таба алмаган икəн, димəк, хəлле гаилəдəдер.
Тынычлан, – дип нəтиҗə ясады Кəтифə əбисе.
– Юньле кешегə элəккəн булса... Рəхəттə, тəмле ашап
кына яшəсə, ул мине бөтенлəй онытыр инде...
Фəридəнең битлəре буйлап күз яшьлəре тəгəрəп төште.
Ул тынычланырга уйламады да. Кызын сагынуы, саклый
алмадым, дип уйлап, үз-үзен тиргəүлəре елдан-ел көчəя
генə шул аның.
– Исəн булсын, дип əйт, кызым! Газиз анасын онытамы
соң бала?! Булмаганны сөйлəп, уйлап, үзеңне əрнетүеңне
ташла! – дип, хатынның башыннан сыйпады Кəтифə кар-
чык.
– Уйларны туктатып булса икəн, əбекəем... Шəхси
тикшерүче яллап, “007” номерлы машинаны да эзлəргə
куштым инде. Ай тула. Төмəндə егерме биш машина бар
шундый номерлы. Мин хəрефлəрен хəтерлəмим бит. Əле
монысы да, əллə дөрес, əллə юк. Бəлки, ул бəндə машина-
сын алыштыргандыр да инде. Күпме гомер узды... Əле де-
тектив шул егерме биш машинаның хуҗаларын тикшерə.
Барысы да бай гына, дəрəҗəле кешелəр, турыга бəрелеп
булмый. Шуңа тикшерү озак барачак...
Фəридə Кəтифə əбинең күзлəренə төбəлде:
– Табылыр бит минем Əдилəм, Кəтифə əби?! Ул исəн
бит, əйеме?!
– Исəн. Табылыр. Сабыр бул, балам! Ходай Тəгалəнең
кодрəтенə ышан! Аның иртəме-соңмы бар нəрсəгə боеры-
гы җитə. Шиклəнмə. Ышанычың булса, уйлаганың алдыңа
килə ул.
Берни дə аңламаса да, əнисенең елаганын күреп
сискəнгəн Илнур, уйнаган машиналарын ташлап, йөгереп
килде дə кадерле кешелəрен кочаклап алды.

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (23)
Гөл МИРҺАДИ. Чүплек. Повесть (23)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас