Чәчмә әсәр
5 Июля 2024, 11:07

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Истәлек өчен — Гыйлемханга. Хикәя (5)

Туган җир һәм авылдашлары каршында түләп бетергесез бурычка чумган кеше ич ул. Еллар, дистә еллар дәвамына җыелып килгән шул бурычны ул ничек итеп кайтара ала?! Кайтармый торып, җанына тынычлык иңәчәк түгел...

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Истәлек өчен — Гыйлемханга. Хикәя (5)Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Истәлек өчен — Гыйлемханга. Хикәя (5)
Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Истәлек өчен — Гыйлемханга. Хикәя (5)

5.

 

Авылдашларының гозерләп сораган үтенечен кире какмады Гыйлемхан. Берәүгә дә: «Булмый, эшләмим», — дип җавап кайтармады, иртәме-соңмы, һәркайсына ясарга вәгъдә биреп барды. Кайчан өлгерү, ничек җитешү хакында уйларга башына да килмәде, куана-куана бирде вәгъдәләрен.

Әмма Нурлы Алан алай кечкенә авыл түгел. Йортлар саны гына да ике йөздән артып китә. Ә тәрәзәләр?! Шуларның һәркайсына йөзлек кирәк. Моңарчы тәрәзә йөзлегенең ни икәнлеген белмәгән кешеләргә кирәге чыкты. Ьәркайсына тиз булсын, матур булсын... Ә Гыйлемхан — бер генә. Берьялгызың түгел, бишкә ярылсаң да, тәрәзә йөзлекләре ясый торган тулы бер цех ачып җибәрсәң дә өлгерерлек түгел.

Шулай да куанды Гыйлемхан. Үз хезмәтенең авылдашларына кирәкле булуын тоеп ихластан куанды. Күкрәктә җан, беләктә җегәр булганда куанмаслыкмы?.. Ниһаять, туган авылы Нурлы Алан урамнарына үзе теләгәнчә бизәк сала, нур иңдерә алачак ул. Авылдашлары каршында бурычын кайтара, аклана алачак. Туган җиргә нык итеп басып йөрү хокукына ирешәчәк.
Җиң сызганып такта шомартып яткан чагы иде. Капка ачылып, анда чираттагы авылдашы күренде. Теге чакта урамда очрап, үзенә сәлам биргән кордашы иде бу.

— Исәннәрме, Гыйлемхан кордаш, беркөе генәме,— дип, әллә каян ук күрешер өчен ике кулын сузып килде ул.

— Рәхмәт, яхшы гына иде болай.
Менә, эшлим, дигәнне аңлатып, күз карашы белән як-ягында тау-тау өелеп торган такталарны айкап алды Гыйлемхан.

— Алай икә-ән, — дип сузып куйды килүче, сүзне нидән башларга белми кыенсынып. — Эшләр гөрли дисең инде?

— Эш җитәрлек.

— Яхшы, кордаш, яхшы... Минем дә шул мәшәкатьләр белән йөрү иде бит әле. Ничек булыр икән дим?...

Теге чакта урамда булып узган очрашуны истә тотып булса кирәк, килүче кеше, ничектер, тартына төшеп, уңайсызлану кичереп сөйләшә иде аның белән. Үзенә «кордаш» дип дәшүченең кемлеген әле булса хәтерли алмаса да, каршы төшмәде Гыйлемхан, ризалашты.

— Булыр, — диде. — Боерган булса, эшләрбез.

— Ни бит, кордаш, миңа күп кирәк. Үземә дә, улыма да булсын иде инде бер булгач...

— Үзеңә дә, улыңа да булыр. Ниндирәк бизәкле итеп ясарга соң?

Әйтер сүзе бетмәгән иде әле кордашының, ул янә берара тартыныбрак торды.

— Бизәге дип, анысын үзең карар идең... Тизрәк булса икән, кордаш?...

— Монысын вәгъдә итә алмыйм, чират, — дип, кабат ишегалдының буеннан-буена тезелеп киткән такта өемнәренә күрсәтте Гыйлемхан. — Чиратны сакларга туры килә.

— Син, кордаш, теге чактагы өчен үпкә тотасыңдыр... — дип, үзе искәрергә кирәк тапты килүче. Юкса, Гыйлемхан аның уңайсызлануын болай да күреп тора иде инде. — Малайга гына булса да эшлә инде чиратсыз? Хакын кызганмабыз... Күпмедән ясыйсың соң?

— Үпкәләштән булмасын, чиратсыз булмый.

— Соң, аның каравы, мин бит аның хакын түлим. Икеләтә булыр, кордаш. Башкалар унны бирсә, мин — егерме, алардан егерме икән, миннән — кырык!.. Хикмәт хакында түгел, тизрәк кенә булсын. Башкалардан алдарак...

— Без бала-чага түгел, сатулашмыйк, булдыра алмыйм.

Тыйнак һәм ипле генә күренсә дә, үзенекен итәргә өйрәнгән кеше булып чыкты аның яшьтәше. Максатына ирешми һич туктар чамасы күренми.

— Мин синең хәлне аңлыйм, Гыйлемхан кордаш, — дип дәвам итте ул аның саен. — Яманат чыгарудан куркасыңдыр. Дөрес анысы... Ләкин миннән шикләнмә, шушында килешкән, шушында калыр. Алайса, әйдә, үзең әйт хакыңны. Күпме?! Үзебез генә белербез, малайга да белгертмәм.

— Такталарыңны төшер. Баш-башларына үз тамгаңны салырга онытма. Чират җиткәч тә эшләрмен, — дип, кулына бизәкләр чигү өчен хезмәт иткән нечкә пычкысын алды Гыйлемхан. Гомер кичергән, тәҗрибә туплаган өлкән кешеләрчә килеп чыкмады аларның сөйләшүе, шуңамы, кәефе нык кына кырылып өлгергән иде.

Әмма яшьтәше, теше-тырнагы белән диярлек, үзенекен итәргә маташты һаман. Аңларга теләмәде, аңлаудан узган идеме...

— Син дә минем хәлгә керергә тырыш инде... Малай бит минем гараж мөдире. Башкалардан калышу килешеп бетмәс аңар, аңла, Гыйлемхан?! Син дә кире китәргә җыенгандай күренмисең. Кул кулны, ике кул битне юа, диләр. Яшәргә, нигез яңартырга уйласаң, кирәк чыкмый калмас. Машина-трактор заманы.

Җавап үзгәрмәде. Күңелсезләнеп, атлар-атламас кына чыгып китте кордаш тиешле кеше. Гыйлемханның да кәеф күтәрелмәде. Тактаның ботаклысы туры килгәнгәме, әллә кул астындагы кораллары үтмәсләндеме — эш бармады ул көнне.

 

* * *

Ишегалды такта өемнәре белән тулды. Капкадан хәл белешергә килүчеләр өзелмәде. Күпме гомер инде Гыйлемхан алны-ялны белми тәрәзә йөзлекләре ясый. Ә Дәү апасы көннең-көн буена тәрәзә төбендәге ап-ак чәчәккә төренгән ярангөл арасыннан ишегалдына текәлеп утыра... Күңелендә ни булганны, аның нинди уйларга чумып утырганын һич аңларлык түгел, соңгы арада көлә дә, елый да алмас хәлгә килгән иде инде ул. Карашы кая төбәлгәнне дә аңламассың...

Авыл гөрләп тора. Авылдашлар дөнья куа. Кырдан иген кайта, бәрәңге... Тракторлар үкереп силос таптый... Хезмәт көненә тигән бодай олауларга сыймый... Тезелешеп су буеннан кайтып килгән каз-үрдәк кагынганда бакчаларда тупырдап алма коела... Бурадай сыерлар көтүдән кайтып керергә өлгерми, кукуруз басуына шыла... Ындыр артында җир тырмашып ике яшь үгез сөзешә...

Гыйлемханның күңел тыныч түгел. Әлегәчә аның туган нигезендәге тәрәзәләр йөзлексез моңаеп утыра. Күз күрмәгән, хыял ирешмәгән йөзлекләр ясарга иде үзләренә... Башка берәүнекен дә кабатламаган, авылда тиңе булмаган йөзлекләр. Озакка сузмый ясарга иде, туган нигезне җәберсетү ярамас... Бригадир үзе киләчәк, сорап, гозерләп киләчәк — монысына шикләнмәде ул. Бер көн түзәр тагын, икене түзәр, әмма артык булдыра алмас... Ләкин ул йөзлекләр нинди булырга тиеш соң? Нинди бизәкләр төшерергә үзләренә?.. Гади һәм бер үк вакытта матур да булырга тиеш алар. Әмма ул чигелешләрне кайдан табарга?..

Һәм көннәрдән бер көнне тапты: үсмер елларының бердәнбер истәлеге булган чигүле кулъяулыкта икән ич ул бизәкләр. Күкчәчәкләр... Яшьлек таңында үзенә ихластан кулын сузган һәм аның өчен инде күптән томаннар артында, билгесез ераклыкта калып эзсез югалган үсмер кыз — Миңсылу чәчәкләре... Бер карасаң, иң гади һәм гадәти чәчәкләр. Ә үзләре нәфис, җыйнак һәм кабатланмас матурлыкка да ия... Тәрәзә йөзлекләренең як-ягында өчәр күкчәчәк зәңгәр нур сирпеп торырга тиеш. Нәкъ кулъяулыктагыча... Ак йөзлектә янып торган күкчәчәкләр... Үзенең хыялында кинәттән генә балкып туган шул сурәтне күз алдына китергәч канатланып, рухланып китте ул.

Ә шул ук сурәтне әти-әнисеннән, чит күзләрдән яшереп кайчандыр берьялгызы төннәр буе ефәк җепләр белән чигеп чыккан Миңсылуны нинди хисләр биләп торды икән... Кичекмәстән, хәзер үк эшкә тотынырга дигән нәтиҗәгә килде. Шуны башкарып чыкканда, туган нигез каршында гына түгел, үзенең тәүге хисләре алдында да күпмедер аклану табачак түгелме ул?! Бәлки, үз гомерендә башкарган иң җаваплы эшләрнең берсенә тотынуыдыр аның... Башкарып чыкса, күңелендә берөзлексез төзәлмәс яра блып сыкрап торган үкенү тойгылары да бәлки басыла төшәр... Туган нигез хакына! Бары хәтердә генә сакланган авылдашы Миңсылу хакына!.. Ясый башлаган йөзлекләрен бер читкә куеп торып, иң җаваплы эшкә әзерләнергә кереште ул. Яр читеннән тын гына, ипле генә йөзеп барган көймәнең кинәт, туксан градуска борылып, шаулы диңгез уртасына, дулкыннар кочагына ташланганыдай булды бу. Күз алдында чит-читләре челтәрләп чигелгән күкчәчәкле кулъяулык торды аның.

Шуны өлге итеп сөян такталарга күчерәсе, җан өрәсе калган иде. Күкчәчәк таҗындагы төсләр гаммасын, нечкә борылышларны җиренә җиткереп сурәтли алырмы ул...

 

* * *

Беренче йөзлекнең як-ягында күкчәчәкләр балкып кабынган иртәдә, капканы киереп ачып, бер ат йөге такта төягән бригадир килеп керде ишегалдына.

— Көтмәдеңме? — дип кычкырды ул, үз кыланышларыннан үзе канәгатьләнеп көлә-көлә. — Мөхәммәт тау янына килмәсә, тау Мөхәммәт янына килә диләрме?! Үзем килдем менә...

Исәнләшү, хәл белешү юк, җигүле атын ишегалды уртасына туктатты да арбадагы йөкне бәйләгән бауны чишәргә кереште Нәҗип.

— Тәрәзә йөзлекләре һәм кәрниз, — диде ул, такталарына күрсәтеп. — Материал шәп, кара аны, башкаларныкы белән бутый күрмә! Бер ботак табарсыңмы икән, карале, кара...

Гыйлемхан хәйран калып күзәтте аны. Кешене тану өчен бер күрешү генә аз диләр, хак икән. Авылга кайтканына инде ни гомер, әмма һаман бригадир турында төгәл генә фикер туплый алганы юк иде әле аның.

— Менә шулай, абзый кеше. Син Нәҗипне гади бер мужик, рәдәвой бригадир дип кенә уйлыйсың. Ә дөнья син уйлаганнан катлаулырак... Карале бу такталарны, карале... Тагын кемдә бар шундый такталар, күрсәт, кем китерде?!

Такталар белән шаккатыра алмавын аңлап алгач, өстендәге зәңгәр халат кесәсенә кулын тыгып ишегалды буйлап атлап китте ул.

— Болар нәрсә?.. Болар да эшкә ярыймы?! — ди-ди, авылдашлары китергән такталарга күнитек башы белән төртеп-төртеп узды. Кире әйләнеп Гыйлемханга җиткәндә генә туктап калды. Башын күтәрде һәм бик әһәмиятле сер чишкәндәй пышылдады. — Башкаларның баҗасы пилорамда эшләми, хикмәт шунда!...

Моңарчы түзгәннәре дә җитеп ашкан иде Гыйлемханның, чыгырдан ычкынган бригадирның кыланышларын артык күрәсе килмичә, башын ияргә мәҗбүр булды ул. Бераздан шомартылган такта өстенә өлге куеп кулына карандашын алды. Ә бригадир, аның әлегәчә үзенә ләм-мим дәшмәвен искәрмәде дә булса кирәк, дәвам итте.

— Димәк, килештек, — диде ул, кулын-кулга шапылдатып. — Тәрәзә йөзлекләре! Сигез! Һәм дә кәрнизләр! Шартым шул — кешенекеннән ким булмасын!

Бу юлы да җавап биргәнне көтмәде. Җавапның уңай булырына ул шикләнми дә иде, күрәсең. Сәгатьләр буена янәшә торып, гәпләшеп тә, әңгәмәдәшенең үзенә дәшмәвен абайламаган булыр иде бригадир. Ни генә кыланмасын, Гыйлемхан аңарга дорфа сүз әйтергә, яисә чыгар юлына озатып, капкага күрсәтергә җөрьәт итмәячәк. Шулай да дәшми булдыра алмады ул аңарга.

— Кирәкләре чыктымыни?

— Чыкмаса, йөрмәс идем. Минем эш беткән, башка мәшәкать калмаган дип уйлыйсыңмы?!

— Уйламыйм. Шулай да, нигә кирәкләре чыкты әле?

— Нигә... Нигә... — дип, сабыйны үртәгәндәй авызын турсайтты, иңбашларын җыергалап алды ул. — Кем чакырып кайтарды сине? Я, әйт, кем сорады, ни пычагыма кайттың син монда? Син — авылны, авыл сине оныткан. Нәмә эзләп кайттың син?..

— Зыяным тидеме әллә? — дип, мөмкин булганча тынычлыгын саклап сорап куйды Гыйлемхан.

— Ну, ярар, кайттың да ди... Кем сораган иде синнән тәрәзә йөзлекләре, кәрниз дип коткы таратырга!

Соңгы җөмләне ул янә төкерек чәчә-чәчә иреннәрен турсайтып, бигрәк тә «тәрәзә йөзлекләре» һәм «кәрниз» сүзләренә мыскыллы басым ясап, сузып әйтте. Гыйлемханның да күзләр бәйләүле түгел, әлбәттә, барын күрде, аермачык тоеп торды ул. Шулай да сабырлыгын җуймады.

— Мин сине аңламыйм, Нәҗип, — диде ул, үзен чынлап та берни аңламаган кешегә чыгарып. — Сиңа кирәкме ул йөзлекләр, әллә юкмы?

— Кирәкмәсә, йөрмәс идем.

— Кирәккәч?..

— Син кайтмасаң, бер мәшәкать кимрәк булыр иде дим. Нәрсә, авыл кешесенең башка эше, башка кирәге беткән иде, дисеңме? Болай да... күткә кыл сыймаган чакта эш пошырып йөрисең. Кайттың да, шул тишек-тошыклы такта кисәкләрең белән башны катырып, авылны аякка бастырдың.

— Алай икән, — дип, сузып куйды Гыйлемхан. — Соң, вакытың да булмагач, кирәкләрен дә күрмәгәч, ник йөрисең? Ясамыйбыз аны! Сине дә, мине дә мәҗбүр итүче юк, ясамыйбыз.

— Ясарсың!.. Терсәкне тешләп булмай аны, абзый кеше, тотынгансың икән, күзләрең чекерәйгәнче ясыйсың инде хәзер.

— Ошыймы соң? — дип, үзе дә көтмәгәндә кинәт кенә күкчәчәкле тәрәзә йөзлегенә таба борылды Гыйлемхан. Ул бит аны барыбер Нәҗипкә күрсәтми кала алмый иде, йорт аныкы.

— Бумы? — дип, бертын җитдиләнеп игътибар белән карап торды Нәҗип һәм иреннәрен турсайтты. — Нәрсә соң бу? Мыскыл итәсең, нәчәлник... Чүп үләне генә җитмәгән иде тагын.

— Күкчәчәкләр...

— Сиңа — күкчәчәк, миңа — чүп үләне... Юк, бу миңа бармый! Төртерсең шунда башка берәүгә.

Күзаллары караңгыланып алды Гыйлемханның, бугазына каты төер килеп тыгылды. Әмма бирешергә, сер бирергә ярамый иде — бу соңгы мөмкинлек. Соңгысы... Туган нигезгә хуҗа булып калган кеше тора каршында! Ата-баба нигезе...

— Сиңа дип ясадым, ал, Нәҗип?!

— Мыскыл итмә, абзый кеше!

— Монысын ошатмасаң, мин сиңа башканы ясарга җыенмыйм. Бу минем, беләсең килсә, бу минем... — Тамак төбенә килеп тыгылган төер сүзен дәвам итәргә ирек бирмәде аңарга. «Җанымны, бөтен көчемне куеп эшләгән иң кадерле эшем», — дип әйтә алмады Гыйлемхан, башын читкә борды.

Бригадир исә берни аңламады. Кеше хәленә керү, башкаларны аңларга омтылуның, гомумән, ни икәнлеген белми иде булса кирәк ул.

— Ясарсың, абзый кеше, ясамый кая китәсең... Ясата торган нәрсә булганда искитте юк анысы, — дип, ул халат кесәсен селкетеп вак акчаларын шылтыратып куйды.

Сүзгә ихтыяҗ күренмәгәч, дәшми калуны хуп күрде Гыйлемхан. Ә бригадир дәвам итте:

— Әйтсәм әйтәем инде, абзый кеше, иң элек син ир-егетләрчә эш итә торган бул. Миңа атап ясадым дигән йөзлекләрне председательгә сатып җибәргәнсең...

Хәтер шәп икән моның, үзенә кирәклене онытмаган, дип уйлап куйды  Гыйлемхан. Теге чакта колагына да элми кыланган иде, ә бүген әнә ничек сукалый...

— Ярар, персидәтелгә булсын да ди, ул хуҗа кеше... Хуҗа кеше алдында тәлинкә тоткан бер син генә түгел. Ә менә завфермага, түбән очтагы бригадирга ясамый торганда да ярар иде. Миннән узып, кем соң алар ул тикле?..

— Сиңа кирәкмәделәр бит.

— Ул чакта кирәкмәде, хәзер — кирәк.

— Нинди йөзлекләр кирәк соң сиңа, я әйт?!

— Бу чүп үләнлесе кирәкми, — дип, янә үзенә атап ясалган тәрәзә йөзлегенә кул селтәде ул. — Нинди, дип... Теге ябага тайларныкы ише генә булмасын инде.

«Ябага тайлар» дигәне үзеннән яшьрәк булган икенче бригадир һәм ферма мөдире була икән.

— Нинди сурәт төшерергә инде, нинди бизәкләр? — дип, соравына ачыклык кертте Гыйлемхан. Үзе ясаган тәрәзә йөзлекләренең авылдашларына кай яклары ошаганлыкны күптән беләсе, ишетәсе килә иде инде аның. Юкса «яхшы» диләр, «булган бу, рәхмәт» диләр, кай җире күңелдәгечә булган, ләм-мим. — Әйтик, күгәрчен кунганы кирәкме, сандугачлысын ошатасыңмы? Як-якларына балан тәлгәшләреме, әллә...

— Ябага тайларныкыннан шәбрәк булса, сандугач сурәте ясыйсыңмы, миңа димәгәе, ботыннан эләктереп бака элеп куясыңмы — синең эш. Кайтыш кына булмасын! — Һәм ул янә халат кесәсенә сугып алды. — Акча бар.

— Күпме бирерсең икән? — дип, үртәгәндәй, ачу катыш елмаеп сорады Гыйлемхан. — Шулай да, күпме?

Акча турындагы сүзне килгән бер кеше кузгата иде аның каршында. Сатулашулардан шома гына шуып чыга килде әлегәчә, башка вакытта яисә соңрак килешербез дигән сылтаулар белән кичектерә барды. Кеше, гомумән, бурычлы йөрүне яратмый, ә мөстәкыйльлекнең тәмен белгән авыл кешесе аеруча. Эшләткәнсең икән — түләргә, эшләгәнсең икән, хакын алырга тиешлекне һәркем яхшы белә. Мондый чакта тартынып, боргаланып торуны төрлечә аңлаулары мөмкин, күбрәкне өмет итә икән диярләр. Туган хакына, дуслык хакына, күрше хакына дип ярдәмләшүләр дә онытыла язган икән ич инде. Бердәнбер нәрсә — өй күтәргәндә өмә ясау гадәте яшәп килә, анысына да кеше башына бер яртыдан алдан ук хисап ясалган булырга тиеш.

Гыйлемхан шахтерлар поселогында яшәгәндә дә аз ясамады тәрәзә йөзлекләрен. Эштән бушадымы, кулына балта-пычкы ала торган иде. Үзе кебек, авылдан килеп шахтада төпләнеп калган бик күп егетләр анда да агачтан йорт җиткереп чыкты. Мөмкин кадәр авылчарак яшәү җаен чамалый иде һәркайсы. Идел-Урал төбәкләреннән килгән татар яисә башкортмы ул, рус егете яисә украинмы, барысын да берләштергән уртаклык — һәркайсы туган ягын, авылын сагынып яши. Үзе йорт җиткереп, сыерын асрап, бәрәңге утыртып дөнья көтүдән җаннарына тынгылык эзлиләр кебек иде алар. Тәрәзә йөзлекләрен, кәрниз, кыек һәм капка түбәсе ише урыннарны аңардан ясатырга тырыштылар. Татарныкын гына түгел, урыс һәм башка халыкларның да традицион милли орнаментларын өйрәнергә туры килде аңар. Чөнки барысына да туган төбәк чигелешләре кирәк иде. Билгеле, берәүгә дә рәхмәт өчен генә ясамады, хезмәтенең хакын алудан баш тартмады...

Ә монда, туган авылында, хәлләр башкачарак иде. Туган җир һәм авылдашлары каршында түләп бетергесез бурычка чумган кеше ич ул. Еллар, дистә еллар дәвамына җыелып килгән шул бурычны ул ничек итеп кайтара ала?! Кайтармый торып, җанына тынычлык иңәчәк түгел... Теге чакта да бит еллар авырлыгы аңар гына килмәде. Авыл белән, ил белән күтәрде халык. Икмәк, бәрәңге җитмәүне сылтау итеп, башкалар да авылын ташлап шахтага чыгып киткән булса, ни калыр иде Нурлы Аланнан?!

 

(Ахыры бар.)

 

Фото: tatarica.org

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас