(Дәвамы.)
48
Фəридəнең эзенə бик тиз төште Марис. Кем икəнен,
кафесының адресын белде. “Татар микəн əллə?” – дип уй-
лады. Шул ук көнне, кулына зур гөллəмə тотып, сөйгəне
янына ашыкты. Үзе беренче кабат кыз белəн очрашуга
барган үсмер егет кебек дулкынланды, каушады, əйтəчəк
сүзлəрен күңеленнəн кабатлап, ялгышып интегеп бетте.
Туктаусыз үзен битəрлəде, аның үзенең кыланышлары
үзенə юлəрлек булып тоелды.
Ниһаять, “Татар ашлары” кафесы ишеклəрен ачып кер-
де. Монда, чынлап та, бар нəрсə дə татарча иде: бизəлеш,
талгын гына агылган көй, борынны кытыклаган тəмлекəй
ислəр... Марис балачагының онытылмас татлы ислəре...
Өстəллəрдə чигелгəн ак ашъяулыклар, тастымаллар. Бар
яктан да яңгыраган татар сүзлəре... Мондагы һəрнəрсəдə
Даринаның күңеленең бер өлеше яшидер кебек. Шуңа да
барлык əйберлəр Марисның күңеленə дə якын, кадерле,
ахры. Ул, дулкынлануын яшерə алмый, акрын гына атлап,
ак яулыгын чөеп бəйлəгəн сатучы янына якынлашты.
– Нəрсə алырга телисез? – дип саф татарча эндəште аңа
яшь кенə кызыкай.
– Миңа... Дарина Руслановнаны күрəсем бар иде, – дип,
өмет тулы күзлəрен сатучыга төбəде Марис.
– Ул бүген булмый. Бер-ике көннəн кайтырга тиеш. Нəрсə
дип əйтим аңа, кем эзлəде дип əйтим? – дип сорады кыз.
– Үзем килермен. Менə бу чəчəклəрне тапшырырсыз,
мөмкин булса. Телефон номерын язып бирə алмассыз
микəн?
Кыз аз гына икелəнеп торды да кафеның визит кəгазен
иргə тапшырды. Марис, саубуллашып, китəргə борылды.
Лəкин ишеккə җиткəч, кире борылып, балачагын, əниле
чакларын хəтерлəткəн вак бəлешлəр, кыстыбыйлар белəн
сыйланып, тамагын туйдырып, Əдилəгə дə күчтəнəчлəр
алып кайтып китте.
Даринаның телефоны алмады. Сүндерелгəнме, əллə
элемтə тотмаган ерак җирдəме ул?
Бер күнегелгəн тормыш арбасыннан төшеп калсаң кызык
бит ул. Марис та үз-үзенə урын таба алмый җəфаланды.
Əйе, ул Рəкыяны яратмады, алар кəгазьдə генə ир белəн
хатын иделəр. Əмма телиме-телəмиме, өем, гаилəм, хаты-
ным бар дигəн уйларга шул тиклем күнегелгəн, бу сүзлəр
ниндидер үзгəрмəс хакыйкать булып мигə сеңгəннəр, гаилə
өчен дип еллар буе эшлəнелгəн, тырышылган, байлык
тупланган... Һəм бүген килеп тор да дөньяда ялгыз кал,
имеш. Нигə кирəк булган ул җан өзеп байлык артыннан
куулар? Марис үзе дə, аның миллионнар империясе дə
чынында беркемгə дə кирəкмəгəн... “Калдырасы кешем дə
юк, ни балам, ни туганым, ни дусым, дигəндəй. Инде хəзер
гаилə корырга, уллы булырга да соң, ахры...” – дип уйла-
ды Марис. Бу тамырына хəтле алыш-бирешкə төзелгəн
дөньяда чын дуслыкның булырга мөмкин түгеллеген
күптəн белə ул. Бəхетле мəхəббəтнең, ир белəн хатын
арасында эчкерсез, тугры, мөнəсəбəтлəрнең булуына да
ышанып бетми ул бүген... Үзе дə сизмəстəн төшенкелеккə
бирелеп, көннəн-көн шешə белəн ныграк дуслашкан ирне
бу халəтеннəн Əдилə коткарды. Дөресрəге, Əдилəнең
авырып китүе.
Буылып-буылып ютəллəгəн кызчык үзе бу хакта Марис
абыйсына əйтергə җөрьəт итмəде, əлбəттə. Ялдан соң
килгəн бала караучы хатын шыбыр тиргə батып урынында
яткан, тавышы артык чыкмасын өчен юрганына төренеп
ютəллəгəн кызны күреп, өйдə давыл уйнатты. Йокысыннан
торып кына килгəн Марисны шелтəлəп, табибның адресы
язылган кəгазьне тоттырып, этеп-этəреп дигəндəй өйдəн
чыгарып җибəрде.
Атна буе иң яхшы табибларга йөртте Əдилəне Марис.
Кушканча дарулады, төннəр буе бала янында утырып чык-
ты. Эше дə, Рəкыя да, Дарина да, сөяркəлəр дə, шешə дə
онытылды. Ə табибларның карары катгый булды: Əдилəгə
кайнар, коры һавалы җиргə барып дəваланырга кирəк
икəн. Ир бу көннəрдə балага тагын да ныграк иялəште.
Хəтта аның əнисен эзлəүлəрен дə туктатты. Ахры, үзенең
Əдилəсез калуыннан курыкты Марис. Шуңа, ике дə уйла-
мый, бөтен эшен ярдəмчелəренə ташлап, Əдилə белəн
җылы якка, диңгез ярына китеп барды. Кырык яшенə
җитеп, йөрəк җылысын əнисе үлгəннəн соң беркемгə дə
бирмəгəн, беркемне сөймəгəн, жəллəмəгəн, якламаган ир
бөтен җыелган назын, изге хислəрен, чыгар урын тапмаган
мəхəббəтен шушы тормыш төбеннəн – чүплектəн килгəн
ятим балага – Əдилəгə юнəлтте, тамчысын да калдырмый
үзенең бар булмышын бүлəк итте. Ə тормыштан бертукта-
усыз нидер алуга, талəп итүгə, көтүгə, өмет итүгə караган-
да, кемгə булса да изгелек күрсəтү, җаныңның бер өлешен
бүлеп бирү күпкə рəхəтрəк бит...
Даринага юлдан гына шылтырата алды ир.
– Алло! Дарина? Синме?
– Əйе. Мин кем белəн сөйлəшəм?
Ир нəрсə дип əйтергə дə белмəде...
– Бу – Марис иде. Сакаев.
Телефон тынлык белəн җавап бирде.
– Дарина? Ишетəсеңме мине? Мин юлдамын. Диңгез
ярына бармый булмый, кызым чирлəде. Син эндəшмисең...
Димəк, барын да ялгыш аңлагансың. Рəкыя минем хаты-
ным түгел инде. Без аерылдык...
– Аерылдыгыз?
– Əйе, Дарина, əйе. Без кайткач та очрашырбыз! Югалма,
яме?
– Югалмам, Марис. Терелеп кайтыгыз...
Элемтə өзелде. Үзен канатлангандай хис иткəн ир кызны
күкрəгенə кысты:
– Бар да яхшы булачак, Əдилə. Менə күрерсең...
49
Бу хəтлесенə əзер түгел иде Фəридə. Кафега килеп
кергəн Митьканы күрү белəн, калтырап төште. Тез буынна-
ры тотмый башлады. Прилавка артына чүгəлəгəнен сизми
дə калды. Əлфия бүлмəгə кертеп утырткач кына һушын
җыя алды.
– Бер-бер хəл булдымы əллə? Чирлисеңме? – дип
селкетергə кереште ул Фəридəне.
– Мостафа... дип торам. Уф... – Хатын үзен кулга алыр-
га тырышты. Кунаклары алдында уңайсыз иде аңа. “Мин
һаман да Митькадан куркам икəн бит. Шултиклем охшар
икəн... Башы да пелəш. Йөзе, гəүдəсе – койган да куйган
Митька. Абау, илаһым...” – дип уйлады ул.
– Шултиклем куркынычмыни соң инде хəзер Мостафа? –
Инде Əлфия аптырап калды.
– Куркыныч икəн шул... Минем өчен... – Фəридə
уңайсызланды.
Əмма кыяфəтен кинəт күргəч куркытса да, Əсхəт бик
мөлаем, ягымлы кеше булып чыкты. Ул əнисе кебек ачык
йөзле, аралашучан холыклы булса кирəк. Очрашуларына
сəгать тə узмады, алар ихлас сөйлəшеп, чəй табынында
утыралар иде инде.
Күрештерəм, дип əйтүе генə ансат, Митьканы кораллы
сакчылар көн-төн саклаган өненнəн ничек тартып чыгарыр-
га соң? Ичмасам, Митьканың əллə нигə бер югалып торып,
киенеп-ясанып кайткан чакларында кайда йөргəнен белсə
икəн Фəридə! Ял көнне Кəтифə əбисенə дə сөйлəп караган
иде, тегесе, кирəкмəгəн эш белəн булашасың, дигəндəй,
авыр итеп көрсенде дə:
– Чүплеккə хəерчелəр генə барып керə ала. Теге вакыт
анда мине дə кертмəделəр. Ике əзмəвердəй ир җилтерəтеп
юлга илтеп ташладылар. Берүк үзең аяк басасы булма
анда кирегə! – дип кат-кат кисəтте.
Фəридə янына Салих абыйсы да килде. Бергəлəп Əлфия
белəн Мостафаны очраштыру өчен нинди генə планнар ко-
рып карамадылар алар. Хафалануы йөзенə чыккан Салих
азактан:
– Милиция белəн дə, корал белəн дə барып туздырып
булмый шул чүплекне, – диде.
Бу эшнең куркыныч икəнен Фəридə аңлады инде.
Аңлаттылар... Чүплектəге мафия хакында күплəр белə,
юк итəргə кирəклеген дə аңлыйлар югыйсə. Тик əнə шул
срогы чыккан товарларны сатудан шəһəрнең бик абруйлы
кешелəренең кесəсенə күп кенə акча агыла, ахрысы.
– Нишлəргə соң инде безгə хəзер? – дип сорады тəмам
аптырашта калган Əсхəт.
– Əниеңнең сүзе дөрес. Хəерче кебек киенеп вокзал-
га барырга кирəк аңа. Шымчыларны Фəридə таный.
Урыннарын белə. Əниең генə акылына китерə ала, күзен
ача ала Мостафаның, – диде Салих. Каршы дəшə башла-
ган Əсхəтне туктатып:
– Белəм, курыкканыңны да, əниең өчен борчылганыңны
да белəм, Əсхəт. Тик башка юл юк бит. Əлфия апа – дөнья
күргəн кеше – югалмас. Əмма, Əлфия апа, сез дə, Əсхəт,
син дə, Мостафаның хəерчелəр илен кулында тоткан Явыз
Митька икəнен онытмагыз! – диде.
– Берүк сакчылары, сукбайлары алдында татарча, чын
исеме белəн эндəшə күрмəгез. Шунда ук җене котыра.
Ничек тə үзе белəн генə калырга, өненə керергə тырышы-
гыз, – дип өстəде тəмам борчылган, курыккан Фəридə дə.
50
Күз төплəре, битлəре күгəртелгəн, чəчен-башын туздыр-
ган, сəленеп, сузылып беткəн иске генə чалбар белəн фут-
болка кигəн, аягына ертык галошлар элəктергəн, киеменə
очсызлы одеколон сипкəн Əлфия тимер юл вокзалының
бəдрəфкə керə торган почмагына килеп таш идəнгə утыр-
ганда инде төш ауган иде. Ул алдына каткан кулъяулыгын
җəеп куйды да, җырларга тырышкан булып кылана башла-
ды. Кичкə таба ике ирнең үзен күзəтүлəрен сизгəн Əлфия,
йоклаган кебек итеп, тиенлек акчалар аунаган кулъяулыгы
өстенə авып төште. Ирлəр, хатынны ике яктан элəктереп
алдылар да каядыр өстерəп алып киттелəр.
Төнгелеккə чүплеккə китереп ташланган “исерек”кə тагын
бер тəүлек Бригадирның күзенə чалыну бəхете тимəде.
Бик озак “айнымаган” хəерчене шымчылар, аптырагач,
Митькага күрсəтергə булдылар.
– Нишлəтик бу сəрхүшне? Ни айнымый, ни үлми. Эшкə
ярарлык рəте юк. Каян табып эчəдер? Хəсис! – дип таныш-
тырдылар алар Митька белəн Əлфияне. Йөрəгендə гоме-
ре буе кадерлəп йөрткəн исемне ялгыш кычкырып əйтмəс
өчен иреннəрен тешлəп, ике кулы белəн дə авызын капла-
ган Əлфия буылып еларга кереште. Тəмам аптырашкан
сакчылар:
– Моның белая горячка башланган, ахры. Нишлəтик?
Юк итикме, Митька? – дип, “файдасыз исерек”нең башына
сугып, чокырга ташларга рөхсəт сорадылар. Бригадирның
бер сүз дə дəшмəгəнен күреп, Əлфиягə табан атлый баш-
лаган ирлəр хатынның кинəт чəрелдəп, татарча сүгенеп,
үзлəренə ташланганын сизми дə калдылар. Минут эчендə
битлəрен тырнап төшереп канга батырган хатынга ачула-
ры кабарган сакчылар, кесəлəреннəн пычакларын алыр-
га тыгылганнар иде, Бригадир аларны бер кул хəрəкəте
белəн туктатып, хатынны үзенең өненə кертергə кушты.
Икəү генə калу белəн исереклеген оныткан хатын, рюм-
касына шəраб коярга тотынган ирнең артыннан барып,
муенына сарылды.
– Мостафам! Мостафам! Мин – Əлфия бит! Нишлəп
танымыйсың? Йөрəгең бер генə дə эндəшмимени? Мин
бит бу – гомер буе сине көткəн, инде килеп шушы хəлгə
төшеп, сине эзлəп табучы Əлфияң! – дип, Мостафасының
шундый газиз, киң гəүдəсенə сыенган Əлфия ватылып
шəрабы як-якка чəчрəгəн рюмкага да игътибар итмəде,
елый-елый, сөйлəде дə сөйлəде:
– Мостафам! Мостафа-ам... Нигə дəшмисең соң? Мине
яратмасаң, мин кирəкмəсəм, улың бар бит, оныкларың
бар! Синең урының безнең арада. Кайт яныма, кайт инде!
Нигə бер сүз дə əйтмисең? – дип, таш сындай катып калган
ирнең кулбашларыннан тотып селкетə башлады.
...Тик Мостафа сөйгəненең күзлəренə борылып карар-
лык көч тапмады. Ул Əлфиянең кулларыннан ычкынды да,
коридор буйлап чапты. Аның артыннан шартлап ябылып,
келт итеп биклəнгəн ишек тавышы бүлмə уртасында ялгы-
зы басып калган Əлфияне айнытып җибəрде. Тик йөгереп
барып күпме генə какса да, ишек ачылмады.
Беренче көнне дə, төнлə дə бүлмəдəн Мостафаның
үзалдына сөйлəнгəне, сүгенгəне, елаганы гына ишетел-
де. “Эчə, ахрысы”, дип уйлады Əлфия. Бүлмə эчендəге
бөтен əйберне кырды булса кирəк. Икенче көнне дə шул
ук хəллəр кабатланды. “Йə, Ходай, инде ватар əйбере дə
бетəргə тиештер бит... Эчəренə һаман бар микəнни?” –
дип фаразлаган Əлфиянең колагына бераздан, чынлап та,
гырылдаган тавыш ишетелде. Бер төн, бер көн йоклады
Бригадир. Ниһаять, кадерле кешесенең, уянып, юлында-
гы үзе кырган əйбер ватыкларын тибеп җибəрə-җибəрə,
салмак адымнар белəн бүлмəне буйлаганын, иңлəгəнен
сизгəн Əлфия ишеккə битен куеп:
– Куасың килсə, чык, куып җибəр. Тиргəшəсең, акырасың
килсə, кычкыр. Тик ач ишегеңне, Мостафа! Сөйлəшик! Утыз
сигез ел күрешмəгəн кешелəр бит без! Булган беткəн инде.
Үткəннəрне кире кайтарып булмый. Олыгайтты бит хəзер,
гомер үтеп бара. Сөйлəшик тə, мин китəрмен. Əсхəтем
борчыла торгандыр. Мине эзлəп килə күрмəсен тагын, бу
җирəнгеч башкисəрлəреңə бер ышаныч та юк, – дип акрын
гына сөйлəргə кереште.
Бераздан ишекнең теге ягында су пычтырдаган, юынган
тавыш ишетелде. Аннары тагын тынлык урнашты.
Ничə төн, ничə көн йокламый, ашамый тəмам арып,
юньсезлəнеп, пычранып беткəн Əлфия, бикле ишек ачы-
лып, бүлмəдəн кырынган, юынган, яхшы итеп киенгəн
Мостафасы күренүгə, елап, аның кочагына ауды...
(Дәвамы бар.)
Фото: frrepik.