Чәчмә әсәр
4 Июля 2024, 17:35

Заһит МУРСИЕВ. Ике ирле ялгыз хатын

Гомердә кызмаган Ләйлә кинәт кенә танымаслык булып үзгәрде дә куйды. Бер көн эчендә эшеннән китте, пропискадан төште, булган кием-салымын чемоданга тутырды да юлга чыкты.

Заһит МУРСИЕВ. Ике ирле ялгыз хатынЗаһит МУРСИЕВ. Ике ирле ялгыз хатын
Заһит МУРСИЕВ. Ике ирле ялгыз хатын

Ләйлә яшел күлмәген эзләп шифоньерында актарынды. Юк, тапмады. Эзе дә юк. Ачуы килеп китте, соң, иң матур күлмәге иде бит. Ләйлә аны яшел күлмәк кисәм яшәреп китәм дип аеруча кадерләп саклый иде. Бүген ахирәтенең туган көненә киеп барам дип шатланган иде, менә сиңа мә.

Соңгы вакытта кәефне кыра торган мизгелләр күбәя башлады түгелме соң? Нәрсә булды соң, нигә тормышым җай гына бармый дип Ләйлә уйлана башлады. Башына төшкән авыр бәлаләрдән котылгач, әтисенең туган тиешле кешесе ярдәмендә ул менә шушы заводка килеп эшкә урнашты. Хатын-кызлар белән буяу цехында зур детальләр буйый. Ә аларны механика цехыннан каталкага төяп китерәләр. Менә шунда аңа бер ир игътибар итә башлады, Ләйләне күрсә эшен оныта, ул чыгып киткәнче артыннан карап кала.
Рыбак рыбака видит издалека, диләр урыслар. Ялгызаклар да шулай икән, таныштылар, дуслашып киттеләр. Ләйлә инде бер бәладән котылган иде бит, ирләргә күтәрелеп тә карамам дип ант иткән иде. Мәхәббәт уеннары өчен яше дә узып бара. Тик, тормышның үз җае бар икән, яралар төзәлә, өметләр яңара. Тулай торакта яшәүгә караганда ирең янына сыенып үз дөньяңны коруы яхшырак түгелмени. Әйе, нинди булса да яныңда ир булуы хәерлерәк. Кыскасы, Ләйлә, барсын да уйлап карагач, Николайга ризалык бирде.

Ике ел әйбәт яшәделәр. Николай сирәк эчте, кул күтәрмәде, йорт эшләрендә булышты. Ләкин ике ел үтте дә китте, яхшы көннәр дә бетте. Николайның агасы Федор төрмәдән кайтып төште.
Менә монысын белмәгән иде Ләйлә Николайга ризалык биргәндә. Һәм китте өйдә туктаусыз эчү, ызгыш-талаш. Тиз арада Ләйлә инде бу йортта бөтенләй кирәксез бичара булып калды. Төрмә шулпасы чөмереп кайткан Федорга, Николайга йорт хуҗасы Мария Петровна кушылмаса да ярар иде дә бит, ләкин анысы аеруча усалга әйләнеп китте. Бер анадан ала да туа, кола да туа, дигәндәй, моңа кадәр җай гына яшәгән, юаш кына булган Николай агасы Федор, аҗдаһа рәвешләре алган Петровна һәм шайтан суы коткысы астында мәкербай һәм явыз бәндәгә әйләнеп китте.

Җәберләүләргә түзә алмады Ләйлә, бу йорттан китәргә уйлады, тулай торактан бүлмә бирүләрен сорап гариза язды. Килде комиссия, урыс миченнән калынрак ике урыс хатыны һәм каклаган килька рәвешендәге бер мужик кисәге. Карадылар, тикшерделәр, иснәнделәр дә заключение яздылар. Йортта дүрт кеше яши, барысы да таза-сау, балалар юк. Бүрәнә өй иркен, таза, урын артыгы белән җитәрлек.
Я Хода, Ләйлә урын тар, ызба иске дип язмады бит. Гаиләдә мәхшәр дип язды, үзенең биредә артык бавыр икәнен аңлатырга тырышты.
Ярый, бәхетсезнең күз яшьләре алтын түгел, тама тора, ага тора, чиновниклар чыланмый. Ә бит көнчеллектән дә яман гадәт юк. Николайның мондый бәласе барлыгын Ләйлә белергә тиеш иде лә соң. Белмәү мөмкин түгел иде. Күптәнге вакыйгалар искә төшә.
Бермәлне Николай белән авылга кайткан иделәр. Шунда Ләйлә энесе Закир янына утырып сөйләшеп алды, хәл-әхвал сорашты. Энесе егет булып үсеп җиткән икән, кохозда эшли башлаган.

Ике көннән соң кинәт Николай бәйләнә башлады һәм Ләйләне чабып җибәрде. Моны әти-әнисе күрмәгән булса ул кадәр гарьлек булмас иде. Оятыңнан хет җир тишегенә кер.

Николайның үз дәлиле. Ул синең братыңмы? Алайса, башкача нигә күренмәде, төнлә кайда булды, нигә кичә көн озыны өйгә кайтмады?

Ә Закирның эше шундый иде, ул фермадан сөт ташый. Җәй сөтне машина, кышын трактор йөртә, ә Закир грузчик урнына. Флягаларны яхшы итеп ябып чыга, кабул итеп ала, машинага төйи. Аннары колхозның икенче фермасында шул ук эш. Район үзәгендәге май заводына баргач, анда дүртәр сәгать чират көтеп ятарга туры килә, чөнки сөт күп, районда 22 ферма. Флягаларны суырткач, икенче урынга басып, кирәк кадәр обрат алалар. Аны инде фермага түгел, ә бозаулар торган җәйге лагерьга кайтарып бушаталар. Ниһаять, бер-ике сәгатьлек ял. Аннары инде кичке савым башлана. Закир соңламаска тиеш, чөнки савучылар марля юган суны да ябып куялар, тулы булмаган фляганы да капкачлап тулылары арасына бастыралар. Чөнки мул сөт өчен көрәш бара. Ә Закирның гаепле булып каласы клими, ул матди җаваплы кеше икән. Менә шулай ул төнлә, бөтен кеше йоклаганда эштән кайта һәм адәмнәр йоклаганда эшкә китә.
Бар, кала урысына колхозда кешеләр эшкә йөри, дип аңлатып кара. Ләйлә бу аңлашылмаучылыкны Закирга әйткәч, яшь егетнең каны нык кайнады. Их, кереп шуның башын төяргә дип уйлады эченнән. Шулай итәр дә иде, көче җитәр, Закирны әле малай дисәң дә ике куйлына ике фляга тотып ташый, ә һәр фляга эчендә кырык кило сөт бар бит. Шуларны машина әрҗәсенә селтәп ыргыта. Ә бу адәм кисәге башта ук охшамады Закирга, ни буе, ни сыны. Кечкенә йомры йөзе төкләр белән капланган. Аяк астына карап ашык-пошык йөреп маташа. Мондыйлар сыра саткан урында күп була. Их, Ләйлә апа, Ләйлә апа, тагын да шундый ук кабихка юлыккансың икән, дип көрсендә Закир, тик егетне өскетүче булмады, татарда кунак кыйнау гадәте юк бит.
Күптән булган хәлләр кара күләгә шикелле артыңнан калмый йөри икән. Менә бүген дә Ләйлә бер күлмәген тапмый. Башы аптыраулы уйлардан арынмаган хатын иренә сорау бирде:

– Минем күлмәк кайда?

– Син нәрсә, монда чүпрәк өчен тавыш күтәрәсеңме? Син монда кем? Татарка! Бәргәләгәнне көтәсеңме әллә?

– Әйе, рәхмәт. Мин – татарка, ә син – дуңгыз!

Гомердә кызмаган Ләйлә кинәт кенә танымаслык булып үзгәрде дә куйды. Бер көн эчендә эшеннән китте, пропискадан төште, булган кием-салымын чемоданга тутырды да юлга чыкты. Курган якларында аның сабакташы савучы булып эшли, нәрсә әллә Ләйлә кешедән кимме, сыер имчәген тарту балачактан таныш эш.

Кара язмышны әнә шулай бер сугуда өзәргә кирәк икән. Уңды Ләйлә. Классташы аны ах итеп каршы алды. Поселокны күрсәтеп йөрде. Майка дигәннәре бик матур икән. Күркәм биналар тезелгән үзәк мәйдан, паркы, яр буе, өч мәктәбе, кирпеч, май заводлары, ит комбинаты, тегермәне, мәдәният йорты, иң мөһиме, зур терлекчелек комплексы һәм аның тулай торагы бар икән. Ләйлә шулай итеп эшле дә, тораклы да булып куйды. Тик бер генә хәсрәт торып калды, иске ирен ничек онытырга? Ул бит ялгыз булмаска тиеш иде. Беренчесе чын сантый булып чыкты, эченә тибеп баласын үтерде, Ләйлә болдырда егылдым дип алдашты. Аннары тагын шул ук хәл кабатланды. Авыл дәваханәсендә, әлбәттә, шул ук доктор каршы алды. Ул икенчеләй ышанмады, хатынның хәленә кереп, ягымлы итеп сорашкач Ләйләнең күңеле бушанды да китте. Ирен өч елга утыртып куйдылар. Бәладән башаяк дигәндәй, шуның туганнарыннан качып читкә чыгып китте. Анары Николай этлекләре. Хәзер инде тормыш ал да гөл, ләкин хатын-кызга баласыз ничектер килешми иде. Ана хисе, бала багу бәхете дә кирәк нәрсәләрдер инде шәй.

Янә ике ел үтте. Ләйлә сыер савучы, коллективта мактаулы кеше. Хезмәте белән, матур холкы белән казанды ул бу хөрмәтне.
Бүген савучылар эштән соң аз гына бәйрәм итеп алдылар. Эш кешеләре туган көнне юрган астына качып үткәрмиләр шул, бары – бергә, югы – уртак. Инде савучылар шау-гөр килеп автобуска төянделәр. Машина җай гына алга бара. Ә Ләйлә шаяртып алырга уйлады, бар салонны яңратып Иосиф Кобзон тавышы белән җыр сузып җибәрде.

Хатыннар, гаҗәпләнеп, бер-берсенә караша башлады. Инде әллә кайдан барлыкка килгән “мужик”ның үзебезнең Ләйлә икәнен аңлагач, көләргә, шаярырга керештеләр.

– Ну синдә талант, Ләйлә, билләһи, Иосиф Кобзон. Саташам икән, – дип торам.

Водитель дә түзәлмәде, ул артына борылып карады. Карап кына калмады, ныграк борылып Ләйләне яхшырак күреп калырга тырыша иде. Ә савучының бер генә ак чәче дә юк, йөзе яшь кызлар кебек сөйкемле, чибәр. Себер татары күзләрендә шатлык чаткылары ялтырады.

 

Фото: aznakaevo-rt.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас