4.
Яшь хатын ничек тукталган булса, шулай ук җәт кенә борылып китеп тә барды. Үзе китте... Ә бит алмаларындагы алсулык, карашындагы якты нур Гыйлемхан каршында эленеп калды. Бу яшь килен, әллә кайсы ягы белән генә, аның күңелендәге Миңсылуга тартым тоелды. Гүя Миңсылу үзе, шушы яшендә яшьлек сылулыгын җуймыйча, Гыйлемханны көткән... Янтая төшеп, сыңар кулы белән зәңгәр көянтәсен кочаклаган көйгә ашыгып китеп барган шул гәүдәнең серле чайкалышларыннан күзен ала алмый карап торды ул. Игътибар иткәнегез бардыр, авыл чишмәсеннән су алып кайтып баручы уңган киленнәрдән дә сылуырак хатын-кыз юктыр ул дөньяда.
Бригадир Нәҗипнең хатыны Сылу атлы икән, дип уйлап куйды Гыйлемхан. Матур исем!... Әмма шул Сылуның гомере буе күңелендә йөрткән Миңсылу булу ихтималын уена да китереп карамады. Хакыйкатьтә, чит җирләргә китеп югалу түгел, Миңсылуның авылдан бер карыш читкә тайпылганы булмады. Әти-әнисе сеңелләре белән Себердәге ниндидер төзелешкә ялланып китеп барганда да, өлкән кызлары, юк сәбәпләрне бар итеп, авылда калу хәйләсен тапты. Яшьлегендә күңеленә кереп калган Гыйлемханны көтеп яшәде ул. Бер ел түгел, егерме бише тулганчы көтте... Булды, сорап килүче, артыннан йөрүчеләр дә булды, барысын кире борды, ярәшкән егетем бар, ди-ди көтте. Әмма нинди егет, ул шулай өзгәләнеп кемне көтә, монысы бары тик үзенә генә мәгълүм иде. Ул елларда авыл кызы өчен егерме бишкә җитүнең ни икәнлеген беләсезме икән? Ул яшьтәге кызлар инде күптән «сазаган» исемен күтәрергә мәҗбүр була. Шуның өстенә, әле яман телләрне, аларның «бер-бер гөнаһысы бардыр...» дип гөман кылуларын кая куясың.
Шулай итеп, егерме бишкә кадәр көтте Миңсылу. Хат-хәбәре булмаса да көтте. Тик көткәне генә кайтмады, китте дә суга төшкәндәй юк булды... Шул елларда авылга каяндыр, Агыйдел буйларыннанмы, гайрәте ташып торган бер татар егете агроном булып килде. Күрде һәм капланды, халык әйтмешли. Үзеннән ике-өч яшькә кечерәк булган шул егетнең гозерләүләренә каршы тора алмады Миңсылу. Кайтам диюче булса, бер-бер хәбәре килеп торса, кем белә, бәлки тагы да көткән булыр иде әле... Ә егерме биш яшьне кая куясың?! Шулай итеп, алар — Миңсылу белән Нәҗип — тормыш корып җибәрделәр.
Әмма Гыйлемхан болай булыр дип башына да китереп карамады. Бу хакта башкалардан да бер авыз сүз ишетмәде.
Капка бикле булып чыкты. Ни эшләргә белми, әле ялгыз каенга текәлеп, әле калай түбәле йортка күз салып арлы-бирле урыс капка тирәли йөренде Гыйлемхан. Тәрәзә йөзлекләрен шулай капка төбендә, урам уртасында калдырып китәсе килми иде аның. Байтак көтеп-көтеп тә хуҗа кеше күренмәгәч, ияләшә төште, күрәсең, кыюланып китте. Нигә дип әле тәрәзә йөзлекләрен куеп ук карамаска?.. Үзе кайтуына сигез тәрәзәсе бер булып ялт итсен, көлеп торсын, ни дияргә белмәс, сокланудан исе-акылы китәр бригадирның, һәм ул тәвәккәлләп өй каршындагы бакчаның нәни капкасын ачты, тәрәзә йөзлекләренең берсен күтәргән көйгә кереп тә китте.
Шулай да, хуҗаның үзеннән башка урнаштыру яхшы булмас, көтәргә кирәктер, киңәшеп, бергә-бергә эшләү дөрес булыр, дигән уй тыеп торды аны. Әмма түземлек, сабырлык шулай да җитенкерәмәде. Ни булса булыр дип, бары берсен, вакытлыча, кадак очларына эләктереп кенә булса да куеп карарга җөрьәт итте...
Биек итеп өелгән таш нигездән төшәргә өлгермәде, урамның аргы ягыннан тавыш ишетелде.
— Бу нинди башбаштаклык... Милиция чакыртыйммы? Милиция... — дип, әллә каян кычкырырга кереште өенә кайтып килгән бригадир.
Югалып калды Гыйлемхан. Кыяр түтәлендә караклыкта тотылган малай сыман коелып төште. Ул да түгел, өй эченнән балалар елаган аваз колакка чалынды. Монысы инде бөтенләй башына да килмәгән яңалык иде. Өйдә балалар булган икән ич... Дөньяларын онытып изрәп йоклап яткан сабыйларны куркытып уяткан ләбаса.
Таныш тавыш ишетеп булса кирәк, эчке яктан тәрәзәгә ике ыштансыз малай килеп капланды. Сулкылдый-сулкылдый елый иде балалар, моңарчы ничек тын да чыгармый ята алганнардыр?... Кулларын яман болгап урам аша чыккан бабаларын күреп алгач, тәрәзә кагып кычкырырга тотындылар:
— Бабай, ба-ба-ай, өйне җимелә-л-ә-ә-әл... Оныкларының курку баскан йөзләрен күргәнче үк дөньясын оныткан иде бригадир.
— Син нәмә, үз акылыңдамы?.. — дип, кулларын йомарлап туп-туры Гыйлемханның өстенә килде ул.
— Белмәдем, Нәҗип... Белмәдем балалар барын... — дип, гафу үтенгәндәй, кәефсез генә рәшәткә читенә барып сөялде Гыйлемхан. Кулыннан көч качкан, тез буыннары тотмас хәлгә килгән иде бу көтелмәгән тамашадан. Хәтта үз-үзенә кызганыч тоелды ул шунда.
— Нәмә, шаштыңмы әллә? Сиңа нәмә кирәк?.. Нәмә җитми сиңа, карт тиле... — дип җикеренде, ду килде хуҗа кеше.
Нәрсә генә дисә дә, ул хаклы иде. Берни әйтеп булмый, хаклык аның ягында. Сорамый-нитми кешенең өенә барып ябышырга ни хакы бар?.. Кем биргән аңар андый хокукны? Үз акылында булган кеше шулай итәме?! Аңардан кем сораган... Карт тиле дими, ни дисен... Йортның хуҗасы — Нәҗип, шуңа күрә ни әйтсә дә килешә аңарга.
— Белмәдем, Нәҗип туган, белмәдем... Малайлар үсеп җитте дидең, кем уйлаган бит аны...
— Белмәдем... Белмәдем, имеш. Үсеп җиткән малайлар, өйләнмәскә, печән ашап торырга тиешмени? — дип, бераз сүрелә төште хуҗа кеше. Әмма уңайсызланып, югалып, аның койма читендә бөрешеп калган өлкән кешегә ихтирам турында, аның хәленә керү турында уена да китереп карамады. — Белмәсәң, бу такта кисәкләрен кем сорады синнән?..
— Мин аларны синең өйгә, сиңа, үз нигеземә атап ясаган идем...
— Үз нигезем... Сатып алган җиреңме әллә? Тапкан, үз нигезе, имеш.
Дәшмәде Гыйлемхан. Ә хуҗа кешенең үз туксаны туксан, җавапка мохтаҗ түгел иде ул.
— Бу тишек-тошык нәмәләреңне, — дип, капка төбендә өелеп торган тәрәзә йөзлекләренә ымлады Нәҗип, — хәзер үк төя дә чүплек башына илтеп ташла. Кеше көлдермә, абзый кеше!
Гыйлемхан кулындагы балтаны тартып алып, ялт кына өй каршындагы бакчага кереп китте. Тагын бер мизгелдән тәрәзә яңагына кагылган ялгыз йөзлек каерып атылган иде инде. Башта нигез ташына килеп бәрелде тәрәзә йөзлеге, аннары кыйшаеп, мал симертү өчен үстерелгән азык чөгендере түтәленә барып ауды. Атып төшерелгән аккош сыман сыкрап куйды, бәргәләнде йөзлек.
Гыйлемханның бәгырендә дә ниндидер нечкә бер кыл зеңләп өзелде. Кинәт күзаллары караңгыланып китте. Дәшмәде, ни дип дәшә ала иде соң ул? Шулай бертын онытылып торгач, ипләп кенә арбага тәрәзә йөзлекләрен төяргә кереште...
— Әйдә, абзый кеше, сузма. Төя дә, юлыңда бул. Эш калдырып, башны катырып йөрмә, — дип, ашыктырып торды бригадир, һәм бакча эчендә таралып яткан мәсхәрәләнгән тәрәзә йөзлеген койма аша үзе алып ыргытты. — Ятмасын бакча чүпләп, ал монысын да...
Ат кузгалды, кайтыр юлга борылды. Тыныч кына, ипле генә атлап китте ат. Аркасына килеп кунган чебен-черкиләрдә дә гаме юк иде, башын түгел, хәтта койрыгын да кыймылдатмады. Үзен беренче тапкыр гына җигеп чыккан, арба почмагында тәрәзә йөзлекләренә сөялеп бөрешеп утырган кешенең хәленә керүе иде гүя. Әледән-әле тәгәрмәч бүкәннәре генә чәкүшкәләргә бәрелеп чыелдашкан аваз чыгарып барды. Тугымга киерелгән тимер кыршау астында тешне камаштырып комлы тузан шыгырдады.
Күңел төшенкелеге чамадан ашып барган шул мизгелдә берәү аңар сәлам биреп узды. Колакка гына ишетеләме дисә, теге тавыш янә кабатланды:
— Исән-саулар гынамы дим, Гыйлемхан кордаш.
Атын туктатып башын күтәрде ул. Каршысында култык астына балта кыстырган өлкән яшьтәге ир-ат басып тора иде. Ләкин ул аны тану түгел, төсмерли дә алмады.
— Әллә танымыйсың инде, кордашыңны да оныткансың? — дип кулын сузды кеше. — Кайтканыңны ишеткән идем. Килеп чыгарга гына вакыт җитми... Әйбәт булган, әйбәт.
Менә сүнәм, менә сүнәм, дип торган утны тергезеп җибәрделәрмени, күңеле булып, җанланып китте Гыйлемхан. Кадакланган сыман утырган җиреннән сикереп җиргә төште ул. Һәм үзенә кул биргән кордашының кем булуын ачыкларга да онытып, әйтеп салды:
— Тәрәзә йөзлекләре кирәкме үзеңә? Менә, сигезен дә ал, бушлай бирәм...
Авызын колагынача ерып, иркенләп бер хәл белешергә, бергә үткән балачак хатирәләрен бүлешергә дип торган ир-ат, колагы ишеткәннәрдән үзенчә нәтиҗә ясап, сагаеп калды. Нәрсә дип җавап кайтарырга белми торды. Дәшми калуны да өнәмәде.
— Ә-ә-ә, менә нәрсә төяп кайтып киләсең икән әле син, — дип, Гыйлемханның күңеле булсын өчен генә, арбага тигез итеп хәстәрләп өелгән тәрәзә йөзлекләренә күз салды. — Әйбәт, әйбәт булган болар, кордаш.
— Ал, хәзер үк бирәм. Үзем ясадым. Әйдә, утыр, илтик хәзер үк. Үзем илтеп куям, — дип кабалана-ашыктыра башлады Гыйлемхан. Тәрәзә йөзлекләренә хуҗа табылуга аз гына да шиге калмаган иде инде аның.
— Син, кордаш, ул тикле куалама инде. Тәрәзә йөзлекләренә барып терәлмәгән иде шул әле... Малайны башка чыгарып йөрү минем. Өй җиткерә, шуңа ярдәмгә менеп барам.
— Соң, өй җиткерәбез дисең түгелме — үзеңә кирәкмәсә, улыңа булыр. Бигрәк яхшы, яшьләр торасы өй матуррак булсын, — дип тагын җанланып куйды һәм атын борырга теләп дилбегәгә үрелде.
— Юк, кордаш, кирәкмәс. Малай белән дә сөйләшмәгән, ашыкмый торыйк.
— Мин бит аны шул көе, бушка гына, — дип кабатлады Гыйлемхан, әлеге карышуның сәбәбенә төшенә алмый.
— Үпкәләмә, кордаш, бушка да кирәкми.
— Ничек алай?... Менә дигән тәрәзә йөзлекләре ич. Өр-яңа... Сигезәү. Кирәксә, тагын ясармын.
— Үпкәләмә, кордаш, кирәкмәс. Хәзер тәрәзә йөзлекләрен куеп маташмыйлар инде.
— Соң, йөзлексез тәрәзә буламы, каян таптыгыз аны?! Ал, йортың яктырып китәр. Яңа йортка килешәчәк алар, күрерсең.
— Аңлыйм, кордаш, аңлыйм. Ләкин кирәкмәс. Башка чакта, яме, башка чакта, — диде дә китәргә үк җыена башлады авылдашы.
— Кордаш дисең... Кордаш булгач, син белергә тиеш, тәрәзә йөзлекләре — йортның күрке. Йортның гына түгел, урамга, авылга ямь биреп торыр.
— Куймыйлар аны хәзер. Урамда, авылда минем эшем юк. Әнә, авыл сәвите бар аның өчен, сайлап куйдык, ул кайгыртсын!
— Йорт бит синекедер?
— Минеке булмый, син бит урамны бизәтмәкче миннән...
— Үзебез үскән чакларны хәтерлисеңдер ич. Йөзлексез тәрәзә булмый. Авыл булып, авылның да, әнә, каршысындагы тау йөзенә артыш куаклары утыртылган. Бабайлар утырткан аны, кыргый түгел ул. Миңа калса, кордаш, йөзлексез бер генә нәрсә дә булмый: тәрәзә дә, авыл да... Йөзлегеннән мәхрүм итсә, аларны кеше генә мәхрүм итә ала. Кешегә үзен, үзен генә дә тгел, дөнья йөзлеген югалтмый саклау турында кайгыртыр чак бит хәзер...
Әллә ишетте, әллә юк ир-ат, Гыйлемханның ихластан борчылып сөйләгәннәренә исе китмәде аның.
— Юк, кордаш, — дөнья үзгәрә тора шул. Юкка гына куласа димиләр аны, — диде дә, уртак сүз таба алмадык ахры дигәндәй, уңайсызлана төшеп, китәргә кузгалды. Әмма күңелендә миһербанлылык уяндымы, бер-ике адым атлагач та, борыла төшеп, ул янә кордашыңа дәште. — Син үпкәләмә инде. Берни эшләп булмый, үпкәләмә!..
Култык астына балта кыстырып улына йорт җиткерешергә менеп барган яшьтәше артыннан озак карап торды Гыйлемхан. Чаттан борылып каралты-куралар артына кереп күмелгәнче аңардан күзен алмады... Танымады. Тану түгел, аңламады, аңлый алмады ул үзенең бергә уйнап үскән авылдашын. Йортны, урамны бизәп торырга тиешле ул тәрәзә йөзлекләренең ни дип әле кирәкләре бетсен икән? Тәрәзә йөзлекләреннән алар хәтта курка, чирканалар да түгелме соң — ничек аңларга белмәде ул бу күренешне.
Күргән-ишеткәннәре дә чамадан ташып ашкан иде югыйсә. Гыйлемхан барыбер тынычланмады. Авылдашларына ышанычы сүрелмәгән иде аның. Ниндидер аңлашылмаучылык кына түгелме бу?.. Үҗәтлек белән барыбер үзенекен итәргә карар кылды ул. Һәр очраган кешене туктатып арбадагы тәрәзә йөзлекләрен тәкъдим итеп йөрергә кереште. Илтеп куям, үзем урнаштырып ук бирәм, дип тәкъдим итте. Алай да ризалата алмагач, авылны аркылыдан буйга иңләп яңа йорт җиткерүчеләрнең капкаларын шакып үтте. Тәрәзә йөзлекләренә хуҗа табылмады.
Көннәр уза торды... Гыйлемханның гына күңеле үсмәде. Вакытын мөмкин кадәр ялгызы үткәрергә тырышты ул. Су буйларыннан әйләнеп кайтты, ындыр артларыннан кат-кат үтте. Артышлы тау башына менеп сәгатьләр буена көндәлек мәшәкать белән ыгы-зыгы килгән авыл урамнарына текәлеп утырды. Кая гына барып чыкмасын, авылдашлары күңелендә матурлыкка урын калмавына ышанасы килмәде аның, ышана алмады. Авылның әйләнә-тирәсе, бар табигате чын матурлык тантанасы иде бит.
...Тагын күпме шулай дәвам итәр, әлеге ялгызлыкка ул тагын күпме түзә алган булыр иде икән, әйтүе кыен. Ләкин вакыйгалар гел уйламаган, көтмәгән җирдән кинәт кискен борылыш ясап куйды. Бу борылышка өлкә газетасының дүртенче битендә басылган фоторәсемнәр сәбәпче иде. Авыл аша узып киткән фотохәбәрче, гади бер кызыксыну белән, аның Дәү апасы йортын төшереп алган һәм газетада бастырып чыгарган булып чыкты. Янәшәдә тәрәзә йөзлекләренең һәм кәрниздәге бизәкләрнең зурайтылган сурәте дә бирелгән. «Нурлы Аланда авылны төзекләндерүгә зур игътибар бирелә. Йортларның ныклыгын, эчке уңайлыкларын гына түгел, тышкы матурлыгын да кайгырта монда авыл төзүчеләре. Фоторәсемдә — шундый йортларның берсе», — дигән сүзләр язылган иде рәсем астына. Сүзләрендә шактый гына күпертү булса да, рәсемдә чынлап та Гыйлемхан сипләгән җыйнак кына, гадәти генә авыл өе иде.
— Карале, чынлап та матур бит, ә... Рәхмәт сиңа, авылыбыз данын күтәргән өчен, — ди-ди, газета битенә күрсәтте шушы уңай белән аның янына махсус төшкән колхоз җитәкчесе. — Өлкә газетасында мактау безгә еш эләкми, рәхмәт!
Татар тотып карамый ышанмас, дигән сыман, газетаны кулына алып хәйран озак карап торды Гыйлемхан. Көтелмәгән яңалык иде бу.
— Рәхмәт инде, рәхмәт, — диде ул үзе дә, күңеле булып.
Председатель белән Гыйлемханның шулай кәефләнеп сөйләшкәнен тәрәзә төбендә үскән ак ярангөл аша тын гына ялгыз карчык күзәтеп утырды. Килүченең кем булуын танымаса да, ишегалдында ят кеше күренү аның өчен куаныч иде булса кирәк.
— Бәясеннән тормам, яса миңа да шундый тәрәзә йөзлекләре, — дип мөрәҗәгать итте җитәкче.
— Бар, ясаганнары да бар, — дип, куанычыннан кабалана-кабалана ишегалды түрендәге иске каралтыга таба ымлады Гыйлемхан. — Ошаса, бүген үк алыгыз. Ничәү кирәк?...
— Унике генә, — дип канәгать елмаеп куйды җитәкче. — Өй ярарлык анысы, әле узган ел гына җиткереп кердем. Тик әнә шул, нәрсә дип язганнар әле?... Шунысы гына юк.
— Тәрәзә йөзлекләре.
— Әйе, тәрәзә йөзлекләренә генә җитешелмәгән... Матур ич, әнә ничек матур торалар, — дип, гәҗиткә күрсәтте ул тагын. Үзенең шул фоторәсемдәге йорт ишегалдында басып торуын да онытып һаман гәҗитне кулында болгады.
Кайчандыр мал лапасы булган каралты астына керде алар. Пөхтә итеп әрдәнәләп өелгән тәрәзә йөзлекләренең икесен ишегалдына алып чыгып, болдырга сөяп куйдылар.
— Болармы?! Болармы?! — дип, үз-үзен кая куярга белми ишегалды буйлап йөгеренә башлады җитәкче. — Минеке! Минекеләр!... Бүген үк, хәзер үк алам үзләрен, — һәм ялт кына урам капканы ачып шоферына хәбәр салды. — Илдус... Илдус, дим. Әйт берәрсенә, тәрәзә йөзлекләрен хәзер үк миңа менгереп куйсыннар. Урам як тәрәзәләргә дип әйтергә онытма.
— Сигез генә, сигез генә бит, — диде Гыйлемхан, акланырга җыенган гаепле кеше сыман. Әле һаман күзе күргән, колагы ишеткәннәргә ышанып җитми иде булса кирәк.
— Булсын... Сигез генә булсын. Алам! Тагын дүртне генә ясарсың ич?... Материалны төшереп аударырлар. Хакын хәзер үк бирәм, —дип куен кесәсенә тыгылды җитәкче.
Ут капкандай каршы төште Гыйлемхан:
— Кирәкми... Акчасы кирәкми.
— Ярый, алайса, соңыннан хисаплашырбыз, ихтыярың, — дип кесәсеннән тартып чыгарган кулын Гыйлемханга сузды җитәкче. — Тагын дүртне. Килештекме?...
— Килештек.
— Такталарны кичкә төшерерләр. Менә дигән нарат такталар бар.
— Нарат бармый. Нараттан ясамыйлар тәрәзә йөзлеген.
— Нәрсә кирәк, имәнме әллә? — дип елмайды җитәкче.
— Кәрниз-йөзлекләрне сөян тактадан эшлиләр. Эшләргә дә йомшак, ярылмый, чиста да килеп чыга сөяннеке.
— Булыр, сөян такта булыр. Теге, кайрысы төшерелгән юкә дисең инде алай булгач?
Колхоз җитәкчесе артыннан капка ябылгач та болдыр баскычына барып утырды Гыйлемхан. Үзен ничә көннәр дәвамына газаплаган халәттән әле һаман айнып бетә алмый иде ул.
Эшсезлектән иңрәп йөрүләр бетте. Мәгънәсезгә узган көннәр артта калды. Ялгызлык онытылды. Кулга эш табылды, җанга тынгылык килде. Иртәдән кичкә кадәр баш күтәрми тәрәзә йөзлекләре ясады ул. Колхоз җитәкчесенә вәгъдә иткәннәрен тәмамлап өлгермәде, башта берән-сәрән, аннан бер-бер артлы капкадан кеше өзелмәде.
Авылдашлар килде. Хәл белешергә килделәр. Танышырга, күрешергә дип килделәр. Әлбәттә, сүз уңаена, бер җай китереп, һәркайсы үзенә тәрәзә йөзлекләре кирәклеген әйтергә онытмады.
(Дәвамы бар.)
Фото: aznakaevo-rt.ru