(Дәвамы.)
46
Матур-матур сүзлəр сөйлəп, өем-өем чəчəклəр са-
лып, соңгы юлга озаттылар Сания Галимовнаны. Тиешле
йолаларның берсен дə калдырмады, үтəде Марис. Кешелəр
арасында яхшы гына урын билəп яшəгəн əбисен озатыр-
га килүчелəр күп булды. Алар карчыкның барын да белеп,
йөгереп йөргəн киявенə сокландылар, ярдəмлəшергə ты-
рыштылар, кайгысын уртаклаштылар. Озакка сузылган
митингта да, зиратта да күренмəгəн Рəкыяны сораучы
булмады.
Зираттан кайткан Марис белəн Əдилəне чəче-башы туз-
гыган, бизəнмəгəн ямьсез йөзенə кызыл таплар йөгергəн,
кулына эчелеп бетмəгəн аракы шешəсе тоткан Рəкыя
каршылады. Аның хəтта һəрвакыттагыча акырынырга да
хəле юк иде бугай. Ул ярым тиле елмаюын яшерə алмыйча
бераз чайкалып торды да, ире белəн баланы əллə күрде,
əллə күрмəде, чак борылып, бүлмəсенə кереп китте.
Марис, өйдə булган бөтен эчемлеклəрне яшереп, ха-
тынын өстеннəн биклəп, Əдилəне җитəклəп, фатирына
юнəлде.
Иртəгəсен иртүк, адвокаттан кичтəн үк əзерлəткəн до-
кументларны алып, Рəкыя янына барды. Һаман да йо-
клап яткан хатынны торгызып юындырды да үзенең ка-
рарын əйтте, алдына кəгазьлəрне таратып салды. Рəкыя,
бернəрсə аңламагандай, тилемсə карашын бер ноктага
төбəп утыра бирде.
Хатыны янына иптəшкə өй җыештыручы табып куйган
ир суд утырышы буласы көнгə тиклем Рəкыя турында
тəмам онытты. Кичектермəс эшлəре, хəйрия акциялəре,
Əдилəнең əнисен эзлəү белəн мəшгуль булды. Танышлары
аша чүплекнең Бригадирына элемтəгə чыгып карады.
Əмма тегесе очрашудан баш тартты. Вокзал буйларын,
җир асты юлларын, базар яннарын алар Əдилə белəн көн
дə бер йөреп чыгарга тырыштылар. Əмма һəр хəерченең
йөзенə текəлеп карап узсалар да, баланың əнисе табыл-
мады. Сəлəмə киемле, ак чəчле башын түбəн игəн телсез
хатын җир йөзеннəн югалган иде, ахры...
Марис олы гына бер апаны Əдилəгə тəрбияче булырга
күндерде. Бу сабыр татар хатыны фатирга тиз вакыт эчендə
ямь кертте. Иң якты бүлмəне Əдилə өчен җайладылар.
Тиздəн анда матур тавышлы пианино да кайтып утырды.
Ике моңдаш, Марис белəн Əдилə, аның артына утырып,
берсе – əнисен сагынудан, икенчесе – сөйгəнен югалту-
дан йөрəклəрен ялмап алган сагышларын язгы кичлəргə
түктелəр.
Рəкыя судка килмəде. Ниһаять, сөймəгəн, сөйдермəгəн
хатыныннан аерылган, аңа шактый зур күлəмдə акча кал-
дырган Марис, соңгы тапкыр əллə Рəкыя белəн, əллə
үткəннəре белəн саубуллашырга дип, үзенə бер тамчы
бəхет тə бүлəк итмəгəн фатирга килде. Ишекне ачуга ук бо-
рынына килеп бəрелгəн хəмер исе эчми дə исертерлек, аяк-
тан егарлык иде. Үзенең бүлмəсендə бар көченə акыртып
куелган телевизор, магнитофоннарының тавышы астында
гырылдап йоклап яткан ярым шəрə хатын ирнең килгəнен
сизмəде дə. Кайчан гына əле киенеп-ясанып, күңеленең
бушлыгын зəвыклы тышкы кыяфəте эченə яшереп йөргəн
Рəкыянең чын йөзенə озак карап торды Марис. Аннары,
карават буена тезелгəн шешəлəргə дə, юрган өстендə ят-
кан шприцларга да исе китми, кайтырга юнəлде. Үзеннəн
бер-ике метр артта калып акрын гына килгəн машинасына
да, очраган кешелəргə дə, гөрлəп үтеп барган язга да игъ-
тибар итми урамнан атлаган ир, еллар буе ычкына алма-
ган богауларыннан котылып та, азатлыктан, көтеп алынган
иректəн, нишлəптер, рəхəтлек тойгысы кичерми иде.
47
Чынлап гашыйк булганын аңласа да, үзен мəхəббəт
лəззəтендə йөздергəн ирнең өе яныннан кат-кат барып
ураса да, фатирына керергə кыюлыгы җитмəде, гаилəле
ир белəн мөнəсəбəтлəрен дəвам итəргə намусы кушма-
ды Фəридəнең. Йөрəге никадəр өзгəлəнсə дə, хатын бу
өчпочмакта үзенең бары сөяркə ролен уйнаячагын, ти-
лерткеч мəхəббəтнең бервакыт тагын да əрнүлерəк, яра-
лырак булып өзелəчəген уйлады. Шуңа да ул сөйгəненең
күзенə чалынмаска тырышты. Əлбəттə, белде ул Саканың
кем икəнен. Форумда исеме яңгыраган, Төмəн һəм аның
тирə-ягында даны таралган, күптəн уңышлы эшлəп килгəн
иң бай эшкуарларның берсе Марис Талипович Сакаев
турында ишетмəгəн кеше сирəк иде. Əмма бертуктаусыз
аның байлыгына кызыгып тел чарлаган кешелəр чынын-
да исə Марисның тормышын якыннан белмилəр, алар
Сакаевның чиксез бай, гаилəле, аз сүзле булуыннан,
кешелəр белəн артык аралашмыйча, шау-шулы урыннар-
га еш йөрмичə яшəвеннəн башка берни белмилəр иде.
Ахырда лəчтитчелəр тетеп мактаудан тетеп тикшерүгə
күчеп, сүзлəрен: “Əй, миллионнар тотып дүрт стена эчендə
утыргач... Бай халкы үтə саран була инде ул...”, “Кесəң тулы
акчаң булып та хəлəл хатыныңны затлы туннар, алтын-
мəрҗəннəр кидереп кеше арасында култыклап йөрмəгəч,
əйтер идем аның ирлеген...” – дип тəмамлыйлар иде.
Сакланганны Аллаһ саклар, дилəр. Фəридə дə моннан
соң хəйрия акциялəренə катнашмаска, эшкуарлар җыела
торган урыннарга бармаска тырышты. Муеннан эшкə чу-
мып, һəр минутын кафесына багышлады.
Ялларында исə аның игътибары тулысынча улында,
Илнурында. Искиткеч зирəк булып үсеп килə ул! Нинди
генə сорау бирми, нəрсə генə сорап аптыратмый!
– Минем əттə кайда киткəн? Минем əттəм кайчан кай-
та? – дип тəтелдəп каршы алды ул əле дə əнисен. Улының
күзлəренə туры карый алмый Фəридə, улын кочаклый да,
карашын яшерə.
– Əттə еракта. Эшкə киткəн. Əле генə кайта алмас шул,
улым...
Юк, очраштырмаячак Фəридə Митьканы улы белəн.
Əмма чүплектəн тартып чыгарырга тырышачак. Озакка
сузмый, бүгеннəн эшлəячəк ул моны. Салих абыйсына да,
кире уйлатырлык урын калдырмый, өзеп əйтте:
– Билетлар алдым. Иртəгəдəн юлга чыгам. Шул Күлле
авылын барып күрми, Мостафаның Əлфиясен эзлəп ка-
рамый күңелем тынгы тапмый инде минем, Салих абый.
Сез минем уйларны бик яхшы белəсез: бердəн, Мостафа
– улымның əтисе, икенчедəн, ул – чүплек хуҗасын белгəн
бердəнбер кеше. Берүк туктатма, Салих абый! Мин башка-
ча булдыра алмыйм...
...Күлле авылы җəһəннəм аръягында урнашкан булып
чыкты. Самолеттан төшеп, автобуста хəтсез генə бар-
ганнан соң, ярыйсы гына җəяү дə атларга туры килде
Фəридəгə. Урманнар арасындагы бу бəлəкəй авылның
унлап кына йорты бар иде. Урамнарында тынлык. Ят ке-
шене тиз күреп алдылар: санаулы гына бала-чага йорт ал-
дына чыгып басып, карт-коры исə, тəрəзəлəргə капланып,
күзəтə башладылар. Өенə табан килгəн кешене күреп,
капка төбенə чыгып баскан Əлфиянең кыяфəте Фəридəне
башта бераз каушатып җибəрде. Тулы гына гəүдəсенə
ирлəр киеме кигəн, күкрəклəрен киереп, кулларын биленə
таянган, кыска ап-ак чəчлəренең өстеннəн соргылт-яшел
панамка каплаган, бите кояшта янып карайган хатынның
Мостафа елап искə алган Əлфия белəн бер уртаклыгы да
юк иде кебек. Митьканың сөйлəгəннəре буенча аның яшь-
лек мəхəббəте бөтенлəй башкача булып күз алдына ки-
леп баса иде. “Җир белəн күк арасы... Йə, Хода, ул шулай
үзгəргəнме, əллə Мостафа ялгыш сөйлəгəнме?” Болай да
икелəнеп кенə юлга чыккан, күргəч ничек сүз башлармын
дип баш ваткан Фəридə бөтенлəй югалып калды.
Əлфия, кунагын баштан-аяк үткер күзлəреннəн киче-
реп, елмаеп куйды. Аның карашы астында Фəридə үзен
кечерəеп калган кебек хис итте. Хатын, спецовкасының ча-
буына сөрткəн булды да, кытыршы кулын сузып:
– Раз килгəнсең, əйдə, күрешик. Мин Əлфия булам, –
диде.
– Исəнмесез! Минем исемем Фəридə, – дип, кыюсыз
гына кулын бирде кунак.
– Йə, ярар, калтырама! Синең кебек яхшыдан яхшы
киенгəн шəһəр чикерткəсенə мин нигə кирəк булганмын-
дыр, ансын белмим, ну шулай да уз!
Алар бик зур йортка керделəр. Əлфия:
– Менə монысы əниемнең өе, монысы кайнамнарныкы,
үзем өй күтəреп мəшəкатьлəнмəдем инде, минем гомергə
болары да җиткəн, – дип, таныштыра гына башлаган иде,
бакчасына кергəн тавыкларын күреп, сүгенə-сүгенə кычкы-
рып, аларны куарга тотынды. Əй, мəлгуньнəр, тəпилəрегез
сынгыры! Бетерделəр бəрəңгемне! Нəрсə тыгынырга
уйлыйсыз соң? Үзегезгə пешереп-бутап бирəм бит шул
бəрəңгене. Əй, шушы хəшəрəтлəрне! Бетерəм мин сезне,
бетерəм!
Тавыклар абзарга кертеп биклəнгəч кенə көтелмəгəн ку-
нагына чират тиде.
– Əйдə, əйдə, уз! Яңа гына Əсхəтем кайтып киткəн иде.
Күчтəнəчлəр белəн чəй эчəбез хəзер. Уз! — диде. Үзе өстəл
хəзерли башлады.
Фəридə акрын гына түргə узды. Өй заманча
җиһазландырылган. Төсле телевизор өстендə видео,
якында гына музыкаль үзəк, кəнəфи-диваннарда кассе-
талар, дисклар, пультлар ята. Өстəлдə өр-яңа китаплар.
Хатынның кызыксынганын күреп, бəлəкəй яктан чыккан
Əлфия:
– Китапларны укып та өлгермəдем əле. Əсхəтем алып
кайтып кына тора шулай. Яшь чакта укытучылыкка укыган
идем. Шуннан китап җене кагылып калган иде. Гомер буе
укыйм. Тракторда эшлəгəндə дə кабинадан китапларым
өзелми иде, – дип сөйлəп китте.
– Сез тракторчы булып эшлəдегезмени? – дип сорады
гаҗəплəнүен яшерə алмаган Фəридə.
– Эшлəдем шул! Нигə аптырыйсың? Башыңа төшсə...
Завферма да булдым, бригадир да. Йортта ир кеше бул-
магач, үземə шулай шəпле булырга туры килде инде: бу
төпкел авылда печəнен, утынын китерергə дə кеше та-
буы авырга килə бит, сеңлем. Техниканы бик яратам мин.
Үкенер хəлем юк, бик тырышып, ирлəрдəн калышмый
эшлəдем колхозда.
– Ə Əсхəт кем ул? Улыгызмы?
– Улым. Тагын аптыравың йөзеңə чыкты. Гаҗəплəнерлек
бер нəрсə дə юк монда. Бердəнбер яраткан кешемнəн
бердəнбер балам. Башкача кияүгə чыгып булмады. Минем
кебек, ирлəрдəн дə усал хатын кемгə кирəк инде, əйеме? –
дип көлеп куйды хатын. – Юк, сеңлем, үзем дə чыкмадым.
Берне яратып, көтеп, икенчене бəхетсез итеп ни файда
инде? Əнə рамкадагы рəсемне кара əле: монысы – мин
яшь чакта, менə – Əсхəтнең бəлəкəй чаклары, менə аның
əтисе – Мостафа...
Фəридə Əлфия күрсəткəн якка карады. Юаш карашлы,
ябык кына, чибəр йөзле япь-яшь кыз. Чынлап та, Фəридəгə
бераз гына тартым икəн шул. Тик əлеге Əлфиянең монда
бер генə чалымы да юк кебек:
– Менə шулай үзгəртə инде безне язмышлар... Əлфия
түгел бу дип уйлыйсыңдыр син дə. Үзем дə оныттым инде
ул чакларымны... – дип көрсенде хатын.
Ə Фəридəнең күзлəре Əсхəт белəн Мостафада иде.
Рəсемнəрдə нəкъ Илнурының сөрмəле күзлəре, елмаюы,
чем кара керфеклəре... Дулкынлануы йөзенə чыккандыр,
ахры, бераздан Əлфиянең үзенə текəлеп карап торуын
сизеп, сискəнеп китте. Гаепле елмаеп, карашын яшерергə
ашыкты.
Алар табынга утырдылар. Əллə һəрберсе үзенең уена
батты, əллə араларындагы кыенсыну үтмəгəн иде, тынлык
урнашты. Сүз ялганмады.
Ниһаять, уңайсызланып, кулындагы кулъяулыгын тук-
таусыз угалаган Фəридə, бөтен кыюлыгын җыеп, өстəлнең
түр башында утырган Əлфиянең сөзеп караган карашы
астында сүз башлады:
– Мин... Мин сезне белəм, Əлфия апа... Сез мине
белмəсəгез дə, мин сезнең турыда, дөресрəге, яшь вакы-
тыгыз турында бик күп белəм...
Кызыксынып та, аптырап та кашларын җыерган
Əлфиянең уйлары кайларга барып тоташкандыр, əмма со-
раулар яудырырга дип ачкан авызын нигəдер кире ябып,
сүзсез калды. Ə Фəридə кыюланыбрак:
– Мин сезнең Мостафагызны белəм. Ул исəн, – дип əйтеп
салды.
Хатын кинəт агарып китте, тəмам югалып калды. Əле кай-
чан гына сүз саен ирлəрчə эреле-ваклы сүгенеп күкрəк кие-
реп утырган, гомер буе дөнья тоткасы булып үз-үзенə ыша-
нып яшəгəн Əлфия шул минут эчендə үзгəреп, бөкрəеп,
хəтта кечерəеп киткəн, ни елый алмаган, ни сорау бирергə
хəле җитмəгəн мескен хатынга əверелде. Фəридə дə кур-
кып китте, ахры, алып килгəн сөенечле хəбəрен кинəтрəк
əйтеп ташлаганын аңлап, хатынны тынычландырырга ке-
реште.
– Сез берүк дулкынлана күрмəгез! Ул исəн. Ул кайтыр...
Ул сезне һаман да ярата, сагына. Ə менə улыгыз барын
белми. Хəзер, хəзер, менə су кабыгыз. Тынычланыгыз,
зинһар, – дип өтəлəнде, Əлфиянең аркасыннан сөйде,
калтырап торган кулларыннан тотып, якынрак килеп утыр-
ды. Фəридə һаман һушын җыялмый утырган хатынны:
– Мин Төмəн шəһəрендə яшим. Башка калалардагы ке-
бек, аның читендə дə чүплек бар. Мостафа – шул чүплекнең
бригадиры, ягъни хуҗасы. Ничек дип аңлатыйм соң? Аңа
шəһəрнең бөтен хəерчелəре дə буйсына. Мостафаны
анда Митька дип атыйлар. Ул... ул яхшы гына яши. Сез,
һичшиксез, аның белəн очрашырга, аны чүплектəн тартып
алырга тиешсез! Мин шуңа күрə сезне эзлəп килдем дə...
– дип, тəмам аптыратты. Авыл кешесенə кала чүплегенең
нинди куркыныч нəрсə икəнен аңлатырдай сүзлəр таба
алмый иза чикте үзе. Əлфиянең берни дəшə алмый
хəрəкəтсез утыруы да куркытты аны.
Шар булып ачылган зəңгəр күзлəрен озак кына Фəридəгə
төбəп торган хатын:
– Мин... Мин... Мин... бер... нəрсə дə... аң...аң...
аңламыйм... – дип тотлыкты да кычкырып елап җибəрде.
Инде ни сөйлəргə, ни сөйлəмəскə белмəгəн Фəридə
Əлфиягə, бəлки тынычланыр дип, бер калак бал бутап
җылымса су эчерде. Җитəклəп диванга илтеп салды.
– Мостафа... Мостафа... – дип такмаклап, озак елады
Əлфия. Аннары тынып калды. Фəридə дə дəшəргə базнат
итмəде...
Икенче көнне Əлфиягə Фəридə барын да бəйнə-
бəйнə тезеп сөйлəп бирде. Бары Митька белəн үзенең
мөнəсəбəтлəре һəм Илнур турында гына əйтми калдыр-
ды.
– Армиядə чакта аны төрмəгə утыртканнар. Бер солдатның үлемен
аңа япканнар, бəлки, шуңа да сезнең хатларга җавап
бирмəгəннəрдер. Нəрсə генə булмый бит дөньяда, язмыш
инде... Ə амнистиягə элəгеп төрмəдəн котылгач, барып үчен алган.
Мостафаны яңадан утыртканнар. Еллар буе төрмəдə яшəүлəр эзсез генə үткəн дип
əйтмим, Əлфия апа. Үзгəрткəндер инде аны тормыш. Үзе
дə бит, аңламаслар дип уйлаган, кайтырга оялган, тиң
түгелмен, язмышын бозмыйм дип, сезгə хəбəр итмəгəн.
Ə улыгыз хакында белмəгəн бит ул, белмəгəн, – дип
тəмамлады Фəридə сүзне.
– Их! Мостафа, Мостафа! Кайтсаң соң шунда! Төрмəдə
булган дип торыр идеммени?! Ир – ир булыр, ата – ата
булыр иде əле! Əй, гомерлəр! Ялгыз көе үтте дə китте шул!
Баштарак көттем. Аннан соң Мостафадан башка беркем-
не дə якын китерə алмасымны аңладым... Əй, əтисе белəн
əнисе көтте! Ярый əле, Əсхəтем əтисенə охшаган. Əсхəт
дип үлəлəр иде, мескенкəйлəрем! Хəзер мине, гомер буе
ирлəр рəтенə эшлəп, яшəп, ямьсезлəнеп беткəн Əлфияне
яратмас инде ул. Янында синең кебек матуркайлар бар-
дыр... Ярар, улын күрсен! Бер-берсен соңлап булса да
белсеннəр, ичмасам... – дип, əллə Фəридəгə, əллə үз-
үзенə сөйлəнде дə, тагын:
– Их, Мостафа, Мостафа! – дип, йодрыклары белəн
өстəлне төеп, ярсырга тотынды хатын. Аннары ишекле-
түрле йөренергə кереште. Тəмəке артыннан тəмəке тарт-
ты. Өй эчен сасы төтен басты. Фəридə, аптырагач, ишек
алдына чыгып утырды.
Күпме утыргандыр, бервакыт тəмəке төтене эченнəн
Əлфия килеп чыкты. Ныклы карарга килгəне күренеп
тора: күзлəре яна, адымнары ныклы. Ул, Фəридə янына
килеп, юан ботларын сузып утырды да көчле кулы белəн
кунагының тубык башына сугып:
– Сүзең дөрес, сеңлем! Тартып алыйк чүплектəн!
Əсхəтемə барып киңəшлəшермен дə тиз көндə синең
яныңа барып җитəрбез. Калганын бергəлəп уйлашырбыз,
– диде.
Фəридə шул көнне үк кайтырга юлланды.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.